Чулпан авылы тарихы
Савин
(хәзерге Чулпан) авылы - XVIII гасырның беренче яртысында барлыкка килгән
авылларның берсе. Беренче тапкыр ул
1745 нче елгы ир-ат санын алу документларында (ул русча Перепесная
книга дип атала) теркәлә.
Бу хакта Русиянең Борынгы актлар дәүләт архивында сакланучы документ (фонд 350, 2 нче
тасвирлама, 3351 нче саклау берәмлеге, 677-678 нче битләр) сөйли.
Авыл бу вакытта
Оренбург губернасы Ставрополь өязенә
керә. Аңа нигез салучылар 1722-1745 нче еллар арасында Сембер өязенең Идел арьягында урнашкан Уренбаш авылыннан күчеп утырганнар. XIX гасырда яшәгән һәм иҗат иткән
тарихчы Г.И.Перетятковичның китабында Уренбаш авылының XVII гасырның 90 нчы еллар
башында, Сембер һәм Темниковски өязләреннән күчеп
утыручылар исәбенә барлыкка килүе хакында әйтелә.
Савин (Чулпан) авылы
бу вакытта кечкенә була, анда нибары 33 ир-ат исәпләнә. Алар барысы да йомышлы ("служилый”) татарлар була. Күршедәге Чулпан авылында исә йомышлы чувашлар (91 ир-ат) яши. 1745 нче елдан соң алар, озак та үтми, чукындырыла.
1782 нче елда Савинда 34 ир-ат йомышлы татарлар яши. Күршедәге Чулпан авылында 104 ир-ат
чукындырылган чувашлар күрсәтелә. Алар Казан губернасы Чистай өязенә керә.
1850 нче елның 27 нче сентябрендә Савинда 118
ир-ат һәм 107 хатын-кыз исәпләнә. X ревизия чорында
халык саны тагын да арта. ТР Нурлат районы Чулпан урта гомуми белем мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мингалимова Фидалия Исхак кызы
|