Вторник, 19.03.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

             Бәе́т (гарәп. «ﺒﯾت» - ике юллы), эпик, лиро-эпик һәм лирик шигъри әсәр. Татар әдәбияты белемендә: а) язма һәм сөйләм формаларындагы, көйләп яки көйсез әйтелүче ике юллы шигырьдән торган, тәмамланган шигъри әсәр (2 дән 500 строфага кадәр); б) татар халкының шигъри иҗат жанры (Урта Идел буе татарлары иҗатының лиро-эпик төре). Жанр буларак, 14-15 йөзләрдә барлыкка килә.
    Эчтәлеге белән бәет конкрет тарихи вакыйгаларга һәм тормыш-көнкүреш хәлләренә бәйле. Тематикасы буенча күптөрле, мәсәлән, хәрби-тарихи, солдат бәетләре, крәстиян чуалышлары, хатын-кызларның авыр тормышы, фаҗигале язмышлар турындагы бәетләр, сатирик, юмористик бәетләр һ.б.
                                                                                                                                                                                                                                                                 Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.

                                                                                                                                          Җирле бәетләр
             Тормышта төрле фаҗигале хәлләр һаман булып тора. Еш кына мондый хәлләр китергән авыр югалтуларга карата кеше үзенең мөнәсәбәтен белдереп бәет иҗат итә. Шәхси фаҗигаләр турындагы бәетләрдә яшәү һәм үлем фәлсәфәсе дини мотивларга нигезләнеп тә аңлатыла. Бу хәсрәтләр Аллаһтан, тәкъдирдә язылганлыктан килә, дигән фикерләр яши. Бәетләр кеше кайгысы дәрәҗәсен билгеләргә, вакыйгалардан гыйбрәт алырга өйрәтә.
             Сайтыбызның бу бүлегендә җирле бәетләргә урын бирелә.


                Вәли бәете
    (Килендәше Нурзия Әһлиуллинаның үтенече буенча язучы Әһлиуллина Гөлүсә)
    Бисмиллаһи ррахманир рахим -
    Башладым бәетемне. 
    "Вәли абый үлгән", - диләр,
    Төшемме бу, өнемме?!
        Тормышны шулкадәр сөйгән
        Шат абыем үлгәнме?
        Аның хыял-теләкләрен
        Газраил белмәгәнме?
    ...Беренче куаныч булып
    Туган иде дөньяга.
    Булмагандыр бәхетлерәк
    Башка гаилә Фомада.
        Кечкенәдән зирәк булды, 
        Уен-көлке яратты.
        Көләч йөз, тәмле сүз белән
        Һәр күңелгә юл тапты.
    Олы максат куеп китте
    Яр Чаллы каласына.
    Җыйган иде үз янына
    Туганның барысын да.
         Игътибарлы, итәгатьле
         Булды әти-әнигә.
        Ярдәмчел абыебыз юк -
        Йөрәгебез әрни лә!!!
    Хатынга яхшы ир булды,
    Кызларга - әйбәт әти.
    Эшендәге иптәшләре
    Сыңар начар сүз әйтми.
       Электроника өлкәсендә
       Иң оста кеше иде.
       Катлаулы башваткычларны
       Бик җиңел чишә иде.
    Шөкер итеп яши белде
    Һәр көнгә, һәр гамәлгә.
    Тик йөрәге туктап калган
    Эшләп йөргән бер мәлдә.
        Эшкә киткән абыебыз
        Кайтмас башка өенә.
        Кыска гомерле булды дип
        Өзгәләнәм, көенәм.
    Игелекле гамәлләрең
    Оҗмахка озаткандыр.
    Әти-әни, безнең дога
    Гүрең нурландырадыр.
        Амин, раббем, урыны булсын
        Бары тик җәннәт түре.
        Җаны - тыныч, кабере йомшак
        Булсын дип теләк телим.
        

       Илһам бәете

    Армия хезмәтеннән кайтуга

    фаҗигале төстә вафат булган

    Зирекле егете Илһам Шәрәфетдиновка багышлана                                                                                              

    Самаварым тиз кайната

    Каты имән күмере.

    Белмим,никтер кыска булган

    Илһамның яшь гомере.

         Ходай миңа язган икән

    Әллә ниләр күрергә;

    Армиядән кайткачтан да

    Уйламадым үләргә.

         Солдат булдым ике ел

    Һич сизмәдем үткәнен.

    Кем белгән соң авылымда

    Мине үлем көткәнен.

         Колхоз безгә печән бирде

    Алып кайтып өйдек без.

    Печән алып кайткан көнне

    Кычкырып ла үлдек без.

         Вечерларда мин биедем:

    Аягымда галушым

    Бию бетеп,кайткан чакта

    Хәл ителде язмышым.

        Тракторга утырыштык

    Бишәү кереп эченә.

    Соляркасы бертуктаусыз

    Тамып барды өстемә.

          Тракторда кайтабыз,

    Юл яктырта фарлары.

    Икәү үлдек,өчәү калды-

    Гомерләре барлары.

          Безнең якта халык шундый,

    Утырталар суганнар.

    Ходай язгач,бер хәлең юк,

    Кайгырмагыз,туганнар...

          Әти-әни нишләгәндер

    "Үлгән,дигәч,улыгыз”?

    Калганнарга гыйбрәт булсын,

    Безгә дога кылыгыз.

    13 нче ноябрь 2008 нче елда эштән  авылга кайтып барганда ат арбасын КамАЗ машинасы бәрдертә. Аглетдинов Илгиз Әмир улы каты бәрелүдән эчке органнары зарарланып больницада вафат була. 

    Мин язамын, сез укыгыз

    Илгиз энем бәетен.

    Көтмәгәндә бәла килде,

    Кайтты бары мәете.


    Көз аена туры килде,

    Энем, синең улемең.

    Ноябрьнең 13ендэ

    Туктап калды йөрәгең.


    Эшкә диеп чыгып киттең,

    Көтмәдең әҗәлеңне.

    Кич әйләнеп кайткан чакта,

    Зур машина бәрдерде.


    Машина астында калып

    Чыкты синең җаннарың,

    Гәүдәләрең калды катып,

    Туктады сулышларың.


    Бәетемнең сүзләрендә,

    Сүзләрендә дөреслек.

    Энем, гомерең өзүче дә

    Күрмәсен бер изгелек.


    Бик киң генә юлдан килә

    Зур машина кыздырып.

    45кә җиткәч кенә

    Киттен безне калдырып.

    Соңгы юлга озатырга

    Килмәгәннәр калмады!

    Җеназаңны алып барырга

    Килде яше, карты - бары.


    Бернәрсә дә эшләп булмый,

    Язмышларның шулайдыр.

    Кайтмаслык җирләргә киттең,

    Әҗәлләрең юлдадыр.


    Әни сиңа дога укый,

    Бер намазын калдырмый.

    Төннәр буе йоклый алмый -

    Сине уйлап гел елый.


    Нурлы булсын каберләрең,

    Иманлы булсын йөзләрең

    Җәйләр җитте,чәчәк атты 

    Бакчадагы гөлләрең.


    Тыныч йокла кабереңдә,

    Хәзер теләк шул сиңа. 

    Без кылган изге догалар

    Барып ирешсен сиңа.


    Минеханов Рәшит Касыйм улы яман шеш авыруыннан яшьләй вафат була. Аның истәлегенә Рәисә апасы язган бәет.

    Бисмилла диеп язалар

    Һәр бәетнең башына.

    "Касыйм улы Рәшит”диеп

    Язарлар кабер ташына.


    Әти-әни, рәнҗемәгез

    Сездән алда киткәнгә.

    Үзем гаепле түгел бит

    Гомерләрем беткәнгә.


    Зөлфирәкәй, син тырыштың,

    Әй тырыштың терелтергә.

    Синдәй гөнаһсыз хатынга

    Мөмкинме соң сүз әйтергә?


    Ләйсән кызым, каберемдә

    Чәчәкләр үстерерсең.

    Мин - әтиеңә әйткән сүзне

    Исеңә төшерерсең.


    Нәфис улым, сина әйтәм:

    Әниеңә син булышчы,

    Йортны тәртиптә тотарга

    Һәрвакыт син бурычлы.


    Фәрит туган, без икебез

    Игезәк туган идек.

    Уеннарда һәм эштә дә

    Һәрвакыт тигез идек.


    Балаларга ата күзе

    Тормышта бигрәк  кирәк.

    Абыйларым, ятимнәргә

    Булыгыз, зинһар, терәк.


    Газиз апам, килгәләп йөр,

    Зөлфирә хәлен белеп,

    Зыярәткә кил, Салават әйтеп,

    Кабермне нурга төреп.


    Туганнарым, беләм инде:

    Сез мине онытмассыз,

    Авыр чакта Зөлфирәне,

    Балаларны ыргытмассыз!


    Каберемнең өсләренә

    Утыртыгыз яшь каен.

    Тасвих әйтер яфраклары 

    Җилдә селкенгән саен.


    Җитәр инде тагын язмыйм

    Уйлар югалтыр көчен...

    Рәшит, энем, үпкәләмә

    Бәетләр язган өчен.


    Уйлап торгач исем китә,

    Куздә яшьләр куренә.

    Бу бәетләр дога булып 

    Барса иде үзеңә.


    Гафуров Марсель Фәрит улын машина таптатып китә.


    Бисмиллаһи диеп башлыймын

    Бу бәетнең башларын.

    Кадерлебез Марсельгә

    Мин аны багышладым.


    Өеңнән чыгып киткәндә 

    Борылып карадыңмы?

    Машина китереп биргәч,

    Үләм дип уйладыңмы?


    Бер дә исем китми иде

    Дөнья ваклыкларына,

    Бик шатланып яши идем

    Гаиләбезнең ныклыгына.


    Әти-әниең, сеңелең, туганнар

    Үксеп-үксеп елады.

    Сине белгән һәммә кеше

    Кара кайгыга калды.


    Әниең сине тапканда

    Ак биләүгә биләгәндер

    Балам, бул бәхетле, гомерле дип

    Ак теләкләр теләгәндер.


    Их, Марсель улым, карашың,

    Басмый йөрәк ярасын.

    Нигә Ходай өзде икән

    Шул юлларның арасын.

    Чәчәк аткан чагында

    Менәргә иде үрләргә.

    Сизми калдың узең дә

    Барып кердең гүрләргә.


    Иртән торып, тышка чыксам,

    Казлар йортта кагына.

    Әти-әниең,туганнарың

    Сине уйлап сагына.


    Олы юлдан китеп бара

    Бик матур гына бер ат.

    Гомерең шулай булгандыр, 

    Кабереңдә тыныч ят.


    Әниемә барырга дип

    Чыгып киттем кич кенә.

    Юлда вафат булырмын дип

    Уйламадым һич кенә.


    Сез каласыз дип еладым,

    Еламагыз, түзегез.

    Фаҗигадан гыйбрәт алып,

    Яшәү кадерен белегез.


    Әткәем, газиз әнкәем, 

    Булдым сөйгән улыгыз.

    Борчылмагыз, кайгырмагыз,

    Зинһар, бәхил булыгыз.



    Әнием, ашың пешкән булса,

    Катык салып суытма.

    Һәрвакыт искә алганда

    Дога кыларга онытма.


    Зур казанда пешә, диләр,

    Тәмле солдат ашлары,

    Нинди кайгы-хәсрәт күрми

    Ата-ана башлары.   






    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz