Вторник, 19.03.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

    «Картаямыни соң йөрәк...”

                                                                     «Картаямыни соң йөрәк,

                                                                     Маңгайлар сырланса да,

                                                                     Үтте яшьлек-җүләрлек, дип,

                                                                     Җырларда җырланса да...”

          Әйтерсең лә, мәгълүм җырның бу юллары минем язмам героена атап чыгарылган. Чыннан да, 80 яшен тутырса да, ул картаймый, аның акылы да, йөрәге дә һаман яшь. Моның бар сәбәбе, мөгаен, гомер буе ачык күңелле, гади булып кала алудадыр.

          Гафурова Закира Насыйбулла кызы Түбән Нурлат авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында ала, аннары укуын Нурлатның 2 нче мәктәбендә дәвам итә, 8-10 нчы сыйныфларны Кизләү мәктәбендә укып, өлгергәнлек аттестаты ала. Кешеләр белән аралашудан тәм тапканга, балаларны бик яратканлыктан, яшь кыз ике дә уйламый, укытучы һөнәрен сайларга карар кыла һәм Бөгелмә пединститутының физика-математика бүлегенә читтән торып укырга керә. Хезмәт юлын туган авылы мәктәбендә башлый. Сугыш кырыннан исән-имин йөреп кайткан Биккол егете Сәгыйров Сәлим аның кулын сорап килә һәм яшь гаилә Бикколда төпләнә. Биредә дә Закира балаларга физика-математика серләрен ача, шуның белән беррәттән10 ел өлкән пионервожатый вазифасын башкарырга да авырсынмый, профком рәисе булудан да баш тартмый. Шулай итеп 33 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый ул.  Пенсиягә чыкканнан соң да мәктәпкә юлны онытмый. “1 нче сентябрьдә канатланып укырга керүче балаларны күреп яшәрергә, моңлы Соңгы кыңгырау, Хушлашу кичәләрендә катнашып, коллективның уңышларына сөенергә, чыгарылыш сыйныф укучыларын сагышланып һәм шатланып озатырга килүне үземнең бурычым дип саныйм, - ди ул. – Элек тә медаль алыйм дип эшләмәдем, бары укучыларым белемле һәм тәрбияле булсын дип тырыштым”,- ди һәм кайсы укучысының кем булганы турында ялкынланып сөйли башлый. Укучыларының: “Апа, иң яраткан укытучым Сез идегез”, - дигән сүзләре мөгаллимнең йөрәгенә май булып яткан, ул бу сүзләрне әйтүчеләрнең исем-фамилияләрен шулкадәр шат тавыш белән саный башлый. Әйе, ялтыравык дипломнар, кыйммәтле бүләкләр түгел, укучыларының рәхмәте, коллегаларының җылы сүзе бәхетле итә укытучыны. Закира Насыйбулловнаның картлык көнендә бәхетле булуында үзенең ихласлык, гадилек, тыйнаклык, хезмәттәшләргә игътибарлылык, һәркем белән гыйлем һәм тәҗрибә уртаклашырга әзер булу кебек шәхси сыйфатлары зур роль уйнады.

          Бәхетле Закира Насыйбулловна, күз генә тимәсен. Гаиләсе түгәрәк. Сәлим абый белән  6 бала үстерделәр. Әмир механизация техникумын тәмамлады, Зәйнәп һәм Гүзәлияләре медучилище тәмамлап, бүген район шифаханәсендә өлкән шәфкать туташы булып эшлиләр, Минзиннәт – кулинария училищесында укыды, Вәзир (инженер-механик) белән  Галия (финанс) институтларда югары белем алдылар.

          Гомерен мәктәпкә багышлаган Закира Насыйбулловна пенсиядә дә “укытты”. Тик хәзер укучысы да  үзе иде. Үзлектән гарәп графикасын өйрәнеп, Коръәнне уку бәхетенә иреште ул. Дини белемен үстерүгә дә, дөньяви белемен арттыруга да вакыт таба ул бүген. Бихисап дини китаплар алу белән бергә, күп кенә газета-журналларга да язылалар алар. Аеруча районканы яратып укыйлар икән. “Анда безнең балалар, туганнар, таныш-белешләр турындагы язмаларны кызыксынып укыйбыз. Районда булган вакыйгалардан хәбәрдар булу мөһим инде ул”,- ди героем. Җитмәсә, “Дуслык” белән бер көнне туганнар да икән әле.         

          Закира Насыйбулловнага егет-кызларын лаеклы итеп үстерү өчен күпме түземлек һәм вакыт кирәк булды! Әмма йокысыз төннәр уны белән кире кайтты: кайгыртучан ир, аякта ныклап басып торучы сөекле уллары һәм кызлары. Инде алты оныкчыкларына карап сөенергә дә өлгерделәр.

    “... Нигә соң болай үземне

    Канатлыдай хис итәм!?

    Әллә яшьлегем хисләре

    Әйләнеп кайтты микән?!”

          Әйтерсең лә, Закира Насыйбулловна исеменнән җырлана бу җыр.

                                   Г.Д.Әһлиуллина.  “Дуслык” №38 (9846).

    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz