Вторник, 19.03.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

    Җ и р   у л л а р ы

    Кулланылган материал. Г. Тукай ( “Шүрәле”), М.Җәлил ( “Бүреләр”, “Бер үгет”, “Тик булса иде ирек”), Р. Фәйзуллин (“Бер язмышка ничә тел”),  Г.Афзал (“Ана теле”),  Н. Нәҗми (“Татар теле”),  Дәрдемәнд шигырьләре һәм авторның үз шигырьләре.

    Катнашалар: Ветеран бабай

    Самат

    Вәли

    3 тәртипсез малай

    Шүрәле

    Су анасы

    2 бүре

    Тел

    Каен

    Сандугач

    Чишмә

    Сәхнәдә бабай:

    Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,

    Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын.

    Көйләү тиеш , әлбәт, ачы хәсрәт көен,

    Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен.

    Сәхнәгә ике малай йөгереп чыга.

    Самат. Бабакаем, әйтче әле,

                  Кем була Җир уллары?

    Бабай. Сез инде ул, балакайлар,

                 Җиһан сезнең кулларда.

                   Сак булсагыз, сакласагыз

                   Кадерле җиребезне,

                   Ул мең тапкыр артыграк

                   Нигъмәтләр бирер безгә.

          Аш-суны мулдан өләшер,

          Саф һавасын суларбыз,

          Матурлыкка сокланырбыз,

          Җирдә яшәп туймабыз.

    Ләлә. Рәхмәт, бабай! Алай булгач

               Йөрик туган җир буйлап.

               Кайда-нәрсә? Нихәл икән

               Урман-суга бай бу як?

    Бабай кереп китә, малайлар урманга китәләр, йөриләр.

    Самат. Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат.

                  Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.

                  Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр

                  Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр.

                  Бервакыт чук-чук итеп сайрый Ходайның кошлары,

                  Китә җаннарны кисеп, ярып сәдаи кошлары.

    Ләлә белән Самат китәләр. Кычкырышкан, дөбердәгән тавышлар ишетелә, бераздан сәхнәгә  Алтынчәч,Җик-Мәргән , Сандугачны һәм Каенны  өстерәп 4 малай керә.

    1малай. Ха-ха-ха, одна упала!

    2 малай. Ха-ха-ха, моя попала!

    Сандугач(канаты каерылган). Тимәгез, зинһар, тимәгез!

    Зарарлы кош түгелмен.

    Минем сайраганны тыңлап,

    Бар да юата күңелен.

    1 малай. Ха-ха-ха! Күңел юата!

                  Күңел?! Ул кайда була?

                  Что за слово? Не припомню,

                  Күзләргә яшьләр тула...

    3 малай. Что за баба? Сине тагын

                    Кайдадыр күргән кебек.

                    Йөзек? Алтын?! Золотоймы?!

                    Бу әйбер миңа кирәк!

    Алтынчәч. Оятсызлар, тын күлемә

                       Чүп-чарлар тутырдылар.

                       Суүсемнәр һәм балыклар

                       Бар да һәлак булдылар.

    1 малай. Әй син, хайван, бу урманда

                    Нишләп ялгыз йөрисең?

                    Кемнәр белән сугыштың соң?

                    Бер генә бит мөгезең!..

    Җик-Мәргән.

    Мохтаҗларга булышам дип,

    Халкыма мин сүз бирдем.

    Урманга ярдәм кирәкме?

    Шуны белергә килдем.

    Каен. Сындырма ботакларымны,

               Кәүсәмне каезлама.

               Бөрем - дару, суым - шифа,

               Үссәм, һава сафлана.

    2 малай. Дару, шифа - что за слова,

                   Әллә ниләр сөйлисең!

                   Безне авыру дисеңме?

                   Син безгә кирәкмисең!

    Малайлар боларны бәйләп калдыралар, китәләр. Бераздан ике бүре керә.

    1 бүре. У-у-у, кан исе, ахырысы

                 Азыкка туры килдек.

    2 бүре. Чү, тукта, болар үлмәгән,

                Яралы гына кебек...

    1 бүре. Алайса, дус, моннан

                 Сыпыртыйк без тизрәк.

    2 бүре. Әйе шул, җаннары чыкканчы,

                 Урманны әйләник әзрәк.

       Бүреләр чыгып китә.

    Җик-Мәргән һәм Алтынчәч:

             Аһ, ләкин бүреләр,

           Бу кадәр үк ерткыч түгелләр...

    Самат  белән Ләлә керә.

    Самат. Вәли, монда ниләр булган?

    Ләлә: Агач – куаклар да ауган!

    Самат: Алтынчәчне үтергәннәр?!

    Ләлә: Җик-Мәргәнне бәйләгәннәр?!

    Самат: Сандугачка ни булган?

    Ләлә: Аның канаты сынган!

    Алтынчәчне,Җик-Мәргәнне, Сандугачны коткаралар.

    Алтынчәч, , Сандугач:

                   Рәхмәт Сезгә, олы рәхмәт.

    Самат : Болай итеп кем кыланды,

                  Тар-мар иткән бар урманны?!

                  Күл дә үлгән. Беләсезме

                   Кем куллары уйнаганны?

    Җик-Мәргән:

                    Өч-дүрт явыз малай йөрде,

                    Телсез, динсез, имансызлар.

                    Кыланышларына карап,

                    Җаның әрнер, йөрәк сызлар.

    Ләлә. Кай тарафка китте алар?

    Алтынчәч.

                    Шул сукмактан атладылар...

    Ләлә. Ярый, дуслар, сау булыгыз.

    Самат. Киттек, Ләлә.

    Ләлә. Самат, дога.

    Дога укып алалар. Урманда йөриләр.

    Самат. Урманны пыр туздырганнар,

                 Барлык елга-күлләр кипкән.

                 Бигрәк болар ерак киткән,

                 Җитмәсә сусадык күптән.

    Чишмә.

           Әй,сез, тәмле телле Җир улларым,

                  Кил эчегез чишмә суларымны.

                  Көч-дәрт өстәп үзегезгә,

               Коткарыгыз тизрәк урманымны.

       Йөгереп барып су эчәләр, рәхмәт әйтеп китәләр.

       Сәхнәгә тәртипсез малайлар керә; сусаганнар, хәлсезләнгәннәр.

    1 малай. Пить хочется! Воды, воды!..

    2 малай. Акырма әле, каян алыйм?!

    1 малай. Әллә мәйтәм, кире борылып,

                  Теге коены табыйкмы?

                  Пычранса да суы бар бит,

                  Шунда кайтып су кабыйкмы?

    2 малай.Үзең җүләр, син гаепле,

                   Имештер ул төкерәлә.

                   Әгәр коега төкерсә,

                   Су искиткеч күбекләнә.

    3 малай. Син дә тагын теге күлне

                    Нинди хәлгә китердең бит.

     4 малай. Ә син үзең зур елганы

                   Бигрәк тиз киптердең бит.

    Тел-елан чыга, тиз арада чыгып, боларны чолгап ала. Тегеләре шаулашалар. Ләлә белән Самат керә.

    Самат. Әһә, менә алар, нәкъ үзләре!

    3 малай. Кто такие? Безнеме сез эзләде?

    2 малай. Нәрсә карап каттыгыз сез?!

    1 малай. Селкенегез, коткарыгыз безләрне!

    Самат.

            Җәлил туганнарын тарткалаган

            Рухи юлбарыслар әле исән.

    Ләлә (Тел-еланга күрсәтеп).

             Тел дару һәм шифа була ала,

             Агу булып чага ала икән!

    Самат. Яшәмәүне дәвам итсеннәрме,

                Яшәүнеме әллә дәвам итик?!

               Телдән төшкән сүзләр, уяныгыз,

          Җәлил дошманнарын таптап китик.

    Ләлә. Онытканның, телем, төшенә кер,

               Хәтәр чорны бергә узыйк, хәтер!

                Шулай булса гына яшәүләрнең

                Киләчәккә кеше серен әйтер.

    Самат.

    Дошманыңның, телем,  канына кер,

                 Йөрәгенә кадал, йөзенә яз...

        “Җырларым”ны кабат җырласыннар

           Кемнәр әлифбаңны таный аз-маз.

    Ләлә. Яңа гасыр фашистлары

               Табигатькә зыян сала.

               Нишләтергә соң аларны,

               Төзәтергә бармы чара?!

    1-4 малайлар.

                 Ни сөйлисез, безме фашист?

                 Бу хәл фантастишен дас ист!

      Сәхнәгә йөгерешеп бабай, Җик-Мәргән,Алтынчәч, Сандугач керә.

    Бабай. Чү, оланнарым, сабыр,

                Ни булды, кем аңлатыр?

    1 малай. Болар шундый тәмсез телле,

                   Фашист дип әйтә миңа.

                   Тыныч кына калыйммени,

                   Түзеп торыйммы шуңа?

    Ләлә. Сине шулай атавымда

               Мин бик хаклы дип уйлыйм.

               Кошкайларны, хайваннарны

               Рәнҗетергә юл куймыйм!

    2 малай. Бабай, дөрес әйтми бит ул,

                   Фашистлар бүген юк ла.

                    45тә җиңдек аларны,

                    Сугышка куеп нокта.

    Бабай. Яле, улым, уйла әле,

                Фашист ниләр майтарган?

    2 малай. Авылларның, шәһәрләрнең

                   Астын-өскә актарган.

    3 малай. Бер гаепсез кешеләрне

                   Тереләтә яндырган.

                   Елдан-ел куркынычрак

                   Явызланган, азынган.

    Бабай. Я, шуннан, нәтиҗә ясыйк :

                Фашист йортлар яндырган,

                 Урманнарны көл иткән дә

                 Кешеләрне астырган.

    Самат. Теләгән Муса, Алишны

                 Үзенеке итәргә.

                  Тик горур татар уллары

                  Аңа башын имәгән.

    Ләлә. Хаклык яклап, илне саклап

               Бердәм көрәшкәнлектән.

               Батыр уллары булганга

               Яуда илебез җиңгән.

    Бабай. Югалтулар, күп әрнүләр

                Аша яуланган Җиңү.

                Егетлекме матурлыкны

                Фашистларча җимерү.

    Рогаткадан кошлар атып,

    Куакларны сындыргач,

    Табигать озак яшәрме,

    Синдәй малайлар булгач.

    4 малай. Әйе, бабай, ялгышканмын,

                   Башка алай яшәмәм.

                   Фашист дип кенә әйтмәгез,

                    Начарлыклар эшләмәм.

    1 малай. Башкаларга да  әйтермен:

                   Бу – без яшисе җиһан.

                   Аны саклау, яклау кирәк,

                   Һәркем анарга сыйган.

    2 малай. Төзәлербез,ант итәбез,

                    Мы клянемся, сүз бирәбез!

    Самат. Катыштырма телгә телне,

                 Бер телдә генә сөйләгез!

    Ләлә. Без хөкем итә алмыйбыз,

               Рәнҗетелгәннәр әйтсен.

    Җик-Мәргән. Дөнья иркен, матур, тыныч,

                    Тоя белгәнгә нәфсен.

    3 малай. Юк, барсыннан да элек

                   Тик булса иде ирек,

                    Яшәр идек файда кылып,

                    Зыян салмас та идек.

    Алтынчәч. Илен, телен, халкын саклап

                      Яшәргә әзер булса,

                       Җибәрербез, каршы түгел,

                       Бездән хәер – фатыйха.

    1-3 малайлар. Әзер, әзер, без әзер!

    Бабай. Безне тыңлагыз хәзер:

                Син яшәмә җирдә файдасыз бер

                Түмгәк булып тигез урында.

           Янып калсын гомерең маяк булып

              Үзеңнән соң килгән буынга.

    Самат.

    Эш күрсәткән шагыйрьләребез бар,

                Юбилейларын искә алабыз.

                120 тула Тукаебызга,

                Төгәл 100дә Муса агабыз.

    Ләлә. Ил хәтерли сөекле улларын,

               Каберләренә эзне суытмый.

               Олы, кече, татар, урыс укый,

               Китапларын һичкем онытмый.

    Самат. Бала чакларының

                Һәрбер көнендә

                әйләнде дөнья

                туган телендә!

    Исәя төшкәч,

    Тормыш өйрәтте

    Дәүләт телен дә,

    Нужа телен дә,

    Нәфрәт телен дә,

    Көрәш телен дә!

    Ләлә. Фашизмның таш

    Зиндан төбендә

    Үлем карарын ишеттерделәр

    Дошман телендә.

    Ә үзе әйтте

    Соңгы сулышта

    Актык сүзләрен

    Ана телендә!

    Бабай.

    Ана телем, сине өзелеп яратканга,

    Очам дисәк, безгә булдың канатлар да;

    Дошман белән көрәшкәндә -

                                              үткен кылыч,

    Балдай татлы дуслар белән      

                                                сайрашканда.

    Күңелләрдән күңелләргә юл саласың,

    Сусаганда эссе чүлдә су табасың;

    Алышларда арысланга тиңдәш итеп,

    Тоткынлыкта тимер булып

                                                  таш ярасың.

    Самат. Яндың да син, туңдың да син,

                  Нишләтмәде язмыш сине.

                  Дөньяда күп нәрсә күрдең,

                  Әй, мөкатдәс Тукай теле.

    Ләлә. Төрмәләргә дә яптылар

               Җәлил белән бергә сине.

                Төрмәләрдә дә килмешәк

                Булмадың син, татар теле.      

    Хор белән җырлау. “Мин яратам сине, Татарстан”.

    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz