Вторник, 19.03.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

    Олимия сәламе

    I п ә р д ә

          Вакыйга безнең көннәрдә бара. Бүлмәдә, дөньясын онытып, Алсу телефонда уйнап утыра. Колагында наушниклар. Ислам керә.

    Ислам. Саумы, Алсу! Хәлләр ничек?

    Алсу. Яхшы, әйбәт!

    Ислам. Я телефон синең кулда,

    Я син нетбук артында.

    Көнен-төнен колагыңда

    Шул наушниклар тора.

    Алсу. Яхшы, әйбәт!

    Ислам. Бер дә әйбәт түгел, Алсу,

    Син тирән ялгышасың!

    Әйдә, саф һавада йөрик,

    Бераз ял итәр башың.

    Алсу. Яхшы, әйбәт!

    Ислам. Ишетми дә түгелме соң?

    Тикшереп карыйм болай:

    Алсу, миндә чир таптылар,

    Авырыйм, үләм бугай...

     Алсу. Яхшы, әйбәт!

    Ислам. Вәт син ә? Чама белмәсәң,

    Бу интернет нишләтә?!

    Ул компьютер уеннары

    Кешене хайван итә.

    Алсу. Яхшы, әйбәт!

    Бүлмәгә Хисам керә.

    Хисам. Кемне күрәм?! Саумы, Ислам!

    Ислам. Сәлам, сыйныфташым Хисам!

    Хисам. Бәй, Алсу да монда икән,

    Сәлам, Алсу, ни хәл, иркәм?

    Алсу. Яхшы, әйбәт!

    Хисам бик нык йөткерә башлый.

    Ислам. Ай-яй! Интегәсең, әллә

    Авырыйсыңмы, Хисам?

    Хисам.Соңгы вакыт әллә ничек

    Йөткертә, тыным кыса.

    Ислам. Син тәмәкене ташласаң,

    Саулыгың кайтыр кире.

    Хисам. Яхшы тәмәке тартам мин,

    Анардан түгел чирем!

    Нишләптер, гел баш авырта,

    Буыннарым нык сызлый...

    Тормышның кызыгы бетте,

    Йөрәк тә уңайсызлый...

    Ислам. Сыра белән мавыгасың...

    Хисам. Сыра аракы түгел!

    Сыраны эчәм мин бары

    Ачылмасмы, дип, күңел.

    Ислам. Дөньяның кызыгы юк дип,

    Зинһар, Хисам, ялгышма.

    Бары аек акыл белән

    Кара син бу тормышка.

    Хисам. Йә, йә, акыл сатма әле,

    Үзегез ни хәлләрдә?.

    Ислам. Кызларыбыз сәяхәткә

    Җыеналар бу көннәрдә.

    Хисам. Кая? Ничек? Озаккамы?

    Нәрсә белән? Ераккамы?

    Ислам. Гөлнур, Гүзәлне беләсең,

    Тиктормас, зирәк, шаяннар.

    Вакыт белән идарә итүче

    Шәп машина ясаганнар.

    Хисам. Кит аннан! Булыр алардан!

    Ислам. Әйдә, бергә йөгерәбез.

    Әгәр хәзер үк кузгалсак,

    Озатырга өлгерәбез!

    Хисам. Киттек, әйдә!

    Алсу. Яхшы, әйбәт!

    Хисам. Алсу, әйдә безнең белән.

    Ислам. Кызларны озатып калсак,

    Күңелләре булыр, беләм!

    Алсуны кулыннан тотып, чыгып китәләр.

    II пәрдә

    Вакыйга 20 гасыр башы өендә бара. Вакыт машинасы тавышы ишетелә.  Бүлмәгә Гүзәл белән Гөлнур йөгереп керә. Өшегәннәр. Аптырап караналар.

    Гүзәл. Ай-яй салкын, бик өшетте,

    Булмаса да кар-буран!

    Гөлнур. Без кая килеп эләктек?

    Йә Аллам! Бу кай урын?

    Гүзәл.Төш күрәм, дисәм (чеметә), юк, авырта,

    Өнем шикелле, әйе!

    Гөлнур.  Мин аңладым: без – музейда.

    Борынгы барлык әйбер...

    Гүзәл. Шулай ахры, тастымаллар,

    Иске лампа, бу – каба…

    Гөлнур. Менә болар нәрсә тагын?

    Бу чигешләргә кара!..

    Самовар күтәреп, бер апа килеп керә. Ул 20 гасыр башындагыча киенгән. Сөйләшә-сөйләшә самовар куя.

    Апа. Кунаклар бар икән бездә,

    Әссәламегаләйкем!

    Гүзәл. Исәнмесез, апа, Сезгә

    Телибез хәерле көн!

    Гөлнур. Рөхсәтсез түргә үткәнгә

    Ачулана күрмәгез...

    Гүзәл. (хискә бирелеп) Без музейларда йөрергә

    Яратабыз, үләбез...

    Апа. Ниткән музей? Кайда музей?

    Биредә без яшибез.

    Монда ашый, йоклый, тора

    Олыбыз һәм кечебез.

    Гүзәл. Бәй, алай булгач нишләп әле

    Иске-москы җыйдыгыз?

    Кайда сезнең телевизор,

    Компьютер, суыткычыгыз?

    Апа. Ниләр сөйлисең, акыллым,

    Аңламыйм һич сүзеңне.

    Югыйсә, белемле итеп

    Саный идем үземне.

    Гөлнур (иптәшен туктатып.) Тукта! Апа! Әйтче безгә:

                                        Бүген ничәнче гасыр?

    Апа. Җүләргә саныйсызмы соң?!

    Егерменче йөз башы!..

    Гүзәл. Ә?!

    Гөлнур. Вәт сиңа “ә”! Син, тиктормас,

    Иштең ишкәк чукмарын.

    Вакыт машинасына утыргач,

    Бутагансың пультларын!

    Гүзәл. Мин бит... ни бит... мин уйладым

    Киләчәккә барырга,

    Алдагы тормышыбызда

    Ни буласын карарга...

    Гөлнур. Я, ярый, шыңшыма, җитте.

    Бусына шөкер итик.

    Киләчәккә юл алганчы

    Үткәнне белеп китик.

    Апа. Һич төшенмим, ни сөйлиләр?!

    Гөлнур. Апа, аңласаң, тыңла:

    Вакыт машинасына утырып,

    Килдек яңа гасырдан.

    Гүзәл. Яңа чорда бар да яңа.

    Сабыйлар белә меңне.

    Техника заманы бездә,

    Кеше галәмгә менде.

    Апа. Галәм дисең, ә? Техника?

    Күңелле, димәк, анда...

    Тукта, соңрак сөйләрсең,

    Кайтып килә бабай да.

    Апа. Исән-сау кайттыңмы, бабай?

    Бабай. Шөкер әле, балалар!

    Апа. Гомерең буе мактап йөрдең:

    Кайнап чыкты самовар.

    Чөкердәшеп чәй эчәрбез,

    Бергәләп әзерлик тә...

    Бабай. Соңыннан әле сезгә мин

    Күңелле хәбәр әйтәм.

    Гүзәл. Ай-яй, бабай, киенгәнсез

    Бигрәк юка, җиңелчә.

    Өшегәнсездер, урамда

    Усал салкын җил исә.

    Бабай. Үзегез дә битегезне

    Капламый килгәнсез ич.

    Гөлнур. Соң бит ул - бит, күнеккән лә,

    Чәч һәм битләр туңмый һич!

    Бабай. Күз алдыңа китер әйдә:

    Тулысынча  мин – бер бит.

    Минем тән, нәкъ йөзем кебек,

    Салкынга күнеккән бит!

    Гүзәл. Әйе, әйе, ишеткән бар,

    Салкыннан чыныгалар.

    Ә безнең күк иренгәннәр

    Моңа тик кызыгалар...

    Бабай. Ялкау булырга ярамый,

    Сәламәтлек бик кирәк.

    Менә туксанга җитсәм дә

    Хәрәкәтләнәм теләп.

    Апа. Сөйлә, бабай, ни яңалык

    Белеп кайттың каладан?

    Бабай. Бергә дога кылыйк, аннан

    Торыйк  табын яныннан.

    Дога кылып торалар. Икенче урынга күчеп утыралар. Апа җыештыра.

    Бабай. Бик күркәм бер бәйге бар бит –

    Олимпия уеннары.

    Икесендә катнашсак та,

    Безнең җиңгән булмады.

    Дүртенче олимпиада

    Лондонда үткән икән...

    Фигурист Коля Панин һәм

    Өч спортсмен анда киткән.

    Безне дөньяга таныткан

    Николаебызга дан!

    Ниһаять, Рәсәй империясе

    Алтын медаль  яулаган.

    Гүзәл. Белсәң, бабай, сөйлә әле

    Бу уенның тарихын.

    Апа. Белмәгәне юк бабайның

    Шәп “аяклы тарих” ул.

    Мин дә беләм: олимпия

    Уза һәр дүрт ел саен.

    Тик мең биш  йөз ике ел

    Тукталып торган уен.

    Бабай. Егерме биш гасыр элек,

    Борынгы заманнарда

    Шәһәрләр дус яшәмәгән,

    Сугыш ачканнар бар да.

    Акыл ияләре шунда

    Бер фикергә килгәннәр:

    “Мәңгелек талашып яшәү -

    Бик куркыныч! – дигәннәр. –

    Кыюлык һәм көч-куәтне

    Сугышсыз сыныйк әйдә.

    Батырлар бергә җыелсын,

    Шуңа әзерлик мәйдан!”

    Һәм зәйтүн ботакларыннан

    Тәкыялар үргәннәр,

    Таҗдан кыйммәтле бүләкне

    Җиңүчегә биргәннәр.

    Үз чиратында Батыр да

    Җиңелгәнгә тимәгән,

    “Спорт бәхәсендәге көндәш

    Дошман була”, - димәгән.

    Көньяк Греция  иленең

    Олимпия каласында

    Үткәргәннәр уеннарны,

    Исем бирелгән шуннан.

    Ярышларда катнашалган

    Бөтен ирекле греклар:

    Аксөяк, байлар, хәтта икән

    Ярлы да үзен яклар.

    Бу – фәкать ирләр бәйрәме.

    Бу - башкача булалмый.

    Хатын-кыз катнашу түгел,

    Тамаша да кылалмый.

    Гөлнур.  Менә монда ялгышасың,

    Хаталанасың, бабай.

    Ярышларда бар да тигез,

    Хәзер бүлү юк алай!

    Гүзәл. Хәтта хәзер катнаш(а) ала

    Булса да инвалид үзе.

    Гөлнур. Олимпия булып үткәч,

    Паралимпия уза.

    Бабай. Аңлатып сөйләвегезне

    Сорыйм, балалар, сездән?

    Апа. Бабай, кызлар килгән безгә

    Егерме беренче йөздән...

    Анда хикмәт икән, кызык,

    Тизлек заманы диләр.

    Уйлап тапканнар күп нәрсә,

    Ясалган әллә ниләр.

    Җирдә оча, күктә йөри, ди

    Ул замана кешесе!

    (вакыт машинасына күрсәтеп)Вакыт буйлап хәрәкәтләнә

    Әнә аның ишесе.

    Бабай. Алай икән... Бөтен нәрсә

    Үзгәрдемени шулай?

    Киләчәк буынга бездән

    Берни күчмәгән бугай...

    Гөлнур. Тагын хата: сездән калган

    Күп нәрсә безгә якын:

    Тел, дин, милләт һәм йолалар,

    Нәселдән күчкән акыл...

    Гүзәл. Асыл киңәшләрегезнең

    Игелеген күрәбез,

    Югарыга, алга киттек

    Бары шуңа күрә без.

    Бабай. Ничек анда, катнашамы

    Безнекеләр уенда?

     Гөлнур.. Ничек кенә?! Рәсәйлеләр

    Һәрчак алгы урында.

    Гүзәл.  Ә егерменче йөзнең

    Сиксәненче елында

    Олимпия уты күчте

    Безнең Мәскәү кулына.

    Гөлнур. Инде хәзер без көтәбез

    Ундүртенче ел кышын

    Сочи шәһәрендә узар

    Аның чираттагысы.

    Гүзәл.Шул уенны карарга дип

    Юлга кузгалган идек,

    Төймәгә ялгыш басканбыз,

    Шуңа бирегә килдек.

    Гөлнур. Рәхмәт, апа, сыегызга!

    Гүзәл. Бабай, Сезгә дә рәхмәт!

    Гөлнур.  Юлчылар юлга кузгалсын,

    Булса да монда рәхәт.

    Бабай. Шөкер, киләчәгебез

    Өметле икән, әйбәт...

    Апа. Юлларыгызга ак җәймә,

    Күңелле булды, рәхмәт!

    Чыгалар. Вакыт машинасы тавышы ишетелә.

    III пәрдә.

    Сәхнә Сочи олимпиадасын чагылдырып бизәлгән.

    Ислам таякка таянган Хисамны җитәкләп керә.

    Ислам. Менә, дустым, без – Сочида!

    Тиздән уен башлана.

    Хисам. Олимпия уенында

    Җиңүеңә ышанам!

    Ислам. Җиңү – әйбәт, дустым, ләкин

    Җиңмәсәм дә кайгырмыйм.

    Спортны якын иткән өчен

    Көчле мин һәм авырмыйм.

    Хисам. Әйе, Ислам, син – бәхетле,

    Дөрес юлдан атладың.

    Мин ялгыштым, саулыгымны

    Югалттым, сакламадым...

    Ислам. Әйтеп тә карадым да бит,

    Ташла, дип тәмәкене.

    Сыра – аракы түгел, дип,

    Эчтең шул әшәкене.

    Хисам. Шушы начар гадәтләрем

    Көн саен арта барды.

    Азгын күңелем котыртканга

    Кулга наркотик алдым.

    Шулвакыт вакыт машинасы тавышы ишетелә һәм сәхнәгә Гүзәл белән Гөлнур керә.

    Гөлнур. Без – Сочида, Гүзәл, ура!

    Гүзәл. Күрәм, без – киләчәктә!

    Гөлнур. Тиздән бу матур шәһәргә

    Спортсменнар киләчәкләр!

    Гүзәл. Әнә анда кемнәр дисәм,

    Берсе Ислам түгелме?

    Ислам. Сәлам, кызлар! Очраштык та,

    Бергә булыр күңелле!

    Хисам. Мине танымыйсыздыр шул...

    Ислам. Кызлар, бу – безнең Хисам!

    Гөлнур.Мәңге танымас та идек,

    Ислам әйтмәгән булса...

    Хисам. Мин менә шул хәлгә төштем,

    Нәфсемне тыймаганга.

    Дустым мине алып килде

    Олимпия карарга.

    Ислам кебекләр – сәламәт,

    Спортны яраткан өчен.

    Физик яктан гына түгел,

    Рухи яктан да көчле.

    Ташламады, ярдәм итте

    Миңа чын дустым Ислам.

    Начар гадәтләрем бетте,

    Савыгыгырмын дип торам..

    Гүзәл. Без биш дус бит, Алсу кайда?

    Ислам. Шифаханәдә ята...

    Гөлнур. Ни булды? Ул терелерме?

    Ислам. Аның башы авырта.

    Кулыннан һәм колагыннан

    Телефон һич төшмәде.

    Виртуаль дөньяда яшәп,

    Аннан әллә нишләде...

    Гүзәл. Әйе, дуслар, һәр нәрсәдә

    Чама белергә кирәк.

    Сау-сәламәт булыйк, дисәк,

    Хәрәкәтләник күбрәк!

    Гөлнур. Бик тиздән бәйге башланыр –

    Олимпия уеннары.

    Ислам. Дусларча аралашалар

    Бар дөнья спортсменнары.

            Еракта музыка ишетелә. Биш кыз биш төстәге (зәңгәр, кара, кызыл, сары, яшел) костюмнан, шундый ук төстәге обручлар белән биеп керәләр.

    1.      Исәнмесез!

    2.      Хәерле көн!

    3.      Рәхим итегез түргә!

    4.      Сочи олимпиадасында

    Көч сынашырбыз бергә!

    5.      С Древней Греции, с Эллады,

    Взял пример и новый век.

                Возродил олимпиады

               Современный человек.

               Хорошо всех стран посланцам

               Собираться, спорт любя.

    И никто здесь иностранцем

    Не почувствует себя!

    5 кыз бии. Ислам трюклар ясый. Гүзәл һәм Гөлнур җырлый.

    Бию ахырында 5 боҗрадан олимпия символын ясыйлар.

     

    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz