Вторник, 19.03.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

    “Милли мәгариф оешмаларында яшьләрне тәрбияләү алымнары”

            Халыкның рухи мирасы, күңел җәүһәрләре - балага дөрес, нәтиҗәле тәрбия бирүдә бай хәзинә.Табигать тарафыннан кешегә сәләтләр төрлечә бирелә, ләкин даими күнегүләр ярдәмендә һәр баланың сәләтен үстерергә мөмкин.  

    Театр - иң демократик, яшь үзенччәлекләренә туры килерлек сәнгать төре. Ул педагогик һәм психологик актуаль проблемаларны хәл итәргә булыша. Алар әхлак тәрбиясе бирергә, коммуникатив шәхес формалаштырырга, күзаллау, фантазия, инициатива, фикер йөртүгә, туган телне яратырга ярдәм итә. Театральләштергән шөгыльләр аша балалар образлар, тавыш, буяу аркылы әйләнә-тирә белән танышалар.Театраль чара аша бала яңа хисләр, белемнәр, күнекмәләр, матур әдәбият белән кызыксыну, сүз байлыгы, сөйләм телен үстерү, зәвык һәм әхлак тәрбиясе ала.

       Бүгенге көндә үсеп килүче яшь буынны халкыбызның традицияләре үрнәгендә тәрбияләү- мөһим бурычларның берсе.Балага милли гореф-гадәтләр, милли традицияләр никадәр иртәрәк бирелсә, ул шәхес буларак  шулкадәр көчле, телен, илен, милләтен сөя белүче булып үсәчәк.Үз телен, милләтен, мәдәниятен белеп, аңа хөрмәт белән карый белүче генә башка милләт вәкилләрен, аларның гореф-гадәтләрен ихтирам итә белә. Туган телне, милли мәдәниятне өйрәнеп һәм янәшә яшәүче башка халыкларның да теленә, мәдәниятенә, милли традицияләренә тирән ихтирам белән карый белүче балалар безнең мәгариф һәм милли мәдәниятне үстерүнең нигез ташын тәшкил итәргә тиеш.

         Укучыларның буш вакытын да файдалы һәм кызыклы итү, сөйләм телен үстерү, туган телнең нечкәлекләрен аңларга өйрәтү, халкыбызның тарихы, мәдәнияте белән кызыксыну, милли горурлык хисләре тәрбияләү өчен, мәктәптә драмтүгәрәк оештырдым. Укучыларым белән әдипләрнең әсәрләреннән өзекләр дә, үзем иҗат иткән “Шалкан”, “Гөлчәчәк”, “Өч кыз” кебек әкият-пьесаларны да сәхнәләштердек.  “Җир уллары”, “Чуар тавык көн дә салып ята” пьесаларының сюжетын бергә уйладык, ә “Җан Баевич” әсәрен, Гаяз Исхакый драмасына нигезләнеп, бүгенге көн күзлегеннән чыгып иҗат иттек.  Күмәк эш балаларда бердәмлек, әдәплелек, башкалар хезмәтенә ихтирамлылык хисләре тәрбияли.

    Билгеле, һәр үткәрелгән чара күп мәшәкать-борчу тудыра, күп вакытны ала. Шулай да укучыларда чын кызыксыну, чын күңелдән яхшылык эшләргә омтылыш чаткылары күргәч, бар мәшәкатьләр онытыла. Эшнең нәтиҗәсе һәркемдә күңел гармониясе тудыра. Ә ул - берни белән дә бәяләнмәслек уртак хәзинә. Һәр баланы ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк, шул чакта гына педагогик хезмәттәшлек булырга мөмкин. Бер-береңнең йөрәк тибешен ишетеп, җан җылысын тоеп эшләгәндә, күркәм нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Соңгы елларда башкарган эшебезнең нәтиҗәсе булган әлеге китап шуны дәлилли.

    Исәнмесез! Хәерле көн,

    Хөрмәтле тамашачы!

    Рәхим итеп бер карагыз

    “Мирас”ның тамашасын.

    Труппабызны  “Мирас” диеп

    Атадык менә нигә:

    Ата-бабалар гыйлемен

    Алындык өйрәнергә.

    Үткәннәрдә эзләнәбез,

    Заман белән атлыйбыз,

    Киләчәкне кайгыртабыз,

    Шуңа “Мирас” атлы без.

    Бездән өлкән мирасчылар

    Сәхнәләрдә уйнаган,

    Хәтта Яшел Үзәнгә үк

    Тамаша белән барган.

    Курчак театры дисезме,

    Я үзебез сәхнәдә...

    Һәрберебез уйный-уйный

    Чын артистка әйләнә.

    Костюмнар тек, курчак яса,

    Декорация кирәк!

    Әти-әни белән бергә

    Әзерлибез бик теләп.

    Сәхнә безне тәрбияли,

    Ә без – тамашачыны.

    Я гыйбрәт, я үрнәк бирә

    Артист уены-чыны.

    Алмашка килде варислар,

    Хәзер сәхнә - аларга.

    Һәммәгезне чакырабыз

    Тамашаны карарга.

    "Мирас" труппасы җитәкчесе Г.Д.Әһлиуллина

    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz