Вторник, 19.03.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

    Гакыйль Сәгыйровны искә алу кичәсе        

           Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр кешенең яшисе дә, яшисе килә! Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин.

          Бүгенге кичәбезне 2009 нчы елның 29 нчы июлендә безнең арабыздан мәңгелеккә киткән шагыйрь   Гакыйль Сәгыйровның якты истәлегенә багышлыйбыз. Исән булса 15 нче февральдә аңа 75 яшь тулган булыр иде.

          Кичәгә якташыбызны хөрмәт итүчеләр җыелды.  Алар арасында олы кунаклар да бар.  Сезне мөхтәрәм кунакларыбыз белән таныштырырга рөхсәт итегез.

    Кичәбезне ачу өчен сүзне Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Рәмзия Зәки кызы Сингатуллинага бирәбез.

     

          Гакыйль абыйга багышланган нинди генә мәкалә укысам да, барсында бер фикер ярылып ята: Гакыйль Сәгыйровның тормышы үзе бер Батырлык. Ә аның шигырьләре, рәсемнәре – шул Батырлыкның дәвамы. Батырлык дәвам итә. Чөнки әдәбият һәм сәнгать – мәңгелек. Ә ничек башланган соң ул тормыш?

     

         Күрше Әхмәт авылы егете Шәрифулла Самара өлкәсе Кошки районы Иске Җүрәй (Старое Фейзуллово) авылы кызы Хәбибҗамалга өйләнә. Гашыйкларның бәхетләрен тулыландырып, гаиләдә малай туа. Тик сөенечләре генә озакка бармый шул: бала кыска гомерле була. Иңне-иңгә куеп, кайгыны бергә күтәргән яшь парларга язмыш тагын йөзе белән борыла: салкын кышта йөрәкләрен эретерлек сөенеч була – сабыйлары туа. Акыл иясе булсын дигән теләк белән аңа Гакыйль дип исем кушалар.  Озакламый аңа энекәш алып кайталар.Яңа туган балага бүләк мәгънәсен аңлаткан  Наил исемен кушалар.

            Гитлер Германиясе басып кергәч, бәхеттә-шатлыкта яшәүче гаилә башлыгы да кулына корал алып, фронтка юнәлә.  Кызганычка каршы, Шәрифулла Сәгыйров яу кырында батырларча һәлак була.

           Башлангыч белемне Әхмәт мәктәбендә алган Гакыйль, 4 нче сыйныфка Бикколга йөреп укый.

            Ике кечкенә бала белән тол калган Хәбибҗамал туганнары янында зур кайгыны күтәрергә җиңелрәк булыр дип, туган авылына китәргә карар кыла.

    5 нче сыйныфта укучы Гакыйльнең сыйныфташлары авыл аша узып баручы Сәгыйровларны озатып калалар.(Бу урында компьютер презентациясе)

    Әхмәт аңа очар канат биргән,

    Дөнья киңлегенә юл ачкан.

    Тормышында дөрес юл табарга

    Бикколым да аңа булышкан.

     

            Җүрәем, син минем Җүрәем

    Күңелне сихерли һәр җәең.

    Сер тулы зәңгәрсу кичләрең

                                                                                                    Уята иң кайнар хисләрне, –

     дип мәдхия җырлый Гакыйль  абый шагыйрь булгач.

    Ә шагыйрь булып танылганчы әле Гакыйль абый тормышын актарып ташлаган вакыйга була.

    1.Булдыклы, уңган егетне

    Бәхетсезлек саклаган.

    Чирен дәвалау серләрен

    Профессор да тапмаган.

    2.Тәкьдир шулдыр. Ничә дистә еллар

    Хәрәкәтсез яткан урында.

    Шул хәлдә дә кеше булып калган

    Гаҗәпләнәм, шуны уйлыйм да.

    3.Кеше! Әле нинди кеше!

    Үз халкына бик тә кирәкле.

    Ышанычлы дус,тугры иптәш,

    Ул - ярдәмчел,батыр йөрәкле.

    4Тау – ташлардан ныграк холкы белән

    Таң калдырган ул бар галәмне,

    Тәкъдирләргә каршы күтәргән ул

    Язмыш дигән көрәш әләмен.

    5.Һәм зирәк акылы, көчле рухы белән

         Һәммәбезгә булды ул үрнәк

    Һич тә хата булмас: Гакыйль абый -

    Батырларның батыры дисәк .

     

    "Кеше көчле булырга тиеш!

          Кеше батыр булырга тиеш!

          Халкыбызның асыл улы Гакыйль Сәгыйров кебек!” – дигән Роберт Миңнуллин.   Язмыш аны түшәктә бер хәрәкәтсез ятып торырга дучар итсә дә, ул - үзен, үз юлын тапкан олы шәхес. Каләмен тешләре арасына кысып, ул гаҗәеп матур эчтәлекле, фәлсәфи шигырьләр язды, берсеннән – берсе гүзәлрәк  рәсемнәр иҗат итте. Аның йөзләрчә картиналары, меңнәрчә шигырьләре калды. Шагыйрьнең җиде китабы дөнья күрде. Аның шигырьләре уйландыра да, көлдерә дә, елата да. Күп кенә шигырьләрендә ул үзе турында яза.

    Нигә кирәк яшәү чүп-чар булып

    Тормыш чүплегендә аунасаң,

    Җирдә әгәр

    Кешеләргә кирәк

    Кеше булып яши алмасаң?-  ди ул.

     

    Наил абый, Халидә апа! Сез Гакыйль абыйны юксынасызмы? (Гакыйль абыйның энесе гаиләсенә сүз бирелә)

     

          Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Гакыйль Сәгыйров бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1967 елда читтән торып   Мәскәү сәнгать университетына укырга керә. Шул елларда илһамланып-дәртләнеп шигырьләр, хикәяләр яза. Аның беренче иҗат тәҗрибәләре матбугатта - Нурлат  район газетасында, аннан соң республика газета-журналларында басылалар.  Хәтта бервакыт яшьләр газетасы аның нинди хәлдә иҗат иткәнен дә белмәстән, шаян бәйге җиңүчесе итеп игълан итә.

          Әйе, Гакыйль абыйга хас уңай сыйфатларны санап бетергесез. Ул  шулкадәр тирән белемле, нечкә күңелле, шаян, тапкыр шәхес иде.

                     Хәзер сүзне "Дуслык” район газетасы баш мөхәррире Сәкинә Нурулловна Хәйруллинага бирәбез.

    Шагыйрь, рәссам Сезнең хәтерегездә нинди булып истә калды?

    Сүзне Нурлат ТВ директоры Гиняева Резеда Акрамовнага бирәбез.

    Видео.

    Гакыйль абыйга сәләтләр үлчәнмичә бирелгән. Аның рәсемнәренә карап, сокланмаска мөмкин түгел: һәркайсы пакьлек, табигатьнең үзе кебек үк, чын, тыйнак матурлык нурлары чәчеп тора. Ә "шигырьләре  - уйларының чыны, тормыш көзгесенең кыйпылчыгы”.                                      

                                  " Җырлар язам, хатлар язам, китап язам,

                                 Ак кәгазьне сүзләр белән сырлап салам;

                                 Күпме көрәш китә аның һәр юлына! –

                                 Шатланам мин җырлар булып калуыма,” - 

    ди шагыйрь үзе.

           Гакыйль абыйның бихисап моңлы шигырьләре үз көйләрен тапкан һәм әле дә таба тора. "Тузганак, "Дусларым бар җирдә”, "Мытыр-мытыр”, "Елгачык”, "Гөлнурым”, "Җүрәем,  "Яшермә син миннән күзләреңне”, "Бәхет” һәм башка күп кенәҗырларын Илсаф, Ф.Мортазин, Г.Сафин, Р.Кадыйрова кебек артистлар бик яратып башкара.

    Бүген безгә кунакка килгән Гакыйль Шакуров та шагыйрь шигырьләрен көйгә салып, халыкка җиткерә.  Алар безнең якларда беренче тапкыр гына түгел инде. Бу сәнгать  кешеләре нурлатлылар белән һәрдаим очрашып торалар.

    Хәзер микрофонны җырчыларга бирәбез: Гакыйль Шакуров

            Кеше гомере буе бәхетле булырга тели. Гакыйль абый бәхет турында нинди фикердә булды икән? Сезгә шагыйрьнең "Бәхет” шигырен тәкъдим итәбез. Гафурова Алия укый.

          Әйе, берәүләр бәхетне үзләре эзләп тапса, кемдер җиңел генә аның күктән төшкәнен, ишектән кергәнен көтеп ята. Ә Гакыйль абый андый булмады.. Ул моны тормышы, иҗаты белән раслады. Сүзне Хуҗәхмәтова Энҗегә бирәбез. Ул якташыбызның "Кирәк түгел андый-мондый бәхет...” шигырен сөйләр.

             Беркөнне укучыларым белән музейда сакланган  2000 нче елгы видеоязманы карадык. Шунда Гакыйль абыйга  бәхет төшенчәсе турында сорау биргәнбез. Ул үзенең бары бер тапкыр – "Айбагарлар”  китабы өчен Шәйхи Маннур премиясен алгач бик бәхетле хис иткәнен әйтте.

          Хәтерлим әле, биредә музей ачылган әлеге көнне Гакыйль абыйның күзеннән шатлык яшьләре тамды. Әлеге көнне дә үзен бәхетле итеп тойгандыр ул...

        Горурлыгыбыз булган бөек шәхеснең исемен мәңгеләштерү өчен районда хәзер дә күп эшләр башкарыла.  Районыбыз җитәкчелеге ярдәме белән музей быел тагын да киңәйде, тулыланды. Бүгенге кичә дә район администрациясе тарафыннан оештырылды. Юбилей уңаеннан күргәзмәләр, очрашулар, бәйгеләр үткәрелде.  Хәзер шул конкурсларга нәтиҗә ясау өчен сүзне Фәридә Минталиповнага бирәбез.

                 Г.Сәгыйров үзенең фаҗигале язмышында кичергән бәхетле көннәр өчен иҗаты аша олы җанлы кешеләргә рәхмәт белдерә. Шундый олы җанлы кешеләрнең беренчесе – аның әнисе.

    Әнисенә багышланган шигырьне  Айбушев Рәмис укыр.  "Әнкәйгә”.

           Кешене мәхәббәт яшәтә, диләр. Мәхәббәт турында ни дип язган икән шагыйрь? Игътибарыгызга "Ике кояш” шигырен тәкъдим итәбез. Шәйхетдинова Айгөл укый.

         Якташыбызның туган, үскән, гомер кичергән җирләренә рәхмәте иҗатында чагыла.  Ул һичкайчан кешеләр язмышына битараф булмады. Һәр яңалык, һәр вакыйга аның күз уңыннан югалмады. Мәсәлән, Гакыйль абыйның "Ренат”бәете, "Агач солдат”, "Гөлназ апа” кебек шигырьләре авылдашларыбызга багышлана.

           Очрашуларга килгәндә махсус безнең өчен шигырьләр иҗат итте.  Сезнең игътибарга «Гармунчы кәҗә” әсәрен тәкъдим итәбез.

    Гакыйль абыйның шигырьләрен төрле яшьтәгеләр укый ала. Олыларны уйландыра, көлдерә, елата торган шигырьләре дә, кечкенәләргә атап язылган кызыклылары да бик күп.

    1.      "Диләрә” шигырен Закирова Гөлинә сөйләр.

    2. Сүзне Нурлат гимназиясе укучысына бирәбез. "Безнең песи” .

         Якташыбыз безне иҗат серләренә дә өйрәтергә тырышты. Шигърияткә гашыйк укучыларыбызга хәтта тышлыгына  исемен, авторын язып, китаплар ясап бүләк итте. Кызларыбызга аның һәр битенә шигырьләр иҗат итеп язасы гына калды. Хәзер сүзне аның шәкерте Аглиуллина Ралиягә бирәбез. Ралиябез инде техникум тәмамлап, эшкә урнашты. Шул сәбәпле ул кичәбездә катнаша алмый, без анардан интернет аша сәлам алдык.

    Видеоязма

     

          Гакыйль Сәгыйров кечкенәләрне аеруча үз итә иде. Ул аларны кызыксындыра белде, алар телендә аралашты. Шуңа балалар да Гакыйль абыйны яратты. Балачактан шагыйрь белән аралашкан укучыларыбызның берсе Әһлиуллина Гөлназ биюен карагыз.

           Шагыйрь халыкка көч бирергә тырыша, гүзәл шигырьләре белән начарлыкка, явызлыкка каршы армый – талмый көрәшә. Тормышы, кояшлы иҗаты белән кешеләрне үз язмышларына хуҗа булырга, авырлыкларны җиңә белергә өйрәтә, бу якты дөньяда яшәү үзе зур бәхет икәнен аңлата."Кайсыгыз анда туйган яшәүдән...” шигыре нәкь шул хакта. Микрофонны Сафиуллин Хәлилгә тапшырабыз.

          Шагыйрьне якыннан белгән кешеләр раслар: ул тормышны бик яратты.  Фатыйх абый! Сез Гакыйль абыйның сыйныфташы. Ул тормышта нинди иде? Рәхим итегез, сүз Сезгә.

            Сүзне якташыбызның тагын бер сыйныфташы Нуриҗан абый Азизовка бирәбез.

    Карбыз сатып алдым,

    Иң яхшысын

    Олавыннан үзем сайладым:

    "Их, мин әйтәм,

    Бер сыйланыйм әле!”

    Тотып булмый авыз суларын.

    (Карап булса ачып кешеләрне,

    Белер идем серен һәр дусның).

    Эчен ачтым –

    Ни хәл итим инде,

    Черек булды эче карбызның.

          Әлеге әсәре белән шагыйрь кешенең кем икәнлеге аралаша-аралаша гына беленә, дип әйтергә теләгәндер.  Туган якларына кайткач, якташыбыз гаилә дусларында кунак булып китә иде. Хәзер сүзне Зирекле авылында яшәүче Шәйхетдинова Әминә апага бирәбез.

            Шагыйрь төрле темаларга иҗат итә. Ул мәңгелек кыйммәтләрнең югалуына, кеше гомеренең кадерсезлегенә, күңелләрнең торган саен тупаслана баруына борчыла.  Кешеләрне үз гамәлләре турында уйланырга мәҗбүр итә.

     Җыр да тыңлап үтик. Закирова Зөлфия "Соңгы сәлам”

     

    Якташыбызның 1999 нчы елда "Неповторимая мелодия”дип аталган бер китабы дөнья күрде. Бу ике телле әдәби җыентык якташыбызның укучыларын, дусларын тагын да арттырды. Шагыйрьне башка милләт халыклары да яратып өлгерде .

    "Таш кыяны ярып үскән нарат

    Сынса сынар, әмма бөгелмәс...”

           Тормышның аяусыз сынаулары Гакыйль абыйны сындыра алмады, ул халкына файдалы булып яши алды. Бөек шагыйрь, талантлы рәссам, көчле Кеше Гакыйль Сәгыйровның якташыбыз булуы белән горурланабыз.  Гакыйль Сәгыйров исемендәге музейны тулыландыру өчен эзләнәбез. Әледән-әле шагыйрь турында күп яңа мәгълүматләр белеп торабыз. Мәсәлән, аның псевдонимы Ш.Агаев (Шәкертҗан агай) икәнлеген белдек.

          Без якташыбызның исемен мәңгеләштерү максатыннан, аның иҗатын барлап тору өчен интернет челтәрендә сайт ачтык. Ул "Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы” дип атала. Анда Гакыйль абый турында мәгълүматлар белән сез дә уртаклашырсыз дип өметләнәбез.

       Барлык чараларның башлап йөрүчеләре, җитәкчеләре – укытучылар.  Якташыбызның иҗатына багышланган бәйгеләрдә мөгаллимнәр үзләре дә катнашты.  Җиңүчеләрне котлау өчен сүзне Әлфия Салиховнага бирәбез.

           Үзе исән чакта, Гакыйль абый безнең бу эшләребезне хуплый иде. Ул безне дуслары итеп кабул итте. Шуны исбатлап, "Чишмәләр” вокал ансамбле Гакыйль Cәгыйров сүзләренә Гакыйль Шакуров иҗат иткән җырны башкара."Дусларым бар җирдә, дусларым бар” җыры.

          "Оста барда телең тый”, – ди бит халык та. Бүгенге кичәдә катнашучы авылдашыбыз шагыйрь Илдус Диндаровны тыңлыйк әле.

     

        "Кеше китә - җыры кала", - диләр.  Җырга тиң гомер юлы үткән Г.Сәгыйровның якты истәлеге булып калган җырларын кабат тыңлыйк. Г.Шакуровлар

              «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел» дигән канатлы гыйбарә, Гакыйль Cәгыйров исемендәге музей белән танышканда, яңа мәгънәләре белән ачылып китә сыман.  Шуңа музеебыз озын гомерле, кадерле булсын, ул халыкка хезмәт итсен. Батырларның Батыры Гакыйль Сәгыйров тормышы һәм иҗаты, якташларыбыз, авылдашларыбыз турындагы истәлекләр киләчәк буынны бәхетле итәргә, иманлы, кешелекле итеп тәрбияләргә ярдәм итәр дип ышанып калабыз.Үлгәннәрнең каберен дә, кадерен дә белеп яшик!

    Җыр     Микрофонны җырчы Фәүзия Кәлимуллинага тапшырабыз.

    Хәзер кунакларны ашханәгә чакырабыз.

    Ерак юлларны якынайтып безгә килгәнегез, игътибарыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт!  Илләр имин, көннәр тыныч, һәммәбез сәламәт, эшләребез уңышлы, юлларыбыз хәерле булсын. Сау булыгыз!

    Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әһлиуллина Гөлүсә Дамир кызы алып барды

    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz