Сугыш урлаган балачак
Архивларда Бөек Ватан сугышы вакытында Татарстанда ятим калган 11 меңнән артык бала сыену урыны тапкан дигән мәгълүмат бар. Тарих укытучыбыз Фәхреева Гөлфия Якубовна шундый балаларның берсе белән очрашуга барырга тәкъдим иткәч, бик шатландым.
Безгә табыннар әзерләп көткән икән апабыз. Клара Солтановна безне гаилә архивы белән таныштырды, берсеннән-берсе кадерле ядкәрләрнең тарихы турында сөйләде. Кайнатасы Миннегол Әхмәтҗән улының хәрби хезмәт вакытында 1914 нче елда иптәшләре белән төшкән фотосурәтенә 100 ел икән бит. Арада иң кадерлесе – 1941 нче елның 2 маенда бөтен гаиләләре белән төшкән соңгы рәсем. Шул көннән соң күп тә үтми сугыш башланган...
Әтиләре фронтка киткәндә Вахитовлар гаиләсендә өч бала кала. 1943 нче елда гаилә башлыгының һәлак булуын беләләр. Ачлыктан интеккән тол хатын, балаларының гомерен саклап калу өчен, өлкән үги кызын Апас районы Дәвеш балалар йортына озата. Аерылганда әнисе - баланы кызганып, ә ятимә кыз балачагының шул мизгелдә инде тәмамлануын аңлап бик нык елаган.
Үзен ятимнәр йортына җибәрүләренә рәнҗеми Клара Солтановна. Әле хәтта 6 нчы сыйныфта укыганда үз әнисе алырга килгәч тә директорның алдынгы укучысын бирмәве хәерлегә булган дип саный. Әлбәттә, ул чакта аңа туганнарыннан башка яшәү җиңел булмый. Ә менә балалар йортында туклануның яхшы булуын, һәртөрле тәрбиягә нык игътибар бирелүен, концерт белән Казанга кадәр алып барулары аркасында башкалада укырга хыялы уянуын искә төшерә дә шөкер кыла хезмәт ветераны. Ул чакта бик модада булган йолдыз биюен башкарганда төшкән сурәтен кулына ала да тагын хатирәләргә бирелә әңгәмәдәшебез. 7 нчене тәмамлагач, педучилищеда укып, диплом алган яшь кыз 1951 нче елда безнең районга җибәрелә. Биккол мәктәбендә хезмәт юлын башлаган педагог 43 ел рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. ТАССР мәктәпләренең атказанган укытучысы исеменә лаек була. Аның тормыш иптәше - Фома мәктәбендә 50 елга якын укытучы, директор вазифасын башкарган “Халык мәгарифе отличнигы” күкрәк билгесенә ия Әхмәтҗанов Лотфирахман Миннеголович. Алар 62 ел бергә тормыш иткәннәр, бер кыз һәм ике ул тәрбияләгәннәр. Кызганыч, ике ел урында авырып яткан Бөек Җиңү солдаты Лотфирахман бабай узган елда вафат булган. Бүген Клара Солтановна дәүләтебез бүләк иткән фатирларында, оныклары белән юанып, аларның шатлыкларына сөенеп, шөкерана кылып тыныч кына гомер итә. Үзен гомере буе ярдәменнән ташламаган хөкүмәтебезгә чиксез рәхмәтле булуын җиткерде ул безгә.
Озак еллар Бөек Җиңү көнен кайгылы бәйрәм дип санаган апабыз. Башкалар әтиләре белән яшәгәндә, газизенең мәңге кайтмавын искәрткән кебек ул көн аңа. 1977 нче елда әтисен эзләтеп, Орлов өлкәсенә хат яза кызы һәм солдатның Знаменское авылындагы туганнар каберлегенә күмелгәнлеген белә. Әтисе каберенә баш ияргә баралар алар. “Әткәй, исәнме!”- дигән сүздән башка берни әйтә алмадым, еладым да еладым,” – дип искә ала Клара Солтановна.
Балачагын сугыш урлаган әңгәмәдәшебезгә сорауларны яудырабыз гына, ә ул һич авырсынмый җавап бирә. Нәрсә ашаганнар, нинди уеннар уйнаганнар, нинди уенчыклары булган... Үткәннәрне онытырга ярамаган кебек, дөнья вакыйгаларын белмичә яшәү дә дөрес түгел дип саный хезмәт ветераны, шуңа да “Дуслык” район газетасын ярата, хәтта белдерүләрнең дә бер генә сүзен дә калдырмый укый икән. Безне озаткач, Коръән ашына чакырулы булуын, шунда барачагын әйтте. Тормышның ямен-тәмен белеп яши Клара Солтановна .
- Бөек Җиңү көненең нинди зур бәйрәм булуын аңлыйм инде хәзер. Сез бәхетле, балалар, шуңа да тормышның кадерен белегез. Хәрәкәтле матур уеннар уйнагыз. Бер-берегезне кыерсытмагыз, тәртипле булыгыз, туганнарыгызның кадерен белеп яшәгез, - диде ул хушлашканда. Ә мин ветеранның күзләренә карадым, яшьле иде алар...
Аглиуллин Аяз, Фома мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.
Җитәкче: Әһлиуллина Г.Д.
Кадерле батыр бабабыз кай тарафларда ятып калды икән?
“Хәбәрсез югалды”. Бөек Ватан сугышында һәлак булган күп яугирләрнең өйләренә шундый үлем язуы килгән. Әлеге хәсрәтле билгесезлек мәрхүм туганнарының йөрәген озак телгәләгән. Җаннарны җәрәхәтләгән югалту сагышы, хәтер солдаты кебек, гомер буе күңелләрдә сакта торган. Яралы йөрәкләр бүген дә сыкрый әле... Мин зур әнием Роза Суфияновна Вафина белән сөйләшүдән шуны аңладым.
1937 нче елда ул бик кадерле бала булып дөньяга килгән. 1940 нчы елда энесе Равил туган. Ул вакытта гаиләләре белән Мәскәү өлкәсе Воскресенск шәһәрендә яшәгәннәр. Кызчык әтисен бик яраткан. “Әнием сөйләве буенча беләм: әтине өйдән беркая җибәрмәгәнмен. Шуңа күрә эшкә барырга булганда, аның киемнәрен әни урамга чыгарып куя, һәм әти яланөс чыгып йөгерә икән. Ул киткәч тә бик озак елаганмын. Кечкенә булсам да, әтидән бөтенләйгә аерыласы булганны күңелем сизгән күрәсең”, - дип исенә төшерә зур әнием. Бөек Ватан сугышы башлану белән әтисен сугышка алганнар. Бераз вакыт Мәскәү янында хәрби әзерлек үткәннәр алар. Шул чакта карт әби, улын күтәреп, кызын җитәкләп, ирен күрергә барган. Алар анда ике көн кунганнар. Солдат бабай: “Тагын 1-2 атна өйрәнербез әле”,- дигән булса да, гаиләсе киткәннең икенче көнендә үк фронтка озатканнар аларны. Сугыштан бер хаты килгән газизебезнең. “Сәкинә, зинһар, балаларны ал да туган якка кайт. Бомба төшеп я үзең һәлак булырсың, я балаларны югалтырсың, Мәскәү янында куркыныч хәзер. Үзеңә туганнар янында җиңелрәк тә булыр. Без бу фашистларны бер-ике атнада җиңәрбез. Без иң алгы сызыкта, исән калсам хат язармын, язалмасам, бәхил булыгыз”,- дип, адресларын язып хат салган. Карт әби балаларын, киемнәрен, әзрәк ашарга алып, ишеген ябып чыгып киткән. Алар карт бабайның туган авылы Лениногорск районы Урдалы авылына кайтканнар. Анда аларны бик җылы каршылаганнар: яшәп торырга бүлмә биргәннәр, карт әбинең үзен мәктәптә җыештыручы итеп алганнар. Тик карт әби, балаларын ияртеп, Октябрь (Нурлат) районында ялгыз яшәүче әнисен алып килим дип, туган ягына кайта, ә әнисе аңа: “Үзем китсәм, өебезне утынга сүтеп ягарлар, аннан кайда торырмын”,- дип бармый. Карт әби ялгыз анасын ташлап китә алмый. Шулай итеп алар биредә калганнар.
Шинельле солдат бабамның хәбәрсез югалуы турында кәгазь килгәч, карт әби кызулык белән: “Ышанмыйм, Суфияным югалырга тиеш түгел, беркемнең аны үтерергә хакы юк!”- дип почта таратучыдан язуны да алып калмый. Аннары атып төшерелгән кыр казыдай шундый бер өзгәләнү белән үзен кая куярга белмичә бәргәләнә. Көчле давыл бөгеп киткәннән соң турайган агачлар шикелле, акрынлап хәл алып, аякларына баса башлагач кына, иренең кайда күмелүе турында кызыксына. Тик фронттан килгән язу сакланмаган була шул.
Инде хәзер үзе әби булса да, һаман әтисе турындагы уйлар тынгылык бирми зур әниемә. Элек әтисенең үзен көтеп яшәсә, хәзер аның каберен эзләп табу хыялы белән яна. Безнең кадерлебез кай тарафларда ятып калды икән? Кайда җирләнде икән? Кабере билгелеме? Барыбызның да шул сорауларга җавап табасыбыз килә.
Күрәсез, дәһшәтле сугыш китергән хәсрәт 70 ел узса да яши. Сугышлар башка кабатланмасын иде!
Зур әнием Роза Вафина сугыш чорына туры килгән бала чагында уйнаган уенчыкларын ясап күрсәтте. Гап-гади кәгазь һәм җептән ясаганнар аларны. Аннары шул курчакларның йөзенә каләм белән күз, борын гына төшерәсе кала...