Вторник, 19.03.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

                          ***

    Җырлар язам, хатлар язам, китап язам,
    Ак кәгазьне сүзләр белән сырлап салам;
    Күпме көрәш китә аның һәр юлына! -
    Шатланам мин җырлар булып калуыма.
     
                      Әнкәйгә
    Һәр кешенең җаны булган кебек,
    Һәр кешенең була анасы.
    Нинди генә тормыш кичермәсен,
    Йөрәгендә - газиз баласы.
    Әнкәй, әнкәй, синең күңел җылың
    Дәва булды һәрбер зарыма.
    Минем өчен күргән кайгыларың
    Дәрьяларның сыймас ярына.
    Бу йөзкәең күпме еллар буе
    Шатлык нуры күрми интеккән,
    Мин бәхетсез иттем, әнкәй, сине,
    Кичерерсең микән, юк микән.
    Мин үтенәм синнән - кичер мине,
    Хыялыңа хыянәт итмәдем,
    Канатларым көйде - үталмадым
    Язмыш куйган утлы чикләрне.
    Бик яшисем килә җаным-тәнем
    Белән тоеп заман сулышын.
    Әй, сокланыр идең очышыма,
    Шатландырыр иде уңышым.
    Ә мин ятам - яраланган бөркет,
    Яшәвемнән хәтта оялам.
    Була кайчак, яшен кебек ярсып
    Атылырга уйлыйм кыядан.

                   * * *

    Кипкән-корыган алмагачның

    Тере калган тамырыннан

    Үсеп чыккан япь-яшь үрентегә

      Күзем салдым –

     Хәйран калдым.

     ...Өметегез тәмам сүрелгәндә,

       Күз салыгыз япь-яшь үрентегә.

                           Җүрәем (җыр)

    Оясы тузгыган аккоштай,

    Киттек без язмышка буйсынып,

    Чит илләр күңелгә ят икән, шул,

    Яшибез гел сине юксынып.

     

    Җүрәем, Җүрәем, хәлемне беләсең,

    Җаныма шифаңны бирәсең;

    Сагынып - сагынып үлмәсен тагын, дип,

    Юатып төшемә керәсең.

     

    Онталмыйм урамны, юлларны,

    Җыр тулы, сер тулы тирәкне.

    Илләрдән аерылу сагышы, шул,

    Гел икән әрнетә йөрәкне.

     

    Җүрәем, Җүрәем, хәлемне беләсең,

    Җаныма шифаңны бирәсең;

    Сагынып - сагынып үлмәсен тагын, дип,

    Юатып төшемә керәсең.

     

    Кадерләп үстергән гөлләрең

    Тилмереп ятларга калмасын;

    Илләрдән аерылып яшәүне, шул,

    Язмышлар һичкемгә язмасын.

     

    Җүрәем, Җүрәем, хәлемне беләсең,

    Җаныма шифаңны бирәсең;

    Сагынып - сагынып үлмәсен тагын, дип,

     

    Юатып төшемә керәсең.

                       ***
    Һәр шигырем - 
    уйларымның чыны-
    Тормыш көзгесенең кыйпылчыгы.
     
                       *** 
    Илләр яна,
    өйләр яна,
      ирләр яна.
    Шатлык чәчеп
      бәхет үскән җирләр яна.
    Монда, бездә ут капмаган 
    ал таңнарга,
    И, Ходаем,
    Бир түземлек ул җаннарга!
     
                       ***
    … Кайсыгыз анда туйган яшәүдән?-
    Тыгыз уйлардан, мәшәкатьләрдән,
    Тынгысызлыктан, кыен эшләрдән
    Һәм тирләп - пешеп, янып эшләүдән?
    Кайсыгыз анда туйган сөюдән,
    Башкалар өчен янып - көюдән,
    Мәхәббәт хисен туң- кырау алган
    Һәм йөрәкләре гел бушап калган?..
    Кайсыгыз анда туйган барысыннан:
    Кошлар җырыннан, чишмә тавышыннан,
     Якын дустыннан, елмаюлардан,
    Җил - давыллардан, ерак юллардан?
    Килегез әле минем яныма!
    Килегез әле минем яныма,
    Ятыгыз әле минем урыныма,
    Бирегез миңа аяк-кул гына!
    Сөю ташыган йөрәге белән,
    Һәр җанга изге теләге белән,
    Эшкә сусаган беләге белән
    Бу Кеше торып чыксын дөньяга.
    Ул гына ачар серләр бар җирдә,
    Ул гына чәчәр гөлләр бар җирдә,-
    Серләрен ачсын, гөлләрен чәчсен,-
    Кайсыгыз анда туйган яшәүдән!
     
           Кешеләрчә әйткән идем
    Кайтып киләм урам буйлап, нидер уйлап,
    Ябалак кар Ява җилдә уйнап - уйнап;
    Кинәт кенә бер усал эт чыгып «сад»тан
    Өрә- өрә куып җитте минем арттан.
    Сабырайттым адымымны, туктап калдым:
    Бер сәбәпсез нигә болай усалландың?..
    Ярар, дускай бик ярсынма, тукта, җитәр,
    Юкса, безнең танышуның яме китәр.
    Тавышың бик матур икән, үзең кебек,
    Йөрмә өреп -  тавышыңны гел бетереп!
    Янәшәдә яшәсә дә бүгенгәчә,
    Күрмәгәнме эндәшкәнне кешеләрчә?
    Колакларын торгызып эт, шып тукталып,
    Каты карап күзләремә, хәйран калып.
    Белмим, нәрсә уйлагандыр:
    оялып ките
    Һәм карашын читкә алып артка чикте.
    «Һау - һау!» - диеп, бик дустанә тавыш биреп,
    Борылды да, капкасыннан китте кереп.
    Гаҗәеп хәл: кешеләрчә әйткән идем-
    Аңлады ич, менә сиңа җанвар диген.
     
     
    Тузганак (җыр)
    Тузганак ,
    тузганак
    Очты җилдә 
    Тузгалап.
    Очты китте-
    Юк чәчәк,
    Яңа җирдә үсәчәк.
    Тузганак,
    Тузганак,
    Йөрмә өмет
    Сузгалап.
    Көтмә мине
    Кичләрен-
    Тузганактай 
    Хисләрең.
     
    Кабатланмас моң
    Яратам мин сине,
        шулай да кит син, көз.
    Син булгач урамда,
        миңа бик күңелсез.
    Сүз әйтмим мин сиңа,
        тиргәмим төннәрен,
    Төннәрем озая,
        кыскара көннәрем.
    Мин уйлыйм синнән соң
        суык кыш киләсен,
    Хыялым дөньясын
        көртләргә күмәсен,
    Әйләнә-тирәдә
        бураннар кубасын,
    Җып-җылы өйдә дә 
        сагыштан туңасым.
    Син китсәң тизрәк,
        кыш килер тизрәк,
    Кыш китсә тизрәк,
        яз килер шау-гөрләп.
    Кыш нинди булса да
        яшәми үтелмәс,
    Шатлыклар бакчасы - 
        язларга җитәлмәс.
    Күрәсем бик килә
        киләчәк шул язны -
    Болытлы булырмы 
       әллә чат аязмы?
    Шатланып, шатланып,
       ашкынып көтәм мин,
    Узып мең бәлане,
       өметкә җитәм мин.
    Күңелем күгендә -
       җырчы яз тургае,
    Ак болыт арасы -
       зәп-зәңгәр тугае.
    ... Кояшмы бу балкый,
       әллә син елмайган?
    Кайттың соң бу якка
       син кайсы юллардан?
    Кайттың соң бу якка
       син кайсы юллардан,
    Офыкка күмелеп
       югалган еллардан?
    Исемә төшә дә
       елмаеп җибәрәм,
    Тавышың килгәндәй
       иртәнге җилләрдән,
    "Үбимме?" - дидең син...
       Оялган ул малай
    Берни дә дәшмәде -
       ярамас иде алай.
    "Үбимме?" - дип кабат
       күземә карадың,
    Ник инде сораусыз
       син үбеп калмадың,
    Ник инде сораусыз син үбеп алмадың,
    Ул үсеп җиткәнче янында калмадың?
     
    ... Яз җиткәч кайта ул ияртеп кызларын,
    Тик үзем беләм мин
        йөрәгем сызлавын,
    Соң булса да уң булсын - чәчәкләр җыям мин.
    Олылап баш иеп, алдына куям мин.
    "Үбимме?" дигәнен
            оныткандыр күптән,
    Мин һаман җанымда
            ут итеп йөретәм.
    ... Алтын көз, ялкын көз, җиткәндер бит инде,
    Яратам мин сине,
            шулай да кит инде!..
     
    ЯЛГЫЗ АНА
    Туды бала... туганына гаеплеме?
    Аны тапкан япь-яшь ана гаеплеме?
    Давыл килде - башларыннан сыйпамады,
    Ялгыз ана төннәр буе йокламады.
    бар хыялы, бар өмете җимерелде:
    Ирсез яшәү - тулы бәхет түгел инде...
    Үсә бала, нур коела бишегеннән,
    Әнкәенең яшен чүпли керфегеннән.
    Ни бар тагын, синнән гүзәл бу дөньяда?!
    Бәхетле дә, бәхетсез дә ялгыз ана.
     
                      Ике кояш
    Ике кояш бар дөньяга - күктә берсе,
    Йөрәкләрдә икенчесе, иң көчлесе,
    Тормыш йөзен яктыртучы иң яктысы,
    Кыш көненә яз китерә бер чаткысы.
    Бер чаткысы!.. Хисләренә түзәлмичә
    Мин ямьсез дип офтанганны гүзәл итә,
    Чирлеләрне ятагыннан күтәрә ул,
    Куркакларны батырлыкка этәрә ул.
    уйлый белмәс йөргәннәрне уйландыра,
    Кыюсызлык йөгәннәрен ул салдыра.
    Чын ямь бирә чишмәгә дә, тирәккә дә,
    Сулыш өрә сүнеп барган йөрәккә дә.
    Мәхәббәт ул... нинди татлы әрни күңел.
    Әгәр сүнсә - күктәгесе берни түгел.
             Икмәк
    "Бу бит - икмәк,
    Әрәм итмә!"
    Күбегезгә бу - буш сүзләр.
    Ә икмәкнең чын кадерен
    Белмисез сез -
    Бәхетсезләр.
    Кичерегез -
    Бу заманда
    Сезнең бәхет башка төрле.
    Ул елларда безгә
    Икмәк
    Яшәү кебек кадерле иде.
            Кышка бер сүз
    Уйнап түгел, кар бит чынлап яуган,
    Тик иртәрәк әле, иртәрәк.
    Бик иртәләп әле чишмәләрнең
    Йөгерек юлын куйган киртәләп.
    Һаваларда
    Таныш торналарның
    Моң тавышы тынып җитмәгән,
    Агачлардан
    Алтын нурлар сеңгән,
    Яфраклар да төшеп бетмәгән.
    Шиңеп өлгермәгән соңгы чәчәк,
    Чәчәк килеш туңган,
    Күр әле!
    Урылмыйча калган көнбагышлар
    Тезелгәннәр юлга терәлеп.
    Ни булган соң
    Бүгеннән үк шулай
    Карлар өеп,
    Көнбагышлар башын имәсә?-
    Беркем кышка бер сүз әйтмәс иде
    Картлык сыман ашыгып килмәсә.
                    * * *
    ... Тормыш бит ул шундый матур нәрсә:
    Җирнең һәрбер гөлен сөясең.
    Шатлыклары белән шатланасың,
    Кайгылары белән көясең.
    Тормыш бит ул көчле агым кебек,
    Юлсыз җирдән үтә юл ярып.
    Үзе ошатмаган бар нәрсәне
    Ярларына ташлый чыгарып.
    Тормыш мине айсыз төннәр белән,
    Суык көннәр белән сыйлады.
    Әллә үзен артык сөйгәнгәме,
    Дулкынына бәрде, кыйнады.
    Кирәк түгел андый-мондый бәхет
    Кирәк түгел андый-мондый бәхет,
    Мин тормышка карыйм тирәннән:
    Кайгысы да, шатлыгы да аның
    Күмелерлек булсын түбәмнән.
    Нәфрәтләнеп, янып, дулкынланып
    Һичбер кайчан туймас бәндә мин,
    Кулларымны эштән качырмыйм мин,
    Йөрәгемне уттан жәлләмим.
    Таш кыяны ярып үскән нарат
    Сынса сынар, әмма бөгелмәс,
    Сазда үскән зирек имин яшәр,
    Чын бәхетне ләкин ул белмәс.
                   Бәхет
    Кайчандыр, элек заманда
    Бәхет иясез йөргән.
    ияле булырга теләп,
    Бер йортка килеп кергән.
    Идәннәр ап-ак юылган,
    Чиста-пөхтә һәр җире.
    Балалары уйнап йөри,
    Нәрсәдер көйли ире.
    Ә хатын тегеп утыра,
    Бер читтә - бәйләвече.
    Уйлаган бәхет: боларның
    Минсез дә бара эше.
    Икенче бер йортка кергән:
    Бала елый бишектә,
    Япь-яшь хатын йоклап ята,
    Чүп-чар тулы һәр читтә.
    Озак басып торган бәхет
    Бусагада уйланып:
    Болар, диеп, миңа мохтаҗ,
    Шунда төпләнеп калыйм.
    Шул көннән бирле дөньяга
    Таралган мондый хәбәр:
    Уңган кеше үз кулыннан
    Бәхетен эзләп табар...
    Могҗиза - күркәм бизәге
    Ул үткән заманнарның.
    Әбием шулай сөйләде,
    Мин уйлап чыгармадым.
               Абыем
    Абыем кайтты Чичнәдән
    Бер аягы өзелеп:
    Бер таяк, бер аяк эзе,
    Китсә - кала тезелеп.
    Абыйның аксап атлавын
    Жәлләп карап торамын;
    Ничә тапкыр күрдем инде
    Әниемнең елавын.
    Абыйны кызганып елый
    Абый өйдә юк чакны;
    Өстәвенә, сөйгән кызы
    Башка егеткә чыкты.
    Абыем әллә нишләгән:
    Сүгенми, тартмый иде;
    Кичләрен танцыга йөри,
    Таң атмый кайтмый иде.
    Ә хәзер өйдә - йокламый,
    Төн буе чыга-керә;
    Әнием дә, аны күзләп,
    Төн кичә аягүрә.
    ... Абый әйтә: - Ярый әле,
    Башлар исән-сау калды.
    Әнә минем якын дустым
    Танк эчендә янды.
    Зөлфия нәрсә эшләсен
    Миндәй калека белән.
    Исерсә, һаман кабатлый:
    "Зөлфим!-дип, -Зөлфиям!"
    Гарьләнеп, өстәлгә суга,
    Йодрыкка төйнәп үчен:
    "Кем өчен мин гарип калдым?
    Кем башсызлыгы өчен?!"
    Бераз басылгач - җыр суза
    Кайгылы-моңлы көйгә...
    Абыем кайтканнан бирле
    Күңелсез безнең өйдә. 
    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz