Вторник, 19.03.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

           Тәлгать Нәби улы Галиуллин — татар әдәбият тәнкыйтьчесе, әдәбият галиме, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1972 елдан).
    Ул 1938 елның 22 нче  июлендә Татарстанның Октябрь районы Кычытканлы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Авылдагы сигезьеллык мәктәпне, аннан күрше авыл Әлмәттә (Яңа Әлмәт) унъеллыкны тәмамлаганнан соң, бер ел Свердловск өлкәсенең Краснотурьинск шәһәрендә алюминий заводында электролизчы булып эшли. 1956 нчы елда Казанга килеп, КДУның тарих-филология факультетына укырга керә, аны тәмамлагач, 1961-1962 нче елларда шул ук факультетның татар теле кафедрасында ассистент булып эшли. 1962 елның маеннан 1965 елга кадәр СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында кече гыйльми хезмәткәр вазифасын үти. 1965 елда Тәлгать Галиуллинны Алабуга педагогика институтына күчерәләр. Анда аңа татар һәм рус әдәбияты буенча лекцияләр уку тапшырыла. Укыту белән бергә, 1967 елдан 1971 елга кадәр институтның укыту һәм фәнни эшләре буенча проректор хезмәтен дә башкара. 1970 елда, "Хәзерге татар поэзиясе һәм халык иҗаты” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклаганнан соң, аңа доцент исеме бирелә. 1971 елдан Тәлгать Галиуллин – Алабуга педагогика институтының ректоры.
          1981 елда Тәлгать Галиуллин "1917-1941 елларда татар совет поэзиясендә социалистик реализм методының урнашуы һәм үсүе” дигән тема буенча докторлык диссертациясе яклый, 1983 елда профессор дәрәҗәсен ала.
           Тәнкыйтьче буларак, Тәлгать Галиуллинның исеме матбугатта 60 нчы еллар уртасында күренә башлый. Аның Сибгат Хәким поэзиясендә халык авыз иҗаты традицияләре чагылышын өйрәнүгә багышланган беренче җитди мәкаләсе 1964 елда "Казан утлары” (№2) журналында басыла. Аннары шул ук журнал битләрендә бер-бер артлы "Балладаларыбыз турында”, "Поэманың барыр юллары”, "Шигъри ачышлар һәм югалтулар аша” кебек теоретик күзәтүләргә бай, авторның гражданлык пафосы белән өртелгән мәкаләләре дөнья күрә. 60нчы еллар һәм 70нче еллар башы татар поэзиясенең төп үсеш тенденцияләрен өйрәнүгә багышланган бу тикшеренүләр соңыннан "Яңа үрләр яулаганда” һәм "Еллар юлга чакыра” исемле аерым җыентыкларында басыла.
           70нче елларда Тәлгать Галиуллин үзенең гыйльми һәм тәнкыйть эшчәнлегендә төп игътибарны татар совет поэзиясенең сугышка кадәрге чорын өйрәнүгә юнәлтә.
          Үткән мирасны җентекле тикшерү белән бергә, Тәлгать Галиуллин бүгенге әдәби процесстан да читләшми. 1982 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан "Безнең заман – үзе җыр” дигән китабы нәкъ менә бүгенге көн татар поэзиясенең торышы-үсеше мәсьәләләренә багышланган.    (http://tt.wikipedia.org)
    Тәлгать Галиуллинга
    Галим, остаз һәм язучы-
    Тәлгат Галиуллин.
    Үз итеп сокланып әйтәм:
    "Нинди галим ул!” - дим.
    Профессор якташым белән
    Хаклы горурланам.
    Хәтта фән министрыбыз да
    Аннан белем алган.
    Мавыктыргыч әсәр язсын
    Синең бәллүр  каләм,
    Тәлгат абый, саулык, ныклык,
    Гомер теләп калам.
    Гөлназ Әһлиуллина



    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz