Вторник, 19.03.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

    Әһлиуллина Гөлүсә Дамир кызының татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинарында күрсәтелгән хезмәт эшчәнлегенә иҗади отчёты

    Кичә барышы

    Укытучы.   Бик күп авылларны бер итеп,

    Дуслар-туганнарны беркетеп,

    Хәсрәт-кайгыларны өркетеп,

    Яшик әле җырлап һәм көлеп.

    Булдыксызлар юлны бирсеннәр,

    Зар-моңлылар безгә килсеннәр,

    Безнең рухи шауны күрсеннәр,

    Менә болар яши дисеннәр!

    1 алып баручы.

    Исәнмесез, хәерле көн,

    И хөрмәтле кунаклар!

    Дуслар, туганнар килгәнгә

    Искиткеч шат бу яклар.

    2 алып баручы.

    Кичәбезне багышлыйбыз

    Газиз Бикколыбызга.

    Аңа нигез салынуга

    Инде ничә ел узган?

    Кемнәр яши, нинди халык?

    Бармы бер файдалары?

    Җавап табарсыз кичәдә

    Күп сорауларга тагы.                      

    1 алып баручы.

    Чит җирдә бәхетле булып

    Яши калса да кеше.

    Күң(е)лендә туган җир җыры

    Тудыра сагыну хисе.

    Алабугада яшәүче авылдашыбыз Равил Сәфәргалиев көе, Гарәфи Әгъләмҗан сүзләре, “Бикколым”. Җырлый – Сафиуллин Илнур, аккомпонеатор – Ситдыйкова Айгөл.

    2 алып баручы.

    Үткәнен белгәннәрнең

    Киләчәге өметле.

    Серләр ача Гөлназның

    Язган фәнни хезмәте.

    Авыл тарихы турында сөйләр өчен, сүз 6 нчы сыйныф укучысы Әһлиуллина Гөлназга бирелә.

    1 алып баручы.

    Эзләнүләр нәтиҗәсе –

    Кызыксыну уянды.

    Укучылар авылыбызга

    Атап шигырьләр язды.

    Сез дә шуларны тыңлагыз

    Һәм безне бәяләрсез.

    Самими, саф хисләр анда,

    Тик шунысы бәхәссез.

          Үзләре язган шигырьләрне сөйләү өчен укучыларны түргә чакырабыз.

    2 алып баручы.

    Үзәгебез Нурлатка – 100.

    Юбилее узачак.

    Чыгарган әкиятебез

    Бездән бүләк булачак.

          9 нчы сыйныф укучысы Хатыйпова Гөлия Бикколның хезмәт сөючән халкы белән таныштырыр. “Нурлат шәһәре язмышында Биккол халкының роле”

    1 алып баручы.

    Болар Нурлат каласында

    Хәлләр ничек авылда?-

    Дип сораучыларга җавап:

    Тагын да шәбрәк монда.

    Талантлар бар арабызда,

    Һәркайсыбыз сәләтле.

    Бик файдалы үткәрәбез

    Һәр минутын сәгатьнең.

    Энесенә кирәк икән

    Сөйләр өчен бер шигырь,

    Хәзер язып бирә аңа

    Апасы - әллә шагыйрь?

          Микрофонны мәктәпнең әзерлек сыйныф укучысы Әһлиуллин Аязга бирәбез.

    2 алып баручы. Нинди бәйрәм булсын инде

                                  Биючесе булмаса.

                                 Дәртле бию бүләк итеп,

                                 Сәхнәгә Гөлназ баса.

    1 алып баручы.

    Укытучы җырлар яза,

    Укучысы башкара.

    Гөлиянең моңлы тавышын

    Сезгә тыңларга кала.

           Фәнис Яруллин сүзләре, укытучыбыз Ренат Шаһеев көе, “Серле чишмә”.

    3 нче сыйныф укучысы Билданова Гөлия җырлый. Баянда - автор.

    2 алып баручы. 

    Мартта Илдус Диндаровның

    Юбилее булачак.

    Журналистның бер шигыре

    Хәзер яңгыраячак.

         Яруллина Ландыш “Без – Бикколдан” шигырен сөйли.

    1 алып баручы.

     “Сөй гомерне, сөй халыкны,

    Сөй халыкның дөньясын”.

    Тамашачы мөнәҗәтләр –

    Халык җырын тыңласын.

          Авылдашыбыз Солтанова Задә апага сүз бирәбез (китап белән таныштыра, мөнәҗәт әйтә).

    1 алып баручы. Белем учагы - мәктәпнең

                                 Тарихын без өйрәндек.

                                 Кызык мәгълүматлар табып,

                                 Әй шатландык, кинәндек

                   Мәктәп тарихы турында Батыршина Алия сөйләр.             

    2 алып баручы.

    Биккол халкы заман белән

    Калмый бергә барабыз.

    Без театр күрсәтербез,

    Рәхәтләнеп карагыз.

          Укучылар уйлап тапкан сюжет  буенча язылган “Чуар тавык көн дә салып ята” пьесасын карагыз.

    1 алып баручы.

    Эшегезнең нәтиҗәсе

    Бармы соң ул дисезме?

    Моның өчен Руфинәгә

    Бирәбез хәзер сүзне.

    Руфинә. Без булдырабыз!

    Бик килә мәктәп турында

    Җылы сүзләр  әйтәсем.

    Нинди эшкә алынсак та

    Булдырабыз һәммәсен.

    Кызык тормыш белән яши

    Һәркем безнең мәктәптә.

    Хәтта “Дуслык” җитешәлми,

    Бетерәлми мактап та.

    Шуңа мин дә сөйлим бары

    Быелгылар турында.

    Күп җиңү яуладык район,

    Республика турында.

    Якташ абый Галиуллин

    Иҗатына сокланып,

    Альбом, планшет бәйгесендә

    Беренче урын алдык.

    Егетләр “Ибрай Гаязы”н

    Шунда сәхнәгә куйды.

    Гөлназыбыз “Шәҗәрә”дә

    Дипломга ия булды.

    Алиш конференциясенә

    Китте бездән Алия.

    Беренчелекне алганга

    Суырткычка ул ия!

    Әкият сәхнәләштереп

    Күрсәттек бер тамаша.

    Районда беренче булдык,

    Шуңа бирделәр акча.

    “Дулкыннар”да катнаштылар

    Безнең мәктәп кызлары.

    Портфолиода урын алды

    Шул бәйге дипломнары.

    Татар телен, әдәбиятны -

    Сөя Гөлия барын да.

    Фән олимпиадасында

    Беренче ул районда!

    Түбән Кама каласына

    Бәйрәмгә барып кайттык.

    Фатих Кәрим кичәсендә

    Бик күп мәгълүмат таптык.

    Кызы Ләйләгә карагач,

    Шагыйрьне күргән кебек.

    Гүя сәхнәдә ул - Кәрим,

    Күзләре тора көлеп.

    Республика бәйгесендә

    Бер мәктәпкә өч урын!

    Ирешәсең зур уңышка,

    Уйдырып салсаң уең.

    Бу уңышларыбыз бары

    Алты ай нәтиҗәсе.

    Тел, әдәбият өлкәсенең

    Күрәсез дәрәҗәсен.

    Әгәр мин саный калсам

    Башка күрсәткечләрне.

    Тыңлап, карап утырырга

    Сабырлыгың җитәрме?

    Ярый инде, ялыктырмыйм,

    Туктыйм шушы урында.

    Беләсегез килә икән

    Безнең эшләр турында,

    Укыгыз “Дуслык”,“Сабантуй”

    Һәм “Ялкын”ның битләрен.

    “Көмеш кыңгырау”дай газет,

    Журнал мәкаләләрен.

    2 алып баручы. Туган җирдә яшәү рәхәт,

    Укуы да күңелле.

    Без – сәламәт, илдә - тыныч

    Шушы бәхет түгелме?!

          Укучыларыбызның килгән кунакларга телисе теләкләрен шушы җырыбыз җиткерер. Микрофонны Закиров Ришат белән Билданова Гөлиягә бирәбез. “Бәхеттә, шатлыкта” җыры.

    1 алып баручы. Гомер бер ул,

    Икәү түгел гомер -

    Яшеннәрдәй кирәк яшьнәргә.

    Шул гомернең кадерләрен белеп,

    Яшәргә дә иде, яшәргә!

    2 алып баручы.

    “Бер күрешү – бер гомер бит”,- диләр,

    Аралашып яшәргә язсын.

    Очрашулар безнең күңелләрдә

    Тик матур мизгел булып калсын.

    Укытучы К.БулатованыңШушы җирдән, шушы туфрактан без” шигыре белән тәмамлый.

    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz