Суббота, 27.04.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

    Мастер – класс      Тема: «Лексика буенча  урта сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре»

    Максат: 1.Татар теле дәресләрендә дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре; авыр темаларны өйрәнүне җиңеләйтү;

    2.Хәтерне, игътибарны, логик фикерләү сәләтләрен үстерү;

    3.Кызыклы биремнәр аша туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.

    Кереш.

    - Исәнмесез хөрмәтле кунаклар, укытучылар һәм  укучылар! Таныш булыйк мин Бикүле гомуми белем мәктәбе  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Зөлфирә Габбас кызы. Бүгенге мастер-классның темасы:

     «Лексика  курсы буенча өлкән сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре».

    Дәрес фрагменты.

    - Исәнмесез, укучылар!

    Гадәти булмаган дәресебезне башлыйбыз. Без бу дәрестә татар теленең “Лексика” бүлегенә тукталырбыз.Тема гади һәм җиңел булса да,синоним,антоним,омонимнар буенча сораулар А-5,В-3 биремнәрендә чагылыш таба.

    Дәреснеңтемасы:«Синонимнар.Омонимнар.Антонимнар».

    2 слайд “Туган телеңнең серләрен өйрәнү – бөек эш ул”, - дигән Каюм Насыйри.

    Сүзләрнең синонимнарын яхшы белгән кеше үз уен ачык, төгәл әйтә, сөйләме образлы, кабатлаулары аз, җөмләсе кыска, җыйнак була.

    1нче эш.“Бер сүз белән әйт” уены уйнала. (телдән)

    Алтын куллы – оста

    Ут йоту – кайгыру

    Эттән алып эткә салу – ачулану

    Уртак тел табу – килешү

    Баш вату – уйлану

    Балавызсыгу – елау

    Тир түгү – эшләү

    2нче эш.Парлап эш”Кем тизрәк” уенын  уйнау. Дәфтәрләргә  тактада бирелгән сүзләрнең синонимнарын язарга.

      I  нче укучыга бирем  :   Алдау- ...(алдашу, ялганлау,  күз буяу,кәкре каенга терәтү, тишек көймәгә утырту).

      II укучыга бирем  :  Танылган-...( атказанган , данлыклы, мәшһүр,билгеле, күренекле.шөһрәтле, шанлы , шөһрәтле).

    3нче эш. Ә  хәзер төркемләп эшлибез.

    Эссе-җылы

    Ансат-җиңел  Мәшһүр-атаклы  Гамьcез-ваемсыз      Шелтәләү-битәрләү

    Бөртекләү-җентекләү

    Матурлау- бизәкләү            Ирексез-мәҗбүри        Сыйрак-чәлтер

    3 слайд.Антонимнар да сүзлек хәзинәсен баета, сөйләмнең сәнгатьлелеген көчәйтә. Сөйләмдә аларны капма-каршы куеп, чагыштырып карау өчен кулланалар.

    Уен ”Мәкаль төгәл булсын”

    Өең кысан булса да  .................(күңелең иркен булсын)

    Сөйдергән дә тел.......................(биздергән дә тел)

    Туры әйткән котылган..............(ялганлаган тотылган)

    Ялгыз ял күрмәс.......................( күмәк ару белмәс)

    Яхшы тел-яз кебек.....................(яман тел- көз кебек)

    Картлар сүзен капчыкка сал.............(яшьләр сүзен яньчеккә сал)

    Үлгәннәрнең каберен бел..................(исәннәрнең кадерен бел)

    Олыласаң олыны.............................(олыларлар үзеңне)

    Әйбернең  яңасы яхшы.....................(дусның искесе  яхшы)

    Читтә солтан булганчы....................(илдә олтан бул)

    2.Парлап эшләү

    Конверт - карточкалар өләшенә. Партадагы ике укучы бер - берсенең карточкаларына туры килуче антоним һәм синонимнарны уйлап язалар.

     әхирәт                                         -Дус –                            дошман               

     чиста                                              пөхтә                          пычрак

     Бара-                                             атлый                                        кайта               

          Матур-                                             чибәр                          ямьсез

    биек                                                        Югары                         түбән

                                                                ак                                 кара                                                    

     

     кечкенә                                           нәни                                         зур

     шатлык                                       сөенеч                                 кайгы

    Сүзләрнең кайсы сүз төркеменә керүен билгелибез. Нәтиҗә : антоним һәм синонимнар грамматик яктан караганда бер сүз төркеменә керәләр.

     

    4слайд1 бирем

    Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез миңа аның җавапларын. Тик игътибарлы булыгыз.  Табышмакларның барлык җаваплары омоним сүзләр.

                          Минем белән ул адаш

                          Мин- яз ае, ә ул аш.     ( май )

    Ат муенында була, эшләп арыгач була, каникулга, отпускыга чыккач була. (ял)

    Шул сүз белән кеше битен һәм бер санны атыйлар, суда хәрәкәт итәргә дә шул сүзне әйтеп кушалар. (йөз)

    Бәйрәм мәҗлесен дә, татлы азыкны да шул сүз белән атыйлар. (бал)

    -Бик яхшы, укучылар.

    2 бирем Омонимнарның төрләрен искә төшерәбез

    -  Татар телендәомонимнарның 4 төренкүрсәтепбула.

    1.    Сафомонимнар: снаряд-туп, туп-мяч, бәпкә-гусенок, бәпкә-росток.

    2.    Омоформалар: (төрлесүзтөркеменеңаерымформалары)

    яз (исем) – яз (фигыль)

    ал (сыйфат) – ал (боерыкфигыль)

    3.    Омографлар: (бертөрлеязыла, төрлечәишетелә)

    басма – басма

    бүлмә – бүлмә

    алма – алма

    4.    Омофоннар: (әйтелешебер, язылышытөрле)

    Гөлүсә (кешеисеме) – гөлүсә (сүзтезмә)

    Балавыз (исем) – бал авыз (сүзтезмә)

    Парад (исем) – пар ат (сүзтезмә)

     

    III Ныгытуэтабы.   Тестлар

                                    Тест биремнәре

    А-1.  Синонимнар рәтен билгеләгез

    1.суык,салкын

    2.суык,җылы

    3.суык,дымлы

    4.суык,кыш

    А-2.Бирелгән җөмләдә калын хәрефләр белән күрсәтелгән сүзнең синонимын билгеләгез.

           Күләгелерәк урынны сайлап,җиргә ашъяулык җәеп,табынәзерләделәр

    1.кордылар

    2.яптылар

    3.җыйдылар

    4.куйдылар

    А-3 Җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең антонимын билгеләгез.

          Башында яхшы эшләпә,бер-кулында-шырпы,икенче кулында-күкрәгенә кысылган хәлдә картина,искиткеч картина

    1.ямьсез

     2.коточкыч

    3.гүзәл

    4.матур

    А-4.җөмләдә калын хәрефләр белән күрсәтелгән сүзнең синонимын табыгыз.

          Урам як коймага терәлеп дигәндәй үсен утырган мәһабәт имәндә аларны син ясаган оя көтә.

     1.зур

    2.күркәм

    3.өлкән

    4.эре

    А-5Надан сүзенең антонимын билгеләгез

    1.белемле

    2.уңган

    3.акылсыз

    Белемсез

    А-6Синонимнар рәтен билгеләгез

    1. Зиннәтле,кыйммәтле

    2.зиннәтле,әһәмиятле

    3.Зиннәтле,матур

    4. зиннәтле,очсыз

    А-7Җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең синонимын күрсәтегез.

     Нефть кудыра торган насослар тирәсеннән дә әллә ничә кат урадылар.

    1.тапкыр

    2.юл

    3.Әйләнә

    4.этаж

    аВ-1.Бирелгән җөмләдәге кайсы сүзне зәмһәрир синонимы белән алыштырып була?

    Һәм шуны чатнама суыкта берәү рәхимсез рәвештә бозлы киндер белән усын.

    ________________________________

    В-2 Сөйләмнең сәнгатьлелегенә ирешү өчен,түбәндәге җөмләдәге тыңлый синонимын кайсы тотырыклы сүзтезмә белән алыштырганнар?

    Сөйләшеп утыруларына колак сала торгач,сүзләреннән әзме күпме шушы аңлашылды.

    В-3Сөйләмнең сәнгатьлелегенә ирешү өчентүбәндәге абзацта дошманнар сүзенә синоним була алырлык нинди берәмлек кулланылган?

                    Юлбасарлар кулына эләккән шәһәрдә кеше бик аз калды.Халык кичә үк,дошман ыргыткан бомболардан өйләргә ут капкач ук,ашыгыч рәвештә шәһәрдән чыгып китте

    ______________________

    В-4.Түбәндәге җөмләдә кайсы сүзне укытучы синонимы белән алыштырып була?

    Беренче тапкыр мәктәпкә килгәч, мөгаллим безне салам җәйгән идәнгә утыртты,һәркайсыбызга берәр дәфтәр,каләм 1әм кара такта бирде.

    ___________________________

    В-5 Түбәндәге җөмләдәге кайсы сүзне олылаганнар синонимы белән алыштырып була?

    Авызына күсе капкан мәчене күргән шәһәр кешеләре аны баш киемнәрен салып зурлаганнар.

    ____________________________

    - Шуның белән безнең кечкенә генә дәресебез тәмам. Укучылар, сезгә зур рәхмәт. (укучылар чыгып китә)

    Мастер-классның темасын ачу:

    - Бүгенге көндә кайсы укытучы үз алдына «Ничек отышлы  итеп, дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләргә?» дигән сорауларны куймый икән. Татар теле дәресенең төп максаты – укучыны яхшы итеп, .дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү Укытучының бурычы – баларга телне практик  һәм теоритик яктан өйрәнү өчен, һәр укучыга үз активлыгын һәм иҗадилыгын күрсәтү өчен шартлар тудыру.

    Яңа педагогик технологияләр (проект методы, яңаинформационтехнологияләр, Интернет-ресурслар)кулланубелембирүдәшәхсиякынкилүгәярдәмитә.Һәр предмет буенча да белембирүрамкаларынкиңәйтә, татар теле дәчиттәкалмый.

    Укучыны имтиханга әзерләү системалы һәм этаплап барырга тиеш. Бу эш кечкенә сыйныфлардан ук башланырга тиеш.

    1этап-башлангыч  сыйныфлар;

    2 этап- урта сыйныфлар;

    3 этап-югары сыйныфлар.

    5,6 нчы сыйныфларда әзерлек уен формасында барса, югарырак сыйныфларда биремнәр катлаулана бара. Алар сорауга җавапны сайлап алырга өйрәнә. Соңрак тест ярдәмендә программа таләп иткән минимумны үзләштерү дәрәҗәсе тикшерелә. Тестлар өч өлештән –А,В,С  өлешләреннән тора, һәм җаваплар 2 дән 0 баллга кадәр бәяләнә.

    Тест эшләгән вакытта беренче принцип - укучы белмәгән яки кыенсынган биремне калдырып торырга,соңрак кире әйләнеп кайтырга өйрәнергә тиеш. Икенче принцип-игътибарлылыкны арттыру.

    Укытучы тест эшләтеп  кенә калмыйча, татар теле кагыйдәләрен ничек үзләштерүләренә дә зур игътибар бирергә тиеш.

    Хәзер мин сезгә, беренче өлешне эшләргә тәкъдим итәм.Ул 11 биремне эченә ала.,сез туры килгән җавапны сайлап алырга тиеш буласыз. (Сезнең алдыгызда бланклар ята,җавапларны шунда яза барырсыз.)

    Йомгаклау.

    Дәрестә проектор куллану санитар – гигиена нормалары буенча 20 минуттан да артмаска тиеш. Безнең материаллар сезгә файдалы булыр дип уйлыйм.

    Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Зөлфирә Габбас кызы, 

    Татарстан Республикасы Нурлат  муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе “Бикүле төп гомуми белем бирү мәктәбе”

    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz