Суббота, 27.04.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

                                            Исәнмесез! Хәерле көн!                                          

                                     Нурлаттан мин! Нурлы яктан!                                

    Тәңре мине тумыштан ук

                                                                                 Мөгаллим итеп яраткан!                                                                             

    Горурланам, тамырымда

                                        Утыз Имәни каны бар.                                        

                                    Үз кыйбламнан тайпылмаска,                            

                                     Шөкер, димен, Иманым бар...                            

    Анам сөте белән иңгән

    Татар теле – туган телем.

    Мәгърифәтнең якты нуры –  

                                                                                                      Шәкертләрем алган белем.                                                                                                   

    Аллаһының үз әһеле –

    Әһлиуллина Гөлүсә мин.

    Һөнәри осталыгыма

    Максат куеп ирешәмен.

    Бар яктан да камил булган

    Шәхес тәрбияләү өчен,

    Иҗади эзләнүләргә

    Юнәлтеп белеем үсешен,

    Гыйлем дигән хикмәтләрнең

    Авыз итеп нигъмәтләрен,

    Үзләштерә шәкертләрем

    Тормышның үз кыйммәтләрен.

    Информатив мөмкинлекнең

    Инновацион хәләтендә

    Бергәләшеп үстерәбез

    Фикер йөртү сәләтендә.

    Камил дәрес асылының

    Гыйбарәсе - галилектер.

    Дәрес бирү алымнары –

    Төрлелек һәм төгәллектер.

    Реаль тормыш белән бәйләп

    Стандартларның яңа төрен,

    Проектлар төзегәндә

    Сухомлинскийның фикерен,

    Күздә тотып эш иткәндә,

    Тел укыту белән бергә,

    Балада аң тәрбиясен

    Ничек камилләштерергә?!

    Конкурентлыкка сәләтле

    Шәхес тәрбияләү булса берсе,

    Икенче төп проблема -

    Әдәп-әхлак мәсьәләсе.

    Җәмгыять әхлаксыз икән,

    Киләчәге дә юк, димәк.

    Укытучы икәнмен мин,

    Мөмкин ничек ярдәм итмәк?!

    Белем сыйфатын күтәрү

    Чараларның үтемлесе.

    Информацион-коммуникатив

    Технологияләр үсеше,

    Укытуда яңа модель-

    Көнүзәктә иң мөһим эш.

    Бу процесста укучы да

    Актив катнашырга тиеш.

    Нәтиҗәле итүөчен,

    Технологик алымнарны,

    Заманча дәресләр белән

    Мавыктырып балаларны,

    Уйланулар, эзләнүләр

    Һәм ачышлар аша гына,

    Ирешәдер укытучы

    Алга куйган максатына.

    Үсеш технологиясе –

    Компьютерлы тестлар белән,

    Укучыларның белемен

    Тикшерү отышлы дип беләм.

    Укыту структурасының

    Сингапурчасын куллану,

    Иҗади фикер йөртү өчен

    Уңышлы икәнен тану.

    Сыйныфтан тыш эшчәнлек тә,

    Булгач төрле юнәлештә,

    Кызыклы һәм нәтиҗәле

    Башкарылган һәрбер эштә:

    “ Чишмә башы”- күмәк иҗат,

    “ Сәләт” берләшмәсе эше.

    “ Күңелле сәхнә” дигәне,

    Мөстәкыйль иҗат җимеше.

    Үз авторлык программам да

    Фәнни-тикшеренү эше.

    “ Хәтер”- ул тарихи мирас,-

    Яшәвемнең бер рәвеше!

    Җанымдагы мили рухтан

    Илаһи халәт тоеп,

    Татар кызына хас буй-сын

    Әйтерсең куйган коеп!

    Күңел оча канатланып-

    Килә биеп аласы.

    Мин дә бит үз милләтемнең

    Милли җанлы баласы.

    Халкымның мили киеме

    Тарихи мирас безгә.

    Сокланып каршы алсалар

    Карап киемебезгә,

    Зыя-затлы икәнебез

    Күренеп озаткан чакта,

    Татар кызы шундый була

    Дисеннәр безнең хакта!

    Туган телгә кадер-хөрмәт

    Тәрбиялик, дибез, икән,

    Булсын, дим, мөгаллим үзе

                                   Фәненә мөкиббән киткән.                           

    Һөнәри осталыкбелән

    Асыл сыйфатларын бәйләп,

    Мәгърифәтле татар телен

    Баручы булыйк без, әйдәп!

     Гөлүсә Әһлиуллина

    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz