Унбишенче февраль.
Туды шул көн бу дөньяга
Гап-гади генә малай!
2 укучы. Оренбург ягындагы
Мостафа авылында
Мостафа һәм Рәхимәнең
Нәсел җебе бу бала!
3 укучы. Татарның ул визит карточкасы,
Бөек улы газиз халкымның!
Муса Җәлил - безнең күңелләрдә,
Чыгышыбыз раслый хаклыкны.
4 укучы Алты яшьлек нәни Муса
Мәдрәсәгә йөрегән.
Бер елда ул дүрт сыйныфны
Тәмамларга өлгергән.
5 укучы Оренбургка күчкәч тә,
Ул тынгылык белмәгән:
“Белек” китапханәсендә
Аңа китап җитмәгән.
6 укучы Ун яшьтән үк шигырь язган,
Кызыксынган, укыган.
Унөч яшьтә “Бәхет” шигыре
Газетада басылган.
7 укучы “Барабыз” дип исемләнгән
Шигырьләр җыентыгы-
Унтугыз яшьлек Мусаның
Иң беренче китабы.
8 укучы Шигъри көчкә ышануы
Канатландырган аны.
Иҗат итәр урын итеп
Ул сайлаган Казанны.
9 укучы Казан рабфагыннан соң, ул
Мәскәүдә белем алган.
Университетка йөргән
Һәм редактор да булган.
1 укучы. “Октябрь баласы” журналын
Оештыручы – Муса.
Тагын дәвам итәр иде,
Илдә тынычлык булса.
2 укучы. Явыз фашист илгә бәреп кергәч,
Үзе теләп киткән шунда ук.
Ватанпәрвәр булып танылган ул,
Журналист һәм кыю политрук.
3 укучы. Нишләсен соң соңгы минутында
Пистолеты итә хыянәт?!
Аңсыз солдат әсирлеккә төшә,
Башланадыр шуннан кыямәт.
4 укучы. Уйлап тапкан явыз дошман
Легионнар төзүне,
Һәр милләтнең батырларын
Илгә каршы итүне.
5 укучы. Җәлил сизгән куркыныч киләсен,
Сатлыкҗан дип атарларын да.
Туплаган тугры канат астына
Бөтен башкорт-татарларны да.
6 укучы. Фашист барда
берне сөйләгән ул,
Булмаганда ярсып аңлаткан.
Кулга корал кергәч ни эшләргә-
Төшендергән барсын солдатка.
7 укучы. Дошман күзәтүе астында да
Листовка бастырганнар.
Хәйлә белән тоткыннарны
Көрәшкә чакырганнар.
8 укучы. Фашист мәкерле булса да,
Планы барып чыкмаган.
Җәлилчеләрнең алдавын
Соң булса да аңлаган.
9 укучы. Плетцензее төрмәсендә
Өзелә гомерләре...
Җырлар булып илгә кайтты
Җәлилнең шигырьләре.
1 укучы. Муса ага, безнең чыгышыбыз
Алыштырсын чәчәк бәйләмен.
Озак яшә халык күңелендә,
Котлы булсын олы бәйрәмең!
Җыр. “Салют сиңа, Муса Җәлил!”
1 алып баручы. Без Муса Җәлилнең батырлыгына сокланабыз, аңа булган рәхмәт хисләрен шигъри юлларга салдык.
2 укучы. (8 нче сыйныф укучысы Әхмәтшина Илүзә шигыре)
Җәлил – бөек шагыйрь
Барыбызга яхшы таныш
Муса агабыз Җәлил.
Ул һәрчак безнең күңелдә,
Моңа шигырем дәлил.
Матур тормыш бүләк иткән
Кечкенә дусларына.
Бирешмичә каршы торган
Явыз дошманнарына.
Бөек татар шагыйре ул,
Татарның каһарманы.
Тоткынлыкта да көрәшкән,
Каләм булган коралы.
Плетцензее төрмәсендә
Узган соңгы көннәре.
Аклады аның исемен
“Моабит дәфтәрләре”.
Күп шигыре дөнья күргән,
Югалганнары шактый.
Җәлил китабын укыйбыз,
Шагыйрьне мактый-мактый.
3 укучы (Әһлиуллина Ралия шигыре).
Шагыйрьгә
Укымышлы, сизгер, игътибарлы,
Ул иҗатчы, әйбәт юморист.
Ватанпәрвәр дә ул, чын шагыйрь дә,
Кыю солдат, яхшы журналист.
Тормыш юлы җиңел булмаса да,
Горур уза алды ул аны.
Батыр булды, куркып егылмады,
Дер селкетте бөтен дөньяны.
Муса ага, минем шигъри юллар
Алыштырсын чәчәк бәйләмен.
Озак яшә халык күңелендә,
Котлы булсын олы бәйрәмең!
4 укучы (Әһлиуллина Алия шигыре).
Муса Җәлил – татар халкы өчен,
Чын батыр ул, яшәү терәге.
Аның поэмасы, шигырьләре
Бу дөньяда иҗат үрнәге.
Татарларга олы шәхес бит ул,
Зур хөрмәткә лаек ул кеше.
Ватан өчен гомерен кызганмады,
Ватан өчен кылган бар эшен.
- укучы (Әһлиуллина Ралия).
Җәлил исемен ишеткәч,
Тетрәнә безнең күңел.
Муса ага - чын батыр ул,
Бер дә сатлыкҗан түгел.
Барлык көчен кызганмыйча,
Ул Ватанны саклады.
Төрмәләрдә дә көрәште-
Ышанычын аклады.
Ватан сөйде нәни чактан,
Сөюен исбатлады.
Дәһшәтле сугыш кырында
Иҗатын онытмады.