Вторник, 19.03.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

    Туган җир гамен тоеп...

                                                                             Сөй гомерне, сөй халыкны,

                                                                                 сөй халыкның дөньясын.

                                                                                                             Г.Тукай

          Бүген сүзем югарыда язылган Тукай сүзләрен үз девизы, кыйбласы итеп яшәүче Минвәзир Идрис улы Сираев турында. Шушы девизга тугры булганга, бүген дә  аның сүзенә колак салалар. Ә мондый абруйны яулау өчен күпме тырышлык куярга, күпме сикәлтәле юллар узарга туры килә аңа.

           “Минем хезмәт стажым 74 ел”, - дип шаяртты Минвәзир абый. Баксаң, әнисе Сара апа, өч көнлек улын үзе белән алып, кырга көлтә бәйләргә чыккан икән. Башка балалар кебек туйганчы ана сөте имәргә дә язмаган икән Минвәзиргә, чөнки Петрозаводскта яшәгән чагында Сара апага малярия авыруы эләккән булган. Шунлыктан  аңа улын имезергә рөхсәт итмәгәннәр, һәм сабыйны яшьтәшләре Галимов Вәзир һәм Ганиев Вәзирнең әниләренә алмаш-тилмәш чиратлап имәргә йөрткәннәр. Шулай итеп, туганнан бирле хезмәттә, һәрчак юлда ул, дисәк тә хак булыр.

          Озакламый әнисез дә кала Минвәзир. Сара апаның сеңелесе Минниса аңа яшь әни була. Ятим бала күбрәк Кәлимулла бабайла-рында яши.  Бабасы даими читкә йөреп эшли: ягулык, икмәк, товар ташый. Кечкенә Минвәзир һәрчак аңа ияреп йөри. Әтисенең абыйсы Сираҗетдинов Минегаяз МТС та колхозларга хезмәт күрсәтә торган бригадада разъездной механик булып эшли. Октябрь МТС ына ике велосипед бирелә. Шуларның берсендә Минегаяз абый йөри. Абыйсы авылда чакта, велосипедта йөрү  кечкенә Минвәзиргә дә насыйп була.        

          Алар нәселе элек-электән белемгә омтылган. Гыйматдин бабалары 22 ел патшага хезмәт иткән, авылына ике ел җәяү кайткан. Бик күп җирләрдә йөреп, төрле халык белән аралашканлыктан, рус телен әйбәт белгән, барлык милләт халкын үз күргән. Аның улы Сираҗетдин да укырга, язарга, санарга өйрәнгән, тик аерым һөнәре булмаган. Шу-лай да ул башкалардан үзенең көчле булуы белән аерылып торган. Күп тапкыр тирә-юньдәге көрәш мәйданнарында Сабантуй батыры булган. Мәсәлән, 1937 нче елда Биккол Сабантуе батыры булуы билгеле. Әтисенең сыйфатлары улына да күчкән. Сираҗетдин дә халыкны урыска, чувашка һ.б. бүлмәгән, яхшы күңелле кешеләрнең барысын да тиң күргән. Мәсәлән, күрше Тәнәй авылында яшәүче Донцовларны үз өлкәләреннән сөргәч, бу гаиләне алты ай буена өйләрендә яшәткән. Сроклары үткәч кенә үз өйләренә кайта алганнар Донцовлар. Кешеләргә ярдәм итеп яшәүче гаиләнең үз ишеген дә шакый мондый кайгы: колхозга каршы агитация алып баруда гаепләп, бабасы Кәримов Кәлимулла Кәрим улын Өчле (Тройка) суд карары нигезендә төрмәгә утырталар. Соңыннан акланса да, вакытында күп елаталар аларны. Кәлимулла бабайның бабасы Сабирның ике җил тегермәне, 1 ярма ясый торган агрегаты, 500 ләп сарыгы, атлары була. Бу уңган кешенең шул милкен туздыралар... Минвәзирнең әтисе Идрис абзый комсомол сафында күмәк хуҗалык оештыруда актив катнаша, махсус курслар тәмамлап, бригадир булып эшли.

          1940 нчы елда Фин сугышы туктала. Дәүләт карары нигезендә халыкны күчерү башлана. Кешеләр күп яшәгән урыннардан халыкны фин җиренә күчереп утырта башлыйлар. Биккол авыл советыннан  да ун гаилә кузгала. Район башкарма комитетына  гариза язалар да, июньнең бер көнендә Нурлатка гаиләләрен, терлекләрен төяп алып киләләр. Анда гаиләләрне мунча кертеп, прививкалар ясап, терлек-туарларын, әйберләрен вагонга төяп, поездга утыртып җибәрәләр. 12 көнлек сәяхәттән соң Ленинград өлкәсенең Выборг районы Кяхарь авыл советында “Алга” хезмәт артиле төзергә тотыналар. Нәкъ бер елдан туган якларына кунакка гына җыенган Сираевлар гаиләсе ул көнне юлга кузгала алмый кала, чөнки Бөек Ватан сугышы башлана. Июль урталарында  алар бөтенләйгә кайтып китәләр, ә гаилә башлыгы фронтка юл тота. 11 нче августта Кәлимулла бабайларына кай-тып төшәләр. Бәхетләренә йортлары сатылмаган була әле. 

          Тормыш дәвам итә. 7 яшьлек Минвәзир башка малайлар белән борчак ашарга йөри, көне буе урамда мәш килә. 1 нче сентябрьдә күр-ше малайлары мәктәпкә киткәч, ул да калмый. Башта аны кечкенә дип исемлеккә дә кертмиләр, куып та җибәрмиләр. Ике-өч айдан инде яхшы гына укыган малайны сыйныф исемлегенә кертәләр. Шулай итеп укып китә ул. Мәктәптә кириллицада укыйлар, ә өйдәге китаплар латин графикасында. Маидә Кәлимуллина һәм Сираев Ильяс абыйларыннан ул бу имляны да параллель рәвештә өйрәнә. Сентябрьдә мәктәпкә керүчеләр күп булмый, тик гыйнварга инде алар күчеп кайтучылар хисабына күпкә арта. 1942 нче елның гыйнварына авылга 23 гаилә эвакуацияләнеп кайта.    Мәктәп елларын искә төшергәндә аның йөзе аеруча яктырып китә. Ул елларда укучыларны аеруча киеренке вакытта үз-үзләрен ничек тотарга кирәклегенә өйрәтә торган БГТУ (будь готов к труду и учебе), ГТО (готов к труду и обороне), ГСО (готов к санитарной обороне), “Ворошиловский стрелок” кебек комитетлар оештырыла. Минвәзир дә башка укучылар белән шуларга теләп йөри. Барысы да значокларга кадәр сатып алалар һәм горурланып күкрәкләренә тагалар. 1943-1944 нче уку елында мәктәп җидееллык итеп үзгәртелә, шунлыктан балалар 7 нче сыйныфка кадәр туган авылда белем алалар. Сугышның өченче, дүртенче елында Әшкәрова Халисә җитәкчелегендә мәктәп каршында12 яшькә кадәрге балаларны бер мәртәбә ашату да оештырыла. Авыр чорның күңелле вакыйгасы булып йөрәкә кереп калган әлеге хәлне ничек онытсын сугыш чоры баласы?! Бу елларда барлык балаларның төп бурычы – ризык табу. Укучы Минвәзир дә башкалар кебек кычыткан, кузгалак яфрагы, киек-башак (көздән коелып калган бөртекләрдән шытып, иртәрәк өлгергән башак) җыя һәм, иптәшләреннән аермалы буларак, яңгырдан соң гөмбә җыю белән шөгыльләнә (күрәсең, Фин якларында йөреп кайтуларының нәтиҗәсе). Бөртек куырып ашау өчен, кырга әниләр янына барып кайту – җәннәттә булу белән бер була балаларга.

          1948 нче елда Минвәзир дә 5 сыйныфташы белән бергәмәктәпне тәмамлый. Шәвәлиева Минегаян һәм Сираев Минвәзиргә Мактау кәгазе бирелә. Алар зур өметләр баглап, Бөгелмә педучилищесына укырга керәләр, тик 6 яшькә олырак булган иптәше сагынуга түзә алмый. “Амам, кайтыйк инде!”- дип көн дә ялынгач, кайтырга туры килә аңа. Инде мәктәптә укыганда ук кул арасына кереп эшләп йөр-гән Минвәзир ныклап эшкә керешә. “Без фермага якын торганлыктан, минем мәктәптән кайтуымны көтеп торган ферма мөдире Шәвәлиев Миннегол бабай: “Идрис малае, кил!”- дип кычкыра иде. Колхозның аксак аты я үгезен җигеп, кибәк ташыйм, малларга таратам. Җәен печән, урак өстенә йөртә башладылар. Соңрак Шәйдуллин Миневәли, Гайнуллина Мәрьям, Закирова Задалар белән дүртәү көн дә бөтен фермага җитәрлек азык ташый идек. 1949 нчы елның җәендә  үлчәүче булып эшкә алдылар. Мин комбайнчы Сөләйманова Сәмия суктырган игенне үлчәп тора идем. Көзен фермада эшлим. 1950 нче елның 1 нче апрелендә Чулпан МТС ына унынчы бригада хисапчысы итеп билгеләделәр. Кураторым Вәлиәхмәтов Бари, әти – агротехник (сыйфатчы), миңа ярдәм итә иде. Әтинең бер күзе генә күргәнлектән, аңа китаплар уку уңайсыз иде. Мин латин графикасында язылган китапны кычкырып укыйм, ул яза иде”, –дип искә ала Минвәзир абый.  Колхоз идарәсе рәисе Миннехан Мортазин җыйган китапларын бик өметле күренгән Минвәзиргә бирә. Тегесе, үз чиратында, анардан кисәтү булмасын дип тырышып укый, шунлыктан “укытучы”сы оештырган им-тиханнарда сынатмый.   

          31 нче августта “Заря” колхозы идарә җыелышында трактор бри-гадасы эше буенча отчёт бирә егет. Җыелыш аны бухгалтерлар курсына җибәрергә дигән карар кабул итә. Паспорт урынына танык-лык, юлга акча бирәләр. Ул үз эшен Рабига Минеголовага тапшырып китәргә була. Тик ул көнне Миневәзир абый мәктәп директорын оч-рата. Салих Усманов аңа: “Акылың булса, анда барма син, Кизләүгә барып 10 классны бетер. Син сәламәт, көчле, укып, очучы булсаң да, дөнья күреп,  һавада үләрсең!” – ди. Розовка разъездына барып җиткәнче уйлана юлчы һәм Кизләүгә барырга дигән карарга килә. Галимова Наҗия, Яруллина Дания, Шәкүрова Наҗия, Әбделманова Зә-кияләр белән шунда укый башлыйлар. Минвәзир абый электән кеше-ләрне үзенә ияртә белгән, башка авылдашларында да белемгә кызыксыну, омтылыш уятуының нәтиҗәсе буларак, икенче елда Кизләү мәктәбендә укучыларның саны арта. Дүрт-биш ел эчендә егермеләп кеше урта белемгә ия була. Хәзергедән аермалы буларак, ул елларда һәр сыйныф күчерелеш имтиханнары тапшырган һәм уку да түләүле булган. Кизләүлеләр, ятимнәр, инвалидларга ташламалар булган, әлбәттә, тик башкалар елына 150 сум түләргә тиеш булган. Уку өчен вакытында түләмәгәнлектән, Минвәзирне мәктәптән чыгаралар, ләкин 4-5 көн эчендә акча тапкач, ул кабат укуын дәвам итә. Мәктәптә аны уку комитеты рәисе итеп сайлыйлар: һәр атна газета чыгару, чисталык экранын тутыру, төрле чаралар, утырышлар үткәрү өчен җа-ваплы булган ул. Алдагы гомерендә оештыру эшләренең остасы булып җитүенә мәктәптә башкарган вазифалары ярдәм иткәндер, мөгаен. Кизләү мәктәбенең данын яклап, районда үткәрелгән спорт ярыш-ларында актив катнашкан, хәтта чаңгыда шууда да, биеклеккә сикерү буенча да II разрядка ия була.  Мәктәпне тәмамлагач, әтисе Идрис абый : “Башка укымыйсың!”- дип өзеп әйтә. Урта белемгә ия булган Минвәзир колхозда йөкче булып йөри башлый.

          - 1953 нче ел. Августның уннары иде. Йөкче иптәшем Сафин Таһир белән элеваторга иген китердек. Чират көтеп, капчыклар өстендә ятабыз. Бервакыт кемдер аяктан тарта. Борылып карасам, мәктәп директоры Усманов: “Укытучы буласыңмы?” – ди. “Ышана-сыз икән, булам”, - дидем. “Аягыңа ки дә әйдә минем белән”, - ди бу. Пушкин урамында яшәүче энесе Вазыйхларга алып барып, бер чиләк су белән юындырды һәм миңа хуҗаның күлмәк-чалбарын, офицер күн итеген кидерде. Мәгариф идарәсендә гариза язарга кушты Хим-кова һәм:  “Бер генә хата җибәрсәң дә алмыйм,” - диде. Шулай итеп мин Биккол җидееллык мәктәбенең физика-математика укытучысы булдым. Бер ел Биккол мәктәбенең Әхмәт филиалында балалар укыттым,” – дип искә ала ул хәзер.      

          Киләсе елда аларны Бикколның үзенә күчерәләр. 1 нче сентябрь көнендә аңа повестка килә. 3 нче сентябрьдә укучыларын бер дәрес кенә укыта да армиягә китеп бара укытучы. Ул Урта Азиядә Төркмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстан территорияләрендә - Памир тавы арасындагы үзәнлектә, Дараут Курган дигән урында хезмәт итә. Ташкенттагы берьеллык кече командир курсларын тәмамлый. Кече сержант, сержант, өлкән сержант дәрәҗәләренә күтәрелә, радиолокация взводы командирының ярдәмчесе була. “Альпинист СССР” значо-гына ия, Хәрби һәм политик укулар отличнигы булуы өчен аңа отпуск бирәләр. 1956 нчы елда туган якларны урап килә егет. Алар частеннән 45 км ераклыкта урнашкан Кыргызстанның Ош өлкәсе Чон-Алай районы үзәк шифаханәсенә Талас районында туган, Фрунзе медицина училищесын тәмамлаган кызлар эшкә килә. Шул чибәрләр арасыннан Эльвира исемлесенә бер карауда гашыйк була Минвәзир абый. Кыз да аны үз итә. 1957 нче елның 16 нчы октябрендә язылы-шып та куя гашыйклар. Озакламый хәрби хезмәтен тәмамлаган егетне, демобилизацияләү өчен, Андижан шәһәренә озаталар. 1957 нче елның 29 нчы октябрендә солдат сөйгән яры белән туган ягына кузгала. 7 нче ноябрь таңында алар инде Розовка станциясендә була-лар, тик поезд гына бу станциядә туктап тормый икән. Егет белән кыз вагон ишеген ачып, әйберләрен ташлыйлар да үзләре дә сикереп тө-шеп калалар. Солдат тиз генә авылга йөгерә һәм ат җигеп кире килә. Шулай итеп авылга килен төшә. Гәүдәгә тагын да шәбәйгән, нык, көчле, күзләреннән ялкын бөркелеп торган егеткә эш тә табыла: мәктәптә 12 сәгать дәрес бирәләр. Декабрь аенда авыл клубының җитәкчесе булган Кәлимуллин Зарифны армиягә алалар. Булачак сол-дат бу эшен  “карт” солдатка биреп калдыра. Сираевның хезмәт көне сизелми дә үтә тора. Көндез мәктәптә, кичен клубта, әле, җитмәсә, комсомол яшьләре оешмасының җитәкчесе дигән вазифасы да бар. Ә аның эшен тавык чүпләп бетермәс: яшьләрне исәпкә алу, политукулар, спорт чаралары үткәрү дисеңме, “Заря” колхозы яшьләре белән төрле эшләр оештырумы, ул елларның яңалыгы булган, тарихка кереп калучы вакыйга – кукуруз чәчүләрне әйтәсеңме... 1958 нче елда мәктәп сигезьеллык итеп үзгәртелә. Эшче яшьләрне укыту өчен кичке мәктәп оештырыла. Аны тәмамлап чыкканнарга техникумнарга юл ачыла. Шундыйлардан Гобәйдуллин Талип, Баһманов Ибраһим, Миң-неголов Ильяс, Закиров Вәзир, Әхмәтшин Сәлим, Сираева Роза (хәзер Киекледә яши), Шаммасова Гөлкәй...  - барлыгы 12 кеше. Тынгысыз, тырыш егет гел хәрәкәттә. Ул заман белән бергә атлый. 1958 нче елда партия әгъзасы булу өчен гариза яза. Ике ел кандидат булып торганнан соң, 1960 нчы елның июненнән - КПСС члены. Шул елга кадәр үзебез партоешмада секретарь булып та тора ул.

          1959 нчы елның июль башларында авыл тормышында үзгәртеп корулар башлана: безнең “Заря” колхозын күрше “Игенче”гә кушалар, авыл Советын Фомага күчерәләр. Авылның ике - хәзерге Мәктәп һәм Үзәк урамнарына электр уты кертелә. Бу вакытта авылның барлык яшьләре үзара дус, тату яши. Алар, берләшеп, спектакльләр, концертлар куялар.

          1961-1967 нче елларда Минвәзир – Казан Дәүләт педагогия инсти-туты студенты. Ул, читтән торып укып, тарих факультетын тәмамлый, тарих укытучысы дипломы ала.

          1966 нчы елның 6 нчы февралендә Сираевны Октябрь райкомы агитация һәм пропаганда бүлегенә инструктор итеп алалар, озакламый бүлек мөдире дәрәҗәсенә кадәр үстерәләр. 1971 нче елның июлендә, Октябрь районының чираттагы Пленумында раслап, рай-комның идеалогия буенча секретаре итеп сайлыйлар. Бу вазифа аңа партия оешмаларында, авылларда агитация алып бару, күмәк культура эшләрен оештыру, мәгариф, сәламәтлек һәм хокук саклау оешмаларына, төрле җәмәгать оешмаларына кадрлар әзерләү бурычын йөкли. 70 нче еллар башында дәүләт фәрман чыгара: мәгарифне үстерү өлкәсендә һәр колхоз үзәкләрендә урта мәктәп оештыру. Шуның нигезендә районда күп мәктәпләр салына, элеккеге 15 урынына 30-32 ләп (соңрак 45 кә җитә) урта мәктәп ачыла. Шул чакта яңа проблема туа: кадрлар җитми, нишләргә? Тырышкан ташка кадак каккан, диләр бит, моннан чыгу җаен да уйлап таба район җитәкчеләре. Октябрь ра-йонының отчётын Казан өлкә комитетының фән һәм мәгариф бүле-гендә тыңлыйлар. Шунда җитәкчеләр ярдәм сорый: Октябрь районы яшьләренә республика вузларына квота биреп булмасмы? Нәтиҗәдә, Казан, Алабуга педагогия институтларына, Казан медицина  инсти-тутына һ.б. ел саен  унар урын бирелә. Районның белемле, иң тырыш укучылары юлламалар алып институтка китә. Шул бәхетлеләр арасында бикколлылар да бар: Әбделманов Васил, Галимов Мансур, Хамматов Рөстәм, Әндаров Ильяс, Әхмәтшин Мөнир (медицина), Гаязов Фәнис, Шәрәпов Разых, Хамматова Галия (педагогия), Сәгыйров Вәзир, Әбдрәхимов Әхәт, Әбделманов Рафаэль (авыл хуҗалыгы институты) һ.б. Кайберләрен укытуны колхоз үз өстенә ала, мәсәлән, Сираев Рафик белән Сәгыйров Вәзир колхоз степендиантлары була.

          1973 нче елда Бикколда да яңа мәктәп бинасы өлгерә. Бу вакытта инде Нурлат шәһәрендә эшләвенә һәм яшәвенә карамастан, үз эше дә бик күп булса да, Миневәзир Идрисович туган мәктәбенә төрлечә ярдәм итү мөмкинлеге таба тора.    

          1978 нче елның ноябрь конференциясеннән соң Минвәзир Идрисовичны Норлат бораулау идарәсе каршында уку-курслар комбинаты ачылу уңаеннан комбинат директоры итеп җибәрәләр. Биредә ул чишәргә тиешле мәсьәләләр түбәндәгеләр: нефть сәнәгатендә эшләүче-ләрнең квалификацияләрен күтәрү, яңа кадрлар әзерләү. 1979 нчы елдан башлап 1982 нче елның июненә кадәрге вакыт эчендә егермегә якын һөнәрле 700 дән артык эшче хәзерлиләр алар.  Шулар арасында Шәйхетдинов Мирас, Әхмәтшин Мирсәет, Кәримов Илгизәр, Баһманов Ирек кебек Биккол егетләре дә була. 

          Шул елда Минвәзир Идрисовичны райондагы Октябрь агропромхимиясе  оешмасына башта өлкән экономист, соңрак экономика бүлеге җитәкчесе итеп җибәрәләр. Бу районда бик мөһим оешма була, чөнки төп юнәлеше игенчелек булган район өчен җирнең уңдырыш-лылыгын күтәрү кирәк, ә оешма нәкъ шул эш белән шөгыльләнә дә инде: ашлама кайтарта, аны хуҗалыкларга бүлә, хәтта таратыша да. Оешманың максаты шул: һәр 5 ел саен ачы туфраклы мәйданны тукландырып, уңдырышлылыгын күтәрү. Һәм ул 90 нчы еллар башына шушы таләпләрне төгәл үтәүче, пар җирләрен комплекслы эшкәр-түче оешма дәрәҗәсенә (КОПП) күтәрелә. Оешма җитәкчеләре, кол-лективны туплап, нәтиҗәле эшләүчеләр дәрәҗәсен яулап ала.

          1990 - 1994 нче елларда Миневәзир Идрисович - район финанс бүлегендә доходлар буенча инспекция мөдире. Биредә аның җитәк-челегендә барлык оешмаларның эшчәнлеген булдыру өчен финанс туплау, аны дөрес файдалану кебек бурычларның үтәлүен хәл итәләр.

          Минвәзир Идрисович элек тә җәмәгать эшләрендә актив катнашкан:  башлангыч партия оешмасы секретаре була, политукулар, экономик укулар үткәрә, пропаганда эшен оештыра... Пенсиягә китеп кенә ул әле бу эшләрен ташламый. Җәмгыятькә милекне хосусый-лаштыру дигән яңалык килеп кергәч, авыл җитәкчеләренең үтенече буенча, Бикколдагы 64 йортның хосусыйлаштыру документларын тәртипкә китерә. Ул  Нурлат ДРСУ ветеран советының рәисе итеп сайлана. 2002 нче елдан, Бердәм Россия партиясе оешкач, Нурлат җирле оешмасының сәяси советы әгъзасы итеп сайлана һәм ул районда башлангыч оешмалар оештыру, эшләрен җанландырып җибәрү, яңа әгъзалар кабул итү, хөкүмәт һәм партия карарларын халыкка җиткерү эшләре эчендә кайный. Инде 75 нче яше белән баруга карамастан, Минвәзир Идрисович дәртләнеп эшләвен дәвам итә. Нинди генә эш башласа да, җиренә җиткереп эшләргә дигән максат белән алына. Тынгысыз ветеран “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк!” дигән девиз белән тагын бер юнәлештә эш алып бара. Ул - Биккол авылы халкы (сугыш ветераннары, репрессия корбан-нары,  фин җирләренә күчеп китүчеләр, эвакуацияләнүчеләр һ.б.) исемлеген төзү, авыл тарихы, тарихи вакыйгалар турында истәлекләр язу.  Киләчәк буынга әйтәсе сүзләрен җиткерү өчен, һәр елны Белем бәйрәмендә катнаша, беренче мәртәбә мәктәп бусагасына аяк басучы балаларга  бүләкләр өләшә.

          Истәлекләр дигәннән, олы яшьтәге авылдашларым арасында сораштыру үткәрдем. Алар Минвәзир абый турында төрле хатирәләре белән уртаклаштылар. Барысы да бер авыздан аның дәресне бик әйбәт аңлатуын, ярдәмчел булуын әйтте. “Кемнең кем булуына карамастан, ярдәм сорап килүчеләрнең берсен дә кире борып җибәрми, хәленнән килгәнчә ярдәм итә ул”,  - дип кабатлады һәрберсе. Кемгәдер фатир мәсьәләсен чишәргә булышкан, икенчесенә эш табышкан, башкаларына укырга бару өчен юллама юнәткән... Ә болар өчен ул алардан берни өмет итмәгән! “Биккол халкының бәхете булды: күрше Кошки ягына барса, ярдәм итәргә әзер Солтанов Хуҗәхмәт Солтан улы булган булса, Нурлатта таянычы, терәге - Сираевы бар аның!” – ди горур тавыш белән Дамир Вафин. Истәлекләр белән уртаклашканда, мәктәп хезмәткәре Венера апаның күзләренә яшь җыелды хәтта. “Бозлавыкта җизнәм машинасы белән әйләнеп каплангач, ярдәм сорап, дәрәҗәле урында эшләүче авылдашларга мөрәҗәгать итеп карый, тик алар төрле сәбәпләр табып, “койрыкларын боралар”. Ә райкомның II секретаре булып эшләүче Минвәзир абый бик теләп ярдәм итә һәм бер тиен дә алмый! Әйе, кешенең кем икәнлеген беләсең килсә, түрә итеп куй, дип юкка әйтмиләр шул. Авырлыклар кешене сынар өчен бирелә ул. Сираев Минвәзир Идрисович авыл, район, республика халкы алдында сыналган, аларның ышанычын аклаган, көчле рухлы, уңган, зыялы, кешелекле булып танылган. Аның турында яшьрәк авылдашларым нинди фикердә булуын белү өчен, аларга да мөрәҗәгать иттем. Ни гаҗәп, замандашларым да Минвәзир абый - эчкерсез, олы җанлы, саф күңелле, юмарт дигән фикердә. Авылдашыбыз Сөләйманова Изалия: “Ул безнең туганыбыз булмаса да, улым аннан мотоциклын юньрәк бәягә сатуын үтенгән. Ә Минвәзир абый аңа яхшы эшләп торган, бернинди тырналган эзе дә булмаган “тимер ат”ын бүләк итеп биргән. Алай гынамы, Эльвира апа белән икәүләшеп йөгерә-йөгерә бөтен запас тимерләренә кадәр төяп җибәргәннәр”, - дип искә алды. Шундый булганы өчен, өлкән яшьтәгеләр Минвәзир Идрис улының исәнлегенә дога кыла, яшьрәкләре сәламәт, озын гомерле булсын дип тели.

          “Сираев турында язарга булдым”, - дигәч, Роза Вафина: “Менә аның турында язсаң да ярый!” – диде. Шушы гади җөмлә эчендә күпме мәгънә ятканлыгын мин әле хәзер генә аңладым.

          Бүген Минвәзир абый сөйгәне Эльвира ханым белән тыныч кына яшәп ята. Уртак җимешләре – кызларының уңышларына, бәхетләренә сөенәләр, оныклары өчен шатланалар алар. Кызлары, Нурлатта 2 нче номерлы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, укуларын югары уку йортларында дәвам иткәннәр. Галия - Казан химия-технология инсти-тутының полимерлар факультетын, Лорина - КДПУ ның генетика бүлеген, Ира – Мәскәүдә сәүдә институтын  тәмамлаган. Оныклары Регина бүген Сургутта геолог булып эшли. Анастасия ТИСБИ да экономист-хисапчы һөнәрен алган. Денис КХТИ ның нефть һәм газ бүлегендә укый, Руслан Чаллыдагы урта мәктәптә белем ала.

          “Гаиләгездә кайсы телдә аралашасыз?” – дигәч: “Рус телендә. Мин үзем немецча да яхшы гына сукалыйм, бәлки Эльвирадан яхшырак та беләмдер әле. Ни өчен, дисәң, шул: институтта читтән торып укыганда биремнәр почта аша килә иде. Немец теленнән килгәнен Эльвира эшләп җибәрде. Тик – “не зачтено”. Икенче эшне үзем башкардым һәм... “Зачтено!” – дип елмая ул.

          КПСС ҮК ның Мәскәүдәге югары партия мәктәбендә 3 ел читтән торып укып (1973-76),  кече экономист дипломын алганга кадәр,ул әле 1959 нчы елда  кабат  Бөгелмә укытучылар институтына бара. Кызганычка каршы, шәһәр архивына барып эләккән документларын эзләп тапканчы озак вакыт үтә, шунлыктан ул Казан Дәүләт педагогия институтына 1961 нче елда гына керә ала. 127 кешедән 26 сы гы-на студент булу бәхетенә ирешә.  Ул тагын Горький исемендәге партия мәктәбендә квалификациясен күтәрә, СССР авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган Курск авыл хуҗалыгы институтында Бөтенсоюз курсларында укый, Мәскәүдә менеджерларның кыска вакытлы курсларында белемен күтәрә. Тәтеш техникумының студенты да була әле ул, тик тәмамлый гына алмый. Сираҗев Фәрит белән Ситдиков Фәритне озата баргач, бер көн эчендә 14 имтихан тапшырып ирешә ул моңа. Тик, нишләптер, башка барып тормый...

           Халык үзен җиһан танырлык милләт булып яшәргә тиеш. Андый халык хезмәт итә белергә, тарихи истәлекләрен, бүгенге талантларын саклый, бәһали алырга тиеш, һәм, ниһаять, үзенең узганын бик яхшы белергә, киләчәген күзаллый алырга тиеш.

          Үз ягын, туган җирен, аның ямен һәм гамен күрә, тыңлый белүче Минвәзир Идрисович Сираевның тормышы, хезмәте безне әнә шуңа өнди.

                                        Г.Д.Әһлиуллина.  “Ватаным Татарстан” №189 (26138), 16 нчы сентябрь, 2009 ел.

    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz