“Кәҗә белән Сарык”
(Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык” хикәятенә нигезләнеп, “Бала белән Күбәләк”, “Бичара Куян”, “Бабай”, “Туган авыл”, “Бәйрәм бүген”, “Һәркемнең ашыйсы килә” шигырьләрен кулланып язылган 3 пәрдәле әкият-пьеса)
I пәрдә
Фәкыйрь генә авыл йорты. Кәҗә китап укып ята. Сарык килеп керә.
Сарык. Тәки укып ятып үтә синең көнең!
Я, Сакалбай, китаптан син ниләр белдең?
Кәҗә. Шундый кызык Тукай абый әсәрләре,
Алар минем күңелемне әсирләде!
Сарык. Гаҗәпләнеп укыганың ни хакында?
Сөйлә, әйдә, белик без, сарык халкы да.
Кәҗә. Азык эзләгән икән бичара черки,
Аны йоткан Чыпчык, ач булган чөнки.
Чыпчык үзе Ябалакка азык булган,
Ә ул ябалакны Бөркет кабып куйган.
Тамагым тук дияргә дә өлгермәгән,
Бөркетне атып төшергән аучы-мәргән.
Сарык. Әйе, шулай, һәркемнең ашыйсы килә.
Ә үзебез ни ашарбыз, белсәң сөйлә!
Кәҗә. Хуҗалар бит күренмәде, мин дә белмим...
Алар хәзер азыкны бер дә күп бирми.
Сарык. Эх, ашыйсы иде хәзер тәмле азык...
Ачлы-туклы яшәгәнгә без бит арык.
Инде күптән сыйланган юк бөртек белән,
Печән беткән, бабай аз-маз салам бирә.
Кәҗә. Бабай белән әби инде күп яшәгән,
Әллә шуңа алар бик нык хәлсезләнгән.
Картайса да әби, чибәр әле йөзе,
Безнең өчен һаман закон бабай сүзе!
Сарык. Җитеп килә бабаебыз туксан яшькә,
Җем-җем итә җитен сакал, көмеш чәче.
Бабай мискин, бу дөньяда күпне күргән,
Үлеп беткән инде аның күп яшьтәше.
Кәҗә. Ни дисәң дә рәхәт безгә бу авылда,
Җаныбыз тыныч әби һәм бабай янында.
Сарык. Һавасы саф, халкы яхшы авылыбызның...
Әйдә, теге матур җырны җырлыйбызмы?
Кәҗә. Әйдә.
Сарык гармунда уйный, Кәҗә җырлый.
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән...
Бабай кайтып керә. Боларның уйнап-җырлап ятканнарын күреп гаҗәпләнә. Тәрәзә кагып, өйдән Әбине чакыра.
Бабай. Кара инде, карасана монда, хатын!
Үзең яхшы беләсең бит печән хакын, -
Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык,
Ашап ята бушка гына алар азык.
Әби. Көч калмады инде хәзер, без картайдык.
Юк мөмкинлек әзерләргә кышка азык.
Куллар сызлый, баш авырта, кага йөрәк...
Үзебезне карарга да кеше кирәк.
Бабай. Үзебезгә кибеттән сатып алырбыз
Ярма, ипи-тоз, яшелчә, карбыз...
Эх, пенсия печән алырга да җитсен!
Юк шул... Кәҗә-Сарык бездән китсен!
Әби. Син дигәнчә булсын ирем, ярар, ярар,
Бу икене кумаклыкка булсын карар;
Кәҗә белән Сарык хәзер китсен бездән,
Аларны соң асрап торып ни файда бар?
Бабай. Я, тыңлагыз мине, Кәҗә белән Сарык.
Тормассыздыр мин кушканга каршы барып.
Икегезгә бер зур капчык сез алыгыз,
Җаныгыз теләгән җирләргә барыгыз.
Кәҗә. Һич тә туган җирдән китәсе килми...
Әби-бабай кугач, булмый китми, Ми-ми...
Әби. Рәнҗемәгез, Кәҗә-Сарык, юк бит чара.
Көнегезне үзегезгә күрергә кала.
Сарык. Я, Сакалбай, китик инде, чыгыйк юлга.
Хуш, әбекәй, сау бул, бабай, сездән – дога.
II пәрдә
Урман. Кошлар сайрый. Озакламый капчык аскан Кәҗә белән Сарык керә. Каршыларына Күбәләк биеп чыга.
Сарык. Әйт әле, Күбәләк, сөйләшик бергәләп.
Бу кадәр күп очып армыйсың син ничек?
Күбәләк. Мин торам кырларда,
Болында, урманда,
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә, -
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа! (очып кереп китә)
Бераздан үксеп елап, Куян килеп керә. Кәҗә белән Сарык Куянны күреп, янына киләләр.
Кәҗә. И куян, куркак куян, йомшак куян.
Моңланасың нинди хәсрәт-кайгыдан?
Куян. И җаным, Сакалбай дус, син белмисең,
Төште зур хәсрәт, ничек моңаймыйсың.
Без икәү: Әткә куян, Әнкә куян,
Яшь куянчыклар янә бездән туган.
Барчабыз бер гаилә булган идек,
Күп заман шатлык белән торган идек.
Яшь балаларны ашап китте Бүре,
Бик усал ерткычтыр ул, муркыргыры!
Күп тә үтми куйды дөнья Әнкәсе;
Тулды күңелем, ничек итеп әйтәсе:
Килде дә бер явыз аучы Эт белән
Атты үлтерде аны мылтык белән.
Шул вакыттан бирле аш булмый ашыйм,
Моңланам ялгыз башым, агъзам яшем.
Сарык. И куян, йомшак куян, мескен куян,
Нишләп бетәрсең икән бу кайгыдан?
Кәҗә. Елап утырып булмас бернинди файда,
Пар тап, түгелдер куяннар әллә кайда!
Сарык. Әйе, мин әнә тегендә куяннар күрдем.
Куян. Шулай дисезме? Рәхмәт! Мин йөгердем.
Кәҗә. Сарык абзый, ялгызыңа авыр икән.
Әйдә, урман-кырларда гел йөрик икәү!
Урман буйлап китәләр. Юлда бүре башы табалар.
Кәҗә. Мики-кики, мики-кики! Әй, бу нәрсә?
Сарык. Бу бит үлгән бер бүре башы ләбаса!
Кәҗә. Моны соң без нишләтик, уйла, Сарык!
Сарык. Бәлки файдасы тияр, алып салыйк.
Кәҗә. Капчык авызын тотам мин, әйдә, сал!
Сарык. Син гайрәтле, башны үзең кулга ал!
Кәҗә. Әй, Сарык абзый, син бит күпкә көчлерәк!
Сарык. Юк, Сакалбай, ә син шактый гайрәтлерәк!
Кәҗә. Әйдә, бу башны бергәләп алып салыйк,
Колагыннан тотыйк та капчыкка ташлыйк! (китәләр)
III пәрдә
Урман. Аланда Бүре ботка пешерә.
1 Бүре. Тәмле исе килә инде боткабызның!..
Яратырмы һәм мактармы Хуҗа безне?
Итләп ашар идек куяннар качмаса...
Теге чакта вәт тәмле булды ичмаса!
Тагын бер бүре керә.
2 Бүре. Бүген ни ашыйбыз без төшкегә?
Әллә тагын ботка, тагы итсез генә?!
Авылга чаклы бардың бит әллә бер дә юкка?!
Кая безгә шулпа? Нигә итсез ботка?!
Нигә җибәрдем дип белдең син авылга?
Сарык, каз, булмаса бер тавык алырга!
Киткәндә мин сине нәрсәгә өйрәттем?
Хуҗага мин инде хәзер ни дип әйтим?
Хуҗа Бүре керә.
2 Бүре. Ни бит, Хуҗа, ни... казанда ботка бүген...
Буш кайтты бит теге ауга киткән Бүре.
Хуҗа Бүре. Әй, пешмәгән, әй, булдыксыз, җыен куркак!
Ник утыртам мин янымда, нием уртак?!
Җыен куркакның котлары төшкән ботка.
Утырыйммы хәзер көтеп итсез ботка?!
Бүреләр улый. Шулвакыт Кәҗә белән Сарык килеп керә.
Кәҗә (нык куркып). Исәнмесез, дустлар, Бүре әфәнделәр...
Сарык (ни әйтергә белмичә). Сезгә... әби-бабай сәлам җибәрделәр...
Хуҗа Бүре. Аһ, ашыйбыз бу икәвен тотабыз да!
Менә ничек ит таптык бит боткабызга!
Кәҗә (батыраеп). Мики-кики! Кайгырмагыз, бездә ит күп;
Ул ит берлән һәркайсыбыз булырбыз тук!
Ни карыйсың? Тиз бул әле, тиз бул Сарык!
Капчыктагы Бүре башын китер алып!
Сарык капчыктагы башны ала, барча Бүре куркуыннан шашып кала.
Кәҗә (гайрәт чәчә). Мики-кики! Мики-кики! Мики-кики!
Капчыктагы Бүре башы бит уники!
Ах, уңмаган, җүләр Сарык, надан Сарык,
Моннан зуррак Бүре башын китер табып!
Сарык бу алдауны сизеп ала, капчыктагы шул ук башны алып килә. Бүреләр куркышалар.
2 бүре. Файдасы юк утыруның башны кашып,
Ничек котылыйк болардан? Ничек качыйк?
Хуҗа Бүре. Әзерләндек пешерергә бары тары,
Суы бик аз, безнең ботка пешәр коры.
Кәҗә, Сарык, әйдә, мин су китерим!
Сезгә авыр булмасын, үзем күтәрим (чиләген күтәреп, чыгып чаба).
1 Бүре. Ник кайтмый Бүре абзыйлар? Нидер булган...
Карап килимме әллә тизрәк олы юлдан?
2 Бүре. Учакка да җитмәс кебек чыбык-чабык,
Алып килим әзрәк утын тиз-тиз чабып?!
1 Бүре. Күтәрелә алмыйлармы әллә ярдан?..
Мин дә калмыйм, кирәктер, мөгаен, ярдәм (китә башлый).
2 Бүре. Тукта, сиңа иптәшкә мин дә барыйм,
Син бер яктан, мин икенче яктан карыйм (качалар)
Сарык. Я, кара, Сакалбай, бүреләр качып бетте!
Кәҗә. Ну, Сарык абзый, үзләрен кызык иттек! (капчыкны ташлый)
Сарык. Ул капчыкны ерак куйма син, кирәгер...
Кәҗә. Рәхәтләнеп сыйланыйк, боткабыз әзер!
Кәҗә белән Сарык ботка салып ашыйлар, җырлыйлар, бииләр.
Кәҗә, Сарык. Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген,
Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;
Ансы да сөйли тагын: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Т ә м а м