Вторник, 19.03.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

    Иң әйбәт әни

          Туган туфрагында хөрмәтле кеше булып яшәүче коллегам - Әһлиуллина Исламия Минехановна Фома авылында туа. Туган җирендә урта мәктәпне тәмамлый. 1975 нче елда КДПИның физика-математика факультетына 1 кеше урынына 8 кеше гариза биргән булса да, 4 имтиханны да уңышлы тапшырганлыктан, аңа да шунда уку насыйп була. 1979 нчы елда диплом алып, юллама буенча  туган якка – күрше Биккол мәктәбенә эшкә кайта, физика, математика, сызым дәресләрен укыта башлый. Инде шуннан бирле 30 ел үтеп тә киткән. Гомеренең күп өлеше Бикколда үткәнлектән, бу авыл аңа туган авылыдай якын. “Мин бәхетле, чөнки гел бер урында, бер коллективта эшләдем, коллегаларымның күбесе (бүген – 7!) – укучыларым”, - ди ул сөенеп.

          Хезмәтендә генә түгел, гаиләсендә дә бик бәхетле тоя ул үзен, чөнки ул – Иң әйбәт әни. Әйе, әйе, нәкъ шулай. Аның өч кызы әйткән фикерне без, коллегалары да хуплыйбыз. Бүген өйләрендә тормыш иптәше Фәрит абый белән икәү генә торып калсалар да, ул һаман хуш исле ипи сала. Ул ипиләр ашап туйгысыз тәмле була. Иртәләрен сыер савып, тавык-чебешләрен карап, мәктәпкә вакытында килеп җиткәнче, “Кызларыбыз исән-сау торганнармы, укырга барырга  йоклап калмадымы икән?” – дип, игезәкләргә шалтыратып хәл белешергә дә өлгерә. Ә мәктәптә олы кызы Фаилә  үзен күреп сөйләшә, яраткан оныгы Диана, кадерле кияүләре, хөрмәтле кодалары турында сораша. Үзе җитәкләгән сыйныфның да яраткан икенче әниләре бит ул. Быелгы бишенчеләренең әбиләрен җыеп, Өлкәннәр көнендә онытылмаслык матур кичә үткәрде. 

          Уңганга мактау кызганмый, ялкауларны уңдыра белә Исламия апа. Салмак кына аңлаешлы итеп сөйли,  һәр эшне ахырына кадәр җиткереп эшләргә өйрәтә, үзенә, балаларына, укучыларга таләпчән. Яшьләргә киңәшләр бирә, хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.

          Җир тырыш, уңган кешене генә ярата, хезмәтенә күрә нигъмәтен бирә. Шуны яхшы аңлаган Исламия апаның бакчасында бик күп төрле яшелчә, җиләк-җимеш үсә. Ул аннан үзенең гаиләсенә генә түгел, дуслары, туганнарына өләшерлек уңыш җыеп ала. Чәчәк түтәлләрен дә шундый матур итеп ясый, аларга карап туймаслык була. Анда төрледән-төрле чәчәкләр үстерә. Аларның өе, йорт-җирләре гади, әмма анда һәрчак чисталык, тәртип хөкем сөрә.

          Исламия апаның тагын бер  ягы гаҗәпләндерә: дистә еллар элек алган киеме, гел киеп йөрүенә карамастан, кичә генә алган кебек яңа саклана. Кызларын да тәртипле, тырыш, хезмәт сөючән итеп тәрбияләделәр алар. Яр Чаллы педколледжы студентлары булган Алия белән Ралия мәктәптә укыганда ук үзләренә кофталар, оекбашлар бәйләп, күлмәкләр тегеп киделәр. Ралия кечкенәдән шигырьләр яза. Алия чәчтараш һөнәрен үзләштерде. Бүген дә алар колледжда алдынгылар рәтендә.  Исламия апа авылда яшәгән кайнанасына ярдәм итәргә дә өлгерә. Аның үрнәгендә балалары да әти-әниләренә ярдәм итәргә атлыгып торалар, алар биргән һәм үзләре эшләп тапкан акчаның кадерен беләләр. Шундый балалар тәрбияләгән ана, әлбәттә, иң әйбәт әни була да инде.

                           Г.Д.Әһлиуллина. “Ватаным Татарстан”, №43 (26252). 06.03.2010.

    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz