Вторник, 19.03.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

           Халидә

    Минем кадерле кешемнең

    Исемнәре - Халидә.

    Һәрвакытта керә белә

    Кешеләрнең хәленә.

    Исеменең аңлатмасы –

    Үлемсез, мәңге яшәр.

    Зифа буйлы, җитез, чибәр,

    Көнләшә хәтта яшьләр.

    Почта гына таратмый ул,

    Бәхет-шатлык өләшә.

    Ярдәмчел булганга күрә,

    Бар да аңа эндәшә.

    Авырлыклар да куркытмый

    Булганда ул янәшә.

    Тормыштан гел тәм, ямь табып

    Бәхетле, озак яшәр!

            Әһлиуллина Язилә

              Фәзилә

    Әниемнең исеменә

    Бик күп мәгънә салынган:

    Намуслы, өстен, галимә,

    Дәрәҗәле, танылган.

    Нәкъ шундый шул әниебез,

    Күп белә, кешелекле.

    Тырыш, эшчән, уңган да ул,

    Бик ярата тәртипне.

            Вилданов Айназ

           Равидә

    Шөкер әле, әнием бар -

    Гаиләбезнең кояшы.

    Әни безгә кадерле, ул –

    Кыйммәтле йөзек кашы.

    Әби белән бабай аңа

    Равидә исемен куша.

    Чыннан да, ул һәрвакытта

    Ярдәм итә, булыша.

    Әти, абый, бабай һәм мин

    Бик яратабыз аны.

    Укучылар хөрмәт итә,

    Сәламәт, тыныч җаны.

    Шушы бәхет түгелмени?!

    Бәхетле син әнием.

    Мәңге синең янәшәңдә

    Булсын  газиз әтием!

       Фәхретдинов Рәмис

    Әниемнең кулы нигә йомшак?

    Күзем төшә әни кулларына,

    Тирән-тирән сырлар учларында...

    Эштән арып талган бармакларның

    Катып калган сыман унавы да.

    Шул кытыршы куллар миңа тисә,

    Эрим сыман, тәнем китә йомшап...

    Әниемнең кулы йомшак икән!

    Әниемнең кулы нигә йомшак?

    Кадерлемнең җылы кочагында

    Җавап эзләп утырдым мин берчак.

    Йөрәгендә яратуы көчле икән!

    Менә нигә аның кулы йомшак!

            Вәлиәхмәтова Алина

              Гүзәлия

    Әнием – гүзәллек иясе,

    Тормышы шуны раслый.

    Сөйкемле кешебез безгә

    Табынны мулдан ясый.

    Ул апа белән икебезнең

    Якын дусты, сердәше.

    Әтиемә тугры иптәш,

    Яши алар киңәшеп.

    Кояштан ул күпкә нурлы,

    Күңеле айдан яктырак.

    Булсын иде киләчәге

    Бүгенгедән яхшырак!

         Әхмәтшина Дилия

             Раилә

    Нинди эшкә алынса да

    Тиз, сыйфатлы башкара.

    Көч кирәкме, юкса акыл,

    Җитезлек, ныклы карар?

    Булганнан бар да була дип

    Әйтү - аның турында.

    Исеменең мәгънәсе шул:

    Төп көч нигез коруда.

    Әти белән абыйга да

    Һәм миңа да ул кирәк.

    Һәркемнең күңелен аңлый,

    Ярдәм итә бик теләп.

    Пешерсә – телең йотарлык,

    Җавап бар һәр сорауга.

    Яши белеп яши әни,

    Тормыш девизы: “Алга!”

         Сөләйманова Айсылу

           Диләрә

    Минем әнием Диләрә,

    Әтинең сөйгән яры.

    Үзенә һәм күңеленә хас

    Яхшы сыйфатлар бары.

    Җисеменә туры килә:

    Ул сөендерерлек чибәр.

    Нинди эшкә алынса да

    Ахырына барып җитәр.

    Куллары да алтын аның:

    Бәйли, чигә һәм тегә,

    Тәмле ашлар белән сыйлый,

    Матур гөлләр үстерә.

    Китап укып елый ала,

    Шатлыкларга куана.

    Күңелендә бер каралык юк,

    Ул иң әйбәт, чын АНА!

           Шарапова Ләйсән

                Елена

    Лена сүзе елга, факел

    Мәгънәләренә ия.

    Бу исемне ишетсәм дә

    Җанга рәхәтлек иңә.

    Аккан су юлын таба бит,

    Әни дә әрсез, тырыш.

    Факел күк янып яши ул,

    Булсын дип имин тормыш.

          Вәлиәхмәтова Алинә

          Фидалия

    Әнием бик җитез, кыю,

    Бар эшкә дә өлгерә.

    70 төрле эш тәмамлап,

    Мәктәпкә дип йөгерә.

    Фидакарьлек үрнәкләре

    Меңләп минем әнидә.

    Булыша  олы-кечегә,

    Ярдәм итә әбигә.

    Шундый әнием булганга

    Искиткеч горурланам.

    Үскәч үзем дә әни күк

    Булырга хыялланам.

          Билданова Гөлия

              Гөлназ

    Кызларның иң асылына

    Гөлназ диеп кушалар.

    Грацияле, гөл күк назлы,

    Зифа буйлы булсалар.

    Исеме дә, җисеме дә

    Бик асыл әниемнең.

    Өстәвенә акыллы һәм

    Туры сүзле ул минем.

    Һәрчак шулай кызлар кебек

    Яшь һәм шат булып калсын.

    Бердәнберебезнең йөзе

    Сөенечтән балкысын!

        Айдар Садретдинов

               Лилия

    “Ак төстәге лалә” була

    Лилиянең мәгънәсе.

    Әнием бәхетле булып,

    Гел аклыкта яшәсен!

    Минем иң кадерле кешем!

    Сине дә уңыш көтсен.

    Йөрәгең, йөзең балкысын.

    Сагыш мәңгегә китсен.

    Саулык-сәламәтлек сиңа,

    Гомерең озын булсын.

    Мин сине бик-бик яратам,

    Әнием, шуны бел син.

         Гүзәлия Шарапова

              Наилә

    Мәгънәсе – файда һәм бүләк,

    Теләккә ирешүче -

    Наилә – асыл исемле

    Минем кадерле кешем.

    Безгә тормыш бүләк итте.

    Әйбәт тәрбия бирде.

    Бездән тик игелек күреп,

    Бәхетле булсын инде.

            Рәмис Айбушев

            Тәскирә

    “Үткәнен белмәгәннең

    Киләчәге юк”,- диләр.

    Кадерле әйберне генә

    Истәлеккә бирәләр.

    Ядкарь мәгънәсен аңлата

    Кызлар исеме Тәскирә.

    Әнием дә туганнарны

    Искә ала, үз күрә.

    Олы йөрәк, киң күңел,

    Сабыр холык анарда.

    Изге теләкләр кабул ит

    Кече улың Айдардан.

             Айдар Равзеев

            Галия

    Югары дәрәҗәле,

    Кыйммәтле, бөек, олы.

    Бу мәгънәләр Галия

    Исеменең асылы.

    Иң кадерле кешебез ул,

    Сүзләре безгә закон.

    Сәламәт, бәхетле булсын

    Һәм яшәсен озак ул!

          Гөлия Шавалеева

            Раушания

    Исем китә: тагын бармы

    Нәкъ шундый берәү җирдә?

    Раушания исемнәре

    Салынган матур җырга.

    Нур иясе әниебез,

    Якты нурлар чәчүче,

    Уңган, җитез, киң күңелле,

    Батыр һәм сабыр кеше.

    Кылган игелекләре

    Изгелек булып кайтсын.

    Бәрәкәтле тормышында

    Шатлык көннән-көн артсын.

             Роберт Нямаев

             Равидә

    Дөньяны кояш яктырта,

    Гаиләдә дә кояш бар.

    Ул – кадерле әниебез,

    Әтиебез сөйгән яр.

    Язгы кояштан нурлырак,

    Җылырак һәм яктырак.

    Булсын иде киләчәге

    Бүгенгедән дә яхшырак!

            Ранис Галиуллин

             Рания

    Әниемә Рания дип

    Әбием исем биргән.

    Аны тик гүзәл кызларга

    Кушуларын да беләм.

    Безнең әни – чын әни ул,

    Кечкенә дә төш кенә,

    Алтын да зур була алмый,

    Ул асыл да кечкенә.

    Җитез, уңган әниебез.

    Ул белмәгән эшләр юк,

    Шуңа күрә өчебезнең

    Өс бөтен, тамаклар тук.

    Киләчәктә аңа бездән

    Хөрмәт күрергә язсын,

    Яхшылыгы меңе белән

    Кабат үзенә кайтсын!

           Раилә Гомәрова

           Гөлсинә

    Гөлсинә – күңеле тулы

    Гөл дигәнне аңлата.

    Әниемнең исемен дә,

    Үзен дә бик яратам.

    Уңган килен, әйбәт хатын,

    Иң яхшы әни дә ул.

    Әнием! Киләчәктә

    Бәхетле әби дә бул!

        Ленар Нуртдинов

             Лилия

    Аклыкны күңеле сөя,

    Бәхетләре ак аның,

    Әти дә аңа : “Лилиям,

    Ак лаләм, - ди, - аппагым!”

    Зирәк, тапкыр, уңган, җитез,

    Чибәр ул, ачык йөзле.

    Тормыш языннан яктырак

    Булсын дим гомер көзе!

         Ләйлә Хәйруллина

            Минзилә

    Исемнәренең асылы

    Ранг дигәнне аңлата.

    Шөкер, әниебезнең

    Дәрәҗәсе гел арта.

    Дәрәҗәгә омтылмый ул,

    Бары кешечә яши.

    Һәркем аны хөрмәт итеп,

    Минзилә диеп дәшә.

    Холкы күркәм, йөзе чибәр,

    Күңеле якты аның.

    Намуслы, уңган әнидән

    Үзем дә үрнәк алам.

    Йөзе кебек якты булсын

    Әниебез тормышы.

    Энем Рәзил белән икәү

    Акларбыз ышанычын.

        Резеда Зиннурова

                Гүзәлия

    Безнең әни менә дигән:

    Туймыйм үзенә карап,

    Күңеле аның тагын да

    Яктырак, матуррак.

    Чибәр, тапкыр, кешелекле,

    Кулында ут уйната.

    Тәмле, татлы ризыкларын

    Барыбыз да ярата.

    Күркәм холык, әдәплелек

    Ул бездәтәрбияли.

    Һәммә кешеәниебезне

    Бик югары бәяли.

         Илдар Хайбуллин

             Резедә

    Киң болыннарда үсә

    Хуш исле зәңгәр чәчәк.

    Шул гөлдәй матур кызларга

    Резедә килешәчәк.

    Әлеге чәчәктәй чибәр,

    Сөйкемле безнең әни.

    Биш дистәне вакласа да,

    Яшь кызлар кебек әле.

    Моңлы үзе, җыр ярата,

    Кыю, ягымлы, әйбәт.

    Безнең өчен иң кадерле

    Әнигә олы рәхмәт!

          Лилия Газизова

             Ралия

    Ралия, ягъни югары,

    Күтәренке һәм бөек.

    Исеменә җисеме хас -

    Әнием булмый боек.

    Тормыштан канәгать булып

    Яши белә шатланып.

    Күтәренке кәефеннән

    Китәбез канатланып.

    Уңган хуҗабикә өйдә,

    Алдынгы укытучы.

    Әниебез сау-сәламәт,

    Озын гомерле булсын.

             Илсур Гирфанов

              Хәмдия

    Мактаулы мәгънәсенә

    Ия аның исеме.

    Яратам Хәмдия атлы

    Иң кадерле кешемне.

    “Кечкенә дә төш кенә”,

    Диләр аның турында.

    Эшчән, уңган әнием

    Ут уйната кулында.

    Якты йөзле, бик ачык,

    Чибәр дә ул, гөл кебек.

    Озын гомерле булсын,

    Яшәсен һәрчак көлеп.

        Мортазин Айдар

            Нурзия

    Минем әнием ярдәмчел,

    Аңлый белә бар кешене.

    Аң-белем нуры мәгънәсен

    Аңлата аның исеме.

    Җисеменә туры килә:

    Яктылык бөркелә аннан.

    Икеләтә нур өсти ул

    Һәм җылырак кояш-айдан.

    Нурзия  дип эндәшәләр

    Якын күреп дус-ишләре.

    Сөекле әнием дибез

    Без – аның бәләкәчләре.

    Уңган, белә 70 һөнәр

    Кадерле, гүзәл кешебез.

    Аны әти, абый, үзем

    Аңлап, яратып яшибез.

       Нәзилә Әһлиулина

               Әлфия

    Әлфия. Сүзнең асылы –

    Мең юллык шигъри әсәр,

    Тагын тәүге дигән сүз ул,

    Бер мәгънәсе – мең яшәр.

    Минем әнием дә шундый:

    Әсәр кебек күңелле.

    Тәүге күк, серле, сихерле,

    Меңне сыйдыра күңеле.

                               Энҗе Вилданова

                                  Гөлия

             “Гөл кебек, чәчәктәй матур,

              Нәфис, пакь”, - ди бу исем. -

                Гөлия атлы иде әни –

                Минем иң кадерле кешем.

       Өзелеп  сөйгәнгә тормышны

           Очкын чәчеп торды күзе.

       Һәрчак йөрәгемдә сакланыр

            Аның  чибәр, нурлы йөзе.

               Әле дә тоям кебек тәмен

               Ул пешергән ризыкларның.

             Ишетәм күк матур тавышын,

               Күрәм төсле елмайганын.

                Күңел һаман ышанмый ла,

           Акыл әйтә: “Килеш, буйсын!”

           ...Догалар укып телим бары:

            Урыны җәннәттә булсын!..

                    Ситдыйкова Айгөл

    Әнкәемнең кулы нигә йомшак?

    Әнкәемнең кулы нигә йомшак? –

    Дигән сорау туа миндә кайчак.

    Авырлыклар басса иңбашымны,

    Бәла-каза сагаласа һәрчак,

    Янәшәмдә булып юатыр ул,

    Минем өчен утка, суга керер,

    Чәчләремнән сыйпап, киңәш бирер.

    Җир йөзендә булган якын кешем –

    Әнием-бәгърем минем, бердәнберем!!!

                            Закиров Ришат

            Минем әни

    Әни тәмле аш пешерә,

    Без мәктәптән кайтканчы.

    Тел йотарлык тәмле булгач

    Ялт иттерәм мин ашны.

    Шундый уңган безнең әни,

    Җитез, булдыклы, тырыш,

    Безгә бәхет, саулык тели,

    “Матур булсын, -  ди, - тормыш!”

    Әниемә булышам мин

    Һәр эшендә һәм һәрчак.

    Кадер – хөрмәт күреп кенә

    Яшәсен тыныч һәм шат.

          Таһиров Рәмзил

                     Әни

    Әни  янда булса, кояш нурын

    Күбрәк сибә күк дөньяга,

    Йолдызлар балкып елмая,

    Һәм яктырак яна ай да.

    Әниемә бәхет, шатлык,

    Саулык белән ныклык телим.

    “Һәрвакыт безне яратып,

    Озак яшә, әни!” – димен.

              Ралия Әһлиуллина

    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz