Вторник, 19.03.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

    Безнең сыйныф

    Элек мин бер сыйныфта

    Берүзем белем алдым.

    Быел унберәү булдык,

    Мин шуңа бик куандым.

    Ут чаткысы Әдилә,

    Акыллы кыз Алинә,

    Әрсез, җитез Рузилә,

    Иң сөйкемле Рәзилә.

    Гайшәбез тырыш һәм шат,

    Матур һәм үҗәт Гөлшат.

    Бишәү бездә малайлар:

    Иң ярдәмчеле – Илнар.

    Күңелле, матур Әлфис,

    Бик шук, тиктормас Рәмис.

    Карусыз, сабыр Илназ,

    Ә үзем булам Аяз.

    Алты кыз, биш малайга

    Бер җитәкче апабыз.

    Гөлүсә Фоатовнаны

    Барыбыз яратабыз!

    Аяз Әһлиуллин, 3 нче сыйныф

     

    2013/2014 нче уку елында бишенчеләрне кабул итеп алдым.

    2014 нче ел-

    Зәңгәр агач АТ елы.

    Ул - бишенче сыйныфларның

    Бик кадерле үз  елы!

    ҺӘРКАЙСЫБЫЗ ТЕЛӘК ТЕЛИ 

    Алдагы Яңа елда:

    “Җанга шатлык тулсын!”- диеп

    Башлап җибәрә Илнар.

    “Теләкләр чынга ашсын!”- дип

    Кушыла аңа Эмиль.

    Ландышның да хыялы бар:

    “Еллар  булсын тик  имин!” –

    “Уңнан булсын юлларыбыз!” –

    Диеп тели Алинә.

    “Яңа ел елмаеп килсен!” –

    Ди сөенеп Әдилә.

    “Яшәмик, дуслар, моңаеп!” –

    Дип хуплый аны Рәмис.

    “Сәламәтлек юлдаш булсын!” –

    Дип саулык тели  Әлфис.

    “Табыннар тулып торсын!”, – дип

    Өстәп җибәрә Гайшә.

    “Яңа ел котлы булсын!” – дип

    Кушыла аңа Гөлшат.

    “Әниләрнең фатихасы

    Саклап йөртсен!”- ди Аяз.

    Бәрәкәтле байлык тели

    Һәркайсыбызга Илназ.

    “Ходайдан  гомер сорыйк!”- дип

    Тәкъдим итте Рәзилә.

    “Һәм күңел тынычлыгы да!”-

    Дип өстәде Рузилә.

    Сыйныф җитәкчесенең дә

    Бик изге теләкләре:

    “Тормышта терәк булырлык

    Чын дуслар кирәк әле!”

    Хәтта кар да җир өстенә

    Аклык теләп ява ул.

    Теләкләрне кабул итеп,

    Имин үтсен Яңа ел!

    Нурлат районы Фома урта мәктәбе 5 нче сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчесе Гөлүсә Әһлиуллина

    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz