Вторник, 19.03.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

          
         Илдус Гали улы Диндаров 1949 нчы елның 15 мартында Нурлат- Октябрь районының Биккол авылында туган. Үз авылындагы җидееллык, анннары Нурлат урта мәктәпләреннән соң Казан дәүләт университетын, Ленинград Югавры политология институтын тәмамлый, армия хезмәтендә була. Түбән Кама төзелешендә, партиянең Октябрь райкомында эшли.
           Вакытлы матбугатта 1967 нче елдан бирле хезмәттәшлек итә. Нурлат, Минзәлә газетасы редакцияләрен җитәкли, "Шәһри Казан" газетасында эшли. Хәзер Нурлат шәһәрендә яши, "Ватаным Татарстан" газетасының бу төбәктәге үз хәбәрчесе вазифаларын башкара. 
          "Нурлат йолдызлыгы" (коллектив), "Гомер фасыллары" (2007) китаплары бар. 2009 нчы елда "Күңел яктысы" дип аталган чираттагы китабын бастырып чыгарды. 2009 нчы елда Илдус Диндаровка  "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде,  Ул Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде. 
          Илдус абыйның шигырь китаплары мәктәп музеенда саклана. Якташыбыз - "күңеле белән шагыйрь кеше. Аның өчен тормыш һәм шигърият аерылгысыз төшенчәләр. Ул шигырьнең асыл хасиятләрен тоеп иҗат итә. Шигырьләрендә - мәхәббәткә мәдһия, сызлану һәм сагыш, беркемне дә читләтеп үтмәгән "табу - югалту" мотивлары, туган якны зурлау хисләре. Шигырьләрдәге сурәтлелек гади һәм якты булуы белән аерылып торалар" (Факил Сафин).
            "Язмышлар балкышы -Бикколым" китабы (2010)  Биккол авылына багышлана һәм аның үткәне, бүгенгесе тасвирлана, шушы төбәктә туып үскән кешеләр язмышы яктыртыла.  ьь
            Танылган журналист "Бәллүр каләм” республика журналистлар бәйгесендә "Китап авторы-журналист» номинациясендә җиңү яулады. "Зиреклем-туган җирем” (2012) китабы аны бәллүр каләм иясе итте. 
     
          Менә аның шигырьләре белән танышыгыз. 
     Җәйге манзара 
    Бытбылдыклы арыш арасыннан 
    Боргаланган басу юллары... 
    Аккаеннар белән каймаланган 
    Ал болытлы офык буйлары... 
    
    Илаһи шул манзараны мәңге 
    Күңелемдә йөртсәм гаҗәпме?! 
    Төшләремә керсә, аералмыйм, имеш: 
    Туган җиремме бу? Җәннәтме? 
     
     Ялгыз йортта 
    Көзге авыл. Шомлы караңгылык; 
    Тормыш күчкән инде шаулы шәһәрләргә. 
    Ялгыз йортта юанычка тик бер шөгыль: 
    Онытылганны кабат-кабат хәтерләтә. 
    
    Тәрәз аша төшә караш буш бакчага; 
    Табигатьнең кышны көтеп оеган мәле. 
    Ак яулыклы шәүлә тора кебек анда – 
    Ә бу фәкать чалмабашның тирбәлүе. 
    
    Нидер тоеп кинәт чәнчи, сызлый йөрәк – 
    Кемдер үксеп йөри мәллә өй тирәли? 
    ...Чагыла да пыялада чит-ят күзләр, 
    Карыйдыр күк сиңа рәнҗеп, әрни-әрни. 
    
    Бер яшьлектә, бер картлыкта 
    Чаңгы элеп чаба малай. 
    Һич калышмый бара бабай: 
    Кигән бишмәт ак якалы, 
    Көмешләнгән, чал сакаллы. 
    
    Малай кайда, бабай шунда, 
    Чаңгылары, эх, шәп шуа! 
    Тигез кырда соң гадәттә 
    Йөрү ансат ул, әлбәттә. 
    
    Текә тауга менеп җиткәч, 
    Түбән табан, өркәч-өркәч 
    Сикәлтәдән һич курыкмый, 
    Очты малай ак шармыни?! 
    
    Аны күреп яше-карты 
    Сокланудан тел шартлатты. 
    Үзәнлеккә барып төшкәч, 
    Бүркен салып, тирен сөрткәч, 
    Шәрран яра шаян малай: 
    – Син дә төш, ди, әйдә, ба-ба-а-ай! 
    Бала-чага, олы-кара 
    Инде картка тора карап. 
    Сынатырга ярыймы соң? 
    Тирән сулыш алганнан соң, 
    – Бер яшьлектә, бер картлыкта, 
    Һайт! – диде дә беравыктан 
    Шуды китте аска табан, 
    Кар туздырып иллә яман. 
    Шүрләмәде бер дә үзе, 
    Калтырамый икән тезе; 
    Үкчәгә дә һич китмәде 
    Кот дигәне. Искитмәле! 
    Күпне күргән солдат ич ул. 
    Җиңү дәрте канда ич ул. 
    Тауны яулап куанды карт, 
    Бабай өчен малай да шат. 
    
     *** 
    Онык белән шулай бергә 
    Тәнен яза бабай көн дә; 
    Спорт, саулык янәшәдә, 
    Шуңа да ул гел яшәрә! 
    Хәрәкәтнең бәрәкәтен, 
    Ветеран шул белә рәтен. 
    
    Егетләр күк шул бабайдан, 
    Кыю, әрсез, шук малайдан 
    Картлык шүрләп читкә тая, 
    Качып йөри әллә кая?! 
    
     Елгыр каләмчегә 
    "Ришвәт өчен сукыр тиенне дә 
    Чыгармыйм", – дип сөйләп тормачы! 
    Нәчәлнигың мактап гел язасың: 
    Бусы да бит шуның формасы. 
    
     Нефть чыккан якларда 
    Ярты, көләч, зәңгәр сулы күл иде ул, 
    Пәри җиле тигән мәллә йөзләренә? – 
    Карамайлы зур, болганчык, чуар алка 
    Охшап тора дөм сукырның күзләренә. 
    
     *** 
    Ике инеш гел янәшә акмый, диләр, 
    Йә кушыла берсе, йә бетә: 
    Кочагыңа ал да "юк ит" мине, 
    Һич зарланмыйм, миңа шул җитә. 
    
     *** 
    Иренең – чия, йөзең – алсу алма, диләр... 
    Тик нигәдер үзем генә охшаталмыйм; 
    "Җимешләрнең" чын асылын исбатласаң – 
    Рәхмәт әйтеп "сыйланудан" баш тарталмыйм. 
    
     Бер хатын сүзләре 
    Картайса ни! Газиз ирем 
    (Торыгыз шуны белеп!): 
    Тузган саен кадере арткан 
    Кыйммәтле йөзек кебек. 
    
     Эзләр 
    Бүлмәм иртүк ник яктырган? – 
    Тау шәүләсе түгел лә. 
    Бүген бәйрәм булмый ласа, – 
    Кайдан шатлык күңелдә?! 
    Ә урамда ап-пакь җәймә 
    Күзләрне камаштыра. 
    Яңа яуган тәүге карлар 
    Уемны саташтыра... 
    Фәрештәләр канат җилпеп 
    Мамык туздырган сыман; 
    Күкләр җирдә беренче кар 
    Туен уздырган сыман. 
    Шул аклыктан гынамыни 
    Бу тиклем ашкынуым. 
    Кичә күрдем армиядән 
    Кайткан күрше Һашимын. 
    Сердәш чиләкләрем асып 
    Чишмә буен күзләдем – 
    Чү! Кош та тимәгән җирлектә 
    Бу кемнәрнең эзләре?! 
    Дагалы солдат итеге 
    Тамга калдырган кәс-кәс; 
    Янәшә – үкчәле читекнең 
    Табаны тияр-тимәс... 
    Кинәт дөнья яме бетте, 
    Гүя карлар карала. 
    Әллә карлар җепши инде 
    Күз яшьләрем тамганга? 

                      Туйда

    Ике яшькә байлык теләделәр

    Йола кушкан бал-май каптырып;

    Шау чәчәкләр иде алларында,

    Торды түрдә күмәч яктырып.

    кияү белән кәләш бәхетенә

    Тол әбиләр сөенеп сөйләнә;

    Яшь пәрдәсе аша тибрәнеп,

    Кыз чаклары гүя шәйләнә:

    - Истән чыкмый Сәлимемнең миңа

    Кершән ташыганы Казаннан...

    - Минекенең кәчтүм кесәләре

    Бушамады кәнфит-мазардан...

    Оныкларның әллә унынчысын

    Утырткан да кочып итәккә,

    Һаҗәр карчык кинәт телгә килде:

    - Менәтерәк ипи димәктән,

    Онытасым юк герман сугышында

    Үеп калган күрше Гыйлемен... -

    Балачакта ачлык елны миңа

    Биргән иде соңгы телемен.

    Нигә мине жәлләгәндер мәрхүм?! -

    Сорамадым... Әл дә үкенәм...

    - Яраткандыр сине, ахирәтем...

    - Гашыйк җанның күңлен кем белгән...

    Сердәшләрнең ихлас сүзләренә

    Һаҗәр әби моңсу елмайды;

    ... Дисбе тартты һаман, төймә саен

    Чигергән күк үткән елларны...

           
     
           Тема. Шушы яктан , шушы туфрактан ул. 
    (Күренекле якташыбыз журналист, язучы, шагыйрь Илдус Диндаров белән очрашу кичәсе)
    Музыка яңгырый. (1слайд)
    1 а.б.
    Үз ягымда таныш миңа
    Һәрбер каен, һәрбер зирек.
    Торган саен кадерлерәк
    Туган җирем, туган җирем.
    2 а.б.
    Сиңа гына, әй, туган як,
    Ишетелсен минем җырым.
    Кан тамырым тибешендә:
    Туган җирем, туган җирем!
    1 а.б.
    Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар!
    Һәр якның, һәр төбәкнең бик матур кешеләре бар. Төскә - биткә генә түгел, үзләренең күркәм эшләре, тоткан кыйблалары белән киләчәк буыннарга да үзләреннән тирән эз калдырган шәхесләр яши. Алар мактанып йөрмиләр, тыныч кына эшлиләр. (2,3,4,5,6, 7,8 слайдлар)
    Безнең  мәктәбебездә бик матур бер традиция бар. Без 
    Нурлат җирендә иҗат итүче шагыйрьләр, язучылар, композиторлар, җырчылар, артистлар белән һәрдаим очрашулар үткәреп торабыз. Алар белән очрашканнан соң, иҗатлары белән якыннанрак танышабыз. Экранда сез истәлеккә генә калган очрашу мизгелләрен күрәсез.
    2 а.б. (9 слайд)
    Бүген бездә бәйрәм, матур бәйрәм. Бүгенге бәйрәмебез дә күренекле якташыбыз  талантлы, киң күңелле язучы, шагыйрь, юмор һәм сатира остасы,  Татарстан журналистлар  һәм  Язучылар берлеге әгзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Гали улы Диндаров белән очрашуга һәм аның яңа гына балалар өчен нәшер ителгән "Җәй кайда кышлый?” дип аталган китабын тәкъдир итүгә багышлана. Бүген бездә кунакта:
    1 а.б.
    1. Күренекле якташыбыз Илдус Гали улы Диндаров.
    2 а.б.
    2. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Нурлат җирле бүлекчәсе рәисе Фәридә Мөслих кызы Сәгыйрова.
     1а.б.
    3. Район мәгариф бүлегенең мәгълүмати – методик үзәк методисты Разия Идрис кызы Садретдинова.
    2 а.б.
    4. Илдус Гали улы Диндаров шигырьләренә көй язган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре , хәвәскәр композитор, бик күп җырлар авторы    Тәлгат  Сәфәргали улы Бәдыйгин.
    1 а.б.
    5. Җырчы – сандугачыбыз Зөлфия Хәбибулла кызы Бәдыйгина.
    2 а.б.
    6. Тәлгат Сәфәргали улының укучысы, төрле конкурсларда катнашып югары уңышларга ирешкән хәвәскәр җырчы Алсу Альберт кызы Сабирова. Алсу бүгенге көндә сәнгать мәктәбендә баян классын алып бар.
    1 а.б.
    7. Районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары.
    1 а.б. (10 слайд)
    Илдус Гали улы Диндаров 1949 елның 15 нче мартында Татарстанның Октярь (хәзерге Нурлат) районы Биккол авылының иң мәртәбәле һәм хөрмәткә лаек Гали ага белән Гыйззелбәнат апа гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә.
    2 а.б.
    Авылның 7 еллык , аннары Нурлат урта мәктәбен тәмамлагач, комсомол юлламасы белән Түбән Кама шәһәренә китә, химия гиганты төзелешендә бетончы, монтажчы булып эшли.
      (11 слайд)        Армия сафларында хезмәт итә. Шул елларда ук иҗат эше белән җитди шөгыльләнә башлый. Аның тәүге "иҗат җимешләре” мәктәп елларында ук районның "Дуслык”, җөмһүриятебезнең "Татарстан яшьләре”газеталарында, "Ялкын” журналында күренә.
    1 а.б.
    Белемгә омтылган егет Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый, (12 слайд) Ленинград Югары партия мәктәбендә (бүгенге политология институтында) укый. (13 слайд) Берара Октябрь райкомында эшләп ала. 
    2 а.б. (14 слайд)
    1967 нче елдан бирле Илдус абый  вакытлы матбугатта хезмәттәшлек итә. Нурлат, Минзәлә районнары газетасы редакцияләрен җитәкли. (15 слайд) 1983 нче елда Татарстан жуналистлар берлегенә кабул ителә. "Шәһри Казан” газетасының, 1991 нче елдан "Ватаным Татарстан” газетасының Нурлат, Аксубай, Чирмешән һәм Лениногорск районнары буенча үз хәбәрчесе вазыйфасын башкара. 
    1 а.б. (16 слайд)
    Илдус Гали улы Диндаров – массакүләм мәгълүмәт чараларын үстерүгә керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен бик күп мактау грамоталары белән бүләкләнә. (17 слайд) 2009 нчы елда "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән зур исемгә лаек була һәм шул ук елны (18 слайд) Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә.
    2 а.б. (19 слайд)
    Илдус абый журналистлар династиясенең иң күренекле вәкиле. Әтисе Гали ага Диндаров 30 нчы елларда Чирмешән районында мөгәллим, газета мөхәррире булып эшләгән. Батыр – шагыйрь Муса Җәлилнең чордашы, якташы. Гали ага безнең якларга Оренбург өлкәсенең Богырыслан дигән татар каласыннан, халык мәгарифен үстерергә, ныгытырга дип җибәрелгән белгеч. Ул күренекле татар язучысы, Тукай бүләге лауреаты Ибраһим Гази, халык җырчысы Рәшит Ваһапов кебек танылган әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре белән якыннан аралашкан кеше булган.
    1 а.б.
    "Оясында ни күрсә, очканда шул булыр”, дигән мәкаль бар бит. Мәгърифәтче, педагог Гали ага үзенең уллары Илдус белән Иреккә журналист һөнәрен сайларга булыша.
    2 а.б.
    Илдус абыйның әнисе дә гомере буена туган авылында балалар тәрбияләгән, якты, тирән эз калдырган абруйлы укытучы булган. 
    "Нинди генә "нужа калачын ашасалар” да , авырлыклар кичерсәләр дә, әти белән әни профессиясен сайлаучылар безнең гаиләдә һич бетеп тормый...” – дип яза Илдус абый.
    1 а.б. Җыр "Йолдыз яктысы” Илдус Диндаров сүзләре, 
    Тәлгат Бәдыйгин көе. Башкара Зөлфия Хәбибулла кызы Бәдыйгина.
    1 а.б. (20  слайд)
    Аның кызы Гөлнара да үзе теләп ата – бабасы һөнәрен сайлый, Казан педагогия институтын тәмамлап, шәһәребезнең 2 нче мәктәбендә математика һәм информатика дәресләрен алып бара. Районда иң дәрәҗәле , тәҗрибәле белгечләрнең берсе.
    2 а.б. 
    Улы Айваз да бабасы һәм әтисе юлыннан китә, 27 яшендә тарих фәннәре кандидаты дәрәҗәснә ирешә, телне дә, динне дә яхшы белә. Казан шәһәренең югары уку йортларында лекцияләр үткәрә.
    1 а.б. (21 слайд)
    "Энем Ирек белән мин дә педагогика өлкәсеннән бераз үзгәрәк һөнәр сайладык. Әмма безнең эш тә - журналист, язучы хезмәте диюем, кеше тәрбияләү өлкәсеннән ерак тормый ич”, дип яза Илдус абый.
    2 а.б.
    Татарстан журналистлар  һәм  Язучылар берлеге әгъзасы Ирек Гали улы  Диндаров 1953 нче елның алтын көзендә дөньяга килә, 1999 нчы елның язы ташкыннары белән арабыздан мәңгегә китеп тә бара. Әмма милләт өчен һәрчак игелек  кылырга омтылган ярсу йөрәкле асыл затлар, бу җиһаннан ахирәткә халык күңелендә озак елларга җуелмаслык якты эз калдырып күчәләр.
    1а.б.
    Ирек Гали улы Диндаровның да исеме мәңгеләштерелде. Туган авылы Биколда әдәби  музей эшләп килә, анда Ирек Диндаровның да тормышына, иҗатына бәйләнешле экспонатлар урнаштырылган.
    Шөкер, аның башлаган эшен  дәвам итүче туганнары бар.Аларга оста әдип кулы белән иҗат ителгән язмаларын туплап мәрхүмнең  якты истәлегенә "Йолдыз җиле” дигән яңа җыентыгын чыгарырга насыйп булды.
    2а.б.
    Мәрхүмнең истәлегенә җыр бакарыла. Бу җырыбыз аның рухына изге дога булып ирешсен.
    Җыр "Абага чәчәге” Илдус Диндаров сүзләре, Тәлгат Бәдыйгин көе. Башкара  Алсу Альберт кызы Сабирова
    1 а.б.
    Бернәрсә дә булмый җирдә мәңге,
    Бертуктаусыз бар да үзгәрә.
    Әле бүген бераз түзәргә дә,
    Дулкыннарда тагын йөзәргә.
    2 а.б. (22 слайд)
    Илдус абыйның бүгенгәчә берничә китабы дөнья күрде.
    "Нурлат йолдызлыгы” дигән күмәк җыентыктан тыш, 2007 нче елда "Гомер фасыллары” исемле үз китабы басылды. 2009 нчы елда нәшер ителгән җыентыгы "Күңел яктысы” дип атала.
    1 а.б.
    2010 нчы елда аның тагын бер "Язмышлар балкышым – Бикколым”дигән китабы басылып чыкты. Ул үзенең көчен төрле жанрларда сынап карый. Лирик парчаларына, юмористик хикәяләренә, мәсәлләренә кызык детальләрне "тотып ала белү” , тормышчанлык хас.
    2а.б. 
    Шигырьләре исә гади кешеләрнең күңел кичерешләре, туган җир, туган авыл,  туган тел, туган табигать турында уйланулары рәвешен алган.
    "Халкым иманлы булсын, бу дөньяда югалмасын, үзенең асыл сыйфатларын сакласын” дигән олуг теләк чагыла анда”, – дип яза аның турында Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин.
    1 а.б. 
    Татар әдәбиятында чын әдипләрне әлегә авыл туфрагы биреп тора. Туган туфрак – изге. Әдипнең туган авылына булган мәхәббәте җыр булып күңелләргә күчә. Шагыйрь тудырган авыл  - бөек авыл.
    2а.б. (23 слайд)
    Бөтен дөньясын онытса да, туган авыл үз шагыйрен онытмый ул. Илдус абый күп шигырьләрендә үзенең туган ягына, туган авылына мәдхия җырлый. Шагыйрьнең туган авылына булган мәхәббәте җыр булып күңелләргә керә.
    Җыр "Туган авылым- Биккол” Илдус Диндаров сүзләре, 
    Ренат Шаһиев көе. Башкара Алсу Альберт  кызы Сабирова.
    1а.б. (24, 25, 26, 27 слайдлар)
    Илдус абыйның әсәрләре бүген республикабызның (24 слайд) "Ватаным Татарстан”, (25 слайд) "Мәдәни Җомга”, "Шәһри Казан”, "Сабантуй”, "Салават күпере”газеталарында, районыбызның "Дуслык”  газетасында,  (26 слайд) "Казан утлары”, "Идел”, "Ялкын” журналларында басылып килә.
    (27 слайд) "Чаян” журналы белән дә тыгыз хезмәттәшлек итеп, юмор һәм сатира өлкәсендә дә үз өлешен кертә.
    2а.б. (28 слайд)
    Хыялдагы татлы бер төш кебек
    Сизелми дә узды балачак.
    Гомер узган саен һәркем аны
    Сагыныплар искә алачак.
    Әй, кайда ул, кайда калды икән
    Бала чакта яккан учаклар?
    Шул чакларга илтә икән
    Эх, беләсе иде, нинди сукмаклар?
    1 а.б.
    Кайда калды икән таңга чаклы
    Атлар саклап йөргән болыннар?
    Без уйнаган болыннарда һаман
    Йөгерә микән нәни колыннар?
    Бала чакның серле әкиятләре
    Күңелләрдә яши бүген дә.
    Ак болытлар булып аксаң иде
    Балачакның аяз күгендә.
    2 а.б.
    Балалык – кеше тормышының иң мөһим чоры, ул - киләчәк тормышка әзерлек кенә түгел, бәлки чын, якты, үзенә генә хас кабатланмас тормыш. Бүгенге нәнинең нинди кеше булып үсүе сабыйның балачагы ничек үтүенә, балалык елларында аны кем тәрбияләвенә, әйләнә- тирә мохиттән аның аңына һәм йөрәгенә нәрсә сеңүенә бәйле.
    1 а.б. 
    Балалар - безнең киләчәгебез.  Илдус абый  балаларны   бик ярата, алар өчен дә язарга вакыт таба. 
    (29 слайд)
     2011 нче елда аның балалар өчен "Җәй кайда кышлый?” дип аталган шигырьләр китабы дөнья күрде.
     (30 слайд)
     Алар үзләре дә тормыш иптәше Сәкинә апа белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер оныкларына карап сокланып туя алмыйлар.
    (31слайд) Без сезне китап сөюче балалар исеменнән бу китабыгыз белән котлыйбыз. ...
    2 а.б.
    Бу китап  Казан шәһәренең "Рухият” нәшерият йортында бастырыла. МөхәрриреТатарстан Республикасы Министрлар кабинетының мәдәният һәм телләр үстерү бүлегенең баш киңәшчесе, язучы Галимҗан Гыйльманов, китапның рәссамы  Әнисә Муллахмәтова. Китапка авторның 28 шигыре тупланган һәр шигырьгә иллюстрация ясалган. Экранда сез китап битләрен күрәсез.(32 - 37 слайдлар)
    1 а.б. 
    Хәзер сүзне Илдус абыйның кечкенә дусларына бирәбез. Алар бу китапка кергән шигырьләрне сөйләп күрсәтерләр.
    1. (38 слайд) Шигырь "Каф тавы” Укый 4 нче сыйныф укучысы Семенов Иван.
    2. (39слайд) Шигырь "Зиләнең ал күлмәге”” Укый 9 нчы сыйныф укучысы Әхмәтҗанова Айгөл.
    3. (40 слайд) Шигырь "Тәмлетамак” Укый 5 нче а сыйныфы укучысы Яруллина Айсылу.
    4. (40 слайд) Шигырь "Кикриге ни төстә?”Укый 6 нчы б сыйныфы укучысы Краснова Кристина.
    5. (41 слайд) Шигырь "Арыслан һәм мәче” Укый 5 нче а сыйныфы укучысы Михиеева Маша.
    6. Шигырь "Беренче кар” Укый 8 нче б  сыйныфы укучысы Михаилов Максим.
    7. Шигырь "Койрыклы сан” Укыйлар 6 нчы б сыйныфы укучылары Гөбәйдуллина Гөлзидә, Миникаева Рузилә, Пыхтеева Гүзәл.
    2 а.б. ( 42, 43,44 слайдлар)Укучылар иҗаты.
          Ә хәзер сүзне авторның үзенә бирәбез. Рәхим итегез, Илдус абый.
    Сораулар.
    1. Балалар өчен язылган шигырьләрегезне туплап китап итеп чыгарырга сезгә нәрсә этәргеч ясады?
    2. Их, менә бу тормышка ашсын иде, дигән хыялыгыз бармы?
    3. Дөньяга куанып, кинәнеп иҗат итәр өчен, Сезгә нинди шарт кирәк?
    4. Китап яратучы дусларыгызга нәрсәләр теләр идегез.
     Залда утыручыларның сораулары.
    2а.б. (45 слайд)
    Хөрмәтле якташыбыз! Без, китап сөюче дусларыгыз сезнең кебек төпле фикерле язучы, журналист,  шагыйрь  белән  очрашуыбызга чиксез шатбыз. Сезнең иҗат чишмәгез беркайчан да саекмасын. Уңышлар сезгә!
    1 а.б. 
     Сүзне Район мәгариф бүлегенең мәгълүмати – методик үзәк методисты Разия Идрис кызы Садретдиновага бирәбез.
    Сүз калган кунакларга да бирелә (котлаулар, теләкләр, тәкъдимнәр)
    Китапларын тапшыра
    1 а.б.
    Бик зур рәхмәт сезгә. Укучыларыбыз сезгә дә бүләкләр әзерләделәр. Шул бүләкне тапшырырга рөхсәт итегез.
    2 а.б. (46 слайд) (9 -.... 45 слайдлар күрсәтеп чыгарга)
    Читтә йөргән чакта сагындырып
    Керер өчен төнлә төшенә,
    Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле
    Туган ягы кирәк кешегә.
    1 а.б.
    Зур уңышлар яулап заманалар
    Матур бәя бирсә эшенә,
    Шатлыкларын ишеттерер өчен,
    Туган ягы кирәк кешегә.
    2а.б.
    Кадерле кунаклар безнең кичәбез ахырына якынлашты. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт. Барыгызга да саулык – сәламәтлек, уңышлар теләп
    бәйрәмебезне  Илдус Диндаров сүзләренә, Тәлгат Бәдыйгин иҗат иткән җыр белән тәмамлыйбыз.
    Җыр "Нурлатым – Нурлы атым”  Башкара Зөлфия Хәбибулла кызы Бәдыйгина.
    Авторлар: Шарапова Н. Т., Нурлат шәһәре   VIII нче төр махсус (коррекцияле) гомуми белем бирү интернат- мәктәбенең  югары категорияле директор урынбасары һәм югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
    Сәлахова Э.С. Нурлат шәһәре   VIII нче төр махсус (коррекцияле) гомуми белем бирү  интернат- мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
     
    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz