Суббота, 27.04.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

    Минем методик табышларым

    Бишектән ләхеткәчә белем ал (хәдис).

                  Борынгы  бер легенда бар. Давыт пәйгамбәр Локман хәзрәткә әмер бирә:

          - Сарык суй, һәм аның иң әйбәт җирен миңа китер! – ди.

          Локман хәзрәт әмерне үти: пәйгамбәргә сарыкның телен һәм йөрәген алып килә.

          - Ә хәзер сарыкның иң начар өлешен китер, - ди пәйгамбәр.

          Локман хәзрәт яңадан сарыкның телен һәм йөрәген алып килә. Давыт пәйгамбәр хәзрәттән моның сәбәбен сорый. Локман хәзрәт болай аңлата:

          - Әгәр йөрәк белән тел әйбәт икән, бөтен гәүдә әйбәт, әгәр йөрәк белән тел начар икән, гәүдәнең дә яхшы урыны булмый.

          Легендадан күренгәнчә, кешенең нинди булуы аның йөрәге белән теленең нинди булуына бәйле.

    Минем йөрәгем, күңелем дөньяны үзенчә кабул итә. Миңа кешеләр арасында, бигрәк тә балалар арасында рәхәт. Балалар белән булганда, алар белән бергә сулыйм, бергә яшим. Аларның уй-хыяллары, кайгы-шатлыклары  үземнеке кебек. Үз проблемаларымны онытам. Вакыт төшенчәсе дә юкка чыга. Балалар һәм мин – без бергә!

    Телдә шундый гаҗәеп сүз бар – үз-үзеңне аямау. Онытылып эшләү, яшәү. Мин шундый эшем булу белән бик бәхетле. Яшәвемнең мәгънәсе - хезмәтемдә. Шәкертләремнең олы йөрәкле, тәмле телле булуларын телим.

    Мин гөнаһсыз күңелләргә

    Белем орлыгы чәчәм,

    Тел дигән дәрья нигъмәтен

    Тамчы-тамчы өләшәм.

    Мөгаллим буларак, эшчәнлегем һәр балага дәрестә уңышка ирешү ситуациясе тудырудан гыйбарәт. Минемчә, һәр укучыга хатасын төзәтергә, үз-үзенә ышаныч тудыруга мөмкинлек бирү кирәк. Балада үзенә һәм остазына ышану хисе туарга тиеш.

    Һәр балага да укытучы биргәнне тигез дәрәҗәдә үзләштерү сәләте бирелмәгән. Шуңа күрә мәгълүматны төрле дәрәҗәдә бирергә тырышам. Дәрестә үземне дирижёр тумбасында кебек хис итәм. Дәреснең ничек яңгыравы, көйнең яңгырашы, аһәңе минем осталыгымнан тора.

    Укытучы – һөнәр генә түгел, ул – күңел халәте. Мәктәптә генә түгел, гомумән, кайда булсаң да, син ул исемне лаеклы йөртергә тиеш. Балаларда мәктәпне, туган якны, Ватанны ярату, үз алдында, әти-әнисе, тирә-юньдәгеләр каршында кылган эше өчен җаваплылык хисе тәрбияләргә тырышам. Моның өчен миндә иң көчле корал – тел бар. Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. В.Сухомлинский сүзләре белән әйткәндә, тел укыту ул – белем, күнекмәләр булдыру гына түгел, барыннан да бигрәк ул – тәрбия. Күңел тәрбиясе, аң тәрбиясе, фикер төзү формалаштыру, шәхеснең иң нечкә сыйфат үзенчәлекләрен булдыру өстендә армый-талмый эшләү. Сүздә һәр халыкның фикер йөреше, аның гореф-гадәтләре, йолалары, борынгыдан килгән рухи байлыклары чагыла.

     Халкыбызның тарихи мирасын кадерләп саклау белән беррәттән, яшьләрне туган якның күркәм традицияләре үрнәгендә тәрбияләү максатыннан, миндә мәктәп музее оештырырга дигән уй туды. Коллегаларым һәм укучылар белән берлектә теләгебезгә ирештек: 2000 нче елда Гакыйль Сәгыйров исемендәге музей ачылды, ә 2008 нче елның маенда музей статусы бирелде. Туган як тарихын, мәдәниятен өйрәнү буенча “Хәтер” дип аталган авторлык  программасы төзедем. Шуңа нигезләнеп алып барылган эш нәтиҗәсендә матди һәм рухи мирасыбыз мәгарәсе булган музеебыз даими үсә, экспонатлар саны арта, яңа бүлекләр барлыкка килә тора, ә укучыларыбыз район, республика күләмендә уздырылган фәнни-практик конференцияләрдә зур уңышларга ирешәләр. Диагностика шуны күрсәтә: укучыларда уңай якка үзгәрешләр бар, аларның рухи яктан үсүе сизелә.

    Телне укыту – ул бик саклык белән бала йөрәгенә кагылу, ул киң күңелле иҗат итү осталыгы. Мәктәптә укучыларның фәнни оешмасы җитәкчесе буларак, эзләнү, проект эшләрендә шәкертләремә үз көчләрен сынарга булышлык итәм, юнәлеш сайларга өйрәтәм. Укучыларым белән төрле бәйгеләрдә катнашабыз. Әзерлек вакытында укучылар мөстәкыйль рәвештә китапханә фондыннан материал эзлиләр, Интернеттан файдаланалар, хәтта милли архив материалларын да кулланалар (мәсәлән, 1870 елгы Ревизская сказкаларга нигезләнеп, шәҗәрәләр төзедек).

          Хезмәтләренең нәтиҗәсе дә шатландыра. Шщкертлщремне көндәшлеккә сәләтле укучылар, конкуренция шартларында яшәргә сәләтле иҗади шәхесләр дип әйтеп була. Иҗади укучыны ничек тәрбияләргә соң?

        Күңелләрне җәлеп итәрлек гаҗәеп музыканы күз алдына китерегез. Сез аны туктамый тыңларга да тыңларга әзер. Әгәр инде ул музыкада һаман бер генә нота яңгырый башласа? Сезгә бик күңелсез булыр иде һәм сездә тизрәк чыгып китү, яисә магнитофонны сүндереп кую теләге туар иде.

        Педагогик эшчәнлек тә шулай ул. Безнең дәресләр – музыкаль әсәрдәге ноталар кебек. Композитор үз әсәренең яңгырашына төрледән-төрле бизәкләр өстәгән кебек, педагог та үз эшендә төрле алымнар һәм формалар кулланса, ул укучыларда да, укытучының үзендә дә җанлы кызыксыну уята. Мин үземнең укучыларымда әхлаклылык, шәфкатьлелек тәрбияләргә тырышам. Нинди алымнар, нинди юллар сайларга соң? Мөгаен, һәр педагог язу өстәле артына утыру белән шул хакта уйланадыр. Шуңа күрә хәзерге заманча әдәбият дәресләре – ул дәрес–уйланулар, эзләнү дәресләре, дәрес ачышлар. Баланы әдәби кыйммәтләр үрнәгендә тәрбияләү мөһим.  Мин моның өчен балаларда әдәбият дәресләренә мәхәббәт уятырга кирәк дигән фикергә килдем. Максатыма ирешү өчен, укыту-тәрбия процессына Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясен керттем. Бу технология дәресләрне укучыларның иҗади фикер йөртүенә ирешерлек итеп коруга ярдәм итте. Укучыларның белемен тикшерүдә компьютерлы тестларны отышлы дип таптым һәм уңышлы кулланырга тырышам.

    Сыйныфтан тыш чараларга аеруча игътибар бирәм. Ватанпәрвәрлек ул - өйрәтү дә, киңәш тә түгел. Ватанны сөю – абстракт төшенчә. Белмәгән әйберне яратып булмый. Шуңа күрә мин балалар белән берлектә эшләргә тырышам. Мәсәлән, сугыш китергән хәсрәтне үз күңелләре аша үткәрсеннәр өчен, алар белән авыл өйләрен йөреп чыктык. Якыннарын югалткан авылдашлар белән аралашу, фронт хатларын уку, анализлау, сугыш чоры балалары, сугыш һәм тыл ветераннары белән сөйләшүләр бер баланы да битараф калдырмады. Тулысынча укучылар белән берлектә әзерләнгән “Тынлык белән сөйләшү” кичәсендә алган тойгы-кичерешләр йөрәкләрдә озак сакланыр әле.

    Укучыларым белән җирле халык чыгарган бәет, шигырь, җырларны җыябыз, кызыклы язмышлы авылдашларның тормышларын өйрәнәбез. Укучыларымның күбесе үзләренең шәҗәрәләрен төзеде, инде авылыбыздагы нәсел шәҗәрәләрен төзү өстендә эшлибез.

    Укучыларның буш вакытын файдалы һәм кызыклы итү, сөйләм телен үстерү, туган телнең нечкәлекләрен аңларга өйрәтү, халкыбызның тарихы, мәдәнияте белән кызыксыну, милли горурлык хисләре тәрбияләү өчен, мәктәптә драмтүгәрәк оештырдым. Укучыларым белән әдипләрнең әсәрләреннән өзекләр дә, үзем иҗат иткән “Шалкан”, “Гөлчәчәк”, “Өч кыз” кебек әкият-пьесаларны да сәхнәләштердек.  “Җир уллары”, “Чуар тавык көн дә салып ята” пьесаларының сюжетын бергә уйладык, ә “Җан Баевич” әсәрен, Гаяз Исхакый драмасына нигезләнеп, бүгенге көн күзлегеннән чыгып иҗат иттек.  Күмәк эш балаларда бердәмлек, әдәплелек, башкалар хезмәтенә ихтирамлылык хисләре тәрбияли.

    Билгеле, һәр үткәрелгән чара күп мәшәкать-борчу тудыра, күп вакытны ала. Шулай да укучыларда чын кызыксыну, чын күңелдән яхшылык эшләргә омтылыш чаткылары күргәч, бар мәшәкатьләр онытыла. Эшнең нәтиҗәсе һәркемдә күңел гармониясе тудыра. Ә ул - берни белән дә бәяләнмәслек уртак хәзинә. Һәр баланы ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк, шул чакта гына педагогик хезмәттәшлек булырга мөмкин. Бер-береңнең йөрәк тибешен ишетеп, җан җылысын тоеп эшләгәндә, күркәм нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Соңгы елларда башкарган эшебезнең нәтиҗәсе булган китапларыбыз шуны дәлилли.

    Минем укучыларым үзләрен төрле яктан күрсәттеләр. Кайберләре кызыклы яза, икенчеләре матур җырлый, бии, өченчеләре рәсем сәнгатен үз итә. “Сәләт” иҗат түгәрәге утырышларында сәләтләрне барлыйбыз, үстерәбез.  “Чишмә башы” дип атаган китабыбыз – шуның уңышы.  “Хәтер” дип исемләнгәнендә үзем төзегән авторлык программасы һәм аның нәтиҗәләре – фәнни-тикшеренү эшләре, иҗади эшләр. “Һөнәрем – куанычым”да иҗат эшләрем тупланган.

    Чынлап та, укытучы булып туарга кирәк. Мин шундый йөрәк белән туганмын. Тормыш юлымны яңадан сайларга туры килсә дә, мин яңадан шул сукмактан китәр идем. Һәр иртәдә укучыларым каршына кереп баскан саен, мин моңа инанам.

    Миңа никадәр кызыклы булган кебек, укучыларыма да минем белән шулай рәхәт дип өметләнәм. Беркайчан да сайлаган юлымнан тайпылмам дип ышанам! Балаларны олы йөрәкле, тәмле телле итеп тәрбияләргә тырышырмын.

    Г.Д.Әһлиуллина, югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz