Четверг, 23.11.2017
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Ноябрь 2017  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 120
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 115
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы



          Фәүзия Мөхәммәтова Нурлат районы Якты Күл авылында туган, хәзерге вакытта шул ук районның Югары Норлат авылында яши.
          Һөнәре белән шәфкать туташы буларак, Фәүзия ханым кешеләрнең тәннәрен дәвалаудан тыш иҗаты белән аларның җаннарына да шифа бирә. Тирә-юньдәге һәр вакыйганы үзенең йөрәге аша уздыра да авылдашлары хозурына йә җыр, йә кыйсса рәвешендә кире кайтара. Халкыбызның борынгыдан калган җырлар мирасын Фәүзия ханым кебек халыкның үз арасында тыйнак кына гомер кичергән исемсез шагыйрьләр - аһәңсазлар калдырган. Шуңа күрә дә лирик шигырьләренең шактые моңлы җырларга әверелгән Фәүзия Мөхәммәтованы бик бәхетле иҗатчы дип атарга була. 
    Гади генә авыл баласымын,                                         
    Гади генә шәфкать туташы.                                 
    Күңел кылларымны моңлы иткән                          
    Авыл һавасының шифасы.
    Басар өчен әрнү-газапларны                                                 
    Җан азыгы-җылы сүз белән                                
    Йөрәк түрләреннән ургып чыккан                   
    Шигырь-дәва кирәк   дип беләм!
     
    Менә аның иҗат җимешләре
       


    Шагыйрәләр янәшәсендә безнең Әһлиуллина Ралиябез дә бар!


                Өч кызым бар
     Өч кызым бар, өч чәчәгем –     
    Үткәннәрем, киләчәгем.
    Язын шытып, җәен аткан, 
    Көзен җимеш бирәчәгем.

    Өч чәчәгем – өч бәхетем.
    Өч таҗлы гомер тәхетем. 
    Зәңгәр Миләүшәм,
                           Ак Энҗем,
    Гөлҗимешем – Роза гөлем.

    Өч кызым бар – өч өметем, 
    Гомеремнең өч фасылы.
    Үз бакчаңда үскән гөлләр
    Яшәешнең төп асылы...


    Гомернең инде көзләргә 
    Дисәк тә кергән  мәле  -
    Йөрәк  һаман  унсигездә,
    Күңел   һаман  яшь  әле.

    Йөрәк һаман унсигездә, 
    Гүя  якты аҗаган:
    Көзләрнең   дә  үз  балкышы,
    Ник  алгысына  бу  җан?!
    Үзең түгел ич, күңелең
    Язда,  дисәләр  әгәр,
    Үпкәләмәм  -  көзләрем дә
    Язларга килә тәңгәл...

    Мәхәббәттән   булмый  качып  -
    Монда яшь мөһим түгел.
    Олыгая барган саен,
    Сөюгә мохтаҗ күңел.
    Кемгәдер көлке тоелыр, 
    Кемдер  куяр көрсенеп.
    Үз хисләремә үзем үк
    Куямын сәерсенеп...
    Мәхәббәттән булмый качып,
    Йөгәнләнсә дә хисләр.
    Җаныңны тәмугка кертә
    Гонаһсыз кичерешләр... 
     

    Хатын-кызны нәрсә белән
    Тиңләп була,  дисәгез –
    Йөзе кояш булып балкыр,
    Кояшым син,  дисәгез...
    Хатын-кызны бер сүз белән
    Әсир итим дисәгез –
    Синең өчен җанын фида,
    Җанкисәгем, дисәгез.
    Хатын-кызга тугырылыкны
    Исбат итим дисәгез,
    Өстәмә дәлил кирәкмәс –
    Бердәнберем,  дисәгез...

    Тузгып уйнар чакта ак бураннар,
    Ник ашкынып килә җиргә язлар?!
    Табигать язны каршылый:
    Ап-ак  кар  пәрдәсен  ачып,
    Умырзая  кызы  әнә,
    Аяк   очларына  басып,
    Кояшка  үрелмәкче  дә
    Үпмәкче  була битеннән.
    Кояш  та  үз чиратында
    Яз килү сөенеченнән
    Сәлам юллый нурлар аша
    Ап-ак сылу каеннарга.
    Каеннарда яшел бөре 
    Яз килүгә өмет барга... 

    Ап-ак   кәгазь  битләренә салып
    Агартмакчы  булам  дөньяны...

    Гөнаһлы дибез дә дөньяны,
    Үзебез пакь булып калмакчы.
    Ярлыкап булмаслык гамәлне
    Дөньяның иңенә салмакчы...
    Исәпсез кыйммәтләр хакына
    Үтәтеп гамәли хаҗәтне,
    Өябез дөньяның иңенә
    Үзебез түлисе әҗәтне. 


    Яшәү үзе күпкә ләззәтлерәк,
    Газаплардан гына торса да...
    Мин бит үзем өмет өммәтеннән.
    Шайтан гына, диләр, өметсез.
    Өммәтенә  тиеш сынаулардан
    Мәрхүм калыйм ничек, өлешсез?!
    Камыт бавын өзеп үз тәртәмнән,
    Мин чыгарга әле ашыкмыйм.
    Фани дисәләр дә, бу дөньяга
    Җаным-тәнем белән гашыйк мин... 


    Җырлар
    Без бу җиргә моңнар белән
    Сугарылып  туганнар...
            Якты күлем
    Туган ягым җанга газиз.
    Һәр карыш җирең изге –
    Болыннарың – яшел келәм.
    Күлләрең  - көмеш көзге.
                Кушымта:
    Якты Күлем, күлләреңә
    Аккошлар оя  кора.
    Көмеш көзгедәй күлләрең
    Үзе җыр сорап тора.
    Асыл ир-егетләреңә
    Иман иңдергәч Ходай – 
    Күк гөмбәзенә тоташа
    Манараңда көмеш ай.
                Кушымта. 

    Өмет-өмет   өмәттеннән
    Киселә иң соңгы чик...
    Йодрык чаклы бер йөрәккә
    Яшәү көче бирер терәк,
    Ышаныч, Өмет, Мәхәббәт
    Өчесе дә бергә кирәк...
    Мәхәббәткә бәйле булып
    Гомернең дүрт фасылы,
    Сөю дигән ләззәт икән
    Яшәешнең асылы..
    Өметләребез киселеп,
    Бәхетебез кителмәсен.
    Рәнҗү катыш әрнүләрдән
    Җаннарыбыз өтелмәсен...

    Күңел белән иңләп галәм киңлеген,
    Тоям үз күңелемнең иркенлеген.

    Күңел белән мин күптәннән күкләрдә.
    Һәм теләмим җиргә кире төшәргә.
    Күңел белән иңләп галәм киңлеген,
    Тоям үз күңелемнең иркенлеген.
    Аерылды күптән гомер язлардан,
    Нәүмизләнеп күңел көткән назлардан.
    Үзем дә бит күптән инде үзгәргән,
    Йөрмим хәзер язлар эзләп көзләрдән... 

          
                                          Бу дөньяны агартам дип,
                                          Мин дә үземчә менә, 
                                          Күзләремнең  нурын  түгәм
                                         Ак  кәгазь битләренә... 



    Туган як җырчысы – Ф. Мөхәммәтова.
    Максат: Күренекле якташыбыз шагыйрә Фәүзия Мөхәммәтованың тормыш юлы, иҗаты белән танышу.
                  Якташыбыз булуы белән горурлану хисе тәрбияләү.        
    Җиhазлау: Фәүзия Мөхәммәтованың  шигырь китаплары, фотолары, рәсемнәреннән ясалган стенд, стенагазета, папкалар, видеотасма, мультимедиа системасы. Музыкаль бизәлеш.          
       Чара тулысынча мульти системалы экран ярдәмендә алып барыла.
    I.  Өлеш. Башлап җибәрү
    1) музыка уйный
    2) 1 нче а.б.
                         "Үз халкымның гади бер кызы мин,
                           Энже бөртегедәй тамчысы.
                           Күңелемдә типкән моң чишмәсе,
                           Күз яшемнең тамды ачысы ...”
    2 а.б.
                     " Иңңәремдә тоям  яшәү көчен,
                     Кулларымда сихри тылсым бар.
                     Газиз туган  жиргә, үз халкыма
                     Йөрәгемдә рәхмәт хисе бар”.  
    1а.б.   Исәнмесез, кадерле балалар ... Бүген безнең мәктәбебездә зур тантана. Олы очрашу кичәсе. Без җырчы  шагыйрәбез Ф. Мөхәммәтова  белән очрашабыз ... Кичәбезне  " Нурлат” гимны белән башлыйбыз. Аның сүзләрен Ф. Мөхәммәтова, җырчы Р. Мифтахов язган.
    2 а.б. Ф. Мөхәммәтова - шигъри җанлы шәфкать туташы. Нурлат төбәгенең Югары Нурлат авылында яши. Авылдашларын, якташларын дару белән генә түгел, шигырьләре жырлары, бәетләре белән дә  дәвалый.
    1а.б.      Гади генә авыл баласымын,
                  Гади генә шәфкать туташы
                  Күнел кылларымны моңлы иткән
                  Авыл hавасының шифасы.
                  Шәфкать туташымын, әллә шуңа
                  Кеше язмышына жан атам,
                  Кеше дөньясының гүзәллеген,
                  Күңел матурлыгын яратам.
    2 а.б.    Әй, шәфкать туташы, карашың шифалы
                  Аралый әрнүдән – газаптан.
                  Кулларың - тылсымлы, игелек кылсын дип
                  Тәңребез сине үзе яраткан.
    1 а.б. җыр: "Әй, шәфкать туташы”. Башкара күренекле үзешчән җырчыбыз "Зүзәй утлары ансамбле” солисты Сабит Миннеханов.
    2 а.б. Бүгенге очрашу кичәсендә матур тормыш юлы белән бергә мактаулы хезмәт юлын да үткән hәм шул еллар эчендә тәңребез тарафыннан иңдерелгән сәләтен иҗат чишмәсенә әверелдергән талант иясе алдында баш иябез!
    1а.б. Ф.Мөхәммәтованың  шәфкать туташы буларак хезмәте турыдан – туры балалар бакчасы hәм мәктәп белән бәйле, бигрәк тә соңгы 10 ел эчендә ана буларак та ул мәктәп белән тыгыз элемтәдә яшәде. Аның өч кызы да авыл урта мәктәбендә укып зур тормыш юлына чыктылар.
    2 а.б.  Өч кызым бар - өч шатлыгым,
               Серем сыяр сер сандыгым.
               Бәхет – тәүфыйк, инсаф теләп кызларыма
               Өметләнәм булырлар дип йөз аклыгы!
    1 а.б.  Бүгенге кичәбезнең мәртәбәле кунагы Фәүзия  Якуп кызы Мөхәммәтова 1952 елның  декаберендә Октябрь районының гаҗәеп матур табигатьле Якты Күл авылында туа.  20 яшенә кадәр ул Якты Күл авылында яшәп белем алган, шәфкать туташы дигән hөнәр үзләштергән.
    2 а.б.  Туган ягым җанга газиз,
               Һәр карыш җирең изге –
               Болыннарың яшел келәм,
               Күлләрең көмеш көзге.
               Якты Күлем күлләреңә
               Аккошлар оя кора.
               Көмеш көзгедәй  күлләрең
               Үзе җыр сорап тора.
    Концерт номеры җыр "Якты Күл”
    1 а.б.  Ф. Мөхәммәтова өчен инде Югары Нурлат авылы да бик газиз hәм бик кадерле төбәкнең берсе. Чөнки аның монда тулы канлы тормыш белән сугарылып 35 ел гомере үтеп киткән. Ул монда гаилә корган, гомеренен тормыш иптәшен тапкан, хәләл көчтә мал-мөлкәтен туплаган, яраткан хезмәте белән авылдашларына игелекле ярдәм күрсәтеп яшәү бәхетенә ирешкән hәм иң мөhиме - эңҗе бөртегедәй өч кыз баласына да югары белем биргән hәм зур тормыш юлына озаткан, бүгенгесе көндә өч  оныгының яраткан әбисенә әйләнгән. Югары Нурлат авылы аңа иҗат җимеше дә биргән . Шушы авылда бар сәләтен эшкә җигеп, бер-бер артлы 5 китап язып, аларны дөньяга чыгарырга насыйп булды аңа.
    2 а.б. Зур горурлык хисе кичереп, Югары Нурлат  авылы турында Фәүзия апа болай дип әйтә:
    Исемең  шөhрәтле,
    Кодрәте бар кебек.
    Син яшәү чишмәсе –
    Ышаныч hәм өмет.
    Югары Нурлатым,
    Син Өмет канатым.
    Бәхетнең олысын
    Тик синдә мин таптым.
    Үз кызың иткәнчә,
    Үз итеп яраттым!
    Концерт номере
    1 а.б. Әле hаман унсигездә үзе,
    Йорт түрләрендә әле яз.
    Олыгая барган саен күңел,
    Нәүмизләнеп көтә җылы наз
    2 а. б. Саф алтыннан бәяләнер
    Тормыш әлифбасын ятлап,
    Алтын көзләр кочагына
    Кер син бүген горур атлап.
    Фәүзия апа, сезне 55 яшьлек юбилеегыз б/н котлыйбыз. Еллар буе җырлап та, укып та туймаслык яңа җырлар, шигырьләр иҗат итүегезне телибез. Сезнең иҗат чишмәгез беркайчан да саекмасын.
    Кояшка hәм айга гашыйк
    Җир кызы булып үстем.
    Бар теләгем – җиңү иде
    Җирнең бу тарту көчен.

    Бар хыялым - очу иде
    Киек каз юлларыннан.
    Гомерем буе аерылмадым
    Йолдызлы уйларымнан.

    Әле hаман өметләнәм 
    Болытларны кочарга.
    Шигъриятне канат итеп
    Талпынамын очарга!
    2 а.б.
    Фәүзия апа!
    Сез җирдәге hәр нәрсәгә гашыйк, 
    Гашыйк таңга, зәңгәр кичләргә.
    Сез яшисез шундый матурлыкка,
    Тагын бер матур ямь өстәргә.
    Сүзне Фәүзия апаның үзенә бирәбез. (сорау – җавап)
    1 а.б. Кадерле балалар, укытучылар, кунаклар !
    Безнең өчен кадерле булган җирле шагыйрәбез, олы йөрәкле шәфкать туташы Ф. Мөхәммәтова белән очрашу кичәсе ахырына якынлаша.
    Без Ф. Мөхәммәтовага  иң изге теләкләребезне юллыйбыз hәм шагыйрәбезнең үзенә генә тәңгәл килгән шигъри юлларын әйтеп калырга ашыгабыз!
    "Шигърият иле” - кояш күпере,
     Һәм шул күпергә кергәннән башлап,
    Яшьлек илендә кала белеп син
    Үз яшьлегеңне яшисең саклап.
    2 а. б.Кергәннән бирле серле, сихерле,
    Озын гомерле кояш иленә,
    Ут – кояш кызы диеп үзеңә
    Ихлас күңелдән әйтәбез менә.
    Кичәбезне җыр белән тәмамлыйбыз.

    Авторлар: Шарапова Н. Т., Нурлат шәһәре   VIII нче төр махсус (коррекцияле) гомуми белем бирү интернат- мәктәбенең  югары категорияле директор урынбасары һәм югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
                      Сәлахова Э.С.,  Нурлат шәһәре   VIII нче төр махсус (коррекцияле) гомуми белем бирү  интернат- мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2017
    Сделать бесплатный сайт с uCoz