Вторник, 19.03.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

    Зирекле авылы  Нурлаттан 27 км көнбатыштарак, Самара өлкәсе чигендә урнашкан. XVIII гасырда нигез салынган. 1989 елда 425 кеше (татарлар), 2000 нче елда 394 кеше яши. Халкының төп шөгыле - игенчелек, терлекчелек. 
                                                                Татар энциклопедия сүзлеге. Казан. Татар энциклопедиясе институты, 2002.
    Туган авылым Зирекле
        Туган авыл, туган нигез. Кеше өчен иң кадерле сүзләр. Туган җир, туган туфрак... Кеше дөньяга килү белән тәүге тапкыр аваз салган, тәпи баскан җир. Шуңа күрә дә һәркемгә үзенең туган ягы якын. Һәр төбәкнең, һәр авылның тарихи үткәне, истә кала торган урыннары бар.
        Зирекле - Нурлат районындагы авыл, район үзәгеннән 27 километр көнбатыштарак, Самара өлкәсе чигендә урнашкан, XVIII гасырда нигез салынган. Бу урында элек шомлы гына шаулап утырган карурман булган. Шул җирләрне карап, урман эченнән үткәндә, арба тәгәрмәче эзеннән гел су саркып кала икән. Куе булып үскән зирек агачлары артында тын гына көмеш сулы елга агып ята. Үзеннән – үзе килешеп тора: Зирекле елгасы. Ул ямьле, аулак җирне бик ошатканнар ата – бабаларыбыз. Матур аланны куак – агачтан чистартып, тәүге казык какканнар да, ныклап нигез корганнар һәм озак баш ватып тормыйча, яңа авылга да "Зирекле” аты кушканнар. Тарихтан мәгълүм: Зирекле авылы үз заманында ургылып, тулышып аккан, мул сулы елга буена килеп урнашкан. Димәк, ул тирә-юньдә бүтән торак пунктлар булмаган, шундый иркенлек мөмкин булган чорда нигезләнгән. "Зирекле” дигән гап-гади, бер ишетүгә үк истә кала торган, күркәм, сөйкемле атаманың килеп чыгышы һич кенә дә әллә нинди серле томаннар белән капланмаган, өретелмәгән үзе. Сез хуҗасы шушы изге җирнең , Яшь буыны тарихи авылның. Еракларга китсәң дә онытма, Тирән киткән нәсел тамырың. Зирекле авылы халкы элек-электән кырчылык эшләре белән шөгыльләнгән, терлек үстергән. Авыл өстендә яңгыраган азан тавышы һәркемнең күңеленә тынычлык өсти. Мәчеткә намазга баручы картларны күреп, авыл халкы шатлана. Шушындый үзечәлекле һәм ямьле авылда туулары белән зиреклеләр нык горурлана.
    Яр буенда безнең авыл:
    Исеме дә Зирекле.
    Халкы аның кыю, уңган,
    Холкы белән ирекле.
    Бүтән җирләр юктыр,
    Мондагыдан ямьлерәк.
    Һавасы да бүтән аның,
    Сулары да тәмлерәк.
    Әхмәтова Рузиля Әсхатовна, башлангыч сыйныф укытучысы.
     
       Зиреклеләр утлы елларда
        Сугышның утлы мәшхәрләре безнең як авылларын да каһәрләгән, халыкны зар елаткан. Бөек Җиңүгә 72 ел үтсә дә, сугыш китергән кайгы- хәсрәт, тирән күңел яралары, ветераннарның күкрәгендә кыймылдаган мина кыйпылчыклары , "әти” сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар, ничә еллар буена олы юлдан күзен ала алмый газиз улын көткән аналар, әле һаман берсен-берсе эзләүче фронтавик-дуслар аша үзен сиздерә. Бөек Ватан сугышына бәләкәй генә Зирекле авылыннан да, илен якларга дип, 200 дән артык кеше сугыш кырына китә. "Бер кайтырбыз” ,- диеп киткән юлдан Китсәләр дә, күбесе кайтмады. Алар өчен бары җилләр генә Ачып- ябып йөри капканы. "Бер кайтмасак, бер кайтырбыз” , дип китсәләр дә, 100 дән артык авылдашыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды. Туган җирләре, илебез өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар мәңге безнең арада, безнең белән.... 1941 нче ел. 22 нче июнь. Кояш көлеп, сандугачлар сайрап торган аяз күк йөзе. Язгы чәчү эшләрен тәмамлап, авыл халкы да иң кадерле киемнәрен киеп, районга "Сабантуй” бәйрәменә әзерләнә. 35 чакрым ераклыкта булса да , алар бу матур бәйрәмдә җан өшеткеч хәбәр ишетәчәкләрен күз алдына китермичә , бик шатланып бәйрәм итәргә барырга җыена. Сугыш... Әйе, менә шул кыска гына, ләкин җан өшеткеч сүзне авыл халкы районга баргач ишетә, канлы яшьләрен түгеп өйләренә таралалар. Коточкыч хәбәр яшен тизлеге белән һәр авылга, һәрбер йортка тарала. Йөрәк әрнүләре аша, канлы күз яшьләрен түгеп, авыл ир-егетләрне сугышка озата. Безнең авылдан беренчеләрдән булып Хәмзин Мортаза, Хуҗәхмәтов Хәйдәрҗан, бер туганнар Хуҗәхмәтов Шәрифулла һәм Шакирҗан, Хуҗаханов Салих һәм Шакирҗан, яңа гына армия сафларыннан кайткан һәм киләчәккә матур планнар корган Хаммадиев Харас һәм Шәйхиев Ибраһимнар китә. Алар барысы да Бикүле юлы белән җәяүләп китә , һәм бары тик бәгырьләрне телгәләп : Иделләрне йөзәмен дә буйлыймын. Киткән кошлар да бер кайта, Кайтырмын дип уйлыймын, - дип җырлаган җырлары гына бик озак авыл өстендә яңгырап тора. Әйе, авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Ә тормышны алып барырга , игенен дә вакытында игәргә, балаларны да ач- ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, бик зур салымнар да түләргә кирәк. Авылда тәҗрибәсе күбрәк булган олы яшьтәге ир-атларны җитәкче итеп куялар. Шулай итеп авылда да колхоз идарә рәисе итеп Идиатуллин Рәхимҗан абыйны, ә бригадир итеп Сафин Мортаза бабайны билгеләп куялар. Алар өстендә бик зур җаваплылык була. Чәчүлек җирләре өчен җитәрлек күләмдә орлык кайгыртырга, аны алып кайтырга, җирләрне сөрергә, колхоз малларына җитәрлек итеп азыгын әзерләргә, өлгергән ашлыкны вакытында җыеп та алырга... Бу эшләрнең барысын да авылдагы картлар, хатын – кызлар һәм балалар гына башкара, чөнки бөтен эшче көчләр итеп алар санала. Техника, ат хезмәте турында сөйлисе дә юк. Авыл халкы бу сынауларда да сынмый , сыгылмый. Сынатмый. Болай да юк дәрәҗәсендәге техникага көннән –көн утырып эшләр өчен кешеләр җитешми... Халык телендәге "газ-генераторлы” тракторларга (аларны вак утын -"Чурка” белән ягып эшләткәннәр), күрше Биляр-Озеро авылыннан Тамара һәм Шура исемле кызлар утырган. Ләкин язгы көн бик кыска, вакытында сөреп- чәчмәсәң уңыш булмый, мондый чакта да җаен табалар, сынатмыйлар. Һәр кешегә 50 шәр сутый җир бүлеп бирәләр. Бу җирләрне алар көрәкләр белән казыйлар, сыерлар җигеп тырмалыйлар. Урта яшьтәге хатын-кызларны 35 чакырымдагы Нурлат станциясенә орлык ташырга җибәрәләр. Ач- ялангач булуларына карамастан, алар язгы пычракны ерып, һәрберсе 25 әр кг капчыклар күтәреп станциядән кире авылга кайталар. Чәчүлектән калган буш җирләрдә чүп үләннәре үсә. Алар монысын да әрәм-шәрәм итмиләр, чалгылар белән чабып, мал-туарга азык әзерлиләр. Соңрак авылның чибәр генә ике кызын - Гыйләҗева Мәйкәмәл һәм Мифтахова Бануны трактористлыкка укытып кайтаралар. Ягулык белән эшли торган тракторга утырталар. Халык мондый тракторларны "шпоралы трактор” дип йөртә. Аларга "Сталинский” (халык шулай дип йөртә) дигән агрегатлар тагып иген екканнар. Бер техника гына барына да өлгерә алмый, халык урак белән дә көлтәләр ясый. Шул көлтәләрне кырда эшләп торучы әйләнмәле машинага ("Сложный молотилка” дип йөрткәннәр) ташыганнар. Ул агрегат та трактор белән эшләгән. Аңа көлтә биреп торырга да бик зур осталык һәм җитезлек кирәккән. Бу эшне Сәгыйров Минехан, Минбәнәт һәм Шәрәфетдинова Зәкия апалар башкарганнар. Сафин Абрам машинист булган. Суктырылган игенне көрәкләр белән җилгәреп, арбага 7-8 капчык куеп, сыерлар белән районга ташыганнар. Сугыш үзенекен илтә. Һәркөн авылга бер-бер артлы кара пичәтле хат килеп торган. Халыкта ул хатларны "Фублин” дип йөрткәннәр . Иң беренче булып мондый хатлар Әхмәтҗанов Минәхмәт, Вәлиев Фатыйхлардан килә. Ул вакытта почтальон булып Кәбиров Хаммат бабай эшли. Хатларны кырга печән чапкан җиргә китереп бирә. Бар халык әлеге хәбәрне бергә җыелып укый. Канлы яшен түгә-түгә, фашистларга ләгънәт укый. Фашист илбасарлары халыкны бер яктан кырса, икенче яктан ачлык һәм йогышлы авырулар үзенекен итә. Җәен кычытканын, алабута орлыгын ашаса, кышын ачлык үзен бик сиздерә. Гаиләләре белән бергә шешенеп үлүчеләр бик күп була. Ул еллар турында , күз яшьләрен түгә-түгә, Мотыгуллина Минзиннәт әби болай диеп сөйли: "Сугыш башланганда миңа 15 яшь иде. Минем кебек яшүсмерләргә эшнең авырын бирәләр иде. Язын тубаллар белән орлык чәчтек, җәен печән чаба идек. Ә инде көзге кырау төшү белән, КарГора якларына урман кисәргә китә идек. 7-8 кызны бергә җибәрәләр иде. Кыш буе иртән сәгать 5 тә чыгып китә идек ,кич кайтып егыла идек. Квартирда тордык, ашау менә шул өйдән алып килгән бәрәңге иде инде. Кул пиласы белән кисә идек, балта белән зур ботакларын чабып тигезли идек. Кулларның хәле юк, алар балта белән эшләүдән күпереп чыга иделәр. Бер урманда эш бетереп кайтабыз гына, икенче җиргә җибәрәләр”. Шәрәфетдинова Зәкия әби дә ул елларны искә төшергәндә күз яшьләрен тыя алмады. "И, ул чорлар, искә төшерә башласаң да йөрәк әрни. Күрдек ачлыгын да, ялангачлыгын да. Кычытканнан әни аш пешерә иде, булганда солы келәсе ясый иде. Менә шул тукланган ризык белән урман кистек, чәчү чәчтек. Бик якын ахирәтем, дустым Идиатуллина Фатыйма белән Тарханга окоп казырга да бардык. Без генә түгел, шул эшкә повестка алучылар бик күп иде. Авылда Гыймальдинова Зәйнәп, Шәйхиева Хасилә, Гадилә апа, Фома авылыннан килен булып төшкән Минҗихан апалар... Сыерлар, атлар җигеп киттек. Башка авылдан да бар иде килүчеләр. Безне колонна ясап төзеп алып киттеләр. Әгәр үзеңнекеләрдән артта калсаң, эзләп табармын дип уйларга да юк. Аякларда чабата, өстә булган сәләмә бишмәт, ашарга чаклы-чыклы гына- бәрәңге, ипи.Тиешле урынга килеп җиткәч, 3 метрлы окоплар казыдык. Мине, тагын берничә кешене урманнан ат белән бүрәнә тарттырырга куйдылар. Байтак кына эшләгәч, ачлыкка, сагынуга түзә алмыйча авылдашлар җыелдык та качып кайтып киттек. Казан янындагы Татар Борнае дигән авылдан алып үзебезнең авылга кадәр хәер сорашып җәяүләп кайттык. Кайтып бер генә көн кундык - безнең арттан килеп, кабат алып киттеләр”. Сугыш вакыты булуга карамастан, авылларда, шулай ук безнең авылда да балаларга белем бирү туктатылмаган. Укытучылар җитмәү сәбәпле, алар әле бер авылда, әле икенче авылга барып эшләргә тиеш булганнар. Нәкъ менә шул белем йортында, авыл халкы 5 ел буена көткән иң кадерле, иң шатлыклы сүзләрне ишетәләр дә инде. Мәктәп белән ул елларда Җиһаншин Ислам абый җитәкчелек иткән. Авыл халкын шунда җыеп митинг ясый һәм ҖИҢҮне хәбәр итә. Бу шатлыклы хәбәрдән кайгылы да, шатлыклы да яшьләр түгелә. Җиңү бәйрәмен ишетүгә 1 ай үткәч кенә, авылга сугыштан ирләр кайта башлый. Явыз сугышта бер кулларын калдырып, авылга беренче булып Гыйбадуллин Харис, Юнысов Васил абыйлар кайта. Аннары Нямаев Зәйдулла, Сөләйманов Сәгыйть, Шарапов Шакир, Сафин Ризван, Гыйбайдуллин Харис, Билалов Гомәр һәм башкаларга да кайту насыйп була. Ә кайберәүләргә сугыш бетеп, бары 1 елдан соң, хәтта 7 елдан соң гына әйләнеп кайтулар насыйп була. Кайтмый калган, җиңү өчен гомерләрен корбан иткән батырларның даны авылларда куелган һәйкәлләрдә. Әйтерсең лә яу кырында ятып калган батырларның моңы җыр булып, туган-үскән йортына әйләнеп кайтуын искәртә... Каһарманнар даны мәңгелек! Бөек Ватан сугышы батырларының һәркайсы – каһарман.Фронтовикларның һәркайсы гаиләдә, авылда олы ихтирамга лаек. Сез әле дә олы йөрәкле, нык бәдәнле, саф күңелле, әүлия затлар - сугыш чоры кешеләре .
                     
                                                                                                                                                                                                                                       Әхмәтова Рузиля Әсхатовна, башлангыч сыйныф укытучысы.
    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz