Вторник, 19.03.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

    Әлифбам!

    Беләсезме, шатлыгым зур:

    Мин бар хәрефне таныйм.

    Йөгерек укырга өйрәндем

    Һәм укыганны аңлыйм.

    Беренче битеннән башлап

    Соңгысына кадәрле

    Укыган тәүге китабым –

    “Әлифбам” бик кадерле.

    Инде хәзер һичкемгә дә

    Ялынып, елап тормыйм,

    Шундый кызык, мавыктыргыч

    Әсәрләр укып туймыйм.

    Киләчәктә бик күп китап

    Укырга хыялланам,

    Әмма белемгә юл ачкан

    “Әлифба”мны онытмам.

           Кирәкми безгә сугыш!

    “Сугыш” сүзе биш хәрефле,

    Тик беләм: ул бик хәвефле:

    Һич кызганмый балаларны

    Һәм аямый бабайларны,

    Хатын-кыздан да оялмый,

    Матурлыкка да карамый,

    Барсын җимерә, яндыра,

    Көл, күмер, мәет калдыра.

    Сугышлар булмасын Җирдә,

    Сүзе дә булмасын телдә.

    Чын күңелдән телим көн дә

    Тынычлык илгә-көнгә.

    ***

    Өлкән дус, игътибарлы бул,

    Колак сал сүзләремә:

    Бала һич якын килмәсен

    Электр челтәренә!

    *   *  *

    ЯВЫЗКАЙ-ШАКШЫКАЙ (әкият)

         Борын-борын заманда кешеләр әле бик гади һәм матур яшәгәннәр икән. Һава шулкадәр чиста булган, хәтта урманнан гына түгел, урамнан да керәселәре килмәгән аларның. Юл аша чыкканда да курыкмыйча атлаганнар. Шундый тормышта яшәве бик рәхәт булган кешеләргә. Алар бу гел шулай булыр дип хыялланганнар. Урманга барып ял иткәннән соң үзләреннән калган чүп-чарны җыештырмаганнар. Учак ягу өчен агач-куакларны сындырганнар, яңаларын утырту турында уйламаганнар да.

          Рәхәткә түзүе бик авыр булган. Инде кешеләр җәяү атларга иренә башлаганнар.. Һәркайсына “тимер ат” – автомобиль кирәк икән. Берсеннән-берсе җитезрәк йөри торган машиналар ясаганнар. Кайсы бензин, кайсы солярка, кайсы газ белән җилдерә икән. Яныңнан выжт итеп узып киткән машинаның үзен күрмисең дә, исе генә борынга, ә аннан үпкәгә озакка кереп кала икән.Берзаман мондый “тимер ат”ларның саны җирдәге кешеләр саныннан да артып киткән, ә алардан янып чыккан газ бөтен һавага таралган.

          Кешеләр берсеннән-берсе куәтлерәк заводлар төзегәннәр. Завод торбаларыннан чыккан төтен дә һавага күтәрелгәч, күк йөзе кап-кара булган. Һәм шулчак аннан... кыска буйлы, кәкре аяклы, кылый күзле кап-кара Явызкай-Шакшыкай сикереп төшкән һәм:

          - Кешеләр, мин сезне яратам. Тирә-якны пычратып дөрес эшлисез. Тиздән без күбәү булырбыз. Ура! – дип, урамда кар бәрешеп уйнаган балалар яныннан кычкырып узган. Ул киткәч,балалар карасалар, ап-ак кар өсте кап-кара тузан белән капланган, ди.

          - Мин сәяхәт итәргә яратам да соң!- дигән дә Явызкай-Шакшыкай тагын очып киткән һәм диңгезгә килеп төшкән. Аның төшүе булган, диңгез суы бик нык пычранган икән. Балыклар шакшы суда тончыгып үлә башлаганнар. Явызкай-Шакшыкай килгәнче шатланышып су коенган балаларның кинәт кенә кәефләре төшкән, температуралары күтәрелеп авырый башлаганнар. Бу хәлне күзәтеп торган Инсаф исемле малайның да тыны кысыла башлаган. Ул тизрәк борынын томалаган. Инсаф бик акыллы малай булган. Явызкай-Шакшыкайдан бөтен табигатькә куркыныч янавын тиз аңлап алган да, иптәшләрен ярдәмгә чакырган. Балалар Явызкай-Шакшыкай кебекләр тагын да артмасын өчен бик тырышканнар. Күп итеп агач-куаклар утыртканнар, урманнарны, урамнарны чүп-чардан арындырганнар. Өлкәннәрне дә кисәткәннәр. Алар исә заводлардан чыккан юынтык суларны елга-күлләргә агызмый башлаганнар, автомобиль һәм заводлардан тарала торган төтен һәм газларны чистарту өчен җайланмалар уйлап тапканнар. Бу җирдә Явызкай-Шакшыкайның башка туганнары туа алмаган, ләкин ул үзе качып котылган, ди, һәм пычрак җирләргә шатланып килеп җитә икән.

          Сак булыгыз, Явызкай-Шакшыкай килеп зыян сала күрмәсен үзегезгә!

     

    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz