Вторник, 19.03.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

    Сәламәт тәндә - сәламәт акыл!

    (сәламәтлек театры)

        Музыка. Сәхнәдә укучылар обруч әйләндерә, туп сикертә, лента белән бии. Бераз-дан Алкоголь, Наркотик, Никотин килеп керә, укучыларга эндәшеп, бәйләнеп йөриләр.

    Катнашалар: Алкоголь

                            Наркотик

                            Никотин

                            3 укучы

     

    Алкоголь. Сәлам!

    Наркотик. Привет!

    Никотин. Салют!

    Хор белән. Безгә тиңнәр һич юк!

    Алкоголь. И кешеләр, ишетегез:

                       Без һәркемгә дә кирәк!

    Наркотик. Безнең белән дус булсагыз,

                        Көчәнеп эшләр йөрәк!

    Алкоголь. Әгәр безне иш итсәгез,

                        Булыр сезгә бик рәхәт!

                        Сезгә - рәхәт, безгә - үпкә,

                        Бөер, бавыр... - зур рәхмәт!

    Наркотик. Кешеләрнең организмын

                        Әкренләп җимерәбез.

                        Алмашка сезгә күп санда

                        Авырулар бирәбез!

    Никотин. Кемгә бронхит? Эмфизема?

                      Бәлки кирәк яман шеш?

                      Матдәләр алмашын бозу -

                      Без ярата торган эш.

    Наркотик. Кирәк булса сезгә кайф,

                        Гарип, үле балалар,

                        Иярегез безнең арттан –

                        Бездән ләззәт алалар.

    Алкоголь.  Аракы әче, дисеңме?

                        Ә син сырадан башла.

                        Аракы эчсәң генә бит,

                       Рәхәткә чума башлар.

    Никотин. Формалашып өлгермәгән

                      Организмың тиз бирешер,

                      Язмышыңны безгә тапшыр –

                      Сары йөз сиңа килешер!

    Наркотик. Теләсәң сүлпән булырга,

                        Яки тиз кызып китүчән,

                        Кипкән тәнгә бик кызыксаң,

                        Мин теләп ярдәм итәм.

    Никотин. Әйдә, берне тарт инде!

    Алкоголь. Йөз граммны сал әле!

    Наркотик. Анаша, морфий, героин –

                        Үзең сайлап ал әле!

    1 укучы. Сез бит безгә дошманнар!

                     Әгәр якын килмәгез,

                     Бер гөнаһсыз кешеләргә -

                     Саф җаннарга тимәгез!

    2 укучы. Тәмәке генә тартсаң да,

                     Вирус тарала канда.

                     Рак авыруына китергән

                     500 ләп матдә анда!

    3 укучы. Аракы да явыз нәрсә,

                    Бар сәләтне бетерә.

                    Өлгерешең түбәнәя,

                    Организмны киптерә.

    1 укучы. Никотин белән тутырып,

        Үпкәм агуланмасын!

             Чалыш түгел, туры атлыйк,

             Күзләр томаланмасын!

    2 укучы. Укол кадый-кадый кулга,

                     Беләкләр кара янмасын.

                     Йорт-җирләрне, әниләрне,

                     Иман сатарга язмасын.

    3 укучы. Тешләребез саргаймасын,

                     Коелмасын, сызламасын!

                     Доза эзләп, “ломка” кичереп,

                      Нәфис тәнебез сулмасын!

    1. укучы. Наркотик кулланган кеше

                      Гомерен авыр төгәлли.

                      Төрмә ишеге ачык аңа,

                      Дөнья ямен күрәлми.

    1. укучы. Теләмим ваемсыз булырга!

                      Тәнемдә авырту тоярга!

                      Җанымда буш урын булмасын,

                      Гомерем файдасыз узмасын!

    1. укучы. Китегез! Безнең мәктәптә

                     Сезгә бер дә урын юк!

    1. укучы. Әйдәгез, дуслар, боларны

                     Җәһәннәмгә озатыйк!

    Алкоголь. Бу мәктәпнең балалары,

                       Димәк безгә иярмиләр?!

    Наркотик. Зиреклегә барып карыйк!

    Бәлки анда кинәнерләр?!

    1 укучы. Бөтен мәктәп балалары,

                     Бердәм булсагыз иде.

    2 укучы. Сәламәт яшәү рәвешен

                    Сайлап алсагыз иде!

    Укучылар хор белән җырлыйлар.

    Тыңла безне, тамашачы,

    Ишет без – яшь буынны!

    Сәламәт яшәү рәвешен

    Аңлатырга җыелдык.

    Кадерле тамашачы,

    Ихтыяр көчең югалтма!

    Алкоголь белән никотин

    Һәм наркотик матдәләрдән

    Бәлага тарма, кач син еракка!

    Чисталыкны ярат һәрчак,

    Күңелләрең гел ак булсын!

    Хезмәт тәмен белеп яшә,

    Шаяр, көл, уйна, бие син!

    “Хәрәкәттә - бәрәкәт!”

    Тормыш девизың булсын.

    Начарлыкны юлдаш итмә,

    Явызларны дус-иш итмә,

    Яхшылыкка омтыл, аңлы бул син!

    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz