Вторник, 19.03.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

    Ни чәчсәң, шуны урырсың

       Катнашалар:  Әби

                                 Сабира - Әбинең кызы

                                 Әсифә - Сабираның 1 нче кызы

                                  Галия - Сабираның 2 нче кызы

                                  Алия – Галиянең 1 нче оныгы

                                 Лилия - Галиянең 2 нче оныгы

                                  Кояш (пәрдә араларында, вакыт узганны белдерү өчен, күкрәгенә “1 (берничә) көн, 60 ел үтә...” дигән язулар тагып бии)

    1 нче пәрдә

    Авыл күренеше. Эскәмиядә әби кабада йон эрләп утыра.

    Әби (көйли). Гомер уза аккан сулар кебек...

                  Шөкер, тагын җәйләр җитте,

                  Әй, матур ла дөньясы!

                 Шәһәр халкы сагнып кайтыр

                 Авылның саф һавасын.

                    Мин дә өметләнәм әле:

                    Бәлки, кайтыр оныклар...

                    Күз нурларыма бәйләдем

                Кышын носки-оеклар... (көйли).

    Әбинең кызы,  ике оныгы кайтып керә.

    Әсифә, Галия. Исәнме, кадерле әби!

    Сабира. Саумы, сөйгән әнкәем!

    Әби.  Газиз балаларым кайткан,

                   Саумысез, бәбкәйләрем!

    Әсифә. Ниһаять, без кайтып җиттек...

    Галия.   Нинди чиста, саф һава.!.

    Сабира. “ Җил дә  вакытында исә,

                        Яңгыр да вакытында ява”.

    Әсифә. Шул авылын һаман мактый,

                         Сөйли әни шагыйрь кебек.

    Галия.     Дөрес әйтә, авылда шәп,

                       Я, әйдәгез, өйгә керик.

    Кызлар  кереп китәләр.

       Сабира. Әни-бәгърем, ни хәлең бар?

                             Ничекләр яшәп ятасың?

       Әби. Хәл ярыйсы, тик сагындым

                     Бигрәк шул сирәк кайтасың..

        Сабира. Әле бер эш,  икенчесе -

                      Ашыгып дөнья куабыз.

                      Әтиебез зур кеше бит,

                      Өйдә бик сирәк күрәбез.

                   Кызларыбыз зур үстеләр,

                   Һәркайсының үз шөгыле.

                   Галиямдә 70 һөнәр,

                     Тырыш, уңган, киң күңелле.

                            Әсифәм өчен борчылам,

                          Сау, акыллы, тырыш үзе.

                           Тик уенда гел мал гына,

                      Байлык туплау – бөтен сүзе.

                        Күңелендә йомшаклык юк,

                          Бер сүземә колак салмый.

                             Бу дөньяда иң кирәге -

                         Байлык кына диеп саный..

          Әби. Кызым, сабый күңеленә

                    Ни чәчәсең, шушы үсә.

                     Ялгышкансың кайдадыр син,

                            Тәрбия бит синнән күчә.

              Сабый чакта өйрәтмәсәң,

             Читен булыр олыгайгач.

             Чыбык чакта бөгелмәсә,

             Шартлап сына олы агач.

    Кереп китәләр.

    2 нче пәрдә

    Кызлар белән әби бакчадан эшләп кайталар.

        Әсифә. Нихәл, әби, бу авылдан

                      Әле һаман туймадыңмы?

        Галия.     Бертуктамый эшли-эшли

                         Бу кулларың талмадымы?

    Әби. Юк, балалар, туган җирдә

        Яшәп туймыйм, монда – җәннәт!

                Хезмәттән тәм, ямь тапканга

      Эшче кулларыма рәхәт.

        Әсифә. И, әбекәй, эшләп яшәү –

                       Рәхәт, имеш, исем китә.

                       Эшләмичә, тәмле ашап

                      Яшәүләргә ниләр җитә?!

    Мин ни телим, бары да бар:

    Ризык, кием, уен, акча...

    Вот это – жизнь! Менә рәхәт,

    Кызык тормыш, вәт ичмаса.

    Предки мои – булдыклылар!

    Байлык бездә О! җитәрлек!

    Акчаң булса, бар да була:

    Дан, дәрәҗә дә, исәнлек.

     Әби. Акча – кыйммәтле кәгазь  ул,

              Тик, кызым, шуны аңла:

             Саулык, акыл һәм вөҗданны

             Сатып алып булмый аңа.

     Әсифә. И әбекәй, сүзләреңә

             Барыбер мин бит ышанмыйм.

            Тәмлене бик яратсам да,

            Эш дигәндә һич кымшанмыйм.

    Галия. Йә, җитте, Әсифә, тукта,

                 Әби белән бәхәсләшмә.

                Күрәсеңме борчылганын,

                Зинһар, аңа каршы дәшмә.

                      Әбекәй, мин синең белән

                      Чәй эчәргә бик яратам.

                     Әйдә өйгә, бик арытты,

                     Хәзер тәмле чәй кайнатам.

    Кереп китәләр.

                        3 нче пәрдә

    Сандык күтәреп, кызлар һәм Әби чыга.

    Әсифә. Шыплап акча төялгәнме?

                         Ай-яй авыр ла соң сандык.

    Әби.  Акча белән исәпләнми

                     Торган хәзинә бу байлык.

                     Бусы – иң кадерле кәгазь,

                     Безнең нәсел шәҗәрәсе.

                     Җиде буын бабайларның

                     Исемнәре, эш-гамәле.

                     Бу ядькәр дә бик кадерле -

                     Минем әби намазлыгы.

                    Ничә буын җыеп килгән

                    Кадерле күңел байлыгы.

                     Бу китаплар борынгыдан

                      Мирас булып калган безгә.

                      Күпме буын җыйган акыл –

                     Мин тапшырам аны сезгә.

    Минем фани дөнья белән

    Хушлашыр вакытым җитә.

    Сандыктагы бар байлыкны

    Кызлар, сезгә бүләк итәм.

     Галия. Бик зур рәхмәт, әбекәем,

                  Бик кадерләп сакларбыз да

                  Мирас итеп тапшырырбыз

                  Бездән соңгы буыннарга.

    Әби чыгып китә. Галия сандыктагы әйберләрне карый.

    Әсифә. Таптың ис китәрлек нәрсә:

                 Җыен иске-москы чүпрәк.

                Бу искергән китаплары,

                Шәҗәрәсе нигә кирәк?

                Әллә кайчан үлеп беткән,

               Бабайларны белү нигә?

               Миңа кирәкми туганнар

               Байлыгымны бүлешергә.

    Галия.

     “Кирәкми!”- дип кырт кисмә син,

     Картлар сүзендә хикмәт бар.

     Бер туганың, я йөз дустың

    Була икән, син, димәк, бай.

    Белемсез бер эш тә чыкмый,

    Китап ул – белем чишмәсе.

    Үткәнен белмәгәннең һич

    Киләчәккә юк җитәсе.

    Әсифә. Галя, акыл сатма, зинһар,

                Яхшы булыр биеп алсак.

     Галия. Кем ялгыша, кемдә хаклык,

                 Ярый соңламый аңласак.

    Әсифә музыка куеп бии һәм кереп китә.

      Галия. Болардан кызык, ямь тапмый,

                  Шул Әсифә тагын китте.

    Сабира чыга.

     Галия. Әни, күрче, әбиебез

                  Нинди байлык бүләк итте.

    Сабира. Ышанып тапшырган икән,

     Югалтмыйча саклау кирәк.

    Галия. Һич шикләнмә син, әнием!

    Сабира. Я, алайса өйгә керик.

    Кереп китәләр.

    4 нче пәрдә.

    Алан. Әсифә-карчык килеп чыга. Көч-хәл белән йөри, анда бара, монда

         сугыла, егыла. Шулчак аланга Алия һәм Лилия дә килеп чыга.

    Алия. Ни булды, Әби, исәнме,

                Әллә бер ярдәм кирәкме?

    Әсифә Ходай сезне җибәргәндер

                Ишетеп минем теләкне.

    Лилия. Сөйлә, әби, ни зарың бар?

              Нишләп әле син ялгызың?

    Әсифә.  Хәлем китте... ял итикче...

         Шунда сөйлим барын, кызым.

        Яшь чагымда бар да булды:

        Чибәр идем, сау-сәламәт.

        Акча, алтынга коенып,

         Мул тормышта яшәү рәхәт.

    Ул чакта кирәк булмады

    Дус, туган, якташ – беркем дә.

    Байлыгым хәзер дә җитә,

    Үзем кирәкмим һичкемгә.

           Бернинди туганны белмим,

           Дуслар юк, саулык калмады.

           Кайта идем авылыма,

           Тик аңа юлны тапмадым.

    Исемем өермә, буран,

    Давыл мәгънәсен аңлата

    Миңа шундый исем кушып,

    Ялгышкандыр, бәлки, атам?

    Лилия.  Исем – могҗиза, сакчы,-ди

                   Безнең Акъәбиебез.

                   Уйлап кушкангадыр инде

                   Бик бәхетле һәммәбез.

    Алия. “Тарихта урын алырлык

                Яхшы исем калдыралыйк!”

                Шулай өйрәтә Акъәби ,

                Без дә девиз итеп алдык.

    Лилия. Әби, исемең ничек синең?

                  Син Әсифә әби кебек...

    Әсифә. Әйе, кызым, каян белдең?

                 Кем хәтерли, бармы өмет?

     Алия. Без – Галия оныклары,

                 Ул сине еш искә ала.

                 Бар туганнарның исемен

                Шәҗәрәгә яза бара.

    Әсифә. Галия шул һәрвакытта,

                 Миннән акыллырак булды.

                 Әти-әни, туганнарның

                 Хәлен һәрчак белеп торды.

    Ә мин менә байлык җыйдым,

    Туганнарны белмәдем дә.

    Шуңа күрә ялгыз калдым

    Мин картаймыш көннәремдә.

                 Көннәр буе берьялгызым,

                 Белүче юк хәлләремне.

                 Байлык күп тә, кызыгы юк,

                 Кемгә сөйлим серләремне?

              Күңелемнең тулган чагы,

              Юк гаиләм, туганнарым.

              Җырлагызчы туган телдә,

             Татар моңын мин тыңлармын.

    Алия белән Лилия җырлыйлар: “Гаилә гимны” (Әһлиуллина Г.Д. сүзләре, мәктәпнең музыка укытучысы Шаһиев Ренат Тәлгать улы көе).

    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz