Вторник, 19.03.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

     

                                                                                                    Ирек җырчысы (фәнни-эзләнү эшем)

    Эчтәлек
    I.  Кереш  өлеш
    II. Төп өлеш
    1. Җирдә җылы эзе калды
    2. Чит илләрдәге татарлар һәм Ирек Диндаров
    3.  Ирек җырчысы
    4. Истә, һаман да истә...
    III. Йомгаклау.
     Кулланылган әдәбият исемлеге
    Кереш өлеш
          Бөтен гомере буе халкына фидакарьләрчә хезмәт кылган, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән татар галимнәре һәм әдипләре шактый күп. Алар арасында иң мөхтәрәм урыннарның берсен Каюм Насыйри алып тора. Татарны татар итеп танытуда, аның милли үзаңын, рухи хәтерен үстерүдә Каюм бабаның эшчәнлеге искиткеч зур.
    Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадрен белү?!
    Без аны кайдин белик, мискин үлеп аңлатмагач?! – дип язган ул.
          XIX гасыр әдибенең бу сүзләрен XX йөздә яшәгән, үз милләте өчен янып-көйгән язучы Ирек Диндаровка карата әйтелгән дияргә дә мөмкин.
         70 нче, 80 нче елларда әдәбиятка килеп, кыю эзләнүләре белән әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә юнәлткән, бәхәсләр уяткан язучыларның берсе ул  Ирек Диндаров.
       Бу эшемнең төп максаты - авылдашыбызның күпкырлы талантын киң катлам кешеләргә ачып бирү, аның иҗатының әһәмиятенә төшендерү. Иҗаты аша туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, үз халкыңның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын, җәмгыятьтә тирән эз калдырган шәхесләрен хөрмәт итәргә өйрәтү. Кеше яшьтән үк яхшы белән начарны, түбәнчелек белән бөеклекне аерырга, үз иленең гражданины, патриоты булып үсәргә тиеш. Куелган максаттан чыгып түбәндәге бурычлар чишелә: 1)  Ирек Диндаровның китаплары белән танышу; 2) тормышының аз өйрәнелгән фактлары белән таныштыру; 3) язучының ирек җырчысы икәнлеген ачыклау.
    Сайлап алынган теманың актуальлеге шунда:  язучының әсәрләре аша яшь буынга туган телебезнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү.
    Бу эшнең предметы булып Ирек Диндаровның тормыш юлы һәм иҗаты тора.
    Тема бик әһәмиятле, ләкин бүгенге әдәбиятта бик аз өйрәнелгән. Матбугатта Диндаровның иҗатына күзәтү ясалган мәкаләләр аз.
         Тикшерүнең методлары:
    1) Язучының дуслары, туганнары, сыйныфташлары, хезмәттәшләре белән әңгәмәләр;
    2) Биккол урта мәктәбендә уздырылган юбилей кичәсе видеоязмасын карау;
    3) Китапларын уку һәм анализлау;
    4) "Дуслык”, "Мәдәни җомга”, "Нур”, "Шәһри Казан”  газеталары аша иҗаты белән танышу;
    5) Мәктәп музеендагы материаллар белән танышу.
       Кулланылган әдәбиятка характеристика:
    - И.Диндаров китаплары ( аларда хикәяләр, очерклар, повестьлар, рәсемнәр, шигырьләр).
    - "Дуслык”, "Нур” газеталары; "Казан утлары” журналы (аларда язучы белән әңгәмәләр, җыентыкларга кермәгән шигырьләр урнаштырылган).
    - Шәхси документлары, кулъязмалары (язучының аз билгеле булган фактларын ачыклау).
        Эшнең максатлары һәм бурычлары аның структурасын барлыкка китерде. Ул кереш, төп һәм йомгаклау өлешләреннән, кулланылган әдәбият һәм кушымтадан тора. Төп өлешне түбәндәге бүлекләр тәшкил итә: 1) "Җирдә җылы эзе калды; 2)Чит илләрдәге татарлар һәм Ирек Диндаров; 3) Ирек җырчысы; 4) Истә, һаман да истә...
        Тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясап, түбәндәгеләрне әйтеп була: язучы һәм әсәрләре турында мәкаләләр басылса да, аның Ирек җырчысы булуын исбатлап язылганнары аз. Шул сәбәпле фәнни-эзләнү эшемнең темасы итеп мин югарыда әйтелгән теманы сайладым.
                                                    II. Төп өлеш
                                         1.Җирдә җылы эзе калды.
        Ирек Диндаров ... Әдәбият һәм матбугат сөючеләр өчен бу исем бик таныш.  Авылдашыбыз – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, публицист Ирек Гали улы Диндаров 1953 нче елның алтын көзендә дөньяга килде, 1999 нчы елның язгы ташкыннары белән арабыздан китеп тә барды... Гөрләвекләр ага да бетә; кар суларының әсәре дә калмый. әмма кешеләр, милләт өчен һәрчак игелек кылырга омтылган ярсу йөрәкле, нечкә бәгырьле асыл затлар бу җиһаннан халык күңелендә озак елларга җуелмаслык якты эз калдырып күчәләр. Ирек абый белән дә шулай булды..
      .   "Мәңге гүзәл, мәңге якын туган авыл”, – дип туган җиренә мәдхия укыган Ирек Диндаров 1953 нче елның 5 нче сентябрендә Октябрь районы Биккол авылында укытучы гаиләсендә туган. Биккол сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, күрше Фома мәктәбендә урта белем алган. Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Шактый еллар җирле матбугатта, партия-совет органнарында эшләгән. 1989-93 нче елларда – "Татарстан” телерадиокомпаниясенең Чаллы шәһәре радиотапшырулар редакциясенең баш мөһәррире. Чаллы шәһәр хакимиятенең мәгълүмат һәм элемтә идарәсендә баш белгеч. 1993 нче елдан алып республика газета һәм журналларында аның ике дистәдән артык әсәрләре, парчалары, хикәяләре басылып чыкты. 1995 нче елда беренче күләмле китабы дөнья күрә. 1996 нчы елда "Әбләев хикмәтләре” туа. 1998 нче елда Ирек Диндаров Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителә. Ул Чаллы шәһәре татар журналистлары берләшмәсе рәисе, "Заман” ("Төркия”) газетасының редколлегия әгъзасы булып торган.
       Кайчандыр "Дуслык” газетасында каләмен чарлый башлаган, тәүге тапкыр әдәби чирканчык алган Биккол егете Яр Чаллы якларына барып урнашкач та югалып калмаган. Ул 1974 нче елдан бирле Чаллыда яшәп иҗат иткән. Шәһәрнең төрле редакцияләрендә эшләп, үзенең журналист сәләтен тагын да арттыра. Чаллы төбәгендә яшәүчеләр өчен аның исеме аеруча якын. Чөнки 1989 нчы елда нәкъ менә Ирек Диндаров шәһәрдә татар радиосын оештыручы була, шуннан соң биш ел буе тапшыруларның баш мөхәррире булып эшли.
        Ул үзен төрле урыннарда сынап карый: Нурлат районы "Дуслык” газетасы редакциясендә, Тукай районы халык контроле комитетында, "Якты юл” район газетасы редакциясендә , КамАЗда, Татарстан радиосында, шәһәр хакимиятендә. Әмма язмышы өчен иң күренекле, иң гүзәл чор – Чаллы радиосы җитәкләгән вакыт булгандыр. Халык күңеленә ул "Диндаров радиосы” дип кереп калган. Ул әзерләгән тапшыруларда халык тавышы, аның моң-зары, якты өмете, омтылышлары, уй – фикерләре яңгырады. Шуңа күрә, Ирек абый радионың яшәүдән туктавын бик авыр кичерде.. Һәм менә көтелмәгән үлем аны безнең арадан 1999 нчы елның апрель ахырында бик яшь килеш алып китте. Иҗат офыклары киң иде әле аның, языласы байтак әйберләре бар иде. Әле яхшылап ачылып өлгермәгән, әмма өметле язучы, кыю милләтпәрвәр журналист, гомумән, гади кешеләр белән тиз аралашучан шәхес иде ул.
                2. Чит илләрдәге татарлар һәм Ирек Диндаров
        Язмыш микән, ялгыш микән, безнең татар халкы бар дөньяга сибелгән. Тик кайсы төбәкләргә китеп төпләнсә дә, туган илен, газиз ана телен, динен-рухын җуймаска, онытмаска тырышкан. Бу җиңел булмаган, әлбәттә. Күпләр үзләре яшәгән милләт арасында эреп юкка чыккан, бик азлар гына көрәш юлын сайлаган. 
        "Ялгызлык яуга яхшы”,- ди татар халкы. Ялгыз, үзеңне ком бөртегедәй итеп күрү – җаннарны баса. Ә бит халкыбызның тарихи Ватаны, аларның анда нигез саклап көн күрүче кардәшләре бар. Тик бу кардәшлеккә элек киртә куелган иде. Өлкән буыннар хәтере, алардан калган шәҗәрәләр, тарихи документлар, кулъязмалар, фоторәсемнәр асыл Ватанга юл күрсәтүче ролен үтиләр. Алай гынамы, ерактан, борынгыдан килгән татар фамилияләре үзләре генә теге яки бу нәселнең кайсы төбәкләр белән кардәшлеген күрсәтеп торалар. 
        Ирек Диндаровка беренче танылуны искиткеч оста журналист кулы белән язылган "Төркиягә сәяхәт” китабы китерде.
        1993 нче елның ноябрь урталары иде. Бу көннәр Ирек Диндаровның күңелендә мәңге җуелмаслык булып уелып кала. Чөнки аның күптәнге хыялы тормышка аша: ул Төркиягә сәяхәт кылу бәхетенә ирешә. Аңа бу турыда иң беренче булып "Татарстан – Төркия дуслыгы җәмгыяте”нең Кама буе регионы бүлеге рәисе Батурхан ага Азимов әйтә. Чаллыдан барган делегациянең төп максаты – төрек–татар дуслыгын тагын да ныгыту, бу илдә күргән, ишеткән яңалыкларны үзебездә файдаланырлык итеп туплау, төрки дөнья хакында да күбрәк информация җыю була. 
      Озак гасырлар буе бик күп илләр һәм халыклар язмышында зур урын тоткан үзенчәлекле Истанбул шәһәре һәм анда яшәгән милләттәшләребез турында, бу илдә без өйрәнерлек казанышлар турында искиткеч мавыктыргыч итеп яза Диндаров. Әсәрне укып, Төркиядәге Гөрсу авылы белән дә танышабыз: авылның исеме дә "гөр +су” сүзләрен кушып ясалган. Аның мәгънәсе татар телендәге "гөрләвек”кә тиңдәш, ягъни чылтырап агучы су. Авылның старостасы Хәйретдин ага татарча бик әйбәт сөйләшә. Чыннан да, искитәрлек хәл бит! (Без Татарстанда яшәп, атлаган саен урыс сүзләрен кулланмыйча гына сөйләшә алмыйбыз ...)  Ана теленнән ваз кичкән бәндә _  туган илен дә, халкын да санга сукмый инде ул. Хәйретдин аганың әтисе Бөгелмә өязенең Иштирәк авылыннан була. Ул, гаиләсе белән,1892 нче елны бик күп михнәтләр күреп, Төркиягә күчеп килгән.1954 нче елны, Измирдан 150 километрда, төрек баеннан җирләр сатып алып, Гөрсу авылына нигез салалар. Хәзерге вакытта бу авылда 25 хуҗалык бар, йөздән артык кеше яши. Авыл халкы кунакларны бик шатланып, ачык йөз белән каршы ала. Каяндыр тальян гармун табып китерәләр һәм моңлы итеп җыр сузалар. "Ирексездән күзләрдән яшь чыга. Үз гомерендә тарихи Ватанын бер тапкыр да күрмәгән, бары әти-әнисе сөйләве буенча гына күз алдына китергән бу кешеләрнең җыры безнең барыбызны да тетрәндерде”,- ди Ирек абый. 
        Юлъязма (сәяхәтнамә) 1995 нче елда Чаллының КамАЗ нәшриятында басыла. Әсәрнең сюжет сызыгын тәшкил иткән төп вакыйга – язучы Ирек Диндаровның Төркиягә сәяхәте. Ул Чаллыдан баручы делегация вәкилләре һәм Төркиядәге кешеләр белән бәйләнгән. Андагы төп геройлар- Ирек Диндаров һәм 8 кешелек Чаллы делегациясе. Әсәрнең темасы - чит илдә яшәүче милләттәшләребез язмышы. Проблемасы – якын туганнарыбызның иле, тормышы белән ныграк таныштыру, бергә берләшү, араларны якынайту. Язучының әйтәсе килгән төп фикере – төрек –татар дуслыгын тагын да ныгыту, бу илдә күргән, ишеткән яңалыкларны үзебездә файдаланырлык итеп туплау, төрки дөнья хакында да күбрәк информация җыю. Идеясе – шул мәсьәләләрне хәл итү өчен оештырылган сәяхәт. Әсәр турында түбәндәге тәнкыйть мәкаләләре басылды: 
    1) Гомәров Г. Төркиягә гыйшык хисләр // Заман, 1997, 7 март.
    2) Нәбиуллина З.Төркиягә сәяхәт ( И.Диндаровның шул исемдәге китабына күзәтү) // Якты юл, 1996, 30 гыйнвар. 
    3) Акмалов И. Милләтебезнең иң якын кәрдәшләре ("Төркиягә сәяхәт” китабы турында) // Заман, 1995, 12 май.
             Авылдашыбыз халкы күңеленә милләтебезнең яклаучысы, матур әсәрләр иҗат иткән язучы, гомумән, намуслы һәм талантлы Кеше буларак кереп калды. Ирек абыйның дөньяда калдырган җылы эзен җуймау, саклау, киләчәк буынга тапшыру - безнең бурычыбыз.
                                            Ирек җырчысы
            Һәр төбәкнең, һәр якның горурлыгы булган рәссамнары, галимнәре, шагыйрьләре, язучылары бар. Алар әсәрләрендә туган якларының матурлыкларына сокланалар, эшчән кешеләре белән горурланалар. 
           Безнең нурлы Нурлат ягы турында язучыларыбыз да шактый. Кадерле туган авылыбыз Бикколга багышлап язучыларыбыз да бар. Менә шундый язучыларның берсе – авылдашыбыз Ирек абый Диндаров. 
           Гомәр Саттар-Мулилле: "Тел, сүз, исем-фамилия милләтнең йөзе, тылсымлы могҗизасы һәм сакчысы”,-дип яза. Диндаров Ирек Гали улының исеме нәрсә аңлатканын тел галименең "Татар исемнәре ни сөйли?” дигән китабыннан карыйм. Ирек сүзе азатлык, хөрлек, ирек мәгънәләрен, Диндар – бик динле, дин тотучы, Гали – бөек, олы, югары дәрәҗәле; кыйммәтле; куәтле, көчле, кодрәтле дигәнне белдерә икән. Нинди зәвыклы, милли матур эчтәлекле, аһәңле, әйбәт исемгә ия булган язучы! Исеме җисеменә бик килә иде аның. Үзе генә түгел, милләттәшләренең дә бәйсез, ирекле булуын теләде ул.
           Ярсу елганың агышын күзәткән кеше белә булыр: дулкыннар гел агымга каршы йөгерә. Җил көчәйгән саен дулкыннар кабарына, ялларын җилфердәтеп иреккә, чиксезлеккә омтылган тайлар көтүедәй, ярсый-ярсый агымга каршы чаба алуларына сөенеп, хәтта бераз горурланып ярларга сикерә, көчсезрәкләре "Маңгаен ярып” сүнеп кала, көчлеләре, үҗәтләре тагы да ныграк гайрәтләнеп елганың уртасына сикерә һәм күкрәге белән агымсу өстенә тирән буразна сызып алга ашкына.
           Ирек Диндаров та шундый иде. Ул - дистәләгән, йөзләгән елларга сузылган карагруһчыл тел сәясәте милләтебезне телдән аерырга маташкан вакытта, нинди зур Чаллы шәһәрендә татарча радионы ачучы! Милләтпәрвәр язучы Ирек Диндаровның гомере кыска булса да, күп эшләргә өлгерде. Татарча сөйләшергә дә оялган чорда шундый милли җанлы укучылар тәрбияләгән Биккол урта мәктәбе белән бик горурланам.
          Курку белмәс журналист 20 ел буе Татарстан укучысын үзенең кыю мәкаләләре, кайнар парчалары, лирик хикәяләре белән сөендереп килде. Җөмһүриятебезнең мөстәкыйльлеге, милли азатлыгы хакына кайнаган көрәшнең алгы сафына чыкты. Татарстан мөстәкыйльлеге өчен көрәш дәверендә, шәһәр мохитендә татар хакимиятен урнаштыруда Ирек Диндаров әйдәүче төп маякларның берсе булды. Радиодагы чыгышларында ул карагруһ җанлы рус түрәләрен дә, маңкорт татар хакимнәрен дә аямады. Ул көн саен радио аша милләт хакында искәртеп торды, татар-татар дия-дия теше төште, пошмас җанлы түрәләрне дә, вакытны да яңаклады. Шуңа күрә Ирек абый тыныч агымлы тормышны кулай күргән хакимнәргә ярамады. Кануннарның кырык төрле нечкәлеген сылтау итеп, бәгыренә үтеп җәфаладылар.
         Бәйсезлек өчен көрәш аның йөрәк чиренә әйләнде. Татар дип, милләт дип җан аткан Каюм Насыйри иҗатыннан рух алып, армый-талмый туган телебезне үстерү өстендә эшләгән Ирек Диндаровны 1999 нчы елның язгы ташкыннары безнең ара-быздан мәңгегә алып китеп барды. Гөрләвекләр ага да бетә, кар суларының әсәре дә калмый. Әмма кешеләр, милләт өчен һәрчак игелек кылырга омтылган ярсу йөрәкле, нечкә бәгырьле асыл затлар, бу җиһаннан халык күңелендә озак йокларга, җуелмаслык, якты эз калдырып күчәләр.
          "Исеме онытылмаган кеше – иң бәхетле кеше”, – дигән Алишер Нәваи. Безнең күңелләрдә Ирек Диндаров исеме мәңге яшәр.
                                4. Истә, һаман да истә...
        Авылдашыбыз Ирек абый Диндаров әдәбиятка ашыкмыйча гына, җайлап, язганнарын күзеннән мең тапкыр үткәреп килеп керә. Һәм килгәч тә үз урынын яулый ала. Шул кыска гына гомере эчендә дә ул повестьлар һәм шигырьләр язып өлгерә. Аның "Төркиягә сәяхәт” әсәрендә данлы тарихлы бөек Төркия иле хакында мәгълүматлар тупланган. Бу китапка рецензия язучы Вахит Имамов болай дигән: "Укыгыз әле бу китапны. Котырган Рәсәй хакимнәре бүген үз дәүләтләрендә кан коя. Безгә берләшү бер-беребезне коткарып калу кирәк”.  "Әбләев хикмәтләре”нә күз салсаң...
           Ләкин бу аның бөтен языласы әйберләре түгел иде. Шулай да аның соңгы елларда язылган "Йолдыз җиле” ("Соңгы мөнәҗәт”) китабы дөнья күрде. Анда Ирек абыйның шигырьләре, әсәр, хикәя-парчалары тупланган. Безнең авыл турында язылган "Соңгы мөнәҗәт” повестен йотылып укыдык.
          Мәктәбебездә "Якташлар почмагы” эшләп килә. Туган як почмагында Диндаров бүлеге зур урын алып тора. Анда аңа багышланган истәлекләр байтак. Мәсәлән, студент, партия билетлары, КамАЗ төзелеше алдынгысы таныклыгы һәм корылтайларда, татар конгресында катнашуын дәлилләгән документлар да бездә саклана. Нурлат рәссамнары аның төсле портретын эшләп бирде. Аннан безгә туры карашлы Ирек абый карап тора, ул безне туган илебезне, телебезне яратырга өнди. Алардан кала аңа эш урыннарыннан бирелгән харак-теристикалар, китапларына бәяләмәләр, барысы да монда җыелган.
    Үзе китсә, әсәрләре калды.
    Истәлекләр калды анардан.
    Шуңа күрә безгә тоела ул
    Туган кебек кабат, яңадан.
    Ирек абый! Сиңа җәннәт урыны
    Насыйп булсын теге дөньяда.
    Фани дөньядагы эшең өчен
    Халкың әйтә: Рәхмәт Диндарга! – дибез чын күңелдән.
             Мәктәбебездә уздырылган Ирек Диндаровны искә алу кичәләрендә язучылар, бергә эшләгән иптәшләре, туганнары катнаша. Мәсәлән, 50 яшьлегенә багышланган юбилей кичәсендә Гаяз Исхакый премиясе лауреаты, "Мәйдан” журналының баш редакторы Факил Сафин, атаклы балалар язучысы, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты, "Мәйдан” журналының әдәбият бүлеге редакторы Рәшит Бәшәр, шагыйрә-прозаик, "Мәйдан” журналының әдәбият-сәнгать бүлеге редакторы Фирүзә Җамалетдинова, Мәгариф министрлыгыннан Гөлфия Әнвәр кызы Гайнетдинова үзләренең уй-кичерешләре белән уртаклаштылар. Абыйсы журналист Илдус Диндаров та аның нинди милләт җанлы, кешелекле булганлыгын, туган ягын өзелеп сөюен ассызыклап үтте. Нурлат районының мәгариф бүлеге методисты Әлфия Вазыйх кызы Гобәйдуллина Ирек Диндаров белән бер сыйныфта укыган. Ул шаулап-гөрләп үткән мәктәп елларын искә төшерде. Кем генә чыгыш ясамасын, аларның һәркайсы аның милләтпәрвәр, азатлык өчен көрәшче булуын әйтеп үтте.
          Ирек җырчысы булган авылдашыбыз Ирек абый Диндаровны искә алу кичәләре еш уздырыла. Каберенә дә барып, чәчәкләр куеп, иҗаты алдында хөрмәт белән баш иябез. Аның иҗаты төрле катлам кешеләренә дә якын. Балалар өчен язылган "Әбләев хикмәтләре” китабы бик күп укучыларның яраткан китабына әйләнде.
    III. Йомгаклау
         Үзе исән чакта  төрле каршылыклар белән очрашып, михнәтләр күреп тә "Рәхмәт!”не сирәк ишеткән язучы. Бу – безнең, татарларның "чире” инде. К.Насыйри сүзләрен Хөсәен Ямашевка карата әйткән, тик ул үзе дә исән вакытта кадер-хөрмәт тә, юньле тормыш та күрмәгән. Безгә исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белеп яшәргә өйрәнәсе бар әле.
        "Кеше китә, җыры кала”, - диләр. Ирек Диндаровның да журналист һәм язучы буларак исемен халык күңеленә беркетеп калдырган публицистик һәм әдәби әсәрләре үз урынын тапты. Аны милләтебезнең рухи дәрьясында мул агымлы елга булып кушылучы Чаллы төбәге генә түгел, башкалабыз Казанда, Республикабызның төрле почмакларында зур хөрмәт-ихтирам белән искә алалар.
            Эш барышында мин авылдашыбыз турында күп нәрсә белдем. "Якташлар почмагы”н яңа мәгълүматлар белән тулыландырдык.
           Талантлар еш тумыйлар, әгәр инде туалар икән, үзләреннән соң йөрәккә үтеп керердәй әсәрләр калдыралар. Аларны укыганнан соң күңелең чистарып, сафланып китә.
         Шундый талант ияләренең берсе - Ирек Диндаров. Мин һәркемгә бу язучының иҗаты белән якыннан танышырга тәкъдим итәм.
    Кулланылган әдәбият исемлеге
    1. Диндаров И. Әбләев хикмәтләре. Яр Чаллы, 1997.
    2. Диндаров И. Төркиягә сәяхәт. Чаллы: КамАЗ нәшрияты, 1995.
    3. Диндаров И. Соңгы мөнәҗәт. Чаллы: "Хәерле иртә” нәшрияты, 2000.
    4. Газета-журналлар: "Казан утлары”, №4-98; "Киңәш”, №9-98; "Мәдәни җомга”, 14.02.97, "Нур” , №111-93; "ШәҺри Казан”, 03.11.98; "Фән һәм мәктәп”; "Якты юл”, 30.01.1996; "Заман”, 12.05.1995, 07.03.1997.
    5. Гомәр Саттар- Мулилле Татар исемнәре ни сөйли? Казан: Раннур нәшрияты, 1998.
    6. Мәктәп музеендагы материаллар.
                         Әһлиуллина Гөлназ
           МОНТАЖ шигырьләре
    1. Туган ягы – нурлы Нурлат,
    Авылы – безнең Биккол.
    Ирек Гали улы Диндар
    Ирек җырчысы бит ул.
    2. Гади хәбәрче булган ул,
    Радиода – мөхәррир.
    Язучы, Чаллы йолдызын
    Сагындырган туган җир.
    3. "Төркиягә сәяхәт”нең
    Парчасы, нәсерләре,
    "Әбләев хикмәтләре” дә
    Күңелне әсирләде.
    4. "Соңгы мөнәҗәт”не укып,
    Барыбыз да моңайдык.
    Күңелләрдә туды сорау –
    Җавабы юк: соңардык...
    5. Кыю милли көрәшче юлын
    Хаклыкка каршылар бикләде.
    Хөрлеккә табынган шәхеснең
    Тикмәгә иреген чикләде.
    6. Йөрәге чиренә әйләнде
    Шул көрәш калдырган яралар.
    Күпме уй-хыялын калдырып,
    Вакытсыз китте ул арадан.
    7. Үзе китсә, әсәрләре калды,
    Истәлекләр калды анардан.
    Шул сәбәпле безгә тоела ул
    Туган кебек кабат, яңадан!
    8. Ирек абыйга җәннәт урыны 
    Насыйп булсын теге дөньяда.
    Фани дөньядагы эше өчен,
    Халкым әйтә: "Рәхмәт Диндарга!”
     
                                         Әһлиуллина Гөлүсә Дамировна
     
    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz