Вторник, 19.03.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

    Хикмәт – энергиядә(2 пәрдәле пьеса)

    Катнашалар: Дамир абый -  энергетик

    Галимә - кызы

    Вәли - улы

    Бикшук  - XV гасыр кунагы,  борынгыча киенгән.

    Вакыйга кыш көне шәһәр фатирында бара.

    1 пәрдә

    Бикшук: Я, Аллаһым, мин кайда соң?

                    Бу тәмугмы, җәннәтме?

                    Явыз казыйдан качам дип,

                    Мин кай җиргә эләктем?

    Бикшук бөтен нәрсәне тотып, иснәп, гаҗәпләнеп  йөри. Магнитофон төймәсенә баса, музыка уйный башлагач куркып кача. Бүлмәгә сумкалар күтәргән Галимә керә, магнитофонны сүндерә, чишенеп сумкаларын бушата.

    Галимә: Аһ, бу Вәли эше инде,

                   Тагын сүндерми киткән.

                    Электрдан өзеп кит дип,

                    Мин аңа ничә әйткән?!

                    Кабатладым: киткән чакта

                    Һәрчак тикшер барысын.

                    Әгәр карарга иренсәң,

                    Кадерле өеңә түгел,

                    Көл өеменә кайтырсың!..

    Янгын сүндерү машинасы

    Яңа китте районнан.

    Хуҗа кеше үтүген бит

    Уттан өзми калдырган.

    Аның сүнмәгән үтүге

    Мизгел эчендә кызган.

    Кеп – кечкенә бер прибор

    Көчле янгын кабызган...

    Узган ямьле җәй көнендә

    Дөбердәп яшен атты.

    Нәтиҗәдә приборларның

    Бик күбе сафтан чыкты.

    (Кинәт Бикшукны күреп) Әстәгъфирулла, кем соң син?

    Кайдан килдең бирегә?

    Әй! Татарча аңлыйсыңмы?

    Сине кем дип белергә?

    Бикшук:   Ни... мин... ни... мәдрәсәдән...

                      Казыйдан качкан идем...

                      Бүген камчы эләкмәс дип

                      Тартманы ачкан идем...

    Галимә:    Нинди тартма, кайсы казый,

                      Ни сөйлисең, аңламыйм?!

                      Егерм(е) беренче гасырда

                      Камчы, имеш, алдалый!..

    Бикшук: Укуны яратмасам да,

                    Вакыт санын беләм мин!

                    Бүген унбишенче гасыр,

                    Ә хан -  Мөхәммәд Әмин.

    Галимә (үзалдына): Әллә җүләр малай инде...

    Алай дисәң... киеме?

    Әллә ул, чыннан да, безгә

    Борынгыдан килдеме? (Бикшукка)

    Кем буласың, атың ничек?

    Кайсы халык вәкиле?

    Бикшук: Казан ханлыгыннан. Ханны

                   Әмин диеп әйттемме?

                   Ханның бакырчы остасы

                   Насыйр иде әтием.

                   Тик ул вафат, әни үлде,

                   Шуңа ялгызмын, ятим.

                   Артык шук булганга, мине

                   Бикшук диеп атыйлар.

                   Казый күрсә шаярганны,

                   Хәзер тотып камчылар.

    Галимә: Ә бирегә ничек килдең?

                  Бикшук, бүген - шуны бел:

                   Хиҗри белән унбишенче йөз,

                   Милади белән егерм(е) бер!

    Бикшук: Хәзрәттән качмакчы булып

                    Кердем сәер тартмага,

                    Шулчак нидер шалтырады,

                    Күз алларым кап – кара...

                    Әллә нәрсәләр сызгыра,

                    Чыелдый, дер селкетә.

                    Котым очты, телсез калдым,

                    Менә үләм дип көтәм...

                    Көтмәгәндә башланган күк,

                   Тукталды шулай кинәт.

                    Үзгәргән тормышны күреп,

                    Дөпелдәп типте йөрәк.

    Галимә: Син бит утыргансың икән

                   Вакыт машинасына!

                   Менә нигә алышынган

                   Гасырлар, аңлашыла...

    Я, ничек соң безнең тормыш?

    Бикшук: Әйтәм ич, баш әйләнә.

                     Бөтен җирдә утлар яна,

                    Күз чагыла, бәйләнә.

                    Бая ялгыш баскан идем

                    Шул нәрсә төймәсенә,

                    Эчендәге кешеләре

                    Җырлап җибәрмәсенме!

    Галимә: Хи-хи-хи!

    Әйе, вакыт белән бергә

    Тормыш та алга бара.

    Димәк, бүген син белмәгән

    Нәрсә күп, менә кара.

    Бусы магнитофон була,

    Кешесе юк, тик җырлый,

    Электрдан өзмәсәләр,

    Көн буена да тынмый.

    Ерактагы туганыңны

    Ишетергә теләсәң,

    Телефон дигән прибор бар,

    Җый кирәкле төймәсен.

    Телефон шылтырый.

    Галимә (телефоннан сөйләшә): Әйе, энем... мин бит өйдә...

    Ә син кайда йөрисең?

    Я, ашык, бездә кунак бар...

    Кайткач үзең белерсең.

    (Бикшукка) Энем иде, түгәрәктә,

    Мәктәптә булган икән.

    Әйдә, кухняга чыгыйк та

    Табын әзерлик икәү.

    Галимә сөйләгәндә, Бикшук кулындагы кайчыны розеткага тыгарга маташа.

    Галимә: Розеткага кайчы, кадак,

                   Инә, провода тыкма!

                   Ток сугып үләргә мөмкин.

                    Моны син һич онытма!

    Менә бу фен, чәч киптерә,

    Бусы – тузан суырткыч.

    Кухня ягында күрерсең

    Телевизор, суыткыч... (кереп китәләр)

    2 п ә р д ә

    Бикшук һәм Вәли чыга. Бикшук иренен ялый- ялый, юеш кулын селки – селки чыга.

    Бикшук: Шулмы үтүк, карыйм әле,

    Шунда кертергә, име?

    Вәли (сөлге суза):  Чү, розеткага һичкайчан

                                    Юеш кул белән тимә.

     Бикшук кулын сөртеп үтүкне кабыза, үтүкли.

    Бикшук: Вәт шәп, ай - ай –ай,  кап – кайнар! (Кулын үтүккә тидерә, пешә).

       Вәт бирә бу кирәкне...

       Ошбу хикмәт ошый миңа!..

       Утын, күмер кирәкми. (Үтүкне сүндермәкче булып, шнурдан тарта).

    Вәли: Юк, Бикшук дус, тартма шнурны!

              Алай эшләү куркыныч.

              (күрсәтеп) Иренмичә тотып өзсәң,

              Тәнең сау, җаның тыныч.

    Бикшук (турсаеп): Алай итмә, бу ярамый...

                   Туйдым кисәтүләрдән!

    Вәли:  Юк, Бикшук, бу кагыйдәләр

                Безгә бары тик ярдәм.

                Электр тогы кешегә

                Гаять файдалы, ләкин

               Сак һәм сакчыл кыланмасаң

               Дошман булырга мөмкин.

    Вәли өстәл янына килеп утыра, иске үтүкне сүтә, схема белән чагыштыра. Бикшук кызыгып күзәтә, түзми, Вәли янына килә.

    Бикшук: Моны кайдан белүеңне

                    Әйтмәсәң, эндәшмәм дә!

    Вәли: “Яшь  энергетик” дигән

                Иҗади берләшмәдә.

    Бикшук: Укырга яратмый идем,

                    Кызык нәрсә күп икән.

                    Ул иҗади берләшмәгә

                    Мин йөрсәм ярый микән?

                   Аның өчен ниләр кирәк,

                   Нәрсәм булуы мөһим?

    Вәли: Әлбәттә, йөри аласың,

               Тик кагыйдәләр... эһем...

    Бикшук: Таләпләрне үтәү кирәк.

                    Аңладым инде, беләм.

                   Сүз бирәм сиңа, Вәли дус,

                   Алып бар үзең белән.

    Вәли: Иң мөһим дүрт кагыйдәне

               Һәрчак хәтереңдә тот.

    Онытма: көчәнеш булсын

    Бары кырык ике вольт!

    Икенчедән, файдалан тик

    Төзек инструментлардан.

    Кулланма саклавычларны,

    Булса кулдан ясалган.

    Корпусны сүтәр алдыннан

    Аер шнурны челтәрдән.

    Һәрчак игътибарлы булсаң,

    Кирәкмәс читтән ярдәм.

    Бикшук (бер язуны әйләндергәләп) :

    Тапмыйм таныш хәрефләрне

    Юк, әлиф, би, пи, хы, зый...

    Вәли: Безнең мең еллык язуны

    Үзгәрттеләр бит хәзер.

    Гарәптән латинга күчтек,

    Кириллица соңыннан.

    Тик шулай да безнең халык

    Калмады телсез, надан.

    Шуңа сиңа кирәк булыр

    Графика өйрәнергә.

    Максатың булса, юлы бар,

    Тик кирәкми ир(е)нергә.

    Галимә керә.

    Галимә: Сайрашалар сандугачлар,

    Уртак тел таптыгызмы?

    Ә миңа ярдәм итәргә

    Чакырыйм кайсыгызны?

    Шулчак әтиләре Дамир абый кайтып керә.

    Галимә (күреп): Исән – сау кайттыңмы, әти? (киемнәрен салырга булыша, күтәреп кереп китә).

    Дамир: Шөкер әле, балалар.

    Вәли: Сәлам, әти! Күрәсеңме?

               Кара, бездә кунак бар.

    Дамир: Сәлам, энем, Дамир булам.

    Бикшук: Мин Насыйр улы Бикшук.

                     Сезнең хакта беләм инде.

                     Коралыгыз - электр, ут.

    Эшегез бик тә ансаттыр,

    Төймәгә бас – ут була!

    Барсын өйрәнәм, укыйм да

    Мин энергетик булам.

    Дамир (көлемсерәп): Әйе, “җиңел”...  Яңа кайтттым

                                        Мин командировкадан.

    Вәли: Нигә шулай озак, әти?

               Артты ике атнадан!

    Дамир: Бәс сарган агач – куаклар,

                 Электр чыбыклары.

                 Салкын кышта яуган яңгыр

                 Боз иткән ап – ак карны.

                 Катып калган һәм: “Юк боз

                 Күтәрерлек көч бездә”, -

                Дип, сынып төшкән ботаклар

                Ут чыбыкларын өзде.

    Никадәр чыбык өзелгән,

    Ауган күпме багана.

    Төзекләндерү эшләре

    Барды ачык һавада.

    Урамда кыш. Сез беләсез:

    Я кар, я яңгыр була.

    Әзерме соң син шуларга,

    Энем, ныгытып уйла...

    Ияләшкәнбез дә икән

    Чиксез энергиягә,

    Әй, шундый интекте халык,

    Белми утсыз нишләргә.

    Ут булмагач, су да беткән,

    Телефоннар сөйләми.

    Котельныйда мичләр сүнгән,

    Телевизор эшләми.

    Бикшук: Шулай булмый ни, электр

                    Могҗизага тиң икән!

                    Галимә мич баласында

                    Бик тиз пешерде бөккән.

    Вәли: Мич баласы дигән нәрсә

    Микродулкынлы мич ул.

    Эретә һәм пешерә дә,

    Җылыта ала ич ул.

    Бикшук (гаҗәпләнеп):

    Самавырда һәм чәйнектә,

    Пычакта да электр!

    Кием тегә, өй җылыта,

    Пычрак юа электр!

    Галимә (чыга): Я, булдыгыз, әти арган,

                               Аңа тиештер ял да.

                               Әти чәйләр әзерләдем,

                               Бар тәмлүшкә - табында.

    Дамир абый: Рәхмәт, кызым, сүзләрең хак,

                            Чәйләп алырга кирәк (чыга).

    Галимә: Ягез, кайсыгыз булыша?

    Вәли, Бикшук (бергә): Ярдәм итәрбез теләп!

    Галимә: “Татэнерго” быел тагын

                    Бәйгеләр игълан иткән.

                    Барлык сорауга җавапны

                    Дөрес таптыммы икән? (кәгазь бирә)

    Вәли (укый): Кайсы электр приборы

                            Беренче номерлы, ә?

    Галимә: Мин беләм, ул – исәпләгеч,

                   Кулланасыңмы, түлә!

    Вәли: Дәвам ит: алыштырганда

               Лампаны яңасына...

    Галимә: Башта уттан өз һәм мен тик

                   Баскычның агачына.

    Вәли: Ул өзелгән лампалармы,

               Я булмаса яктырткыч...

    Галимә: Юеш чүпрәк белән аны

                   Сөртмә! Бу – бик куркыныч.

    Вәли: Җиргә тоташкан предметка,

              Электр приборына –

     Галимә: Икесенә бер үк вакыт

                    Ярамый орынырга!

    Бикшук: Беләсеңме, кем соң башлап

                   Электр турында әйткән?

    Галимә: Ул – инглиз физигы, табиб

       Уильям Гильберт икән!

    Бикшук: Аңламадым; энергия

                   Дөньяга ничек туа?

    Галимә:  Җисемнәр бергә ышкылгач

                    Электрлану була.

                    Электрланган җисемнәр

                    Тартыла, я этелә.

                Тәртипле хәрәкәтләре

                Электр дип йөртелә.

               Һәм ул станок, транспортны

               Хәрәкәткә китерә,

               Өйләребезне җылыта,

               Яктырта, ялт иттерә.

    Ул – көндәлек тормыштагы

    Чын ярдәмче, төп терәк.

    Хак Тәгаләбез бүләге –

    Энергия гел кирәк!

    Вәли: Афәрин, апа, беләсең!

    Галимә: Димәк, катнаша алам?!

    Бикшук: Мин дә сезнең белән бергә

    Яңа гасырда калам!

    Тормыш  мавыктыргыч, якты,

    Шундый нурлы ки, әйдә,

    Ишетсеннәр, серен белдем:

    Хикмәт – энергиядә!

    Т ә м а м

    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz