Вторник, 19.03.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

           

           Исәнмесез,  дуслар! Сез могҗизага ышанасызмы?  Могҗизалар булмый дисезмени? Телисезме, мин сезне хәзер үк туган авылыма кунакка алып кайтам? Ә бит бу ара якын түгел. Мин Нурлат районы Биккол авылында яшим. Авылдашым Илдус Диндаров җырындагыча, "дөньяның нәкъ үзәгендә”! Борчылмагыз, моның өчен Сезгә бернинди билет та, транспорт та кирәк булмаячак.  Сезнең бары риза булуыгыз да җитә.

          Менә без Татарстанның көньяк капкасыннан керәбез. Республикабызның кояшлы ягында, Самара, Ульян кебек өлкәләр белән янәшә торган Нурлат районына килеп тә җиттек. Сез дә поезд тавышлары ишеттегезме? Әйе, биредә шактый эре тимер юл станциясе урнашкан. Татарстанда татлы тамыр эшкәртүче иң беренче предприятие - шикәр заводы да бар шәһәрдә! Әнә никадәр кара алтын казучы вышкалар тезелеп киткән... Сизәм: "Шәһәрләрдә булганыбыз бар инде, авылыңда ни белән мактанырсың? -дисездер.  Зур төзелешләр каласыннан унсигез чакрым ераклыкта урнашкан "яшел бишег”емә юнәлик.

    Шау чәчәкле үләннәрдә,

    Чыкта юган бит-кулым;

    Сагынуга түзалмадым,

    Кайттым сиңа, Бикколым!

    Туган җирем – Нурлат ягы;

    Нурлат ягы Бикколда.

    Авылым күк гүзәл җирләр

    Башка илдә юктыр да...

             250 еллык тарихы булган авылым белән якыннанрак таныштыру өчен, мин Сезне музейга алып керим әле. Әйе, авылыбызда шагыйрь, рәссам Гакыйль Сәгыйров исемендәге әдәби һәм туган якны өйрәнү музее бар. Бу музейга мин туганчы ук – 2000 нче елда нигез салынган.  Үземне белә башлаганнан бирле әлеге музейда еш булдым мин.  Гакыйль абый килгәч, мәктәптә очрашу кичәләре еш була иде. Андый бәйрәмнәрдә  дүрт яшьлек чагымнан башлап якташыбызның төрле шигырьләрен күңелдән сөйләргә яраттым.  Олы шәхес миннән Нурлат  шәһәрендә үткәрелгән юбилей кичәсендә катнашуымны үзе сорады.Шагыйрь белән мәктәптә дә, өебезгә кунакка килгәч тә аралаша идек. Ул миңа һәм апама багышлап "Гөлназ апа” исемле шигырь дә язды әле. Якташыбыз  янына Димитровград шәһәренә кунакка баргач төшкән фотобыз кадерле истәлек булып саклана.

          Бүген Гакыйль абый бу дөньяда юк инде. Тик без аның турында беркайчан онытмабыз. 50 елдан артык урын өстендә хәрәкәтсез яткан Гакыйль абыйның батырлыгын искә төшереп торырлык әйберләр күп музейда. Ул аларны безгә үзе бүләк иткән иде. Биредә 6 китабы, Язучылар берлеге әгъзасы булуын дәлилләүче документы, шәхси әйберләре, картиналарының күчермәләре саклана. Якташыбызга багышланган материалларны үзебез дә гел эзләп-табып торабыз. Мин дә газета-журналлардагы мәкаләләрне җыеп барам. Узган елда Самара өлкәсендә Г.Сәгыйров исемендәге премия булдырылганын интернет челтәреннән белдек.  Моңа бик шатландык.  Шагыйрь Биккол мәктәбендә бер ел ярым белем алган. Сыйныфташларының хатирәләре дә безгә кадерле. Алар аша без Гакыйль абый турында күп нәрсә белдек. Хәрәкәтләнә дә алмаган кешенең башкаларга кирәкле булып, зур эшләр башкарып яши алуы могҗизага тиң. Әйе? Гакыйль абый чын батыр булган.

         Музейда авылдашыбыз язучы Ирек Диндаровка багышланган истәлекләр дә күп.  Ул зур Чаллы шәһәрендә гел урысча гына сөйләшкән вакытта татарча радио ачучы да икән. Аның "Әбләев хикмәтләре” китабын бик яратып укыдым мин. Әле "Төркиягә сәяхәт”, "Соңгы мөнәҗәт” китапларын да укырга хыялланам.

         Районыбызның танылган шәхесләре – татар театрына нигез салучы  Габдулла Кариев, композитор Марс Макаров, язучы Тәлгать Галиуллин, шагыйрьләр Илдус Диндаров, Фәүзия Мөхәммәтова һәм башка якташларыбыз турында да  мәгълүматлар җыябыз.

          Биредә тагын бер бүлек авыл тарихына багышлана. Анда төрле вакыйгалар турында сөйләүче документлар да, элек заманнарда кулдан төшмәгән иске керосин лампасы, чүкеч-көрәкләр,  борынгы стена сәгате кебек әйберләр дә бар. Мине иң кызыктырганы  67 ел элек язылган солдат хатлары папкасы булды. Алар арасында минем туганым язганнар да бар. Аларны укыгач, күзләргә яшьләр җыела. Бу хатларны язучы абыйларның берсе дә фронттан кайта алмаган. Ә бит аларның бик яшиселәре килгән. Шуларга карагач, сугышлар беркайчан булмасын иде дим.

          Мин хәзер күрше авыл мәктәбендә укыйм. Шулай да музейга юлны онытмадым. Әле быел өлкәнрәк апа-абыйлар белән бергәләшеп музейны тулыландыру эшен башкардык. Бәләкәй генә бүлмәдән башланган шагыйрь истәлекләре, тарихи ядкарь үзәген киңәйттек. Аны якташыбызның бүлмәсен чагылдырып җиһазладык. Безнең бабайлар заманындагы истәлекләрне өйдән-өйгә йөреп җыйдык, хатирәләрне язып алдык. Тарихны өйрәнү шундый кызык икән. Һәм файдалы да. Музей җитәкчебез халык мәкален юкка гына кабатламыйдыр шул: "Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк!”

        Быел минем өчен тагын бер истәлекле вакыйга булды бит әле. Без сыйныфыбыз белән Нурлат шәһәренә экскурсиягә бардык. Анда Кама аръягы һәм Нурлат тарихының төбәк музеена кердек. Бу музейда зур әтиемнең әтисеннән калган истәлек – борынгы кесә сәгатен күреп гаҗәпләндем. Безнең авылдашыбыз бүләк иткән иске модель мотоцикл да җайлы урнашкан икән. Нәрсә генә юк ул музейда! Бик бай, матур икән музей.

             Я, ничек, Сезгә дә ошадымы безнең як?  Ышанам, ошагандыр.  Менә бит могҗиза дими ни дисең. Үзегез дә сизми калдыгыз, безнең якта булып кайттыгыз. Әлбәттә, бик тиз булды. Вакыт табып, иркенләп килергә тырыш. Музей һәр эш көнендә ачык була.  Әле бит безнең кып-кызыл җиләкле болыннарны, яшел каенлыгыбызны, ... дусларымны күрә алмадыгыз.

             Шундый җирем, батыр, эшчән халкым белән чын күңелемнән горурланам. Мин дә туган җиремнең якты, кояшлы көннәрен арттыру өчен кулымнан килгәнне эшләргә тырышырмын.

            Аяз Аглиуллин, 5 сыйныф укучысы

    Музей имени Гакиля Сагирова




        Жизнь Гакиля Шарифулловича связана с деревней Бикулово Нурлатского района РТ. Он учился там 1,5 года, в 1948 -1950 годах. Бывшие одноклассники вспоминают с теплотой и нежностью годы учебы с поэтом. Рассказывают, что он был общительным человеком и надёжным другом. Фатих Минеханович Галимов вспоминает: «Шрифт названия районной газеты «Дуслык» придумал Гакиль. Уже в те годы он прекрасно рисовал, был оформителем школьных стенгазет. 1 ноября 2000 в Бикуловской школе открылся музей Гакиля Сагирова. С тех пор встречи с поэтом происходили систематически. Многие произведения посвящены нашим учашимся и жителям наших деревень. В музее имени Гакиля Сагирова хранится его подлинное удостоверение Союза писателей Татарстана, 6 книг поэта, письма, открытки, фотографии, рукописи, имеются ксерокопии двадцати картин, разных документов, например, Похвальная грамота, свидетельство об окончании школы, дипломы, сертификаты премий.



        Все видеозаписи встреч с ним, фотографии. Поэт подарил свой старый магнитофон, бумажные купюры из своей коллекции. Мы тоже собираем газетные и журнальные материалы о нашем земляке, расспрашиваем о нем тех, кто вместе с ним учился, дружил, у кого жил в учебное время. Именно так узнали о его литературном псевдониме - Ш. Агаев (Шэкертжан агай). Оказывается, помимо литературы и живописи он занимался фотоделом, коллекционировал фотоаппараты. Лёжа,обучал кошкинских мальчишек снимать необычные кадры. Все школьники выросли из сагировских кружков рисования. Не видевший в своём детстве телевизора, он словом помогал домашним его ремонтировать. Гакиль абый обучил племянника даже... вождению автомобиля. Была у него и еще одна коллекция – из 250 старинных монет и бумажных купюр. Самому старому денежному знаку ровно столько, сколько его родному Фейзуллову! 

        За упорство и любовь к жизни вручили ему премию "Благородство " в 1998 году. Он – обладатель премий Шайхи Маннур (1983 год, за книгу "Айбагарлар”), Гаяз Исхакый (2001 г.), Сахаб –Урайского (2003). Он удостоен звания Лауреата Международной премии "Филантроп” в номинации "Изобразительные виды исскуства” (3 премия) в 2000 году в Москве.





    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz