Вторник, 19.03.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

    Бай тарихлы туган җирем - Бикколым 

    ( фәнни эзләнү эше)

    Эчтәлек

    I. Кереш өлеш................................................................................................3-4

    II. Төп өлеш

    1. Тарихтан бер сәхифә...............................................................................5-10

    2. Атамалар дөньясына сәяхәт..................................................................11-12

    3. Киләчәге бар авыл без...........................................................................13-16

    III. Йомгаклау ............................................................................................17-18

    Кулланылган әдәбият исемлеге....................................................................19

    Кушымта....................................................................................................20-33 

     

    I. Кереш өлеш

        Янып калсын гомрең маяк булып,

    Үзеңнән соң калган буынга.

    М.Җәлил

           Әйе, бик хак, матур сүзләр. Минем дә киләчәк буын өчен игелекле эш башкарасым килде һәм, иң кулае дип, фәнни-эзләнү эше язуны сайладым. Илһам чыганагы, яшәргә көч һәм дәрт бирүче күңел маягы булган туган авылыбыз тарихы турында язганда баштан төрле уйлар кичте. Шуларны башка укучылар күңеленә дә җиткерәсем килә.

          Узган гасырның 80 нче еллары ахырыннан бирле татар халкы арасында милли үзаңны тәрбияләргә кирәк дибез. Милли үзаңны үстергәндә, тел белән тигез дәрәҗәдә үзебезнең тарихка да игътибар итәргә кирәк дип уйлыйм.  Татар халкы, үзеңнең туган ягыңның тарихын ныклап өйрәнеп кенә милли үзаңны үстерергә мөмкин икәнлегенә ышанам. Тагы шуны әйтәсе килә: олы яшьтәгеләр иманлы буын үстерергә тели.  Ә иманлы булуны мәчеткә йөрүдән, биш вакыт намаз укудан, Коръән ятлаудан гына гыйбарәт дип уйлыйлар. Ләкин мин моның белән килешеп бетмим. Иманлы булырга тырышкан кеше башта үзенең гаилә, нигез, урам һәм туган төбәге тарихын белергә тиеш. "Тарихын белгән үлмәс”,- дип тикмәгә әйтмәгәннәр бит.

          Аннан соң, дога кылган вакытта, җиде бабай рухын искә алалар, ә чынлыкта кайберәүләр өченче буыннан да ары уза алмый. Туган ягыбызның тарихын өйрәнеп, мин мондый кешеләргә булыша алырмын дип уйлыйм. Менә шуның өчен эзләнү - тикшеренү эшемә югарыда әйтелгән теманы сайладым да инде.

           Туган төбәк тарихын өйрәнгән вакытта, мин тагын бер нәрсәне аңладым. Бары тик туган як, гаилә, урам, авыл, мәктәп, халкың тарихларын белсәң генә, Бөтендөнья һәм Ватан тарихын тиешле дәрәҗәдә үзләштерергә мөмкин. Ә безнең авыл тарихы турында беркайда бернинди белешмә юк дип әйтерлек.

           Туган нигезе, гаиләсе һәм төбәгенең тарихын өйрәтеп, андагы горурланырлык вакыйгаларны, күренешләрне кечкенәдән сеңдергәннән соң гына балаларны патриотик гражданнар итеп тәрбияләргә мөмкин дип уйлыйм.

          Шулай итеп, эзләнү-тикшеренү эшемнең максаты - Биккол авылының тарихын өйрәнү, авылдашларымда туган төбәгебезгә карата кызыксыну уяту. Шул максаттан чыгып, эшемдә түбәндәге бурычларны үтәргә уйладым.

      1)  Биккол авылының барлыкка килү тарихын ачыклау;

      2) Барлык чорда авылда яшәүчеләрнең исемлеген барлау, шуларга нигезләнеп, шәҗәрәләр төзү;

      3) Авыл тарихында халкының горурлыгы булып саналырлык вакыйгаларны, шәхесләрне ачыклау.

         Эш барышында мин түбәндәге эзләнү-тикшеренү алымнарын кулландым:

      1) авыл аксакаллары, авылдашларыбыз Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Галимов Фатыйх Минехан улы һәм язучы, журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Диндаровлар белән әңгәмәләр;

      2) Гакыйль Сәгыйров исемендәге музей материалларын өйрәнү;

      3) ТР Милли архивына читтән торып сәяхәт;

      4) Якташлар язмаларын, әдипләр китапларын уку;

      5) "Дуслык” район газетасы материалларын өйрәнү.

          Куелган максат һәм бурычлардан чыгып, эшемне шундый планда төзедем. Ул кереш, төп һәм йомгаклау өлешләреннән, кулланылган әдәбият исемлегеннән, кушымтадан тора. Төп өлешне түбәндәге бүлекләр тәшкил итә:

    1. Тарихтан бер сәхифә.

    2. Атамалар дөньясына cәяхәт.

    3. Киләчәге бар авыл без.

    II . Төп өлеш

    1. Тарихтан бер сәхифә

    Әй, Туган җир! Туган җир!

    Барлыгыма сыйган кадәр

    Бар яхшылык җыйган җир!

    Равил Фәйзуллин

         Татар халкының бай тарихы бар. Диңгездән бер тамчы алган кебек, менә шул бай тарихтан мин үземнең кендек каным тамган Биккол авылы тарихын аерып алдым. Авылым кечкенә булса да, аның тарихын өйрәнүнең әһәмияте чиксез зур.

          "Бар яхшылыкны җыйган Туган җирең кайда, нинди җир соң ул?” - дисездер.  Татарстан Республикасының көньяк өлешендә, Самара, Ульян кебек өлкәләр белән янәшә торган Нурлат районында урнашкан Биккол авылы ул (кушымта №1). Авылым тарихын өйрәнү миндә рухи канәгатьләнү хисе тудырды, чөнки аны язганда күп нәрсәләр ачыкланды.

          ...Биккол төбәгендә борынгы заман цивилизациясе эзләрен барлый-барлый карталарны күзәтәм. X-XIV гасырларны (кушымта№2) һәм XV-XVI гасырларны (кушымта №3) cурәтләгән карталардан күренә: әле бу чорда безнең тирәлекләрдә кешеләр яшәмәгән, ягъни авыллар булмаган. Бары тик җилләр йөргән, усаклар шаулаган, ак каеннар тирбәлгән. Шул каенлы-усаклы калкулыклар итәгеннән бормалана-бормалана  Аксумла елгасы аккан...

           Казан губерниясе чорында патша хөкүмәте Урта Идел буен ныклап колонияләштерергә керешә. Казанны Русь дәүләтенә кушуга каршы көрәшкән татар морзаларының җирләре урыс җир биләүчеләренә бирелә. Урыс кешеләрен Кама аръягы биләмәләренә тоташ күчерү башлана. Шәһәрләрдә яшәүче татарларның күпчелеге авылларга барып төпләнергә мәҗбүр булган. Шулай итеп, безнең төбәкләрдә байтак кына авыллар, салалар барлыкка килгән, искеләре тагын да үсә төшкән. Әмма бу чорда да безнең Биккол авылы турында тарихи мәгълүматлар күренми әле.

         Казан ханлыгын басып алуга, патша хәзрәтләре яңа җирләрдә тизрәк үз хакимиятен ныгытып, колонияләштерү чарасын күрә башлый. Күчмә һәм ярым утрак халыкларның һөҗүмнәреннән саклану максатыннан кальга-калалар, кирмәннәр төзелә, Сембер линиясе корыла. XVIII йөздә патшабикә Екатерина указы буенча Бөгелмә, Богырыслан өязләре аркылы яңа чик сызыгы ныгытмаларын, ягъни чик буе чикләү киртәләрен булдырырга кирәк диелә. Менә шул вакыттан Чистай өязенә Идел, Себер һ.б. яклардан төрле милләт һәм социаль төркемнәрне тәшкил иткән халыклар күпләп күченеп килә башлый да инде. Аннары хәрби шәһәрчекләр, бистәләр, авыллар барлыкка килә, ишәя. Биккол авылы да шул чорлар тирәсендә, яисә бераз соңрак барлыкка килгән дип беләбез.

           Аксакалларның ата-бабаларыннан ишетеп калганнарын бәян итүләренә караганда, авылыбыз Биккол атлы кеше тарафыннан Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышыннан соңгы дәвердә генә нигезләнгән. Бу фараз Татарстан Фәннәр академиясе тарафыннан 2008 нче елда нәшер ителгән күптомлы "Татар энциклопедиясе”нең Биккол авылы турындагы мәкаләсе белән дә раслана.

          Бикколга кайдандыр күчеп утыручыларны белешеп эзләнүләр алып барганда, Көнбатыш Себер ягыннан килеп төпләнүче халык турында да ныклап кызыксындым. Тарихтан мәгълүм булганча, ул төбәктәге Себер ханлыгы 1429 нчы елда җучилыларның Шибаннар нәселеннән булган Хаҗимөхәммәтнең улы Мәхмүтәк тарафыннан төзелә. Алтын Урданың көнчыгышында барлыкка килгән бу дәүләт Көнбатыш Себернең Урал тауларыннан Иртеш елгасына кадәр булган җирләрне биләп тора. Күпмедер гомер узгач, шәһәрләр барлыкка килә: Тура елгасы буйлап Чыңгы Тура (булачак Төмән), Кашлык, Тубыл, Яңа Тура, Тон Тура кебек калалар тезелеп киткән.

           Казан һәм Әстерхан ханлыклары яулап алынгач, чират Себергә җитә. Явыз Иван ул эшне Ермакка йөкли. Әлеге башкисәр 1582 нче елда татарлар белән бәрелештә үтерелә. Инде патшаның бүтән яраннары басып керә Себер җиренә. Илбасарларга каршы көрәш Себернең соңгы ханы – Күчүм хан җитәкчелегендә дәвам итә. Соңгы бәрелеш 1598 нче елда була, татарлар җиңелә, Себер тулысынча яулап алына. Рәсәй патшасы, ханлыкны басып алгач, татарларның бер өлешен көчләп чукындыру сәясәте алып бара, чукынмаганнарын Кама аръягындагы җирләргә, урыс арасына күчереп утырта.

           Татарстан Республикасының милли архивында Бикколга Көнбатыш Себердән китерелгән йомышлы татарларга бәйле ревизия документлары да саклана.  Ул елъязма (кушымта №4) Чистай өязенең Дала Биләр күле (Степнобилярозерская) волостендагы яңа күчеп килгән Биккол авылы кешеләре – элек Себердә яшәгән Тантур морзаларының чукындырылмаган йомышлы татарлары турында хәбәр итә. Дөресрәге, сүз Көнбатыш Себернең Тон Тура шәһәре турында бара булса кирәк.Тура сүзен тора дип тә укырга кирәктер. Атаклы тарихчы Һади Атласи үзенең "Себер тарихы” хезмәтендә "тора” сүзе борынгы татар телендә шәһәр мәгънәсендә йөргән дигән фикер белдерә.

          "Йомышлы татарлар” дип Казанны яулап алганнан соң рус дәүләтенә хезмәткә ялланган морзаларны, тарханнарны, бәкләрне атаганнар. Аларга Кама буендагы буш урыннарны биргәннәр дә дәүләт чиген төрле дошманнардан саклау бурычын куйганнар. Морзалар, тарханнар исә рус патшасына хезмәткә керешкәндә гадәттә үз крестьяннары, ялчылары белән килгәннәр. Шулай итеп, хуҗасы артыннан тегеләр дә йомышлы татарлар булып саналганнар. Морзаларга йомышлы татарлар статусы бирү Мәскәүнең Казан ханлыгында үткәрелгән мәкерле сәясәтенең дәвамы ул. Морзаларны үз хезмәтчеләре белән туган җирләреннән куптарып әллә кайларга олактыру – Себерне колонияләштерүнең, җирле халыкны милли башлыклардан, башлап йөртүчеләреннән мәхрүм итү, аеру өчен махсус эшләнгән. Бикколга да ерак Себердән килеп төпләнгәннәр, алай гынамы, безнең җирләрдә беренче авылга нигез салучылар да нәкъ  менә шулар булып чыга түгелме?

            Җитәкчеләре Биккол атлы булганлыктан, аларны - бикколлылар, яшәгән җирне Биккол дип атаганнар. Биккол атамасы төрки-татар сүзләреннән ясалган. Аның ике төрле мәгънәсе бар: 1.Бәк (би) колы. 2. Нык,таза кол. Русчасы- Биккул.  Биредә "кол” сүзенең беренчел төп мәгънәсен "бәндә”, "Аллага итәгать итүче кеше” дип аңларга кирәк. Күпме кеше "Габдулла”, ягъни гарәпчәдән "Алла колы” исемен горурлык белән йөрткән кебек, без дә туган авылыбызның исемен дә яратабыз.

           1858 нче елның 13 нче апрелендә язылган "Ревизские сказки” дигән документтан күргәнебезчә (кушымта №5), ул елда авылда 261 ир-ат яшәгән. Әгәр бу бар халыкның яртысы гына дисәк тә (гадәттә хатын-кызлар күбрәк була),  бу бит авылда 522 кеше яшәгән дигән сүз!

          Ревизия – Рәсәйдә XVIII-XIX  гасыр башында җан башыннан салым түләү максаты белән үткәрелгән ир-атлар санын исәпкә алу, перепись ул. 1719-1722 нче еллардан башлап 1858 нче елга кадәр барысы ун тапкыр оештырылган. Аның максаты  халык санын исәпкә алудан битәр, җан башыннан салым түләүче ир-атларны (бу түләү аларга гына йөкләнгән) бик җентекләп, төпченеп теркәүдән гыйбарәт. Әйләнә-тирәдәге җирләр авыл җәмәгате карамагында булганлыктан, салымнар да йорт саен түгел, тулаем билгеләнгән. Авыл өстенә төшкән салым кимрәк булсын өчен, ир җенесендәгеләрнең бөтенесен дә ревизия үткәрүче переписчиклар (ландратлар) исемлегенә язмаган булулары да ихтимал. Димәк, авылда торучылар саны, елына күрә дөреслеккә туры килмәскә, асылда күбрәк булырга да мөмкин әле.

           Шуннан чыгып, Бикколга нигез салыну вакытын 1770 нче еллар тирәсе дип әйтә алабыз.

          Эзләнү барышында без Сәетгәрәй бабай дәфтәрен таптык (кушымта № 6). Ул анда 1801 нче елдан алып 1960 нчы елларга кадәрге чорда Бикколда яшәүчеләрнең исемлеген төзегән. Сәетгәрәй бабай язмаларын һәм ТР Милли архивыннан алынган "Ревизские сказки” мәгълүматларын чагыштырып, бик күпләр үзләренең нәсел шәҗәрәләрен төзеделәр инде (кушымта № 7). Авыл аксакалларының истәлекләрен укып, тыңлап, авылдашларыбыз Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Галимов Фатыйх Минехан улы һәм язучы, журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Диндаровтан сорашып, без түбәндәгеләрне ачыкладык.

         1816 ел, 10 мартта төзелгән ревизия документы башына "Деревня Биккулово-Березовый враг (дөресрәге, овраг), ясашные татары” дип тамгаланган. Бу чыганактан аңлашылганча, авылда ир-ат затыннан 30, хатын-кызлардан 26 кеше яшәгән.

          1850 нче елның 26 нчы сентябре белән тамгаланган ревизия тасвирламасында Дала-Биләр Күле волостеның Биккол-Усак куагы авылында 88 ир-ат, 113 хатын-кыз яши, диелгән.

         "Татарстан Республикасының милли архивында 1866 нчы елда Санкт-Петербургта Эчке эшләр министрлыгының үзәк статистика комитеты бастырып чыгарган "1859 ел мәгълүматлары буенча Казан губернасының торак пунктлары исемлеге” игътибарымны җәлеп итте, - дип яза И.Диндаров. - Аның 167 нче битендә "По левую сторону от торговой дороги из г. Чистополя в Самару, близ границы Лаишевского уезда новопоселённое Биккулово, деревня казённая, при речке Аксумлы. От уездного города 115 верст, число дворов 28, мужчин -281, женщин -267; 1 мечеть магометанская”, – дип язылган”.

          Борынгы бабаларыбыз хәзерге авылдан 700м көньяк-көнчыгыштарак урнашкан була. Андагы кабер ташлары да шуны раслый. Бу таштагы язмаларны әлегә кадәр укый алучы булмады, аларның серен ачыклауны үзебезнең бурыч итеп алдык.

          Еллар узган саен, Бикколда кешеләр арта барган. Авылдагы яхшы тормышны күреп, бирегә рус милләтеннән булган халык та килеп урнаша. Күпмедер вакыт бергә яшәгәннән соң, милләтләр арасында ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыккач, руслар авылдан 3км ераклыктагы буш урынга күчеп китәләр. Бикколдан аерылып чыккан халык яшәгән авылны Биккуловская Починовка (почин - башлангыч) дип атаганнар. Ул авыл хәзер дә бар әле, картада иске атама белән күрсәтелсә дә, хәзер аны Починовка дип кенә йөртәләр. Югарыда телгә алынган статистик җыентыкта ул авыл да искә алына, һәм анда 28 хуҗалык булуы, 119 ир-ат, 95 хатын-кыз яшәве хәбәр ителә.

          1917 нче елгы революция илгә үзгәрешләр алып килә. 1918 нче елгы В.И.Ленин кул куйган Декретта халыкка тынычлык һәм җир вәгъдә ителә. Шул чорда Биккол халкына да җир бүлеп бирелә. Авыл халкы, бүленеп, яңа җирләргә барып урнаша һәм Биккол янында тагын ике посёлок барлыкка килә. Тик анда кешеләр озак яшәмиләр. Күмәкләшү башлангач, бу халык яңадан Бикколга кайта, ә алар яшәгән урында каберлекләр генә торып кала. Ул җирләрдә әле дә кабер ташлары саклана.

    2. Атамалар дөньясына сәяхәт

             Сүз дә юк, туган авылымның алабуталары да бик матур миңа. Чит җирләрдә озаграк торырга туры килгәндә, мин аның усал кычытканнарын, әрсез тигәнәкләрен дә сагынам. Тик шулай да мине бер сорау борчыды: янәшәдә генә урманы да булмаган җиргә ни дип килеп тукталганнар икән Биккол бабайлар? Озак кына эзләнүләрдән соң түбәндәгеләр ачыкланды. Бабайлар башсыз булмаган, алар каен урманы янында төпләнгәннәр икән. Ә яшәү дәверендә урманны кисә торганнар. Сөрү җирләрен арттыру өчен дә, утынга, төзелеш кирәк-яракларына да агачны шул урман биргән. Мәсәлән, Дамир Вафин әйтүенчә, Сираев Идрис бабай терлек абзарын шул каенлык урманы агачларыннан салган булган икән.

            Урман читендәге тирән чокырдан өстәрәк, көнбатыш якта беренче өйләрен төзегәннәр бабайлар. Шуңа күрә авылның беренче исеме дә Каен(лы) Чокыр (Берёзовый овраг)  булган.

            Торак пунктының яшәүчеләре алмашынса да, аның баштагы исеме, гадәттә, саклана. Биккол тирәсендәге атамалар да (кушымта №8) электән килгән. Мәсәлән, каен урманы янәшәсендәге чокырлы җирне, инде урманы калмауга карамастан, Каен Чокыр дип йөртәләр. Каен чокырдан төньяктарак тагын да тирән чокырлы урынны әле дә Тирән Чокыр дип атыйлар. Алардан ерак булмаган, язын-көзен кыр үрдәкләре тукталган күлне Үрдәк күле дип исемләгәннәр. Элек селекләре булган күлне, бүген селекләр яшәмәсә дә, Селекле күл дибез. Бик күп еллар элек яшәгән авыл мәэзиненең имана җире янындагы күлгә Мәэзин елгасы дигән атама бирелгән. Совет чорында төзелгән дуңгыз фермасы янында казылган күл Дуңгыз күле исемен алган. Колхозның бригада әгъзалары, бригадирлары җыела торган урынны Бригад дип, андагы күлне - Бригад күле,  Гайсә бабай йорты янындагы күлне Гайсә күле дип атаганнар. Авылны икегә бүлүче тын инеш суларын үзенә алган, XX йөз башында казылган күл Урта күл дип исемләнгән.

          Бикколда элек-электән кара-каршы урнашкан 7 урам булган.  Бу урамнар бүген дә шулай саклана, тик алар хәзер күпкә кыскарган. Урта күлнең көнбатыш ягында урамнар әзрәк булганлыктан, аны "әп-әз” - Әппәс дип атаганнар, көнчыгыш өлешен Аръяк дип йөрткәннәр, ә ике якка бүлеп торучы урамны Урта урам дип исемләгәннәр. Бу атамалар бүген дә саклана.

          Шулай итеп, атамалар, тарихи ядкяр буларак, халык тарихының бик күп якларын ачыкларга ярдәм итте.

    3. Киләчәге бар авыл без

             Элек-электән авыл һәм аның халкы турында "зыялы”, "зәвыклы”, "дәртле” кебек сүзләр әйтелә. Бу тикмәгә түгел инде.

          Бикколга морзалар нигез салган. Аларның зыялы, дәрәҗәле булуы, матурлыкка омтылып яшәргә теләве Биккол халкының канына сеңгәндер.

    Аннары авылның тимер юлы белән янәшә булуы да зур роль уйнагандыр. Розовка разъездында яшәгән югары культуралы немец халкы белән аралашу да халыкка тәэсир итми калмаган, әлбәттә. Юкка гына безнекеләр турында  "төбе булмаса да, ялтыравык калош кияләр”, - димәгәннәр. Биккол халкы үзенең төс-кыяфәтенә нык игътибар бирә.

           Бездә халык бик кунакчыл, гадел, киң күңелле. Бердәм, эшчән халкы бар авылымның. Кап-кара уңдырышлы туфрагы булган киң кырларда иген игеп, мул уңыш алабыз. Урып-җыюны беренче тәмамлаучы, иң күп иген үстерүчеләр – бикколлылар! Шау чәчәкле үзәннәрдә колыннарын ияртеп атлар чаба. Иртә яздан караңгы көзгәчә, ямь-яшел болыннарда сыер-сарык көтүләре йөри. Агач-куакларга кунып, кошлар сайрый. Күлләрендә балыклар йөзә, кичләрен бакалар сайрый. Авылымның саф һавасы тәнгә көч-куәт өсти. Моның шулай икәнлеген авылдашларның шигырьләре дә раслый (кушымта №9).

            Бикколда туган, яшәгән кешеләр көчсез-куркак була алмый. Дистәләгән, йөзләгән елларга сузылган карагруһчыл тел сәясәте милләтебезне телдән аерырга маташкан вакытта, нинди зур Чаллы шәһәрендә татарча радионы ачучы – безнең авыл кешесе! Милләтпәрвәр язучы Ирек Диндаровның гомере кыска булса да, ул күп эшләргә өлгерде. Без аның "Төркиягә сәяхәт”, "Әбләев хикмәтләре”, "Соңгы мөнәҗәт исемле китапларын бик яратып укыйбыз. Татарча сөйләшергә дә оялган чорда шундый милли җанлы укучылар тәрбияләгән мәктәбемнең киләчәгенә дә ышанычым зур, чөнки анда үз эшләренең остасы булган укытучылар эшли. Алар тирән белем биреп кенә калмыйлар, безгә тәрбия бирү өлкәсендә дә зур эш алып баралар. Шуңа күрә дә безнең мәктәптә милициядә исәптә торучыларның "булганы юктыр гомер”. Мәктәп безне тормышка әзерли, нык, кыю булырга өйрәтә. Бездә ике ел белем алган якташыбыз шагыйрь-рәссам Г.Сәгыйровның, бөтенләй хәрәкәтсез калгач, төшенкелеккә бирелмичә, тормышта үз урынын табуында да мәктәбемнең роле зур. Аның безнең якларга килгән саен мәктәпкә кермичә китмәве шуны раслый. Без – шагыйрьнең якын дусларына, ул безнең киңәшчебезгә әйләнгән иде. Гакыйль абыйның Бикколга, аның халкына багышлап язган шигырьләре шаһит моңа. Бер хәрәкәтсез ятып, бары авызына карандаш капкан килеш, йөзләгән гүзәл картиналар, матур шигырьләр иҗат итә алган Гакыйль Сәгыйров. Булдырган бит! Безнекеләр булдыра алар! Бик күп авылдашлар, табиб булып, үлеп барганнарга җан өргән. Арабызда Ватан иминлеген саклаучы хәрбиләр дә шактый. Урта белемне Бикколда алган ничә дистә мөгаллим илебездә белем орлыклары чәчә. Туган авылда калучылар иген игә, мал асрый, араларында тырыш бизнесменнар да байтак. Ләкин...     Авылда яшәүчеләрнең саны елдан-ел кими шул. Эшче кулларның азая баруы – мөһим мәсьәлә. Китәләр, чөнки башкарган хезмәтләре тиешенчә бәяләнми. Кимибез, чөнки эшләргә эш юк: терлекчелек бетү дәрәҗәсендә, төзелгән фермаларның никадәре инде сүтелде, иген, печән үстерерлек кырларның күбесенә берни чәчелми... Югыйсә, техника заманында яшибез Ә элек үгезләр җигеп тә күпме кырны эшкәрткәннәр. Сабан тартып, көрәк белән казып чәчкәннәр, челләдә урак урганнар, тузан йота-йота көлтә бәйләгәннәр... Кырларны буш калдырмаска тырышканнар. Мичтән чыккан икмәкнең хуш исе бөтен өйгә таралган, кәефне күтәргән...

            Чал тарихлы авылымның үткәне белән бүгенгесен чагыштырсак, җир белән күк арасы. Авылның төп терәге – хуҗалыгы, ә безнең хуҗалык таралу стадиясендә. Болай булса, ике йөз ел көтәсе юк, инкыйразга барабыз түгелме?!

            Юк, безнең авыл юкка чыгарга тиеш түгел! Без – көчле рухлы, нык, хезмәт сөючән халык! Гаҗәп хәл: күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп яза алучы әдипләр, акыллы сәясәтчеләр, оста җитәкчеләр күп очракта авылда туа. Ни өчендер, нәкъ менә авыл баласы хисчәнрәк, уңган, тырыш, мөстәкыйль була. Табигать белән кешенең бербөтен булып яшәвеннәндер ул, мөгаен. Хәтерләгез: безнең якта иң беренчеләрдән булып Ленин ордены алган кеше – авылдашыбыз Гыйләҗев Котбетдин абый ул. Үз һөнәрләренең остасы – атказанган укытучы (Ф.М.Галимов), табиблар (М,М,Галимов, В.Г.Әбделманов), орденлы алдынгы механизаторларыбыз (Д.Б.Вафин, Һ.Фәхретдинов) бар безнең.

           Эзләнү-тикшеренү эшем барышында мин сораштыру үткәрдем. Укучылар, яшьләр, урта яшьтәгеләр һәм өлкәннәр белән сөйләштем. Безнең авыл тарихын күпләр белмәгән икән. "Туган авылыбызның киләчәген ничек күрәсез?” - дигән сорауга кайберәүләр, төшенкелеккә бирелеп, инкыйраз килүдән куркуын әйтте, тик "Тормыш, һичшиксез уңай якка үзгәрәчәк”, - диючеләр һәм "Безнең авыл яшәргә тиеш!” дип ышанып әйтүчеләр күбрәк булды.  Авылларның юкка чыгуының түбәндәге сәбәпләрен әйттеләр: мәктәп ябылу (20), фермалар бетү (16), егетләрнең өйләнмәве (13), яшьләр китүе (31).  Мәктәп конференциясендә чыгыш ясаганнан соң, авылдашлар да үзләренең гаилә тарихларын өйрәнде. "Авыл тарихын ачыклау күңелегездә нинди уйлар тудырды?” – дигән сорауга җавап бирүчеләрнең өлкәнрәкләре кыенлыклар белән очрашкач, бу эшкә күптән алынасы булган икән дигән фикергә килде. Яшьләр өчен туганнар саны "артты”, хәтта кайберләре: "Авылыбызда бөтен кеше безгә туган икән!” – дип гаҗәпләнде.

            Бикколда 1998 нче елдан бирле газ яна, 2006 нчы елда – су, 2007 нче елда телефон кертелде. Авыл юлларын асфальтлаштыра башладылар. Зур клуб бинасын төзеп бетерергә ниятлиләр.  Авылда кешеләр кимемәсен дисәк, бары тик шул кирәк: намус белән башкарган хезмәте өчен аларга вакытында тиешенчә хезмәт хакы түләнсен, алар җитештергән продукция (яшәү өчен иң кирәкле ризыклар!) дөрес бәяләнсен. Шулай була калса, авылдан беркем китмәс. Бөтен уңайлыклары булган авылыма бары шул гына җитми ләбаса. Шул чакта авылны оҗмах димичә,  ни дисең?! Без авылда да оҗмахтагыдай яши алабыз. Бай тарихлы авылымның тарихын өйрәнеп, ышанып әйтәм: без моны б у л д ы р а б ы з !

    III . Йомгаклау

           Бай тарихлы авылымның үткәнен өйрәнеп, киләчәктә ялгышларны кабатламаска, күңелсез вакыйгалардан гыйбрәт алырга, уңышка илткәннәреннән үрнәк алырга һәм якты киләчәк төзергә мөмкин икәнлегенә инандым.  Бу эшем үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен белергә кирәклегенә төшендерде, һәркемдә үзенең туган ягы, гаиләсе, урамы, авылы, мәктәбе, халкы тарихларына карата кызыксыну уятты.

            Инде миңа туган якны өйрәнүдә, үз чиратында аны укучыларга җиткерүдә булышкан кешеләргә тукталасым килә. Татарстанның атказанган укытучысы Фатыйх Минехан улы Галимов һәм язучы, журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Диндаровлар кебек авылдашлар булуы татар халкының киләчәктә иманлы яшәячәгенә өмет уята. Һәрчак булышырга атлыгып торган абыйларга рәхмәтем чиксез. Шул ук вакытта туган авылымның мәчетенә йөрүче картларның эчкерсез, мәрхәмәтле булуы, ярдәм кулы сузарга әзер  торулары элеккеге яхшы гореф-гадәтләрне, тарихны саклап калырга булышыр дип ышанам.  Бу эш барышында һәркем күңел сандыгында актарынды, битараф калучылар булмады. Барлык авылдашларыма олы рәхмәтемне белдерәм.

    Кулланылган әдәбият исемлеге

     

    1.     Биккол урта мәктәбендәге альбомнар,  музей материаллары.

    2.     Белялов Г.Б. Образование ТАССР. Казань: Татарское книжное издательство, 1963.

    3.     «Дуслык» район газетасы мәкаләләре.

    4.     Миллер. "История Сибири”, 3 том. Москва: "Восточная литература” РАН, 2005.

    5.     "Ревизские сказки”, ТР Милли архив материаллары, 1858 нче ел.

    6.     Сәетгәрәй бабайның кулъязмалары, 1960 нчы ел.

    7.     Населённые пункты республики Татарстан”. Краткий справочник. Казань, 1997. 

    8.     Фахрутдинов Р.Г. Археологические памятники волжско-камской Булгарии и её территория. Казань: Тат.кн.изд., 1975.

    9.     Хасанов М.Х.Татарский энциклопедический словарь.  Казань: институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999.

     

    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz