Четверг, 18.10.2018
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Октябрь 2018  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 122
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 117
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

    Әһлиуллина Гөлназ Илфат кызының эзләнү эше
    Мәгърифәт йолдызлыгы
    Эчтәлек
    I.  Кереш сүз
    II. Төп өлеш:
    1. Мәгърифәт – мәңгелек фәлсәфә
    2. Халкыбыз хәтерендә - мәгърифәт карлыгачлары
    3. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк
    4. Мәктәп бүген
    III. Йомгаклау
    IV. Кулланылган әдәбият исемлеге
    V. Кушымта
    I.  Кереш сүз
         Кешелек үзенең яшәеше дәверендә гаять бай тормыш тәҗрибәсе туплаган. Аның бер өлешен яшь буынны мөстәкыйль тормышка хәзерләү тәшкил итә. Һәр милләтнең, һәр халыкның бу өлкәдә үзенә генә хас карашлары, үзенчәлекле фикерләре, тәрбия алымнары, гасырлар буе сакланып килгән гореф-гадәтләре бар.
          Мин Биккол авылының яшь буынны мөстәкыйль тормышка хәзерләүче мәктәп-мәдрәсәләре - "Мәгърифәт йолдызлыгы” тарихына читтән торып сәяхәткә чыктым. Эзләнү эшемне нәкъ шул темага багышлавыма бабамнар, әти-әниләр һөнәре белән кызыксынуым этәргеч булды. Киләчәктә укытучы һөнәрен сайларга җыенган авылдашларыма  минем хезмәтем нык ярдәм итәр дип уйлыйм, чөнки мәктәп яшь буынны туган телендә сөйләшүче, халкын сөюче, аның чын дөрес тарихын өйрәнүче, үз милләтенең мәнфәгатьләрен кайгыртучы, иҗатка сәләтле, белемле буын итеп тәрбияләргә тиеш. Шуңа күрә дә үзенең мөгаллимлек эшен шул юнәлештә алып барырга, тормышка ашырырга теләгән һәр укытучыга татар мәгарифенең, туган мәктәбенең бай тарихын белү, беренче мәгърифәт карлыгачларыбызның тәҗрибәсеннән файдалану зарур. 
            "Ватаннан тыш бәхет юк”, - дигән И.С.Тургенев. Ватан язмышы – безнең язмыш. Үз язмышына битараф кеше бәхетле була алмый. Безнең Биккол мәктәбендә эшләгән яисә белем алган һәр кешенең бәхетле булуын бик телим.
        Бу эшемнең төп максаты – авылдашларыма аң-белем биргән мәгърифәт карлыгачларының исемнәрен ачыклау, бөтен гомере буе халкыма фидакарьләрчә хезмәт кылган, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән укытучылар турындагы мәгълүматны киң катлам кешеләргә ачып бирү, мөгаллимнәр куйган хезмәтләрнең әһәмиятенә төшендерү; мәктәп музее фондын баету. Тарих аша туган җиргә, мәктәпкә мәхәббәт тәрбияләү, үз халкыңның мәдәниятен, тарихын, җәмгыятьтә тирән эз калдырган шәхесләрен хөрмәт итәргә өйрәтү. Кеше яшьтән үк яхшы белән начарны, түбәнчелек белән бөеклекне аерырга, үз иленең гражданины, патриоты булып үсәргә тиеш. Куелган максаттан чыгып түбәндәге бурычлар чишелә: 1)Мәдрәсә, мәктәпләр тарихын өйрәнү; 2) мәктәп тормышының аз өйрәнелгән фактлары белән таныштыру; 3) мәгърифәт йолдызлыгыбызның якты, матур, бай булуын, хөрмәткә лаеклы икәнлеген ачыклау.
                        Сайлап алынган теманың актуальлеге шунда:  туган мәктәпнең тарихы аша яшь буында мәктәпкә, туган төбәккә, аның кешеләренә игътибарлы караш һәм ихтирам, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү – бүгенге көннең мөһим бурычы.
         Бу эшнең предметы булып Биккол авылындагы мәдрәсә, мәктәпнең оешу, эшләү тарихы, анда эшләгән укытучылар тора.
       Тема бик әһәмиятле, ләкин ул бик аз өйрәнелгән. Матбугатта Биккол мәктәбе тарихына күзәтү ясалган мәкаләләр аз.
       Тикшерүнең методлары:
      1) Мәктәп-мәдрәсәләрдә эшләгән мөгаллимнәрнең дуслары, туганнары, сыйныфташлары, хезмәттәшләре, чордашлары һәм үзләре белән әңгәмәләр; хатлар аша аралашу.
    2) Биккол урта мәктәбендә уздырылган юбилей кичәсе видеоязмасын карау;
    3) "Биккол авылы тарихы” китабын уку һәм анализлау;
                 4) "Дуслык”,  "Шәһри Казан”, "Мәгърифәт”  газеталары аша укытучылар иҗаты белән танышу;
      5) Мәктәп музеендагы материаллар белән танышу.
          Кулланылган әдәбиятка характеристика:
               - Ф.М.Галимов китабы ( анда мәдрәсә тарихы, беренче мөгаллимнәр турында белешмәләр бар).
               - "Дуслык”, "Шәһри Казан”, "Мәгърифәт” газеталары; "Мәгариф” журналы (аларда укытучылар белән әңгәмәләр, алар турында һәм педагогларның үз мәкаләләре урнаштырылган).
    - Шәхси документлар, кулъязмалар (укытучылар һәм укучылар, мәктәп турында  аз билгеле булган фактларны ачыклау).
            Эшнең максатлары һәм бурычлары аның структурасын барлыкка китерде. Ул кереш, төп һәм йомгаклау өлешләреннән, кулланылган әдәбият һәм кушымтадан тора. Төп өлешне түбәндәге бүлекләр тәшкил итә: 1. Мәгърифәт – мәңгелек фәлсәфә; 2. Халкыбыз хәтерендә - мәгърифәт карлыгачлары;  3.Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк; 4. Мәктәп бүген.
           Биккол урта мәктәбенең тарихына күзәтү ясап, түбәндәгеләрне әйтеп була: "Биккол авылы тарихы” китабында мәктәп турында да мәкаләләр басылса да, аның мәгърифәт йолдызлыгы булуын исбатлап язылганнары аз. Шул сәбәпле фәнни-эзләнү эшемнең темасы итеп мин югарыда әйтелгән теманы сайладым.
    II. Төп өлеш
    1. Мәгърифәт – мәңгелек фәлсәфә.
         Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый ук зур урынны мәктәп алып тора. Мәктәп балага белем дөньясының ишеген ача һәм яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя.
           Мине назлы, җырдай моңлы туган телемә гашыйк итүче, тузмас байлык-акыл байлыгына хуҗа була белергә, чуар фикерләр, хисләр, вакыйгалар буталчыгында дөрес юл табарга булышучым – Нурлат районы Биккол урта мәктәбе (Кушымта №1). Инде алтынчы ел мин мәктәпкә теләп, шатланып барам, көн дә үземә яңалык ачам, халкымдагы  "эшнең иң ләззәтлесе – гыйлем өстәү” дигән тәгъбирнең хаклыгына инана барам. Мәктәпне тәмамлагач та "белем биргән учак”ның һичкайчан онытылмавын мин шуннан беләм: күп кенә өлкән авылдашларым читтән кайткач, мәктәпкә йөгереп киләләр. Әле күптән түгел генә мәктәп коридорында олы яшьтәге Минзифа апаны күргәч уйлана калдым: мәктәбем халкыма күпме хезмәт итә икән соң?  Эзләнүләремнән соң түбәндәгеләрне ачыкладым.
           Бабаларым дөньяда яши башлаганнан бирле һәрвакыт укыту, өйрәтү, үзләштерү ихтыяҗы кичергәннәр. Үзләренең йолаларын, гореф-гадәтләрен, хезмәт һәм тормыш итү тәҗрибәләрен алар нәсел дәвамчыларына гаиләдә өйрәткәннәр. Ә баланы укырга һәм язарга өйрәтү мәдрәсәләр, мәктәпләр өстенә йөкләнгән. Шулай да гаилә белән мәктәп тыгыз элемтәдә торган.
          Белем-мәгърифәтне башкаларга тарату сыйфаты татар халкында элек-электән яшәп килгән. Һәм елдан-ел үзенең көчен арттырган.
         Мәдрәсәләрнең төп юнәлеше – дини белем бирүдә. Әмма халкыбызның әдәби теленә, әдәбиятына, мәдәниятенә нигез салу да шуннан башланган. Элеккеге мәдрәсәләрдә белем алу дәрәҗәсен күп кенә галимнәрнең аны тормыш итүгә яраксыз, бушка утыру, мәгънәсез дини сүзләр ятлау гына дип фикер йөртүләре әлегә кадәр яшәп килде. Ләкин ислам динен һәм мантыйкны үзләштерү мәдрәсә шәкертләренә гарәп телен өйрәнергә, фикерләүнең югары дәрәҗәсенә ирешергә, уйларны уйдырып салырга өйрәнергә ярдәм итүен дә әйтмичә калу мөмкин түгел. Халыкны аң-белемле, тәрбияле, үзенең милләте өчен бик күп зыялы шәхесләр, әдипләр, мәгърифәтчеләр әзерләп чыгарган мәдрәсәләр үз чорының җимешләре булган.
    2. Халкыбыз хәтерендә - мәгърифәт карлыгачлары
         1780 нче елларда Екатерина Икенче (Әби патша) мәрхәмәтлелеге белән татар авылларында мәчетләр төзи башлагач, кагыйдә буларак, һәр мәчет каршында мәдрәсә төзи башлыйлар. Туган авылымда мәдрәсәләр XX йөз башында гына оештырыла. 1902-03 нче елларда беренче Түбән оч мәчете төзелә һәм, аның янына алты почмаклы өй салып, мәдрәсә ачалар. Бу беренче баскыч мәдрәсә, хәзерге уку системасы белән чагыштырганда, башлангыч мәктәп була. Икенче баскыч мәдрәсә - тулы булмаган урта мәктәпкә тиң, өченче баскыч урта мәктәп дәрәҗәсендә була. Безнең якта икенче баскыч мәдрәсә булмаган. Кизләү мәдрәсәсе өченче баскыч булган. Авылда ачылган мәдрәсәдә укымышлы муллалар, мөгаллимнәр укыта башлыйлар (кушымта №2). Югары оч һәм Әппәс мәчетләре 1914-15 нче елларда төзелгәннәр. Авылда гарәп теле буенча зур белемле һәм муллалыкка указлы кешеләр булмау сәбәпле, имам-хатыйблар, мөәзиннәр һәм мөгаллимнәр күпчелек күрше авыллардан килгәннәр. Бик галим кеше Сембер губернасы Кызыл Су авылыннан килгән була, ул озак еллар мулла вазифасын үтәгән һәм балалар укыткан. Аның беренче улы Габдуллаҗан мөәзин булган, икенче улы Гаяз Түбән оч мәчетендә указлы мулла булган. Габдуллаҗанның улы Сәлихҗан авылда староста булган, аннан соң Чулпан волостенда, Чистай өязендә һәм Казанда эшләгән. Рамзин партиясе белән элемтәдә дип гаепләп, аны Бөгелмәгә эшкә җибәрәләр, шунда эшләп, яшәп, 1950 нче елларда вафат була. Мәрдегалим бабай аны соңгы тапкыр 1946 нчы елда күрә. Түбән оч мәчетендә Гаяз мулладан соң Төгәлбуадан килгән Хөснетдин мулла эшләгән һәм мәдрәсәдә укыткан, биредәге мәдрәсәдә Закир мөәзин дә укыткан. Соңрак Хөснетдин Әппәс ягындагы мәчеттә мулла булып торган. Анардан соң бу мәчеттә, 1930 нчы елда Магнитогорскига озатканчыга кадәр, карт мөәзин улы Нурмөхәммәт мулла вазифаларын үти. Бер мәхәлләдә Туплистаннан килгән Сәгыйрь мулла эшли һәм укыта, аның карчыгы Мачай авылыннан булган, шуңа күрә алар Мачайга күчеп китәләр. Соңрак Түбән оч мәчетендә мулла һәм мөгаллим вазифаларын Кәлимулла бабай башкара, мәдрәсәдә Киекле авылыннан, Кизләү мәдрәсәсендә укыган Гали хәлфә укыта, 1912-13 нче елларда Закиров Исхак аның шәкерте булган. Бу мәдрәсәдә соңгы елларда Закиров Исхак укыта. Мәдрәсәләргә авылның яше-карты йөри. Яшь малайлар мулладан  дин сабагын өйрәнү максатыннан килсә, ир–атлар анда намазга җыела. Бу ике еллык беренче баскычлы мәдрәсәдә укыганнан соң, белемнәрен дәвам итүчеләр бик сирәк була ул вакытта. Моның сәбәбе – авылдагы авыр тормыш. Чит җирдә уку һәм анда яшәү өчен түләргә мөмкинлекләре булмый бабайларның. Авыл мәдрәсәсенә сабакка йөргән өчен дә шәкертләр садака алып барганнар: кемдер он, кем утын, ягъни кем нәрсә арттыра ала, шуны илткән. Шулай да "гыйлемлекнең тамыры ачы булса да, җимеше татлы” дигән әйтемне аңлап, үзендә авырлыкларны җиңәргә көч таба алучылар да була. Мәсәлән, Сәетгәрәй Лотфуллин күрше Ярмәк авылына йөреп, русча укый, Муса Кәлимуллин һәм Минәхмәт Галимов читкә китеп белем эстиләр.
            Яшьләрнең остазлары, кагыйдә буларак, белемлерәк һәм хөрмәтлерәк кешеләр була. Беренче мәдрәсәдә Таһир мулла (Сәфәргалиев), икенче мәдрәсәдә Гаяз мулла, ә өченчесендә хәзерге Ульяновск өлкәсе Төгәл Буа авылыннан килгән Хөснетдин мулла озак еллар укыткан. Бөек  Октябрь социалистик революциясе булганнан соң да мәдрәсәләрдә укыту тагын өч ай дәвам иткән әле. Ул чорда малайлар мәдрәсәгә йөреп укысалар, кызлар белем алу өчен, авылның дини яктан белемле хатын – кызларга - абыстайларга бишәрләп-унарлап йөргәннәр (кушымта №3,4). Алардан төрле догалар өйрәнгәннәр. Кызларга дини белем бирүчеләрдән Нурдидә апа Шәкүрова, Мәргүбә апа Вилданова икәнлеге билгеле.
           Татар халкының якты киләчәге, тәрбия һәм белем өлкәсендә иң биек ноктага җиткерү өчен бөтен көчләрен, гомерләрен кызганмаган, бар яшәү мәгънәсен халыкка багышлаган бу кешеләрнең барысын да без мәгърифәт карлыгачлары дип атыйбыз.
    3. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк
          Революциядән соң Бикколда да тормыш үзгәрә: мәчетләрнең манаралары киселә, мәдрәсәләр ябыла – дингә киртә куела. Беренче мәчет бинасын, манарасын кисеп, авыл уртасына (хәзер ул урында мәктәп бакчасы) күчерәләр. Яңа көн таләпләренә туры китереп ул мәктәп статусы ала. Икенче мәчет бөтенләй сүтелә, өченчесен 1956 нчы елның июлендә, хәзер һәйкәл куелган урынга күчереп, клуб ясыйлар.
           Мәдрәсәдән аермалы буларак, башлангыч мәктәптә советча укытуга алыналар. Моның өчен Киекле авылыннан Гали исемле белемле кеше килә. Бераз соңрак анда авылдагы укымышлы Гаяз мулланың кызы Җүридә апа укыткан. Биредә 20 нче еллардан башлап беренче укытучылар: Чистай шәһәреннән Маһира апа (авыл зиратында җирләнгән, калын һәм биек агач аның кабере өстендә үсә иде), Тат. Ялтан авылыннан Габбас абый, читтән килүчеләр Кирам Гыйрфанов, Шәфика апа, Бу мәктәптә укучылар гарәп графикасына нигезләнеп язарга һәм укырга өйрәнәләр. Тормышның үзгәрүе һәм бераз җиңеләя баруы сәбәпле, белем алырга теләүчеләр саны да арта. Мәктәпкә кече һәм урта яшьтәгеләр белән беррәттән олылар да йөри. 1905 елда туган Галимов Минехан бабай истәлекләреннән шул мәгълүм: ул солдат хезмәтен тутырып кайткач кына, башлангыч белемне алу бәхетенә ирешә. Сигез-унике яшьлек балалар арасында укуы аңа җиңел булмый, билгеле, ләкин егет белә: дөнья – йозак, ачкычы – белем. Шулай итеп, мәктәп бинасы укучыларны сыйдыра алмый башлый.
          1929-1930 нчы елларда район карары нигезендә авылларда яңа төрле мәктәпләр салу башлана. Халыкның бердәм, тырыш, уртак максат белән эшләве аркасында, 1930 нчы елның 1 сентябрендә укулар яңа мәктәптә башлана. Дүртьеллык мәктәпнең укучыларыннан кайберләре бүген дә исән – саулар әле. Ул чорда мәктәпне Вәли Бикчурин (Кычытканлы) җитәкли (кушымта №4). 1932-34 нче елларда мәктәп директоры вазыйфасын минем бабам Бәхтегәрәй Вафин башкара. Биредә башта латин графикасына нигезләнеп укыталар. Ләкин яңалифнең гомере кыска булганга күрә, язу кириллицага күчә. Озакламый халыкны башлангыч белем генә канәгатьләндерми башлый, күрше авылларга йөреп укучылар саны арта. Бөек Ватан сугышы елларының авырлыгына карамастан, мәктәптә укулар дәвам итә. Утын, кәгазь, дәреслекләр җитешмәү, колхоз эшләренең күплеге дә укуларны туктата алмый. Шулай да күрше авылга йөреп уку кыенлаша. Директор һәм укытучыларның тырышлыгы белән 1943 нче елда мәктәп җидееллык итеп үзгәртелә. Бу үзгәрешне халык зур шатлык белән кабул итә. Бу елларда мәктәбебездә Гали Диндаров, Бәнат Нуруллина, ветеран укытучыбыз Җәмилә Закирова һәм башкалар педагогик эшчәнлекләрен башлап җибәрәләр. Рокыя Садыйкова, сугыш елларында (1941-45) директор булып эшләп, халык күңелендә таләпчән, тыйнак һәм ярдәмчел булуы белән матур хатирәләр калдырган.
          Сугыштан соң авылда тормыш дәвам итә. Авыл яңадан төзек тыныч тормыш белән яши башлый. Мәктәпкә яңа укытучылар килә. Алар авылның агитаторлары да, кирәк вакытта колхозчылары да, шул ук вакытта артистлары да булалар. 1945-47 нче елларда директор булып Кизләү егете Хәсәнгата Кашапов эшли. 1947-1950 нче елларда директор вазифаларын Киекледән килгән Шәриф Ураев башкара. Ул елларда мәктәптә Ирина Ананьевна, Закира Насыбулловна һәм башкалар хезмәт куя. 10 ел буе (1950-1959) мәктәпне җитәкләгән Усманов Салих Гәрәевич, Казаннан мәктәпкә очрашуга кайткач, хатирәләре белән уртаклашты (кушымта №5). 1959-1961 нче елларда директор булып эшләгән Мөгайнетдинов Минехәер Мостафа улының (Киекле) ул чорда эшләгән укытучылар турындагы истәлекләрен без йотлыгып тыңладык. Ул елларда мәктәп ускәннән-үсә, ныгыганнан-ныгый барган. Мәктәпнең үз укучылары белем алып кайтып укыта башлыйлар. Галимов Фатыйх Минеханович, Вәлиәхмәтов Азат Галиевич, Сираев Вәзир Идрисович, Гыйләҗев Гомәр Усманович, Вәлиәхмәтова Наҗия Таһировна, Галимова Сания һәм башка күп укытучылар бар көчләрен укучыларны тәрбияләүгә бирәләр.
            1955 нче елда Хамматова Ләлә Мөхетдиновна эшкә килә һәм 1961 нче елдан мәктәп белән җитәкчелек итә башлый. Егерме елдан артык директор булу дәверендә ул мәктәптә бик күп эшләр башкара.
            1960-1975 нче еллар авылда яңа мәктәп төзү белән бәйләнгән. Бу елларда балалар саны артканнан-арта бара. Укулар ике сменада алып барыла: класс бүлмәләре кечкенә. Авыл халкы алдына җитди проблема: яңа мәктәп төзү проблемасы килеп баса. 1969 нчы елда яңа мәктәп төзүгә керешәләр. Ләкин бу эш җиңел генә булмый. Биш ел буе тырышуның нәтиҗәсе булып, яңа бина калкып чыга һәм анда 1974 нче елның 5 нче ноябрендә укулар башлана.
          1975-1985 нче еллар мәктәп тарихында иң матур, иң күңелле вакытлар булып кала. Яңа мәктәптә укулар күтәренке рух, яхшы кәеф белән башлана һәм шулай дәвам итә. Укытучылар коллективы яңа кадрлар белән тулылана. Комсомол, пионер оешмалары актив эшли. Укытучылар төрле спектакльләр, концертлар оештыралар, авыл сәхнәсендә генә тукталып калмыйча, күрше авылларда да чыгыш ясыйлар.
          1986 нчы елдан мәктәп белән яшь укытучы Кәлимуллина Наилә Мисбах кызы җитәкчелек итә башлый. 1988 нче елда мәктәп тугыз еллык итеп үзгәртелә. Гадел, энергияле, оста җитәкче Наилә Мисбаховнаны балалар үз итәләр. 1990 нчы елда Биккол мәктәбе урта мәктәп дип үзгәртелә. Нәкъ шул елны, Наилә Мисбаховнаны авыл советы рәисе итеп алгач, мәктәпне Илгиз Нурлыгаян улы Мөбарәкшин җитәкли.
           Еллар үтә. Беренчеләр мәктәпкә килә, ә чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп белән хушлашып, төрлесе – төрле якларга таралышалар. Кайда гына йөрсәләр дә, алар туган авылыбызны, мәктәпне беркайчан да онытмый. Мәктәптә укучыларны җылы сүз, якты йөз белән укытучылар каршы ала.
    4. Мәктәп бүген
           Биккол мәктәбеннән күп кенә күренекле кешеләр чыккан. Алар үзләренең тормышлары, иҗатлары, яшәешләре белән безгә үрнәк булып торалар. Халыкта "үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” дигән мәкаль бар. Шул максаттан мәктәптә Гакыйль Сәгыйров исемендәге музей оештырылды. Ул көн саен материаллар белән тулылана бара. Авылдашыбыз язучы, журналист Ирек Диндаровка, ике ел бездә белем алган шагыйрь – рәссам Гакыйль Сәгыйровка багышланган бүлекләр аеруча бай. Күренекле якташларыбызның шәхси әйберләре, документлары, китаплары – иң кадерле истәлекләр. Бүген мәктәптә Гакыйль Сәгыйров, КАХ академиясе Нурлат филиалының ректоры Ф.М.Галимов, район һәм шәһәр администрация башлыгының шәһәр буенча урынбасары И.В.Әндаров, район үзәк шифаханәсенең баш табибы урынбасары М.Р.Галимов, хирург В.Г.Әбделманов, район мәгариф бүлегендә әйдәп баручы инспекторлар Ә.В.Гобәйдуллина, Р.И.Садретдинова, Самара хәрби госпиталенең  баш табибы М.В.Әхмәтшин, журналист Илдус Диндаровларны очрату да шуны исбатлый: мәктәпне алар онытмыйлар, еш кына мәктәптә булып, белем биргән укытучылары белән очрашалар. Очрашу истәлекләре, уңган авылдашлар турындагы газета-журнал мәкаләләре дә Бикколлыларның бердәмлеге турында сөйли. Мәктәп үзенең укучылары өчен туган оя ролен үти, аны һәрбер укучысы  шулай дип атый да. Беренче сыйныфка килгәндә әле дөнья турында бик аз хәбәрдар булган сабыйларны кеше итеп, катлаулы тормышта югалып калмау серләренә төшендергән, канат биргән гаҗәеп белем йортын шулай дип атамый мөмкинме соң?
          Мәктәбем авыр елларда да бирешмәгән, иншалла, киләчәктә тагын да зур уңышларга ирешер. Төпле белемле укытучыларыбызның дәресләре, мәктәптә үткәрелгән барлык тәрбия чаралары да бездә актив тормыш позициясе, аңлы дисциплина, әхлак һәм мәдәни дәрәҗәбезне күтәрүгә, танып – белүгә өйрәтүгә юнәлтелгән.
          1994 - 2004 нче елларда мәктәп директоры булып минем әтием - Әһлиуллин Илфат Галимуллович эшләде. Аның тырышлыгы белән компьютер классы булдырылды. Бүген мәктәп "сәламәт тәндә - сәламәт акыл” дигән девиз белән яши. Бездә спортка игътибар аеруча зур. Чаңгы буенча Республика ярышларында күп мәртәбә уңышлы чыгыш ясадык. Районда уздырылган барлык конкурсларда катнашырга тырышабыз һәм күпвакыт яхшы нәтиҗәләргә ирешәбез. Чөнки без ышанычлы таяныч – китап белән дус. "Күп яшәгән ни белер, күп укыган шул белер” дигән мәкальнең асылын яхшы аңлыйбыз. 2004 нче елда авылдашыбыз Әндаров Илһам Вазыйх улы, 2005 нче елдан Сөләйманова Раилә Заһит кызы мәктәп директоры вазыйфасын башкара. Бүген мәктәптә бик тырыш, бердәм, иҗади эшләүче, югары белемле укытучылар эшли. Кызганычка каршы, соңгы елларда мәктәпкә керүчеләр саны кими бара. Шул сәбәпле быел мәктәп кыскартуга эләкте. Без хәзер тугызъеллык мәктәптә белем алабыз. 
    III. Йомгаклау
         Йолдызлык – ул яктылык сибүче, ерактан ялтырап күренүче җисемнәр җыелмасы , ә мәгърифәт – аң-белем мәгънәсенә ия. Ерак тарихта калып та, исемнәре халык теленнән төшмәгән, башкаларны аңлы-белемле итү өчен фидакарь хезмәт куйган мөгаллимнәр - авылымның мәгърифәт йолдызлыгы йолдызларын өйрәнү барышында мин социологик тикшеренүләр дә уздырдым. Анда күп кенә сорауларга җавап эзләдем. "Сезнең яраткан укытучыгыз кем иде?” соравына җавапларны анализлап, укучыларның яраткан укытучысы булу өчен (кушымта №7) үзеңдә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәклеген ачыкладым, "Мәктәп сезнең тормышыгызда нинди роль уйнады?” соравына җаваплардан шул мәгълүм булды: мәктәп – кеше тормышында мөһим роль уйный; ул – белем һәм тәрбия бирү учагы гына түгел, ә мөстәкыйль тормышка әзерләүче туган йорт та икән! "Биккол урта мәктәбе турында Сез ни әйтер идегез?” дигән сорау белән мин башка авыл, шәһәр кешеләренә дә мөрәҗәгать иттем һәм аларның җаваплары мине бик сөендерде. Алар фикере шундый иде: безнең мәктәптә белем алучылар 1.Акыллы 2.Зәвыклы. 3.Максатчан, уңган булалар икән. 
          Эзләнү-тикшеренү эшемә сыйныфташларымны да җәлеп итә алдым. Алар социологик тикшеренү үткәрергә ярдәм иттеләр.  Мәктәп укучыларының дәр-рәү килеп бу эшкә алынуы, укучылар турында да мәгълүмат калдыру өчен, мәктәпкә һәр чыгарылыш сыйныфы альбом төзеп калдырырга дигән карар чыгару – эшемнең авылдашларымда кызыксыну уятуын дәлилли. Мин мәктәбем белән горурланам. Бабам, апамнар, әти-әнием башлаган (кушымта №8) укытучы эшен лаеклы дәвам итү өчен, барлык көчемне бирермен. "Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган” дигән мәкаль бар. Бу эшем язма сөйләмебезне баетуга, хәтерне сакларга, телне югалтмый калырга ярдәм итәр дип өметләнәм. Нинди авыр заманнарда да мәктәпкә ашкынып укырга барган авылдашларым (кушымта №9). Минем дә бүген җылы, иркен, якты булган үз мәктәбемдә тирән белемле укытучыларымнан белем аласым килә. Авылымдагы мәгърифәт йолдызлыгы мәңге сүнмәсен иде! 
    Кулланылган әдәбият
    1. Видеоязма. Биккол мәктәбенең 70 еллык юбилее. 2000.
    2. Галимов Ф.М. Биккол авылы тарихы. Нурлат, 2007.
    3. Газета мәкаләләре.
    4. Диндаров И.Г. Гомер фасыллары. Казан: "Идел-Пресс”, 2007.
    5. Истәлекләр. Олы яшьтәге авылдашлар истәлекләре.
    6. Мәктәпнең приказлар китабы.
    7. Мәрдегалим бабай хатлары.
    8. Музей материаллары.

    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2018
    Сделать бесплатный сайт с uCoz