Өч кыз
Ике пәрдәле әкият-пьеса
Татар халык әкиятенә нигезләнеп язылды. Татар шагыйрьләренең шигырьләре һәм авторның үз шигырьләре кулланылды.
Катнашалар: Автор
Тиен
Ана
Хәлимә
Сәлимә
Исламия
I пәрдә
Вакыйга Ананың өендә бара. Автор музыка астында сөйли, Ана һәм кызлары сәхнәдә.
Автор. Борын заманда түгел,
Булган безнең заманда,
Яшәгән бер гаилә,
Торганнар, ди, Казанда.
Бер ана һәм өч кызы
Яшәгән, ди, бер өйдә.
Көн артыннан көн узган,
Гомер барган бер көйгә.
Пар канатсыз булса да,
Ана һич сынатмаган.
Кадерле балаларын
Җил-яңгырдан саклаган.
Алар ачлык күрмәгән,
Яланөс тә йөрмәгән.
Өч кызы - өч йолдызы
Кайгы-хәсрәт белмәгән.
Олы кызы - Сәлимә
Биергә бик яраткан.
Әнисе эшләгән чакта,
Карап торган ерактан.
Уртанчысы – Хәлимә
Чит телләрне өйрәнгән,
Һәрчак китап укыган ул,
Ә эшләргә иренгән.
Төпчеге – Исламия
Әнисен бик яраткан.
Эшләгән дә, уйнаган да –
Барсына вакыт тапкан.
Өч кызын да газиз ана
Тиң яраткан, бертигез.
Еллар үткән, тулган икән
Кечесенә дә унсигез.
Сәлимәнең күзе төшкән
Рус егете Толяга.
Әнисе каршы булса да,
Аның белән туйлаган.
Хәлимә Сәлимәне дә
Уздырган мондый эштә.
Немец егетенә чыккан
Кияүгә! Фирштейн?!
Исламия – иманлы кыз,
Ана сүзен тыңлаган.
Үз теле, җире, иленнән
Баш тартмаган, туймаган.
Ул да ялгызы калмаган:
Шәп кияүдә - Вәлидә.
Үз телендә сөйләшкәннәр
Баласы да, ире дә.
Шуңа алар ярты сүздән
Берсен-берсе аңлаган.
Ир – хатынны, хатын – ирне,
Бала барсын аңлаган.
Дәү әнисен ул яраткан,
Туган җирен дә сөйгән.
Илен, халкын һәм тарихын,
Нәселен, телен белгән.
Сәлимә дә, Хәлимә дә
Әнисен онытмаган.( Тиен Анага хатлар китерә)
Елга бер, я икешәр
Хатлар алар юллаган.
Чит тел сүзләрен кыстырып,
Татарча язган алар.
Ананы кайтып күрергә
Вакытмы кызганганнар?..
...Беркем дә мәңгегә килми,
Санаулы гомеребез.
Ана да урында ята.
Ялгыз калган...Күңелсез...
...Телеграмма бик тиз йөри,
Инде кызлар хәбәрдар:
Әниләре үлем көтә -
Бик куркыныч хәбәр бар.
Өч кызы өч тарафтан
Ашыгалар күрергә.
Тик икесе кайтып җитә
Аны бары күмәргә.
Сәлимә. Бәхиллеген алмый калдым...
Хәлимә. Мин дә бигрәк соңладым...
Сәлимә. Кайтып күрешәсе булган...
Хәлимә: Шуны бүген аңладым.
Әни дә юк инде хәзер,
Мин озак тоткарланмам.
Юлга кузгалыйм, югыйсә
Самолётка соңарам.
Хуш, апам, сау бул, сеңелем!
Белмим, күрешербезме?
Ирем важный кеше минем!
Ашыгам, көтә бизнес.
Сәлимә. Озак тормам, мин дә китәм:
Улым Иван көтәдер.
Толя хәзер зур начальник,
Ялгыз нишләп бетәдер?
Исламия. Мин әле ашыкмыйм, калам.
Җыярмын йорт-җирләрне.
Аш уздырам, каберенә
Утыртам ак гөлләрне.
II пәрдә
Вакыйга урман аланында.
Автор. Сәлимә дә, Хәлимә дә
Үз юлы белән бара.
Кинәт җир убылып, шулчак
Кызлар уртада кала.
Алга да баралмый кызлар,
Артка да юл юк икән.
Тиен сикереп чыга шунда
Һәм телгә килә икән.
Тиен. Торган җирегезне мактап,
Чит телдә сөйләшәсез.
Туган җир – бөек Казанны
Җиңел ташлап китәсез.
Онытмагыз: мәңге яшәр
Ил сөйгән кеше генә.
Үткәнен онытканның
Булмый киләчәге дә.
Упкын аша тиз чыгарсыз,
Әгәр җавап бирсәгез.
Туган җирегез тарихын,
Телегезне белсәгез.
Биремнәрем минем шундый:
Туган телеңне макта,
Я бие, я җыр башкарып,
Илең, халкыңны якла.
Сәлимә. И родной тел, и красивый
Мамам, папамның теле.
Могла узнать күп нәрсәне
Син родной тел аркылы.
Бу языкта коляскада
Мамам сказку көйләгән.
А затем төннәр буе
Бабуля рассказ сөйләгән.
А потом ни сәбәптәндер
Өйрәнгәнмен рус язык,
Якобы тик шушы телдә
Алам духовный азык.
Хәлимә татарча бию көенә чит илчә бии.
Тиен. Урыс теленнән эзлисең
Рухи азык син, бала.
Чит телдә сөйләш гомергә,
Бул син гөберле бака! ( Сихерли һәм Сәлимә гөберле бакага әверелә).
Үрмәкүчтәй селкенәсең
Моңлы татар көенә.
Пәрәвез эчендә яшә,
Рәхәт күрмә гомергә! ( Сихерли, Хәлимә үрмәкүчкә әйләнә).
Автор. Исламия ул арада
Бар эшләрен бетергән.
Әнисеннән дога алып,
Үз өенә йөгергән.
Ул да урман аша уза,
Шулай ук җир убыла.
Аптырап торган чагында,
Бер тиен пәйда була.
Тиен. Упкын аша тиз чыгарсың,
Әгәр син җавап бирсәң.
Туган җиреңнең тарихын,
Телеңне яхшы белсәң.
Биремнәрем минем шундый:
Туган телеңне макта.
Я бие, я җыр башкарып,
Илең, халкыңны якла.
Исламия. Казан каласы таш кала.
Күп калага баш кала.
Борынгыдан калган бу Казан.
Тарихында күпме эз калган.
Изге һәйкәл булып балкый әнә
Казан уртасында манара.
Ил язмышы, халык язмышлары
Күңелләрдә кабат яңара.
“Сөембикә” (Ф.Мөхәммәтова сүзләре, җыр укытучыбыз Р.Шаһиев көе) җырын башкара.
Әйтсәләр дә: барып тор син, дип,
Дөньяның иң рәхәт җиренә.
Әйтер идем: кирәк түгел, диеп,
Кайтам мин, дип, туган илемә.
Сатмыйм туган илне алтын-көмешләргә,
Һич югалтмам үзем вөҗданны.
Алтын-көмеш бары тик чүп кенә,
Иң кыйммәтле миңа – Ватаным.
Тиен. Татар булып тудың бу дөньяга,
Татар булып яшә гомергә.
И сөекле бала, игелек күр,
Яшә син халкың белән бергә.
Илең, халкың, анаң бәхил сиңа,
Бар нәселнең горурлыгы син.
Яшисең син милләтеңне зурлап,
Һәр адымың батырлыкка тиң.
Халкың йола, гореф-гадәтләрен
Сакла мәңге күңелең түрендә.
Үз тарихың, телең онытмасаң,
Балкырсың син дөнья күгендә.
Автор.Уйлама, бу – уйдырма, дип,
Әйтмә син: “Әкият лә!”
Сабак алырга өнди ул,
Тәрбияли, төзәтә.
Әкиятне тыңлагач та
Уйланыйк, бәя бирик.
Әсәрдә бит киная бар,
Хаталарны төзәтик!
П ә р д ә