Суббота, 27.04.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

    "Сәләт" - сәләтле укучылар өчен

    Укыту-тәрбия процессына

    Иҗади якын килеп

    Хезмәт итәргә тырышам

    Заман сулышын тоеп.

    Яңа алымнар кулланам

    Үземнең хезмәтемдә,

    Һәр баланы сәләтенчә

    Тырышам өйрәтергә.

    Сәләтләре бик күп төрле,

    Тик шулай да һәрберсе

    Бердәй матур, тәрбияле,

    Әхлаклы булып үссен.

    Шунысы мәгълүм: ачыла сәләт,

    Тик эштә, көч түккәндә,

    Өстәмә йөк ялыктырмый,

    Чамалап күтәргәндә.

    Мәктәптә укучыларның

    Фәнни оешмасы бар.

    Эзләнү эшләре белән

    Шөгыльләнәләр алар.

    Туган як мәдәниятен,

    Табигатен, тарихын,

    Җирле гореф-гадәтләрне -

    Өйрәнәбез барысын.

    Кемнәр кулга кәгазь алып,

    Тәүге каләм тибрәтә,

    Шигырь язу серләренә

    “Сәләт” үзе өйрәтә.

            Г.Д.Әһлиуллина

              *  *  *

    2011/2012 нче уку елында яңа сыйныфка җитәкче булдым. Кызлар белән егетләргә бәйрәм бүләге итеп шигырь яздык:

    10 сыйныф егетләре

    Безнең сыйныфта укыйлар

    Егетләрнең асылы.

    Тугызы да бик талантлы,

    Көчле, кыю, акыллы.

    Баһадир тугыз егетнең

    Икесе адаш - Айдар.

    Исемнәре охшаса да,

    Үзләре төрле алар.

    Берсе - кырыс, аксыл чәчле,

    Тиктормас, әрсез, дәртле.

    Икенчесе – эшчән, юмарт,

    Сөйкемле һәм әдәпле.

    Илсурыбыз зифа буйлы,

    Ярдәмчел, игелекле.

    Спортсмен, тырыш Илдарыбыз –

    Егетләрнең егете.

    Туры сүзле, кешелекле,

    Сабыр, күңелле Алмаз.

    Бөдрә чәчле чибәр Ленар

    Эштә, техникада ас!

    Бик чибәр, мөлаем, эшчән,

    Аралашучан Ранис.

    Мәһабәт гәүдәле, юмарт,

    Ачык йөзлесе – Рәмис.

    Тыныч, сабыр Робертыбыз -

    Кечкенә дә төш кенә.

    Асыл егетләребез

    Бар яктан җитеш кенә.

    Бәйрәм белән тәбриклибез

    Илебез сакчыларын!

    Телибез теләкләрнең

    Бары тик яхшыларын!

              *   *   *

    Мәңге сүнмә, һәрчак балкы,

    Галиҗәнәп Электр!

    Бүген синсез яши алган

    Бернәрсә, һичкем юктыр!

    Тормышта гел дустыбыз бул,

    Мәңге сүнмә, гел яктыр!!!

    Әһлиуллин Аяз

     Игътибарсызлык бәласе

    Яшәгән, ди бер малай,

    Исеме булган Камай.

    Бер дә тик торалмаган,

    Әйткәнне тыңламаган.

    Беркөнне безнең Камай

    Телевизор караган.

    Каравын караган да бит,

    Токтан алып тормаган.

    Балалар белән Камай

    Бик озаклап уйнаган.

    Өйдәге хәлләр турында

    Уйлап та карамаган.

    Ә андамы, ә анда

    Хәлләр шәптән булмаган,

    Телевизордан ут чыгып

    Өйдә ялкын уйнаган.

    Әле ярый күршеләр

    Вакытында күргәннәр.

    Көч-хәл белән бу утны

    Ниһаять, сүндергәннәр.

    Камай – тиктормас малай

    Бу хәлдән сабак алган.

    Электр кулланган чагында

    Гел игътибарлы булган.

    5 сыйныф укучысы Хайбуллин Айдар иҗаты

           Тукайны бел

    Мавыктыргыч әкиятләр

    Язган Тукай агабыз,

    Тагын да кызыклы үтсен

    Диеп балачагыбыз.

    Күпме шигырь иҗат иткән,

    Тәнкыйть мәкаләләре...

    Теле гади, аңлаешлы,

    Үткен, тирән мәгънәле.

    Бик аз гомер иткән шагыйрь,

    Иҗат еллары кыска,

    Ә шулай да бөек эшләр

    Башкарган халкыбызга.

    Тукай аша белдем телне,

    Тел аркылы – Тукайны.

    Телне, Тукайны белгәннәр

    Саклап калыр татарны!

       Шарапова Ләйсән 

      Тукай – туган абыем!

    Кем батырчылык итәр

    Мине нәни дияргә?

    Өйрәндем күп әкиятләр

    Һәм шигырьләр сөйләргә.

    Укыган саен укыйсы

    Килүнең сере нидә?

    Әсәрләре мавыктыргыч,

    Кызыклы, туган телдә!

    Барысының авторы бер –

    Габдулла абый Тукай.

    Аны шулкадәр яраттым,

    Без бит туганнар бугай?!

    Апа белмичә әйтмидер:

    “Тукай – телебез шаһы”.

    Моңа шагыйрьнең тормышы,

    Олы иҗаты шаһит.

        Әһлиуллин Аяз 

    Сандугач һәм Тургай

    (Әкият)

             Борын-борын заманда яшәгәннәр, ди, булганнар, ди, төрле кошлар. Ул вакытта Сандугач сайрый белмәгән, ди, әле.  Ә Тургай  иң матур тавышлы кош булып саналган. Сандугач  сабыр, күркәм холыклы булган. Ул балалар үстергән. Көне буе алар өчен мәш килгән.

             Беркөнне Тургай үзенең матур тавышы белән мактанмакчы, масаймакчы булып Сандугач оясы янына очып килгән. Тик, кызганычка каршы, Сандугач ул чакта балаларына азык эзләргә киткән булган икән. Тургай  ни тырышып җырласа да, аны мактаучы булмаган. Тургай аптырап тынып калган һәм  Сандугач балалары-ның үзара сөйләшкәннәрен ишеткән:

    -          Һаман бертуктамый кычкыручы кем булыр бу?

    -          Туйдырды инде, тыңлыйсым килми, минем ашыйсым килә,- дигәннәр алар.

    -          Тизрәк әни кайтсын иде. Әниемнең ягымлы тавышын ишетәсе иде, - дип теләгәннәр.

           Тургайның ачуы чыккан һәм ул Сандугачның көчсез балаларын ботарлап аткан. Сандугач кайтса, ни күрсен: аның сөекле балала-рының үле гәүдәләре генә ята. Кайгысыннан Сандугач сайрап җибәргән. Ул шундый моңлы сайрый икән, хәтта чишмәләр дә агуларыннан туктап тыңлаганнар. Тәкәббер Тургай Сандугач җырын тыңлагач, нинди начарлык эшләгәнлеген аңлаган, бик үкенгән, тик эш узган шул инде.

           Сандугач та Тургайдан үч ала алган булыр иде, ләкин Сандугач киң күңелле, сабыр итә белгән. Шунлыктан урманда фаҗига кабат-ланмаган, югыйсә, кошлар гына түгел, урман да юкка чыгар иде. Башка елларда Сандугач тагын балалар үстергән, тик һәлак булган кошчыкларын гына мәңге оныта алмаган. Шул көннән башлап Сандугач моңлы җырын туктатмаган.

       Хуҗәхмәтова Руфинә, Хатыйпова Гөлия, Батыршина Алия, Мортазина Лилия.

     

     

    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz