Вторник, 19.03.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

    Т ы н л ы к   б е л ә н    с ө й л ә ш ү
    ("Бөек Җиңү кайтавазы”)
          Авылларга барып кергәч, күзгә иң беренче һәйкәл чалына. Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл һәр авыл үзәгендә куелган. Без аның тирәсенә Җиңү бәйрәме көннәрендә җыелабыз. Ә инде ямьле җәй җиткәч, кайбер авылларда һәйкәл тирәсен басып алган чүп үләннәрен күреп йөрәк әрни. Бөек Җиңү көнен якынайту өчен гомерләрен дә кызганмаган ватандашларыбызга рәхмәтебез шушымы? Һәйкәлләр тирәсен карап торуны һәркем үз бурычы итеп кабул итсен, кемдер әйткәнгә түгел, ә йөрәк  кушуы буенча эшләсен иде.
          Укучылар ташка язып куйган исемнәргә күнгәннәр инде. Минем аларга Бөек Ватан сугышы китергән хәсрәтне күрсәтәсем килде. Кичәне шулай атавымның да сере бар: тынлык ул – кабер, димәк, кичәдә дөньядан киткән кешеләр белән сөйләшү.
          Патриотизм  - ул үгет түгел. Туган илне ярату – абстракт төшенчә, ә күрмәгән әйберне яратып булмый. Шунлыктан укучыларым белән авыл буйлап йөреп чыгарга булдык. Алар Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбызның туганнары белән очраштылар, сораштылар, батырларның хатларын эзләделәр. Мондый сөйләшүләр укучыларга ул вакытта халкыбызның күпме хәсрәт күргәнен яхшырак аңларга ярдәм итә. Кичәне балалар белән берлектә төзедек, анда яңгыраячак әсәрләрне бергә сайладык.  Табылган хатлар, батырларның фотолары буенча компьютерда презентация төзедек, укучылар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырдык. Алып баручылар да, хатларны укучылар да мәктәп укучылары булды. 
    Максат: яшь буында ватанпәрвәрлек, туган ил  белән горурлану, сугыш һәм тыл        
                    ветераннарына хөрмәт хисләре тәрбияләү;
                   Бөек Җиңү көнен бәйрәм итүнең аеруча кызыклы, ачык мизгелләрен 
                    чагылдыру өчен, әдәби жанрның мөмкинлекләрен ачу;
                    укучыларда дөньяны уңай яктан танып белү формалаштыру;
                    балаларның иҗат мөмкинлекләрен ачу.
    Бурыч: сугыш кырында ятып калган авылдашларның исемлеген ачыклау; 
                  алардан килгән хатларны эзләп табу, шуларга нигезләнеп, батырларга              
                  бәя бирү һәм сугыш китергән хәсрәтне күрсәтү.
    Кичә барышы     
          Сөйләүләр экрандагы картиналар белән тулыландырыла.
          1 нче алып баручы. Быел Бөек Җиңүнең алтмыш биш еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Күпме гомер узган... Әйе, вакытны туктатып та, көттереп торып та булмый. Ул уза.  Шул вакыт белән тормышыбыз үрелеп бара. Тормыш дәвам итә.  Бүгенгебез һәм киләчәгебез тагын да әйбәтрәк узсын дисәк, үткәннәрдән гыйбрәт һәм үрнәк алып яшәргә кирәк.
          2 нче алып баручы. ...1941 нче ел. Яз үтеп, күңелләргә шатлык белән бәхет салып, җәй җиткән. Чәчүләр вакытында тәмамланган, язгы эшләр беткән, менә-менә печән өсте башланыр... Авыл белән печәнгә йөрерләр, кышкы көннәрен уйлап, халык тыныч кына хезмәт итәр һәм менә... Кинәт аяз көндә, караңгы болыт каплап, давыл кузгалдымы, әллә яшен яшьниме, бәлки күк күкридер? Юк! Юк! Бу – табигый афәтләрдән дә куркынычрак булып, илебезгә явыз илбасарлар ябырылуы, дәһшәтле сугыш башлануы.
          1 нче алып баручы. Коточкыч 1418 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышына зур булмаган Биккол авылыннан гына да 221 кеше чыгып киткән.  
         Сәхнәдән солдатлар киеме кигән бер төркем егетләр "Герман көе”н җырлап узалар.
          2 нче алып  баручы. Дәһшәтле сугышта җиңеп, туган җиргә исән-сау әйләнеп кайтырга өметләнеп китсәләр дә, егерме җиде миллион ватандашыбыз яу кырыннан әйләнеп кайта алмады. Шуларның өч йөз кырык меңе – безнең якташлар, ә йөз дә сигез солдат – Бикколыбызның батыр уллары. Сугыштан исән кайткан, әмма саулыгы булмаган кырык алты солдат, яралары төзәлмәгәнлектән, озак тормыйча авылда үлгән. Яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайтып, туган якларда бәхетле гомер итүче 67 солдатның сафы елдан ел сирәгәя барып, бүген авылда ике сугыш ветераны калды.
          1 нче алып  баручы. Әйе, бу Җиңү өчен без бик кыйммәт түләдек. Сабыйлар кулындагы ипи кисәген, әтиләрен, хатын-кызларның яраткан ирләрен, сөйгән ярларын, карт-корының тынычлыгын, улларын тартып алды бу дәһшәтле сугыш. Әле малайлыктан чыгып та бетмәгән 16 яшьлек егетләребезнең, яңа гына гаилә корып мөстәкыйль тормыш итә башлаган ир-атларның,  буйга җиткән ул-кызларының игелеген күреп яшәргә хыялланган абыйларның  гомерләрен өзәргә кемнең хакы бар иде?! Ә бит аларның бик яшисе килгән!
          2 нче алып  баручы. Батырларның гомерләре барәбәренә яулап алынган ул Җиңү. Халкы үз илендә, үз иркендә яши алсын өчен үлгәннәр алар. Исемнәре һәйкәлләргә уелган фидакарь җаннар кемнәр соң алар? Нинди булганнар? Ниләр уйлаганнар? 
          1 нче алып  баручы. Яу кырында ятып калган каһарманнар Тынлык илендә, каберләрдә. Шул батырлар язган хатлар бүген Бөек Җиңү кайтавазы булып яңгырар. Кичәдә без авылдашларыбызны югалган бабайлар белән очраштырырбыз.
          "Хәбәрсез югалганнар” җыры (кызганычка каршы, авторларын белмим) башкарыла. 
          2 нче алып  баручы. Яу кырында ятып калган авылдашыбыз Салих абый Каюмовның хатын тыңлыйк әле.
          Хат башы, яз, сеңелем, каршы.
          Сез ки, туган илләрдә яшәүче газиз әткәем белән әнкәемә, без ки,  чит илләрдә аерым яшәүче угылыгыз Салихтан бик күп сәлам. Һәм дә сеңелем Гайнелгөлемгә, энем Минәхәткә, җырчы Минегамбәргә, Минехәдичәгә бик күп сәлам. Зур бабайларга, бабайларга, кечкенә әбзиләргә  һәм дус-иш, ага-братларга, тирә-күршеләргә, мине сораучыларга сәлам укырсыз.
          Сәлам соңында үзем әлегә исән-сау, аллага шөкер. Килгән хатыгыз буенча сезне дә исәннәрдер диеп шатланып торам. 13/VI урман эченнән эшкә барам, дошман снаряды миннән ерак түгел төштә шартлады. Нәкъ шул вакыт миңа каршы лейтенант килә иде. "Каюмов, тебе письмо есть”, - ди. Мин бик шатландым һәм шунда ук ачып укыдым. Бу вакыт төнге сәгать 11 иде.
          Үземнең хәлгә килсәк, пока шул урында әле, өйрәнеп ятабыз. Ашау яклары җитә дияргә була. Ну шунысы уңайсыз:  братларның бернинди дә хәбәре юк.
          Булырмы икән туган-үскән илемә кайтып, сезнең белән бергә гомер итеп? Ярый, әллә ни күп язып булмый. Исән-сау шатлык белән кайтып күрешергә насыйп итсен инде бер алла.
          Гайнелгөлем, син "кызыл туй” турында язгансың. Эх, сеңелем. Без дә монда кызыл туй көтеп ятабыз. Ярый, хуш, сеңелем, сау бул, шат яшә. Синең алсу йөзеңне үбеп, йомшак кулыңны кысып абыең.
         Хуш, хуш, хуш.
         Сау булыгыз, туганнар.                                     14/III 42.
    Уйна әле гармуныңны үрләргә менгәндә дә. 
    Эх, туганнар, онытмамын гүрләргә кергәндә дә...
          1 нче алып баручы. Менә шулай язган булган 18 яшьлек  солдат. Бүгенге очрашуга Салих абыйның бертуганы Гамбәр апа да килде. Түргә чакырыйк әле без аны.
          Сәфәргалиева Гамбәр апа сөйли: 
          - Минем ике абыем сугыш кырында ятып калды. Ильяс абый (1921 нче елгы) – Ленинградта, Салих абый (1924 нче елгы) –  Сталинградта. Ильяс абый өйләнеп, районыбызның Бикүле авылында мәктәптә укытучы булып эшләде. Аның Гомәр исемле бер баласы ятим калды. Гомәр энем үсеп, армиядә хезмәт итеп кайткач өйләнде. Алар Нурлатта яшәделәр. Кызганыч, җиңги дә, Гомәр дә, аның улы да вафат булдылар. Ә Гомәрнең хатыны һәм баласы хәзер дә Нурлатта яшиләр. Ильяс абыемның нәселе дәвам итә, ә менә Салих абый өйләнмәгән дә иде әле. Күрше Әхмәт авылына җәяү йөреп, анда хисапчы (учетчик) булып эшләде.  Сугыштан килгән хатлардан бер Салих абыйныкылар гына сакланган.
          Бу фотосурәттә Волгоград шәһәрендәге туганнар каберлеге.  Андагы хәтер тактасында Салих абыемның югалмаска тиешле исеме уелып мәңгеләштерелгән. Бу мәрмәр ташта коточкыч бәрелештә Җиңү хакына гомерен биргән тагын 630 сугышчы исеме язылган. 
          2 нче алып баручы. Безнең эзләнүләр Гамбәр апа өчен сөенечле булды: без Салих абыйның тагын бер хатын таптык. Тыңлыйк әле.
          Укучы икенче хатны укый: 20.12.1942 ел.
          Хат башы, вакытыгыз булса, сез дә языгыз каршы.
          Сез ки гыйззәтле вә хөрмәтле булып торучы газиз әткәй белән әнкәйгә без ки чит илләрдә диңгез флотында хезмәт итүче угылыгыздан бик күп сәламнәремне сезнең якка искән җилләр аркылы озатып калам. Һәм хәер-догагызны теләп калам. Һәм дә сеңелем Гайнелгөлемгә яшь морякларча кайнар сәлам! Һәм дә энем Әхәткә шулай ук чук сәлам. Һәм дә сеңелем Минегамбәр белән Хәдичәгә, шулай ук абыйларыннан Сталинград фронтында немецларга аткан снарядлар, миналар һәм пулялар санынча бик күп сәлам. Һәм дә зур бабайларга, бабайларга, кечкенә әбзиләргә, җизниләргә, һәрбарчасына да аерым-аерымча сәлам диярсез. Һәм дә тирә-күршеләргә, туган-кардәшләргә, дус-ишләргә, мине сораучыларга, мине белүчеләргә, тыңлап торучыларга - һәрбарчасына аерым-аерымча  сәлам диярсез.
          Сәламнәремне шуның белән беразга тәмам итеп торам. Сәлам соңында үзем пока исән-сау шул урында яшим әле, анысы - аллага шөкер. Шулай ук сезнең дә исән-сау, шат күңелле яшәвегезне теләп калам.
          Үземнең төп көнгә килсәк, түбәндәгедән тора.
    Беренче, ашау-эчү ягы пока җитә, анысы - аллага шөкер. Яшәү-тору урыныбыз, беләсез инде, урман эчендә, землянкада. Немец фашистларыннан 1 генә чакрым җирдә. Бер землянкада комотделение белән 10 кеше торабыз. Һәрбер кешегә 1 матрац, 1 одеял, 1 мендәр.  Анысы яхшы, чиста ызба кебек. Әгәр дә инде үзебезнең төп эшкә килсәк, батарея саклыйбыз. 1 сутка без сакта торабыз, 1 сутка бүтән взвод тора. Я булмаса, көннәр буе да эшлибез. Анда эшләгән көнне күп ашыйсың һәм 600 грамм икмәгең икенче көнгә кала. Ну алай да һәр минутта  куркыныч хәл  көтеп торабыз. Барып үзебезнең урыннарны иртә белән карап кайтабыз. "Боевой тревога”ясыйлар. Безнең рубеж янына барсаң, пулялар сызгырып тора. Һәм патрульдә йөрсәң, пуля эчендә йөрисең. Бүтәнчә язардай әллә нәрсә юк инде. Ботинка белән йөрибез. Постта торганда күн итек бирәләр.
          Сезнең хәлләрне сорашыйм әле.
          Бүгенге көндә ни эшләп ятасыз, исәннәрме, әллә үлеп беттегезме? Өйдән чыкканнан бирле хәбәрегезне дә ишеткәнем юк, бигрәк уңайсыз берни белмәгәч. Бәлки әтине һәм җизнине алганнардыр инде. Минлевагыйз өйдәме, әллә юк, аны да алдылармы? Абыйның һәм Минлевазыйхның хаты киләме, килсә, ничек килә? Үзегезнең ашарыгызга бармы, уңайсыз түгелме? Йорт-сыер исәнме? Минем өчен уңайсызланмагыз. Исән калсак, бер кайтырбыз әле, алла теләсә. Авылга кемнәр кайтты, кемнәр китте? 
          Хәзер беләсез инде, Нева елгасы туңды. Нева елгасының төньягында - без, көньягында - немецлар. Шуның өчен  куркыныч,  хәзер көтеп кенә торабыз.
          Яхшы, пока, әткәй-әнкәй һәм сеңелләр, братлар, туганнар! Сау булыгыз. Дөнья хәлен белеп булмый, бәлки бу хат моннан киткәнче сугышка чыгып китәрсең. Шулай да догагыздан ташламагыз инде. Сезгә үтенечем шул:  хатны, зинһар өчен диеп әйтәм, еш салыгыз әле, а то  бигрәк уңайсыз. Ничә хат язып салдым инде,  бер хат алганым юк. Әллә бармыймы, әллә сезнеке килмиме, әллә язмыйсызмы? 
          Яздым 20.12.42. Сәгать 10 да кичке. Сәлам белән      ______.
     Полевая почта 1101 В.Часть 52127 Каюмову Салиху Исмагиловичу.
          1 нче алып баручы. Туганнарның бер үк эзгә басканын бары юл гына белгән. Юл – мәхшәрнең бердәнбер телсез шаһите. Бер Каюмовлар гаиләсеннән генә дә сугышка икәү чыгып киткәннәр, икесе дә батырларча һәлак була алар. Әйдәгез әле, Гамбәр апаның кайгысын уртаклашыйк.  Дәшми торыйк. Салих абыйны күз алдына китерик. 
          2 нче алып баручы. Бөек Ватан сугышында илебез халкы илбасарларга каршы изге сугышка күтәрелә, җирдә тынычлык хакына тиңдәшсез батырлыклар күрсәтә, күпләре тормышларын корбан итә. Алар арасында Газинур Гафиятуллин кебек амбразураны күкрәге белән каплаучылар да, бер граната белән берничә танкка каршы баручылар да күп була. Әйе, үлемнәр шул дәрәҗәдә күп була ки, хәтта һәлак булган иптәшләрне күмү озакламый гадәти хәлгә әйләнә. Ә табигать моны кабул итә алмый. Табигать елый...
          Укучы-солдат Ф.Кәримнең  "Сибәли дә сибәли” шигырен укый. 
          1 нче алып баручы. Илебезнең матур киләчәге хакына тормышын корбан иткән авылдашыбыз Миңлеәхмәт абый Солтанов хатын тыңлыйк.
          Сагынычлы хат башы, языгыз каршы. Сез ки гыйззәтле вә хөрмәтле булып торучы туган әтиемә без ки ерак шәһәрләрдә Кызыл Армия сафында хезмәт итеп ятучы углың Миннәхмәттән сагынып, саргаеп, бер күреп сөйләшергә тилмереп яши торган йөрәгемнән кайнап чыккан сагынычлы сәламнаремне язып калам. Шулай ук әнигә сагынып, саргаеп, зар-интизар сагынычлы бик күптин-күп булган сәламнәремне язып калам. Һәм дә  җиңәчигә бик сагынып-саргаеп бик күптин-күп булган сагынычлы сәламнаремне язып калам....
          ...Кечкенә апага миннән сәлам языгыз. Җизнигә һәм, әгәр дә зур әбзинең адресы булса,  аңа хат языгыз, миннән сәлам языгыз. Вә йәнә минем бөтен дускайларга сәлам әйтегез, авылда булсалар. В общем, калган бөтен туганнарга сәлам. Туганнарым, сәламемне шуның белән тәмамлыйм. Сәлам соңында үзем исән-сау, аллага шөкер. Хатыгыз буенча сезнең дә исәнлегегезне белдем. 20 нче апрельдә язган хатыгызны 25 нче майда алдым. Хатыгызны алып укыгач шатландым да, ну икенче яктан кайгырттым да, тормышыгыз бик яхшыдан түгелмени?..
          ... Үзем озакламый, аллаһы теләсә, кызыл офицер булырга укыйм. Тагын 3 айдан укуыбыз бетә. Кызыл офицер булып, немец этләрен, дошманнарны үзебезнең җирдән каулап чыгарам. Берлинга каулап илткәч, туганнарым, күрешеп сөйләшербез, Алла теләсә, исән-сау булсак. Туганнарым, һәрбарчагыз үзегезнең догагыздан ташламагыз мине.
          Җиңәчи кайда яши соң, кечкенә туганнарым ничек, үсәләрме? Алар мине беләләрме, онытмадылармы мине?  Зинһар өчен, әбзиләрнең, кечкенә апаның, калган минем дускайларның адресларын җибәрегез. Колхозда чәчүләр беттеме?..
          ...Мин сезне бик сагындым. Хатыгызны алып укыгач, үзегезне күреп сөйләшкән кебек булдым. Сагынычлы хат язучы Минәхмәт. 25.05.43.
    Получить Юсупову Султану. 
    Арм. ССР г. Ереван почтамт в/ч 739 Султанов Миннахмет.
          2 нче алып баручы. Солтанов Миңлеәхмәт абыйның туганы Задә апа бүген безнең арада. Аны түргә чакырыйк әле. 
          Задә апа.  Бөек Ватан сугышына минем өч ир туганым чыгып китте. Шулар арасында бер Хуҗиәхмәт абый гына туган илгә исән кайта алды. Вәлиәхмәт абзый белән Минәхмәт энем яу кырында ятып калдылар.
          Сез хатын укыган Минәхмәтебез сугышка кадәр Казанда техникумда укый иде. Авылда мәктәпне тәмамлагач, олы абзый аны үз янына чакырган иде. Минәхмәтнең авылга кайтуын бөтенесе көтеп ала иде, чөнки ул гармунда бик оста уйнады. Озын буйлы, шәп гәүдәле, бик чибәр иде. Аның сыздырып уйнавын тыңларга дип, янына бөтен авыл белән җыела иделәр. Бик укыйсы, зур, файдалы кеше буласы килгән иде аның. 1942 нче елда фронтка китте. Анда да кызыл офицерлыкка укытканнар. Башта хатлары килде. Соңыннан бер башкорт егетеннән хат килде. Ул Минәхмәт белән дус булган икән. "Мина шартлап үлде Минәхмәт”, - дип язган иде дусты. Бик яшиселәре килгән иде туганнарымның, ләкин сугыш гомерләрен өзде шул.
          1 нче алып баручы. Задә апаның хәсрәтен уртаклашыйк әле. Миңлеәхмәт абыйны күз алдына китерик.
          2 нче алып баручы. Сугыштан әйләнеп кайтмаучылар барысы да - яшәп калырга өлгермәгән, үлемнән куркуын тышка чыгармыйча, эченнән генә үрсәләнә-үрсәләнә, зур сугышка кергән шәхесләр. 
          Укучы-солдат  М.Әгъләмовның "Соңгы сүз”  балладасын укый.     
          1 нче алып баручы. Яу кырында башын салган авылдашларыбыз арасында япь-яшь, 16-17 яшьлекләр дә булган. Шуларның берсе – Таһир абый Вафин. 1943-44 нче елларда язылган, "Просмотрено. Военная цензура " штампы сугылган хатлары белән танышыйк.
          Укучы Батыр хатын укый:
                        Сагынычлы хат башы.
          Сез ки туган илдә яшәүче якын күргән кадерле әнкәйгә улыңнан сагынып, саргаеп бик күп сәлам. Һәм абыйларга, укытучы апаларга, миңа хат язып, хат укучыларга - һәрбарчасына аерым-аерым күп сәлам. Сәлам тәмам. Әни, үземнең хәлгә килсәк, үзем исән-сау, шул урынымда. Ашау, эчү җитә. Үзебез көнгә 6 сәгать өйрәнәбез. Әни, утызында язган хатыңны алып укыдым һәм бик шатландым. Акчаңны алдыңмы дигәнсең, 300 тәңкә алдым. 19 нчы мартта карточкаңны да алып, өстеңә карап бер туйганчы җыладым, үзеңне күргән шикелле булдым. Сагынганда карточкаңа гына карыйм, әни. Әни, әбине үлде, дигәнсез. Мәрхүм котылган инде, ашы ашаган, яше яшәгән, җәфаланып ятканчы. Түлке сиңа гына зур кайгы булган. Ярый, әни, бернәрсә өчен дә кайгырма, җылама. Ашарыңа, эчәреңә булса, рәхәтләнеп ят. Исән булсак, алла теләсә, сугыш бетсә, кайтып күрешербез бер. Әни, бәрәңгене ничек булса да орлыкка калдырып, бәрәңге чәчәргә тырыш. Бәрәңге чәчсәң, ач булмыйсың. Ярый, әни, хуш, хуш. Хат еш сал, кәгазь сал. Сәлам мине сораучыларга.
    12 нче апрельдә көндезге сәгать 5 тә яздым.
     ТАССР ст. Нурлат Октябрьский район п/о Илюткино д. Фомкино получить Вафиной Нургаян
    Мар АССР ст. Сурок  п/п 43765-Я 
    От Вафина Тагира
          2  нче алып баручы
               Хат башы, әнкәй, якын күрсәң яз каршы.
          Сез ки якын күргән, бердәнбер, кадерле, якын, туган әнкәемә Армия сафында хезмәт итүче бердәнбер улың Таһирдан,  сагынып-саргаеп, бер күрергә зар булып торучы малаеңнан күп сәлам. Һәм кадерле абыйга, апага, сеңелләрем Нурҗиһан белән Өммегөлгә күптин-күп сәламнәремне язып калам Һәм, әни, үзең белән бергә эшләүче иптәшләреңә, мине сораучыларга, тирә-күршеләргә - һәрбарчасына аерым-аерым сәлам диярсең. Сәлам тәмам. Әни, үземнең хәлгә килсәк, үзем исән-сау, аллага шөкер. Актык салган хатыгыз буенча, сезне дә исән-сау дип беләм. Әни, син минем өчен кайгырма, ашарга-эчәргә җитә, өстә - яхшы, аякта - ботинка. Хәзер, әни, монда яз инде. Түлке иптәшләрдән аерылдым, аларны бүтән землянкаларга аердылар,  безнең землянкага бүтәннәрне китерделәр. Шулар арасында Фома малайлары да килде, яңалар, минем белән бергә булмаганнар: Вагыйз, Таһир, Миннебай һәм үзем. Бер Чишмә малае бар, Зирекледән берәү. Иптәшләр юк дигән белән түгел, иптәшләр бар, әни, уңайсызланма тагын, без бертуганнар кебек яшибез.  Аерылган иптәшләр белән күрешәбез. Әни, үзең нишләп ятасың? Шул урында эшлисеңме, авыр түгелме? Ашау-эчү ягына нишлисең? Аптырый торгансыңдыр инде. Әни, аптырасаң, терлекләрне сат, бер дә курыкма. Алла бирер әле исән булсаң, алла теләсә. Паёк акча аласыңмы?  Терлекләр исәнме, аларга абый азыкка аптыратмыймы? Әни, авылдагы туганнар хәлен дә яз, нишләп яталар, абыйлар нишләп яталар, нигә берегез дә бер хат та язмыйсыз? Бер ай да 15 көн хатыгызны бер дә алмадым, килмәде. Әллә язып килми, әллә язмыйсыз. Язганда 3-4 бит кәгазь салыгыз. Авыл хәбәрләрен языгыз.
          Әни, авылга кайтсаң, әбиләргә, зур апаларга һәм башка туганнарга, дус-ишләргә - һәрбарчасына бик күп сәлам диярсең. Әни, минем өчен кайгырма, елама. Исән булсак, бер кайтырбыз, алла теләсә. Хуш, хуш.
          1 нче алып баручы. Туганы Таһир абый турында нәрсәләр хәтерли икән, түргә Вафин Дамир абыйны чакырабыз.
          Дамир Вафин сөйли: Таһир абый – минем әтиемнең апасының улы. Ул безгә еш кунакка килә иде. Сугыш алдыннан алар күрше Фомада яши башлаганнар иде, чөнки Нургаян апа мәктәпкә җыештыручы булып эшкә урнашты. Ятим энесенең киләчәген кайгыртып, әти Таһир абыйны урта белем алу өчен райондагы Кизләү мәктәбенә илтте. Әнисеннән беркайчан аерым яшәмәгән Таһир абый, сагынуга түзә алмыйча, аннан  кайтты. Әти аны өч тапкыр илтсә дә, ул анда укырга теләмәде. Бик нечкә күңелле иде ул. Әнисен бик ярата, сагына иде. Шушы 17 яшьлек егетне сугышка алдылар. Ул аннан бик күп хат язды. Бер хатында миңа язган сүзләре хәтеремдә: "Энем, зинһар, укырга мөмкинлегең булганда укы. Белем сугыш кырында да кирәк. Белемлеләрне монда да тагын укыталар, ә безне туры сугышка җибәрәләр”,- дигән иде. Исән калса, укуын дәвам итәргә хыялланган иде ул. Тик озакламый, өзелгән җыр шикелле, аның белән хәбәрләшү тукталды. Җавап хатлары килмәде. Сугыштан соң гына авылдашыбыз Хамматов Вазыйх абый аның үлемен үз күзләре белән күрүе турында сөйләде. "Фашистлар белән аяусыз көрәш бара. Арттан безнең снарядлар очса, аяк астында каршы яктан ут ачкан пулемёт патроннары ком тузаны күтәрә. Дошман снарядлары әле анда, әле монда шартлый. Мин бер агач астына сыендым. Миннән ерак түгел икенче агач янына Таһир баскан, үз янына ышыкланырга чакыра. Мин аны үз яныма дәшәм. Бервакыт Таһир баскан җиргә снаряд төшеп шартлады. Таһир үз күз алдымда немец снарядыннан һәлак булды”,- дип сөйләп, безнең өметләребезне кисте. Әнисе Нургаян апа бердәнбер улын югалту хәсрәтеннән елый-елый сукырайды. Улын гомере буе көтте ул,  аны сагынып, моңлы җырлар көйләгәнен минем балаларым да хәтерлиләр. 
          2 нче алып баручы. Дамир абыйның кайгысын уртаклашыйк, Таһир абыйны күз алдына китерик. (Тынлык)
          1 нче алып баручы. Гаделлек өчен сугышка кергәндә батырларның һәркайсы:
                                               Мин кайтырга тиеш исән килеш, мин кайтырга тиеш.
                                                 Илгә кайтыр өчен исән килеш, без җиңәргә тиеш, -
    - дигән. Аларның яшисе килү теләге никадәр көчле булуын хатлары сөйли. Закиров Вазыйх абый хатын тыңлыйк әле.
          Укучы хат укый. 
          Сез ки гыйззәтле вә хөрмәтле булган, якын күргән әткәй белән әнкәйгә без ки угылыгыздан бик күп сәлам язып калам. Янә сеңелем Нәзия белән Наҗиягә, Рәшиткә абыйларыннан сәлам язып калам. Янә калган туганнарга һәрбарчасына бик күптин-күп сәлам диярсез. Янә тирә-күршеләргә һәрбарчасына бик күптин-күп сәлам. 
          Сәлам соңында үзем исән-сау әле, аллаһка шөкер. Шулай бер көенә бара әле. Җәяү килеп җиттек дияргә ярый инде, 30 чакрым кыр өстеннән, шундый ардым. Бу хәтле без үтмәгән җир калмаган. Шулай, әткәй белән әнкәй, нәрсә аллаһы тәгалә язган инде. Газиз әткәем белән әнкәем, үзегез догагыздан ташламагыз инде. Догада торыгыз. Үзегез беләсез инде, нәрсә аллаһы тәгалә язгандыр. Исән-сау кайтып күрергә булыр микән инде?  Тавышына моннан ук колаклар тыгылып бетте. Шулай, әткәй-әнкәй һәм сеңелләрем, энем, догагыздан ташламагыз инде, теләп торыгыз, исәнлек белән кайтырга. Яхшы, сау булыгыз, сау булыгыз.
          Яхшы, сау булыгыз, сау булыгыз.
    Бу хат язылды: 27 нче май, 1943 нче ел.
          2 нче алып баручы. Сталинград сугышында хәбәрсез югалган Закиров Вазыйх абыйның бертуган энесе Рәшит абый да бүген безнең арада. Вазыйх абый турындагы хатирәләрегез белән уртаклашыгыз әле, Рәшит абый.
          Рәшит абый.  Шушы дәһшәтле сугыш башланганда мин сабый бала гына идем әле. Ләкин Вазыйх абыемны хәтерлим. Сугышка китәр алдыннан без фотога да төшкән идек. Үз апам Нәзия, күрше кызы Ркыя апа, Вазыйх абый, әти һәм мин. Кызганычка каршы, бу фотосурәт сакланмый. 
          Вазыйх абый турында бары тик җылы сүзләр генә әйтә алам. Ул киң холыклы, йомшак күңелле, ярдәмчел кеше булган. Бик укымышлы, дингә бирелгән, чын күңеленнән аллаһка ышанган. Тышкы кыяфәте дә мөлаем. Зәп-зәңгәр күзле, коңгырт чәчле чибәр генә бер егет булган. Мин гомерем буе шундый абыем белән горурланып яшәдем. Әти-әни үзләре үлгәнче, Вазыйх абыйны көттеләр. Чөнки ул хәбәрсез югалганнар исемлегендә иде, андыйларның табылып, әйләнеп кайткан очраклары да булгалады бу дөньяда. Шунлыктан өметне өзмәдек. Абыемны әле дә сагынам мин. Сагынганда, түрдәге стенабызда эленеп торган фотосына карап уйланып утырам.
          1 нче алып баручы. Рәшит абыйның кайгысын уртаклашыйк әле. Вазыйх абыйны күз алдына китерик. Дәшми торыйк.
          Укучы Ә.Еники әсәрен укый (бер урында салмак кына "Сарман” көе яңгырап ала) "Кем җырлады?"
            1 нче алып баручы.  "Хәбәрсез югалды”. Бөек Ватан сугышында һәлак булган күп яугирләрнең өйләренә шундый үлем язуы килгән.  Әлеге хәсрәтле билгесезлек мәрхүм туганнарының йөрәген озак телгәләгән. Җаннарны җәрәхәтләгән югалту сагышы, хәтер солдаты кебек, гомер буе күңелләрдә сакта торган. Яралы йөрәкләр бүген дә сыкрый әле... Түргә Роза апа Вафинаны чакырабыз.
          Роза Вафина сөйли: 1937 нче елда мин бик кадерле бала булып дөньяга килгәнмен. 1940 нчы елда энем Равил туган. Ул вакытта гаиләбез белән Мәскәү өлкәсе Воскресенск шәһәрендә яшәгәнбез. Мин әтиемне бик яратканмын. Әнием сөйләве буенча беләм: әтине өйдән беркая җибәрмәгәнмен. Шуңа күрә эшкә барырга булганда, аның киемнәрен әни урамга чыгарып куя, һәм әти яланөс чыгып йөгерә икән. Ул киткәч тә бик озак елаганмын. Кечкенә булсам да, әтидән бөтенләйгә аерыласы булганны күңелем сизгән күрәсең. Бөек Ватан сугышы башлану белән әтиемне сугышка алганнар. Бераз вакыт Мәскәү янында хәрби әзерлек үткәннәр алар. Шул чакта әни, энемне күтәреп, мине җитәкләп, әтине күрергә барган. Без анда ике көн кунганбыз. Әти: "Тагын 1-2 атна өйрәнербез әле”,- дигән булса да, без киткәннең икенче көнендә үк фронтка озатканнар аларны. Сугыштан бер хаты килгән газизебезнең. "Сәкинә, зинһар, балаларны ал да туган якка кайт. Бомба төшеп я үзең һәлак булырсың, я балаларны югалтырсың, Мәскәү янында куркыныч хәзер. Үзеңә туганнар янында җиңелрәк тә булыр. Без бу фашистларны бер-ике атнада җиңәрбез. Без иң алгы сызыкта, исән калсам хат язармын, язалмасам, бәхил булыгыз”,- дип, адресларын язып хат салган. Әни безне, киемнәребезне, әзрәк ашарга алып, ишеген ябып чыгып киткән. Без әтинең туган авылы Лениногорск районы Урдалы авылына кайтканбыз. Анда безне бик җылы каршылаганнар: яшәп торырга бүлмә биргәннәр, әнинең үзен мәктәптә җыештыручы итеп алганнар. Тик әни, безне ияртеп, Октябрь (Нурлат) районында ялгыз яшәүче әнисен алып килим дип, туган ягына кайта, ә әби: "Үзем китсәм, өебезне утынга сүтеп ягарлар, аннан кайда торырмын”,- дип бармый. Әни аны ташлап китә алмый. Шулай итеп без биредә калганбыз. 
          Әтинең хәбәрсез югалуы турында кәгазь килгәч, әни кызулык белән: "Ышанмыйм, Суфияным югалырга тиеш түгел, беркемнең аны үтерергә хакы юк!”- дип почта таратучыдан язуны да алып калмый. Аннары атып төшерелгән кыр казыдай шундый бер өзгәләнү белән үзен кая куярга белмичә бәргәләнә. Көчле давыл бөгеп киткәннән соң турайган агачлар шикелле, акрынлап хәл алып, аякларына баса башлагач кына, әтинең кайда күмелүе турында кызыксына. Тик фронттан килгән язу сакланмаган була шул.
          Инде хәзер үзем әби булсам да, һаман әти турындагы уйлар тынгылык бирми. Элек әтинең үзен көтеп яшәсәм, хәзер аның каберен эзләп табу хыялы белән янам. Безнең кадерлебез кай тарафларда ятып калды икән? Кайда җирләнде икән? Кабере билгелеме? Үзем исән чакта шул сорауларга җавап табасым килә.
          2 нче алып баручы. Күрәсез, дәһшәтле сугыш китергән хәсрәт бүген дә яши. Әйдәгез, без дә Роза апаның кайгысын уртаклашыйк әле. (Тынлык).  
          1 нче алып баручы.  Явыз дошман авылыбызның  яшь егетләрен дә, олы агайларны да, гармунчыларын да, балта осталарын да кызганмаган. Үзе үткән җирдлә күмер, көл һәм үлекләр генә калдыра барган. Шулай итеп күпме ятим арткан, ничәмә-ничә хатын-кыз тол калган. Ике сабый баласын, сөйгән хатынын, газиз әнисен калдырып, яуга киткән Шәрәпов Сәләхетдин абыйның оныгы Гөлсирә Җамалетдиновнаны түргә чакырабыз.
          Гөлсирә апа. Минем әниемнең әтисе – бабам Шәрәпов  Сәләхетдин Шәрәфетдинович 1903 нче елда Бикколда туа. Эш сөючән, тыныч холыклы була. Балта остасы һөнәрен үзләш-терә. Түбән Нурлат кызы Мисальга өйләнә. Аларның ике кызлары- Рәбига белән Рауза туа. Бабай Ватан сугышы башлануга фронтка китә. Аларны Нурлатка кадәр бөтен авыл белән оза-та баралар. Әнигә ул чакта 6 яшь, сеңелесенә 3 яшь була. Әни бу көнне бик ачык хәтерли. Ул көнне бик матур, кояшлы көн булган. Авылдан чыгып киткәндә, авыл башында туктап, азан әйткәннәр. Кызлар юл буе әтиләре итәгенә утырып барганнар. Ир-атлар военкоматка кереп киткәч, әбием балаларга көтеп торырга озак булыр, кайта торсыннар дип, аларны Солтан ба-бай арбасына утыртып, авылга озата. Бераздан военкоматтан әтиләре чыга һәм кызларын эз-ли. Әби хәлне аңлаткач, бик уңайсызлана: "Мин аларны тагын бер кочаклап, үз кулларым бе-лән арбага утыртырмын дигән идем”,- ди. Бу кызлары белән әтиләренең соңгы күрешүләре була.
          Бабай дошманга каршы сугыша-сугыша, Сталинград (хәзерге Волгоград)ка кадәр барып җитә. Фронттан хатлары килеп тора. Һәр хатында кызларының хәлен сораша, соңгы көнне аларны, кулларына алып, арбага утырта алмавына үкенә. Сугышның искиткеч куркыныч афәт булуын яза. "Иртәгә сугышка керәбез, шуннан исән чыксам, хат язармын”,- дигән соңгы хаты килә. Бабай  Сталинград шәһәре янында барган каты сугышта һәлак була.
          Әниләргә бабайның хәбәрсез югалуы турында язу килсә дә, алар гомерләре буе әтиләре кайтыр дип өметләнеп көткәннәр.       
          Әни безгә бабай турында сөйләргә ярата. Әтисез калгач, аларга тормыш итү бик авыр булган. Әниләре көне-төне колхозда эшләсә дә, туйганчы ашарга ризык җиткерүе авыр бул-ган, кием-салымнары бик иске булган. Әби көндез колхозда эшләсә, төннәр буе тукыма тукыган, кызларына киемнәр теккән. Балаларының өсләре бөтен, тамаклары тук булсын дигән. Бабайның сугышка киткәндә әйткән "Кызларымны сакла, тәрбияле булып үссеннәр!”,- дигән сүзләрен әманәт итеп кабул иткән. 
          Бездә саргайган хатлар бик күп иде. Тик алар бар да гарәп шрифты белән язылганлыктан, эчендә ниләр барлыгын белмәдек. Алай да, бала-чагалар кулына эләгеп югала күрмәсеннәр дип, авылдан чыгып киткәндә аларны үзем белән алдым. Ничә еллар сандык төбендә яткан-нан соң, укучылар кызыксына башлагач, ул хатларны гарәпчә укый белә торган апабызга кү-тәреп киттем. Тулысынча укый алмасак та, шул хатлар арасында бабам хатлары да барлыгын белдек. Бабайдан тагын истәлек булып,  алтын кулы белән ясаган  җиһазлары калган иде. Алар безгә дә озак хезмәт итте әле. Бүген төп йортта бабайның менә шул урындыгы саклана.
          Әгәр сугыш афәте чыкмаган булса, бабай күпме кешене шатландырган булыр иде әле, оныкларына үзенең һөнәрен өйрәтеп калдырыр иде. Әниләрем ятим, әбием тол булмас иде. 
           2   нче алып баручы.  Әйдәгез, Гөлсирә апаның кайгысын уртаклашыйк, Сәләхетдин абыйны күз алдына китерик әле. Дәшми торыйк.
         Әйе, сугыш китергән кайгыны санап бетереп булмый. Беркайчан да кабатланмасын иде сугышлар. Җирдә гел тынычлык булсын. 
          1 нче алып баручы. "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел”,- ди халкыбыз. Бөек Җиңү көнен күрә алмыйча, ут эчендә үлеп калганнарга без мәңге бурычлы. Аларга таштан коеп һәйкәлләр салдык. Һәйкәлләр ни хәлдә, алар төзекме, анда тәртипме? Бу сорауларга уңай җавап бирү–  һәркайсыбызның бурычы.
          "Һәйкәл җыры” бәете башкарыла (Г.Зәйнашева сүзләре, С.Садыйкова көе).
          2 нче алып баручы. Еракларда калган дәһшәтле елларны онытмыйк, безнең тормышыбыз хакына үз гомерләрен корбан иткән батырларны хәтерләрдә саклыйк. Әйдәгез, сугыш кырында ятып калган 27 миллион ватандашыбызны искә төшерик, басыйк, тын торыйк әле (1 минутлык тынлык).
         1 нче алып баручы.  Бүгенге кичәдәге яңгыраган сүзләр алар рухына дога булып барсын.
         2 нче алып баручы. Үлемнәре белән үлемсезлек яулап алган Бикколыбызның батыр уллары. Алар хөрмәтенә салынган һәйкәлләребез төзек, тирә-яклары чиста икән, намусыбыз да саф булыр. Шул очракта гына бүгенге тормышыбыз матур, киләчәгебез өметле булачак.
            Укытучы.  Бүген без гаделлек өчен көрәш корбаннары – батыр туганнарыбызның берничәсе  белән генә сөйләштек. Калган авылдашларыбыз турында да истәлекләр туплыйсы иде. Бүген барыгызга да мөрәҗәгать итәбез. Сандык төпләрендә казынып карыйк, күңел түрләрен актарыйк әле. Хатлар, документлар табылмасмы? Җиңүне якынайтуга үзләреннән өлеш керткән тыл ветераннарының хатирәләрен язып калдырыйк. Тереләрнең дә җаны тыныч түгел. Үлгәннәр истәлеге тереләр өчен кирәк. Беркем дә онытылмаска тиеш.
          Хөрмәтле апалар, абыйлар! Кичәбезгә килеп, туганнарыгыз турында хатирәләрегез белән уртаклашуыгыз өчен сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Кичәне әзерләгән һәм үткәргән укучыларга да зур рәхмәт. Сезнең барыгызны да киләчәк Җиңү бәйрәме белән котлыйм. Һәркайсыбызның җаны тыныч, тәне һәм рухы сәламәт, күңелләр көр булсын.   "Һәйкәлләрдә чәчәк” җыры
                                                                                                 
    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz