Әхмәт – Биккол арасының
Юлы бормалы, озын.
Шәрифулла шунда күрә
Хәбибҗамал газизен.
Ике йөрәк бергә тибә,
Аларны тиң диделәр.
Туды шатлык, килде кайгы -
Барсын бергә җиңделәр.
Тормыш гел кирегә бармый -
Яңадан таңнар атты.
Кышның матур бер көнендә
Туды сабый – Гакыйль атлы.
Әхмәт аңа очар канат биргән,
Дөнья киңлегенә юл ачкан.
Тормышында дөрес юл табарга
Бикколым да аңа булышкан.
Күлләрең лә балкып тулган
Нурга чумган Бикколым.
Мәңге сиңа гашыйк булган
Мин бит синең бер колың.
Җаннарыма нурын сибә
Таңнарының яктысы.
Гомерлеккә калды синдә
Йөрәгемнең яртысы.
Яшәгән Сара апада,
Дус булган күпләр белән.
Тырыш булган Гакыйль абый,
Ярдәм итә дә белгән.
Кечкенәдән сабыр булган,
Нык ихтыярлы, түзем.
Дәресенә өлгергән ул
Кышын, язын һәм көзен.
Ялыктырган,бик арыткан
Ик(е) авыл аралары.
Гакыйль хәлен белгән микән
Бикколның балалары?..
Кая инде "3”ле булсын,
"4”ле дә алмаган ул.
Көн саен -"5”, еллыкта - "5”!
Укудан туймаган ул.
Явыз фашист ятим иткән,
Калган алар әтисез.
Тол хатын ятимнәр белән
Нишләр иде Җүрәйсез.
Җүрәем, син минем Җүрәем
Күңелне сихерли һәр җәең.
Сер тулы зәңгәрсу кичләрең
Уята иң кайнар хисләрне, –
дип мәдхия җырлый Гакыйль абый шагыйрь булгач.
Булдыклы, уңган егетне
Бәхетсезлек саклаган.
Чирен дәвалау серләрен
Профессор да тапмаган.
Тәкьдир шулдыр. Менә ничә еллар
Хәрәкәтсез ята урында.
Шул хәлдә дә кеше булып калган
Гаҗәпләнәм шуны уйлыйм да.
Кеше! Әле нинди кеше!
Үз халкына бик тә кирәкле.
Ышанычлы дус,тугры иптәш,
Ул - ярдәмчел,батыр йөрәкле.
Тау – ташлардан ныграк холкы белән
Таң калдырып һәрбер кешене,
Язмышларга каршы күтәрелгән
Кеше диеп атыйм мин Сезне.
Шигырен укыйм – рәсемен күргән кебек,
Рәсеменнән ишетәм шигырен.
Мең кат исбатланган: шигърияттә - рәссам,
Рәсем сәнгатендә шагыйрь ул.
Бер – бер артлы һаман шигырь яза
Явыз язмышына бирешми.
Гакыйль абый җаны – тәне белән
Көнне төнгә ялгап гел эшли.
Зирәк акылы, көчле рухы белән
Үрнәк ул олыга,кечегә.
Һич тә хата булмас: батырларның
Батыры дисәк бу Кешегә.
Рәхмәт Сезгә, Гакыйль абый!
Сез хөрмәткә, данга бик лаек.
Шифа биргән иҗатыгыз өчен
Сезне мәңге хөрмәт итәр халык.
Шундый олы шәхес "дуслар” диеп
Атый икән безне яратып.
Яшик әле янып, ялкынланып,
Дуслар өчен җирдә җан атып.