Вторник, 19.03.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

    КАЛӘМ ЯЗА-ЯЗА ШОМАРА... 

    Без Тукайны нигә яратабыз?

    “Кем тәнкыйтьли, шул миңа дус була,

    Тетеп мактый,  димәк, - дошманым”.

    Халык әйткән бу асыл сүзләрнең

    Хаклыгына мин дә ышандым.

    Туры сүзле булган бөек Тукай,

    Тәнкыйтьләгән, әйткән дөресен.

    Рияланмыйча үткен сөйләгәнгә

    Бик файдалы булган дәресе.

    ... Без Тукайны нигә яратабыз?

    Шундый сорау килде күңелгә.

    ...Әнкәй сыман сөйгән икән халкын,

    Кадерләгән газиз илен дә.

    Әни кебек ачуланган да ул,

    Аның төсле биргән киңәшләр,

    Шуңа һаман халкым күңелендә

    Шагыйрь үлмәс, Тукай мең яшәр!

    “Ярамый!”

    Автобуста берәү сөйли:

    “Сүзем хактыр, алдамыйм:

    Хәзерге заман баласы

    “Ярамый!”ны аңламый.

    Жәл түгел бит әти малы,

    Көн дә чипсы кимерә,

    Руль артына утыра да

    Олы юлдан җилдерә.

    Өсте бөтен, тамагы тук,

    Әзергә бәзер яши.

    Ата-ана каршы төшми,

    Ярамаса да дәшми.

    Ә дөресе, күрмиләр дә,

    Аңламыйлар да аны,

    Олылар ялны белмичә,

    Куалар дөнья малын.

    Һәм фаҗига килеп чыккач,

    Аптырый, гаҗәпләнә:

    Кем гаепле, кайда ялгыш?

    Нидән бу, ә? Ник? Нигә?”

    Бу сүзләрдә хаклык бармы?

    Әйдә, бергә уйланыйк.

    Дөнья малы дия-дия,

    Рухи байлыксыз калмыйк!

    Чын спортсмен

    Хәтеремдә: Аяз кайтты

    Кышын чаңгыда шуып.

    -Әни, котла, финишка

    Килдем өченче булып!

    -Күбәү узыштыгызмы соң?

    -Өчәү ярыштык, әни...

    Ул вакытта Аязыбыз

    Кечкенә иде әле.

    Бүген инде зур егет ул,

    Башлангычны тәмамлый.

    Ә чаңгыда һаман йөри,

    Футбол, хоккей да уйный.

    Җиңгән көнне атлап түгел,

    Йөгереп өйгә кайта.

    Түбәсе күккә тигәнме,

    Авызы да колакта.

    -Тупны керттермәдем, әни,

    Битем белән томалап,

    Авыртса авыртыр инде,

    Төзәлер әле ярам.

    Командасы җиңелсә дә

    Кайгырырга уйламый:

    -Җиңелә белү – ирләр эше,

    Куркак хоккей уйнамый!

    Сөбханалла, һәр очракта

    Әзер акыллы сүзе.

    Һәрчак шулай көр күңелле,

    Сәламәт булсын үзе!

    Ике метр җир

    Ике күрше ызан үлчи,

    Икәүләп җир бүләләр.

    “Син минем җиргә кергәнсең!” -

    Урамда ду киләләр.

    Авыл аксакалы шулчак

    Мәчеткә бара иде,

    “Бәлки, ярдәмем тияр”, - дип,

    Ирләр янына килде.

    Эшнең нидә икәнлеген

    Болар шәпләп аңлатты.

    Сакалын сыпырып, бабай

    Күршеләргә сүз катты:

    -Яшемне яшәдем инде,

    Тиздән мәңгегә китәм,

    Анда миңа күп кирәкми,

    Ике метр җир җитә.

    Беләсезме, якасыннан

    Үлем тоткач бер байны,

    Әйткән: “Мине күмгәндә

    Күрсеннәр учларымны.

    Аңласыннар миллиардерның

    Куллары буш икәнен.

    Никадәр байлыгым кала,

    Берни алып китәлмим”.

    Тормышта без кунак кына,

    Шуңа да син тыйнак бул.

    Тәҗрибәмнән чыгып әйтәм,

    Бабагыздан киңәш шул”.

    Ике күрше аңладымы –

    Шуннан басылды тавыш.

    Сак булыгыз, арагызда

    Чыкмасын андый ызгыш.

    Ахыры хәерле булсын!

    Тормыш тоташ сынаулардан тора,

    Һәркем бирә һәркөн имтихан.

    Кемдер дистә еллар фәкыйрь яши,

    Икенчеләр япь-яшь - инде хан.

    Берәүләрне язмыш рәхәт тормыш,

    Дөнья малын мул биреп сыный.

    Икенчеләр михнәт чигеп яши,

    Ачы хәсрәтне күпләп татый...

    Тик ни хикмәт: адәм балалары

    Бәхетләргә түзми, ни бәла.

    Язмыш тарафыннан кыйналганнар

    Сабыр итә, ныграк булалар...

    Туры барган  җирдән каршыңдагы

    Ачык ишек шаплап ябылса,

    Һич югалып калма, янәшәдән

    Икенчесен эзлә, табарсың.

    Артык рәхәт икән, син кабатла:

    “Тик ахыры хәерле булсын!”

    Газап чиккән чакта да азагын

    Бары хәерлегә генә юра син!

    Беләсеңдер, юраган юш килә.

    Өметне өзәргә һич тә  ярамый!

    Тормыштагы  һәр сынауның ахыры

    Хәерле булсын ла, я рабби!

    Сүз көче

    Бакчасына күрше кәҗә

    Һаман кереп йөдәткән,

    Шуннан әби нык рәнҗегән,

    Каргап, ямьсез сүз әйткән.

    Тәңребезнең “Амин!” дигән

    Чагы туры килгәнме,

    Капкадан чыгу белән,

    Кәҗә егылып үлгән, ди.

    “И-и, - ди әби,- мине

    Акыллы диген инде!

    Балаларга шәп фатир

    Сорарга кирәк иде”.

    ... Сүзне аны тутый кош та

    Кабатлый, сөйли белә,

    Ә уйлап сөйләмәгәннәр

    Теленнән ала бәла.

    “Сөйләвең көмеш булса да,

    Дәшмәвең алтын”, - диләр.

    Кайчак сүзнең көче белән

    Таркала хәтта илләр.

    Песи

    Адәм акыллары бардыр

    Безнең песиебездә.

    Ямь өстенә нур өстәлә,

    Ул керсә өебезгә.

    Иртән безне тукталышка

    Чаклы озата бара,

    Кайтуыбызны зарыгып көтә,

    Мыраулап каршы ала.

    Тычкан тотып арыган, имеш,

    Белә үз дәрәҗәсен:

    Мыш-мыш килеп изрәп йоклый,

    Кем соң аңа сүз әйтсен?

    Хәтта пәйгамбәр чабуын

    Кисеп калдырган, диләр.

    Песи халкы шуңа өйдә

    Яши диеп сөйлиләр.

    Уйлану

    И гомерләр... Сизелми дә кала,

    Агымсудай ага,  бик тиз үтә.

    Сабый чаклар, мәктәп еллары,

    Студент дуслар бүгенгедәй истә...

    Тәүге тапкыр эшкә барганым һәм

    Мәктәп бусагасын атлавым...

    Беренче укучылар, беренче дәрес,

    Җыелыш, бәйгеләргә баруым...

    Болар бар да әле кичә генә

    Булган кебек тоела күңелгә.

    Ә чынлыкта күпме вакыйга,

    Күпме сабый йөрәк түрендә.

    Исәпләсәң, исләр китәрлек бит,

    Күпме сыйган иркен күңелгә.

    Шунысы шатлык:  тап төшерми эшлим

    Укытучы дигән исемемә.

    Күке

    (мәсәл)

    Күкене хәйләкәр диеп

    Күпләребез яманлый,

    Имеш, ул башка кошларны

    Бигрәк оста алдалый.

    Егерме йомырка сала

    Бер җәй эчендә күке.

    Оясында гел утырса,

    Калмас шул урман күрке.

    Ерак Африкада кышлап,

    Язын ул безгә кайта.

    Урман дусты агачларны

    Ерткыч  корттан чистарта.

    Нәтиҗә шул: мәсьәләнең

    Аңламыйча асылын,

    Берьяклы фикер йөртәбез,

    Бу – гайбәтче ысулы.

    Хәтта таякны төрлесе

    Төрле эштә куллана.

    Димәк, һичкемне һичкайчан

    Хокукың юк хурларга.

    Әни кебек булу кирәк икән

    Кемнең йөзе кояштан яктырак,

    Киңәше төпле, үзе хөрмәтле?

    Ул – кадерле әнкәй-бәгърем минем,

    Һәрбер сүзе аның хикмәтле.

    Көн-төн эшләсә дә ардым дими,

    Авырганда хәтта зарланмый.

    Тормышыннан һәрчак канәгать ул,

    Үзен рәнҗеткәнне каргамый.

    Ходай аңа сабырлыгы өчен,

    Тигезлек һәм  саулык бүләк иткән,

    Зур  бәхеткә ирешү өчен, димәк,

    Әни кебек  булу кирәк икән!

    Күбрәк булсын әти кебекләр

    “Әтиегез сугышта үлмәгән!

    Йөрмә, сезгә паёк эләкми!”

    Өч-биш яшьлек ятим балаларга

    Олы апа шундый сүз әйтте!

    И хурланды шунда әти-малай,

    И кызганды үзенең сеңлесен...

    Соң ул аңа нәни кулындагы

    Тәлинкәгә салып ни бирсен?..

    Үзе ятим үскәнгәме, белмим,

    Шундый йомшак аның күңеле.

    Зирәк тә ул, көчле дә ул безнең,

    Изгелектә аның һәр көне.

    Тырыш кеше ташка кадак кага,

    Бәхетен тапкан безнең әти дә.

    Кешелекле булган өчен аңа

    Күпләр килә рәхмәт әйтергә.

    Шөкер, әти безгә бик кадерле,

    Әниебезгә дә ул нык терәк.

    Бу дөньяда әти күк кешеләр

    Булсын иде әле күбрәк!

    Буының саен сәдака өләш

    (буын – сөякләрнең бөгелүчән урыныкүз алдында тотыла)

    Һәр көнне син һәр буының саен

    Мохтаҗларга сәдака өләш.

    Сәдака ул акча гына түгел,

    Игелек кылу, акыллы киңәш.

    Дошманнарны дуслаштыра алу

    Була икән иң зур сәдака.

    Үлгәннәрнең каберләрен белеп,

    Рухларына укы син дога.

    Исәннәргә җылы сүз әйтсәң дә,

    Ачык йөзең изгегә тартыр.

    Чын күңелдән кылган һәр игелек

    Үзеңә дә меңе белән кайтыр.

    Бәхетле буласың килә икән,

    Буының саен сәдака өләш.

    Сәдака ул акча бирү түгел,

    Игелек кылу, акыллы киңәш.

     

    Туган авыл

    Тау башына салынмаган безнең авыл,

    Чишмә дә юк, урманнар да ерак аннан.

    Тик шулай да туган авылым якын миңа,

    Бары аннан күңелемә сусау алам.

    Бик кадерле уңдырышлы туфрагы һәм

    Саф һавасы, иксез-чиксез даласы бар.

    Горурланам туган ягым, халкым белән,

    Шөкер, мин бит әрсез мишәр баласы ла!

    Морзалыгын югалтса да чукынмаган,

    Шуңа күрә үз иленнән куылган шул бабам.

    Күп михнәтләр, тырыш хезмәт аркасында

    Ул бу җиргә тик берегә генә  барган.

    ...Тау башына салынмаган безнең авыл,

    Чишмә дә юк, урманнар да ерак аннан.

    Читкә китсәм, бабаларның кендек каны

    Тамган газиз, изге туфрак тарта һаман.

    Туган җирне сагынып кайтыр өчен генә,

    Кайтыр өчен генә китә алам.

    Г.Д.Әһлиуллина

    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz