Суббота, 27.04.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

    “Торналар көне” бәйрәме

         Максат. Укучыларда табигатькә мәхәббәт, мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү; торналар турында белемнәрен тирәнәйтү; укучыларда торналарны яклау һәм саклау теләге уяту, кошларны күзәтә белергә өйрәтү.

         Җиһазлау. Кәгазь торналар, листовкалар, укучыларның торналар тормышы турындагы рәсемнәреннән күргәзмә, төлке һәм торна костюмнары, чүлмәк, тәлинкә, ярма, магнитофон, баян, торналарга багышланган китаплар, әдәби әсәрләр күргәзмәсе, плакатлар.

                                  П л а н

    1. Кереш. “Торналар көне”.
    2. Төп өлеш.
      1. Торналар тормышыннан.
      2. Торналар – Кызыл китапка кертелгән кошлар.
      3.  “Кайту” җыры.
      4. Торналарга багышланган монтаж.
      5. “Торналар” җыры (Р.Гатауллин көе).
      6. Күргәзмәләр белән таныштыру.
      7. “Төлке белән Торна” әкиятен сәхнәләштерү.
      8.  Укучыларның торналарга багышлап язган шигырьләрен тыңлау.
    3. Йомгаклау.
      1. Торналар – тынычлык кошлары.
      2. Листовкалар тарату.
      3. “Кайтыгыз, торналар” җыры.
    4. Кереш. “Торналар көне”.

    “Һаваларда торна тавышлары,

    Ишетелә канат кагышлары.

     Кошларда да кеше язмышлары –

    Чит җирләргә китеп барышлары”,- дип җырлана мәгълүм җырда. Әйе, хәзер торналарның ерак юлга кузгала торган вакытлары. Россиянең кошларны саклау берләшмәсенең җәмгыять оешмасы ел саен “Торна көне” бәйрәмен үткәрә. Ул бөтен Россия күләмендә - Якутия, Ерак Көнчыгыштан алып, Мәскәү өлкәсенә кадәр уздырыла. “Түбән Кама” милли паркы бу бәйрәмне 2005 нче елда беренче тапкыр оештырды. Бүген бездә дә “Торналар көне” бәйрәме.

    1. Төп өлеш.
      1. Торналар тормышыннан.

        Яз көне, басуларда кар эреп, урман сазлыкларында көрән төстәге беренче су таплары күренә башлагач, сез торналар тавышын ишетерсез.

        Каенсар ягыннан саңгыраурак булып: “Торрыйк! Торрыйк!Торрыйк!”- дигән тавыш ишетелә. “Торрыйк!Торрыйк!”- дип, аңа икенчесе, аннан өченчесе җавап кайтара. Торналар сөйләшкән тавыш якынлашканнан-якынлаша бара. Менә басу өстендә кыйгачлап очкан торналар үзләре дә күренә. Былтыр көзен очып киткән урыннарын исләренә төшерергә тырышкандай, кошлар акрын гына очалар.

        Торналар өйләренә кайтып бара. Алар арыганнар. Бүген кич бөтен көтүләре белән басуда кунарга туктыйлар. ә иртән бик иртә, кояш чыкканчы ук, алар, үзара тавыш бирешеп, юлга бөтенесе дә әзерме икәнен тикшерәләр дә, көчле канатларын акрын гына селкеп, югары күтәреләләр һәм үзләренең ерак сазлыкларына таба очып китәләр.

          Мүк, мүк җиләге һәм тәбәнәк чыршы белән капланган урман сазлыгында торналар узган ел ясаган иске ояларын эзләп табалар. Озакламый анда ике, сирәк кенә өч, озын аяклы кечкенә генә кош балалары чыга.

          Торналар – бик сак кошлар. Сакта торучы карт торна кеше килүен ерактан ук күреп ала, кычкырып хәбәр бирә. Шулай булса да, кайвакыт бу сак  кошларны күзәтергә, аларның язгы кызыклы биюләрен – уеннарын күрергә мөмкин.

          Чыршы башлары арасыннан иртәнге яктылык төшкән беренче болытлар күренү белән, торна таң атуын сизә. Ул башын югары күтәрә дә яңгыравыклы тавышы белән кычкырып, бөтен урманга яңа көн тууын хәбәр итә. Аңа башка кошлар җавап кайтара һәм бөтен урманга торналарның яңа көнне мактау җыры – гимны тарала.

          Ә көзен, торна балалары үсеп җиткәч, бөтен төркем китәргә әзерләнә башлый. Шул вакыт без тагын урман өстендә зур, көчле һәм матур кошларны күрербез. Яшьләре үзләренең канатларын сыный, картлары аларны юлда ничек барырга өйрәтә.

          Күк йөзен көзге куе болытлар каплап, басулар өстендә әледән-әле яңгыр сибәләп тора башлагач, торналар ерак юлга кузгала.

    1. Торналар – Кызыл китапка кертелгән кошлар.

            Ел саен һәр пар торна икешәр бәбкә чыгаруга карамастан, бүген аларның саны азая бара. Чөнки, беренчедән, ерак сәфәрләре вакытында табигать тарафыннан килгән бәла-казаларга очрап, төркемнәре кими бара. Икенчедән, начар ниятьле кешеләр кулыннан да торналар күпләп һәлак була. Шулай булгач, торналарның язмышлары кешеләр кулында икән. Әйдәгез, укучылар, без аларга карата мәрхәмәтле булыйк! Башкаларны да кошларга мәхәббәт белән карарга өйрәтик.

    1. “Кайту” җырын тыңлау. Нәтиҗә ясау.
    2.  Монтаж.

      1 нче укучы. Яз җитүгә кошлар кайта,

                                Туган илен сагынып.

                                Алар күктә озак оча,

                                Канатларын кагынып.

          2 нче укучы. Язның апрель айларына

                               Кайтып җитә торналар.

                               Кышын Көньяк Азиядә,

                               Африкада торганнар.

    3 нче укучы. Күп торналар бездә туктый

                    Бары узып барышлый.

                     Өчпочмаклап оча алар

                    Бер-береннән калышмый.

    4 нче укучы. Торналарның кайбер төре

                          Бала чыгара бездә.

                            Далаларны, сазлыкларны

                          Алар бик тә үз итә.

          5 нче укучы. 

             Бик кызганыч, калдырмадык

                  Тынычлап торырлыгын,

             Шатланышып, аулак җирдә

                  Оялар корырлыгын.

                         Курыкмыйча яши алмый

                         Кешеләр тирәсендә.

                         Нәселе ничек артсын, ди

                         Төркеме кимесен дә!

                             Шуңа күрә безнең якта

                             Бик озак та тормыйлар,

                             Ял итеп, тамак ялгагач,

                      “Торрыйк!” – китә торналар.

    6 нчы укучы.

              Урал буе, төньяк Казах иле,

              Якутск һәм Байкал аръягы –

              Элек алар шунда бик күп булган,

              Курыкмыйча корган ояны.

                  Һавадагы төркем кояшны да

                  Болыт сыман каплап ала алган.

                  Тик йөз, ике йөз ел эчендә

                  Ак торналар күпләп кырылган.

                Әгәр һаман шулай дәвам итсә,

                Ак торналар рәте кимесә,

                Ни диярбез килер буыннарга?

                Оят булыр безгә, югыйсә!..

              Ак торналар тик санаулы калган,

                     Мохтаҗ алар безнең яклауга.

            Һәркайсыбыз хәлдән килгән кадәр

                 Өлеш кертик аны саклауга.

    7 нче укучы.

              Япон торнасы, соры торна,

               Чибәр торна һәм ак торна...

               Бик күп төрләре билгеле

               Бүген безнең җир шарында.

    8 нче укучы.

            Илебезнең бүген ике урыны

            Ак торналар оя корырлык:

            Себердәге Обь елгасы буе

            Алар өчен аулак булырлык.

            Сагынып кайта алар ераклардан

                       Якутиянең Яна елгасын.

                  Шул урында парлап үстерәләр

                     Ак торналар ике баласын.

      9 нчы укучы. Кызыл Китап битләренә

                              Стерх дип язылган –

                              Ак торна искә алынган,

                              Чөнки алар аз калган.

    10 нчы укучы.

            Үз-үзләрен яклау мөмкин түгел

             Бу кошларга бүген иректә.

             Алар санын арттыру максатында

             Тыюлыклар кирәк бигрәк тә.

    1 нче укучы. Ока дәүләт тыюлыгында

                            Питомник булдырылган.

                        Тынгысыз галимнәр шунда

                            Ничә торна тудырган.

    2 нче укучы. Инкубаторда борынлый

                                 Торналарның бәбкәсе.

                           Чыгуга сугыша башлый,

                            Тик ул батыр, янәсе.

                         Көчлерәге кечерәген

                         Кыерсытканга күрә,

                         Торналарның бәбкәләре

                          Һәрберсе аерым үсә.

    3 нче укучы. Торна-сылу, аккош кебек,

                                 Табигатьнең гүзәле.

                                 Тирә-якка ямь өстәлә

                                Алар кайткач, күр әле.

                    Кайтсыннар безгә торналар,

                    Корсыннар ояларын.

                    Бергәләшеп башкарсыннар

                    “Кавышу уеннарын”н.

    4 нче укучы. Зур түгәрәк ясыйлар да

                                Җыелышып торналар,

                                Уртада парлап бииләр,

                                Аннары алмашалар.

    5 нче укучы.

            Бер пар торна. Икесе дә ап-ак.

           Сикереп-сикереп талпынып куя да,

           Канатларын җәеп җилкенәләр,

            Гүя алар йөзә басуда.

           Җәннәт капкасына охшап кала –

                 Томшыклары бергә терәлә.

                Чайкалалар зифа муеннары,

                 Каурыйлары җилдә тирбәлә.

     6 нчы укучы.

              Менә шулай биеп башланса да,

              Торналарның парлы тормышы,

          Борчу-мәшәкатьләргә бик бай шул,

                 Авыр була оя кормышы.

    7 нче укучы. Күбесе ояларын

                           Сөрелгән җирдә ясый.

                     Сай гына чокырга торна

                      Кипкән үләннәр ташый.

    8 нче укучы.

                   Әнкә җылыта, ата саклый,

                   Нәрсәдер сөйли, көйли.

                  Әнкә дәшми: оя серен

                  Саклап калырга тели.

    9 нчы укучы.  Ата торна шундый уяу,

                           Тирә-якны күзәтә.

                            Тәвәккәл, ташлана ала

                           Усал төлкегә хәтта.

                           Томшыгында алып кайта

                          Азык кошчыкларына.

                          Яшәү  серләрен өйрәтеп,

                          Алар парлап шатлана.

    10 нчы укучы.  Сөенсеннәр, үрчесеннәр,

                         Аларга тик тимә син.

                        Туган якның табигатен

                         Күп торналар бизәсен.

                        Болытларга орынып очсын,

                       Торкылдашсын торналар.

                       Кыйгач рәткә тезелеп очкан

                       Төркемендә дә ямь бар.

    1 нче укучы.

         Тибрәлгәндә генә авыл өсләрендә

         Торналарның тыйнак җырлары,

        Туган җирдә һәркем тыныч яшәр,

        Ямьле булыр урман-кырлары. “Торналар” җыры (Р. Гатауллин көенә)

    Талгын гына канат җилпеп,

    Торналар кайтып җитте.

    Салкын кыш айларында

    Озак йөрделәр читтә.

    Туган ягым күкләрендә

    Рәхәтләнеп очыгыз.

    Торналарым, безнең якта

    Сез оялар корыгыз.

    Торналар, торналар,

    Исән-саумы барыгыз?

    Туган ягыбыз иркен бит,               Озаккарак калыгыз.

    Кыйгач рәткә тезелешеп

    Китә торналар бездән.

    Җылы якка ашыгалар

    Кузгалып иртә көздән.                                   Торналар, торналар,                                  Китәсез туган яктан.

                         Язларын кабат кайтыгыз,

                        Тезелеп матур сафта.

    Ул сагышлы тавышлары

    Өздерә үзәкләрне.

    Торналар җыры уята,

                             Кузгата йөрәкләрне.                                 Торналар, торналар,

    Китәсез туган яктан                                 Язларын кабат кайтыгыз                                     Тезелеп матур сафта.

    Күргәзмәләр белән таныштыру. М.Мәһдиев. “Торналар төшкән җирдә”, Н.А.Заболоцкий .“Журавли», А.Я.Яшин. “Журавли” һ.б.

    “Төлке белән Торна” әкиятен  сәхнәләштерү.

    Укучыларның торналарга багышланган шигырьләрен тыңлау.

    7 нче сыйныф укучысы Әһлиуллина Ралия. “Торналар”:

    Торналар тезелеп оча,

    Авылда көзләр җиткәч.

    Бик тә күңелсез булачак

    Торналарыбыз киткәч,

    Ямьле яз айлары җиткәч,

    Кайтып оя корырлар.

     Безнең туган ягыбызда

    Шатланышып торырлар.

    Нәни торналар чыгарып

    Үстерерләр дә бергә

    Төркем булып, тату яшәп

    Аерылышмаслар бер дә.

    Алтын көзләр җиткәч, алар

    Тагын ерак барачак,

    Сакласак без торналарны,

    Нәселләре артачак.

    Тезелешеп китә алар

    Өчпочмаклы саф ясап.

    Исем китеп матурлыкка,

    Калам елмаеп карап.

    Йомгаклау. Торналар – тынычлык кошлары.1. Безнең якларга кайтучы торналар – озын биек аяклы, күк йөзендәге болыт кебек зәңгәрсу-кургаш каурыйлы, хәтәр озын томшыклы кошлар алар. Торналар, киң канатларын мәһабәт чайкап, озын

    аякларын бөгеп, җиргә иңеп алалар да күккә күтәреләләр. Күктә бик биектә, өчпочмак рәвешендә тезелеп, торкылдашып очалар, әйтерсең алар илгә-көнгә тынычлык, һәркемгә озын гомер телиләр. Әйе, бу нәкъ шулай, чөнки юкка гына торналарны тынычлык кошлары димиләр. Япониядә алар озын гомерлелек билгесе булып саналалар. Бер-берсенә тынычлык, озын гомер теләгән кешеләр ак кәгазь торналар бүләк итешәләр.

             Ак күңелле барлык торналар да озын гомерле булсыннар иде. Бу иркен дөньяда алар да тынычлап яши алсыннар. Укучылар, һәрберегез кошларга ярдәм итәргә тырышыгыз, аларны саклау – безнең бурыч ул.

            2. Листовкалар тарату.

            3. “Кайтыгыз, торналар” җыры ( И.Ганиева сүзләре, С.Садыйкова  музыкасы) яңгырый.

    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz