Вторник, 19.03.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

     
    Мин - Аглиуллина Гөлназ Илфат кызы. Нурлат муниципаль районы Фома урта гомуми белем мәктәбенең 11 нче сыйныфында укыйм. Кечкенәдән табиб булырга хыялландым, журналистиканы яраттым. "Алтын каләм" республика фестивалендә катнашу бу һөнәрнең бик кызыклы булуына инандырды. Бәйгедә "Ялкын" журналының Рәхмәт хаты белән бүләкләнү иңнәремә канат куйды. Биредә мин сезгә берничә әсәремне тәкъдим итәм.
     
     
    Мин бит татар баласы
    Газиз телдә шигырь язып,
    Килә көйгә саласым.
    Дога укып эшне башлыйм,
    Мин шул татар баласы.
    Чәчәкләрне өзмим – шиңә,
    Күбәләк тотмыйм – үлә,
    Матурлыкка кагылам мин
    Тик йөрәк белән генә.
    Олыларны олы итәм,
    Кечкенәләрне яклыйм.
    Туган илемнән матуррак,
    Кадерлерәк җир тапмыйм.
    Халкым гореф-гадәтләре,
    Йолалары бик якын.
    Бер татарча биим әле,
    Күңелем тулы ялкын.
    Бер урында гына тормый
    Килә алга барасым.
    Яшәү кануннарым шундый –
    Мин бит татар баласы!
     
     
    А я з (энемә)
    Аяз атлы малай мин,
    Атта йөри алам мин.
    Шундый матур, акыллы,
    Бик яратам атымны.
    Тешләми дә, типми ул,
    Мине ташлап китми ул.
    Беркайчан да дуламый,
    Безне һичкем узалмый.
    Атланам да мин атка
    Юыртабыз Нурлатка.
    Әни теккән ат белән
    Ясыйм күңелле бәйрәм.
     
    Сәламәт булыйм дисәң...
    Күзләремне ачам да мин,
    Бар дөньяга елмаям.
    Тәннәрем язылсын өчен,
    Күнегү ясап алам.
    Башны уң якка борам,
    Аннан карыйм сул якка,
    Җилкәләрне сикерткәлим,
    Кулны сузам як-якка.
    1,2,3 - чүгәлим,
    Аннан йөрим, йөгерәм.
    Тирән итеп сулыш алып,
    Зарядканы бетерәм.
    Тән языла, җанга рәхәт,
    Күңелгә шатлык тула!
    Спортны якын итсәң генә
    Сәламәт үсеп була!
     
     
                 ***
    Минем әнием – Гөлүсә,
    Гөл булып үсә, димәк.
    Өебезнең яме, нуры -
    Ул барыбызга кирәк.
    Гөл нурыннан күз камаша,
    Хуш исен җаным сөя.
    Гөлдәй гүзәл, мәрхәмәтле
    Әнигә: "Рәхмәт!”- диям.
    Төрле гөлләр сыйфатына
    Минем әнием ия:
    Канәферләр кебек төгәл,
    Вакыт кадерен белә,
    Лаләдәй яңарыш сөя,
    Мәтрүшкәдәй дәвалый,
    Роза күк ярата белә,
    Кыңгыраулардай җырлый.
    Кашкарыйлар кебек озын
    Гомерле бул, әнием!
    Сәламәтлек бирсен Ходай,
    Терәк булсын әтием!
     
                 Яз
    Авылыбызга яз килгәч,
    Бар табигать шатлана.
    Кошлар кайта, кояш көлә,
    Түбәдән тамчы тама.
    Бездәге яз матуррак,
    Күңеллерәк, җылырак.
    Авылым тугайларында
    Уйнавы да җайлырак.
    Пешә тәмле бәрәңгеләр
    Дуслар яккан учакта.
    Көймә йөздерә малайлар
    Суга батып кайчакта.
    Язгы ташу җырын тыңлап,
    Футбол уйный балалар.
    Алар шулай көч-дәрт, куәт
    Җир-Анадан алалар. 
     
    Яхшылык җыйган җирем
    Туган җирем – ямьле Биккол,
    Кадерле бар нәрсәсе.
    Килә минем аны мактап
    Бик җылы сүз әйтәсе.
    Беркайда юк бездәгедәй
    Яшел үзән, каенлык.
    Мул җиләкле аланнарга
    Һәркем хәйран калырлык.
    Бездә туганнар гынадыр
    Нечкә күңелле була,
    Йөрәге дөньяга сизгер,
    Җаны барсын да тоя.
     
     
         Фотоаппарат
    Бик хикмәтле бер аппарат 
    Бүләк иттеләр миңа.
    Фотоаппарат дип атала,
    Ни генә сыймый аңа!
    Яз да сыя, кыш та анда,
    Җәй белән көз дә керә.
    Егет-кызлар, олы-кече –
    Барсы аның күңелендә.
    Шул хикмәтне кулга алып,
    Шалт-шылт төшереп йөрим.
    Бу сурәтләр киләчәккә
    Истәлек булыр дим мин.
     
            Туган көн
    Әллә елга бер килгәнгә,
    Туган көн – искиткеч көн:
    Бар да сиңа елмаялар,
    Үзең дә гел бие, көл.
    Бүләкләр ишелеп килә,
    Изге теләк телиләр,
    Һичкем сине ачуланмый,
    "Чуалып йөрмә!” – димиләр...
    Елның һәрбер көне шулай
    Тик сөенеч китерсен.
    Һәр көн яңа көн туа бит,
    Шуңа шөкер итсәң син,
    Әйбәт гомер итәрсең!
     
    Әбием – Чулпан йолдыз
    Беркөн әбием белән 
    Кич утырдык урамда.
    Кызык итеп сөйләде ул
    Яшь чаклары турында.
    Үзем тыңлыйм, күзем – күктә:
    Ялт-йолт яна йолдызлар.
    Ай янында иң яктысы -
    Чулпан дигән йолдыз бар. 
    Фикер туды: минем әби
    Бигрәк охшаш Чулпанга:
    Әле дә нурлы, якты йөзле,
    Хәрәкәттә ул таңнан.
     
           Космонавт
    Җир йөзендә кырык меңләп
    Һөнәр бар, ди, кешегә.
    Һәм ул теләгәнен сайлап
    Керешә үз эшенә.
    Шул һөнәрләр арасында
    Бик серлесе – космонавт –
    Галәм иңли Җир кешесе!..
    Әйтүе генә ансат.
    Космонавт ул әкиятне 
    Чынбарлык итә ала,
    Ә аңарчы ул үзе дә
    Төрле яктан сынала.
    Бик җаваплы, үтә авыр,
    Кызыклы һәм куркыныч
    Һөнәр иясенә таләп:
    Бул сәламәт һәм тырыш.
    Физик яктан гына түгел, 
    Рухи саулык та кирәк.
    Нык ихтыяр, төпле белем,
    Акыл һәм батыр йөрәк.
    Кеше илле ел Галәмдә
    Серләр ача, өйрәнә.
    Могҗиза эзлибез күктән,
    Ә Җиребез әйләнә... 
     
     
          Мин – вожатый!
    Шундый кызык кечкенәләр,
    Тиктормас, "күпбеләм”нәр.
    Әле берсе, икенчесе
    Миңа сорау бирәләр.
    Эзтабарларның көннәре
    Файдалы, кызык үтсен!
    Шул максат белән мәктәптә
    Вожатый булыпэшлим.
     
          Укуга өндәү
    "Китап – белем чишмәсе,”-дип
    Әйтүләре хак икән,
    Китапны кулыма алсам,
    Мин онытылып китәм.
    Телсез мөгаллим кебек, ул
    Бер сихри көчкә ия:
    Беләм элек ни булганын,
    Ни көткәнен иртәгә,
    Тәрбияли, белем бирә,
    Күңелләрне күтәрә.
    Тик дөрес тәрбия, гыйлем
    Киләчәккә илтәлә.
     
    Иң якын дус спорт икән!
    Унтугыз һәм егерменче
    Гасырларның чигендә,
    Рәсәй йөз белән борыла
    Милли спорт төренә.
    Беренче өч олимпиада
    Рәсәйдән башка уза,
    Ә Лондонда өч рәсәйле
    Медальгә була хуҗа!
    Шул чорда аңлый башлаган
    Халык спортның кыйммәтен,
    РОК төзелә, төп максаты –
    Чакыру бөтен милләтне.
    РОК Император  Николай
    Канаты астында була,
    Тик Стокгольмдагы чыгыш
    Уңышсыз дип табыла.
    Инкыйлаблар һәм сәясәт
    Ерагайта спорттан,
    Бары илленче елларда
    Рәсәйгә килә зур дан.
    Тарихта иң якты бизәк –
    Мәскәү олимпиадасы,
    Хәтта бойкот җуя алмый,
    Зур бәйрәм тантанасын.
    Югалту, шатлыклар белән 
    Йөз ел үтеп киткән.
    Вакыт раслады: кешегә
    Иң якын дус спорт икән!
     
     
    Рәхмәт сезгә, батырлар!
    Барладым нәселемдәге
    Батыр туганнарымны –
    Дәһшәтле сугыш кырында
    Калган бабайларымны.
    Куркуны җиңеп кергәннәр
    Зур сугышның эченә,
    Булса да кайбер батырга
    Тик уналты яшь кенә.
    Үз гомерләре хакына
    Зур Җиңү яулаганнар...
    Без Сезгә мең-мең рәхмәтле,
    Исән-сау кайтмаганнар!
    Сугыш, тыл ветераннары
    Сафлары сирәгәя...
    Батырларның барысына
    Хөрмәтләп, башым иям!
     
     Мәктәпкә бармыйммы соң!
    Күңел күтәренке безнең,
    Һәр нәрсә шатландыра.
    Дәресләр булмый дисәләр,
    Кычкырышабыз: "Ура!”
    Урамда бигрәк суытты,
    Укымаска рөхсәт, ди.
    Санакны кабызып тизрәк
    Энем кино күрсәт ди.
    Минем ният – контактта
    Дусларны эзләп табу.
    Чү, бу нәрсә? Хәбәр килде,
    Шалтыраталар: "Алло!”
    Телефоннан кисәттеләр:
    Почтага хәбәр килгән.
    ...Барысын эшләп бетердем,
    Инде скайпка керәм.
    Күзгә-күз карашып шулай
    Җиде дәрес укыдым.
    Җиде кат тирем салынган
    Шикелле итеп тойдым.
    Илле градус суыкта да
    Укырга барачакмын!
    "Бары – бергә, югы – уртак!”
    Бердәмлеккә бик шат мин.
     
           ***
    Әби-бабай, әти-әни 
    Укыганнар мәктәптә.
    Тик ул чакта бер дә кызык
    Булмагандыр, әлбәттә.
    Хәзер әнә мәш киләбез,
    Тиздән имтихан җитә.
    Иртәмне тест белән башлыйм,
    Тест белән йоклап китәм.
    Дәресләр, консультация,
    Репетиторны тыңлау...
    Сират күперен узгандай,
    Аттестатка юл урау.
    Камера күзәтеп торыр,
    Без БДИ эшләрбез.
    Компьютер  тикшерер, ләкин
    Балл җитмәсә нишләрбез?..
    Башта – мең уй... Тәүлек буе – 
    А, В һәм С өлеше!..
    Дүртенчедәге энем дә
    Мини БДИ эшли.
    Әтиләр генә ул шулай
    Бер дә кызык күрмәгән!
    (Алайса нигә соң алар
    Югарыга үрләгән?!)
     
             ***
    Мәктәп – авыл йөрәге
    Туган җирем – Нурлат ягы,
    Мәктәпле мәктәпсез авыл.
    Моңайган ятим бинаны
    Күрүләре бигрәк авыр.
    Әле кайчан гына монда
    Яшь балалар шау-гөр килде,
    Моңлы кыңгырау чыңлады,
    Мөгаллимнәр дәрес бирде.
    Авылның йөрәге булган
    Мәктәбебезне яптылар...
    Йөрәксез кем яши ала?
    Әйтегезче, әй, абыйлар?!
     
     
           Сүзләр
    Телебездә нинди генә 
    Сүзләр юк икән бит ә!
    Алар нәкъ кешеләр кебек:
    Я мактый, я чеметә.
    Берәүләре – бик нәфисләр,
    Ягымлылары шактый.
    Ямьсезләре дә җитәрлек,
    Шакшылар бары таптый.
    Гел хәрәкәттә шаяннар,
    Мөлаемнары ишле.
    Агулылар  барысын чага,
    Мәкерлеләре тешли.
    Телдән телгә йөри сүзләр:
    Моңлысы, күңеллесе, 
    Матур, тәмле, акыллы бар,
    Бик шыксыз кайсыберсе.
    Телебез бай, тик сүзләрнең
    Куллан тик шундыйларын.
    Йөзләрең һич кызармасын,
    Сөенсен туганнарың!
     
                ***
    Көндез – кояш, кичен ай яктырта
    Бу дөньяда зәңгәр күк йөзен.
    Татар шигъриятен балкытучы,
    Юл салучы- Тукайул безнең!
     
     
                                     Кул кулны юа, ике кул битне юа
    Борын-борын заманда яшәгән, ди, булган, ди, бер Кеше. Эшләп арыганнан соң, ял итәргә яткан да йокыга да киткән, ди, үзе. 
        Менә берзаман бу Кешенең Уң кулы белән Сул кулы бәхәскә кергән. Ә Кеше шулкадәр тирән йоклый, ди, хәтта кулларының кычкырышканнарын да ишетмәгән. 
    - Мин барлык эшләрне дә үзем эшлим. Хуҗага мин генә кирәк, ә син аңа авырлык ясап салынып кына йөрисең! – дигән Уң кул.
    - Син нәрсә сөйлисең? Коедан су тартканда, чиләктән су агызганда миннән башка нишләр идең? Утын ярганда да мин кирәк. Ә кәстрүл кебек әйберләрне миннән башка күтәрә алыр идеңме әллә?
    - Ә бит барлык эшләрдә дә мин башлап йөрим, син шунда ияреп кенә йөрисең!- дип мыскыл иткән һаман аны Уң кул. Әллә тавыш тәэсир иткәнме, Кеше әйләнеп яткан һәм Уң кул хуҗаның астында калган.
    - Ярый, иртәгә хуҗа ауга бара, син генә барырсың, мин ияреп йөрмәм. Үзең генә мылтыктан төз ата алырсың микән, карарбыз, - дип җавап биргән Сул кул.
           Хуҗа астында калган булса да, ысылдап җавап биргән Уң кул.
    - Әй, куркытты, ди, берәү! Син бит кашык тотарга да ярамыйсың. Кешеләр дә "Сул кул белән ашау - гөнаһ”, дип саныйлар. Син бәдрәфтә генә башлап йөрисең! – дип ярсыган ул. 
    Сул кул аны сабыр гына тыңлап торган да:
    - Әйе, аны кешеләр, тәртип булсын өчен, кагыйдә итеп уйлап чыгарганнар. Синең бәхетеңә кашык, ипи тоту эләккән. Язмыштан узмыш юк. Өлешеңә тигән көмешең инде. Ә бит калган эшләрне без бердәй тигез башкарабыз, - дигән.
    Хуҗа астында калган Уң кул оеган, көзән җыеруга түзә алмыйча Сул күршесен ярдәмгә чакырган.
    - Әй, тартып чыгар әле мине моннан, авырта, түзәлмим, - дигән ул. Ә Сул кул урыныннан да кымшанмаган.
    - Син нәрсә, минем буталып, комачаулап йөрергә хакым юк, хуҗага да кирәкле түгел бит мин, - дигән. Уң кул хаталанганлыгына төшенә башлаган. Ниһаять, җайсыз ятудан арып, Кеше сикереп торган һәм, үзе дә сизмәстән, Сул кулы белән Уңын ышкырга тотынган. Шуннан соң Уң кул үзен уңай сизә башлаган. Шуннан Кеше юынгыч янына килгән һәм ике кулы белән битен юган.
    - Әһә, - дигән Уң кул хатасын аңлап.- Кул кулны юа, ике кул битне юа икән ләбаса! Димәк, һәрчак дус булырга, ярдәмләшеп яшәргә кирәк икән. Шул көннән башлап, Кешенең куллары тату гомер кичергәннәр, ә Уң кул әйткән сүзне халык мәкаль буларак куллана башлаган.      
     
     
    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz