Вторник, 19.03.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

                                      
                                           Жәлләгән
      
       Борын заманда бер саилче карт тәрәзә аша үзе кебек үк картның бала тирбәтеп утыруын күргән дә:
      - Әй, мескен, миннән дә читен хәлдә яшәүчеләр бар бит әле дөньяда,- дип тәрәзә дә какмыйча борылып киткән, ди.
                                 
                                           Шәйдулла уразасы
     
    - Иртәгә хуҗалыкларга салам китертә башларга кирәк!
    - Алайса, бригадир Шәйдулланың "ураза”сы ачыла икән..
                                 
                                           Без кечкенә чакта...
     
       Бәрәңге казучылар ялга туктагач сөйләшеп киттеләр:
     - Бәрәңгенең хәзер генә кадере китә төште. Сугыш елларында безнең гомерне саклап калды ул. Ипи дә пешерделәр бәрәңгедән, кабартма да...
     - Әйе шул,- диде берсе, - нишлисең бит, алабута күмәче ашап үстек, әле анысы да туйганчы юк иде.
     Олылар сүзенә колак салып утыручы алты яшьлек Миләүшә дә сүзгә кушылып:
     - Бәрәңге нәрсә, әле без кечкенә чакта күмер дә ашый идек!- дип куйды.
                               
     
                                             Бәхетле җан
          Аптекада кеше юк диярлек. Касса алдында, нидер алырга җыенып, урта яшьләрендәге мыеклы бер ир басып тора. Ишектә, бик ашыккан кыяфәттә, кыйммәтле тун кигән бер яшь кенә ханым күренде. Ул, зиннәтле бәләкәй сумочкасын капшый-капшый, әлеге ир алдына кереп сыенды.
        _ Сез дөньяда иң бәхетле җандыр, - дип телгә килде мыеклы ир.
        - Әйе шул. Ник алай дисез?..
        - Бик әрсез күренәсез, - дип көлемсерәп куйды әлеге ир.
     
                                              Нәрсә килеп чыкты?
           Альбинаның әнисе кальмар консервасы алып кайткан. Куырган кальмарны кызчык бик ярата.
           _ Әни, ачабызмы?
           - Ачабыз, кызым, тик алдан нәрсә язылганны укып күрсәт әле миңа.
           Альбина укый:
           - Кот... сов.
           - Дөрес укымыйсың, кызым.
            Альбина кабатлый:
           - Вос... кот.
           - Дөрес укысаң гына ачабыз...
           Альбина савытны тоткан килеш идән буйлап йөренә дә тагын әнисе янына килә:
           - Вос... ток.
           - Нәрсә килеп чыга инде, кызым?
          -Кальмар! - дип шатланып кычкырып җибәрә Альбина. - Әни, хәзер үк ачыйк!..
     
                
                                                 
    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz