Шатлык өләшүче шарлар
Без авылда яшибез. Бер көнне әти Казанга китте. Башкала бездән ерак, шуңа әти таңнан юлга кузгалганда, нинди күчтәнәч көтүемне сорады. Йокы аралаш уйлап та тормыйча: “Шарлар!” – дидем. Чыннан да, алып кайтты бит әти шарларны. Ниндие генә юк иде аларның: агы, кызылы, алтынсуы... Кызыгып китеп, шарларның барысын да тутырып куйдым. Бүлмәдә буш урын калмады, бөтен җирдә шарлар. Барысын бергә бер бәйләмгә җыйдым. Бик матур чәчәк бәйләме кебек булды. Минем шатлыгым эчемә генә түгел, бүлмәгә дә сыймый башлады. Барысын да кулыма алып, урамга чыга башладым, тик ишеккә сыймыйбыз булып чыкты. Ярый әле урамнан әни керде һәм миңа ярдәм итте. Шарлар да урамга чыкканны гына көткәннәр диярсең, бии үк башладылар. Унҗиде шар минем кулда бии, талпына... Мин кулымны бушата төштем, җил аларны югарыга күтәрә башлады. Шарларның миннән аерыласы килмәгәндәй капкага эләгеп калдылар. Мин таяк алып килеп, аларны тоткынлыктан коткардым. Һәм менә күтәрелеп киттеләр. Аларның матурлыгын сурәтләп бетерерлек түгел иде. Һавада төсле кошлар кебек очыналар, гүя безнең белән хушлашалар. Инде кечкенә генә, нокталар кебек кенә күренәләр. Ниһаять, болытлар артына кереп югалдылар.
- Кая барып җитәрләр икән, әни? – дип сорыйм.
- Белмим шул, кызым. Үзең кая баруларын телисең соң? – дип сорау белән җавап бирде әни. Мин бераз уйлап тордым да:
- Шарларым кая гына барып чыксалар да, һәркемнең кәефен күтәреп, шатлык арттырып озак очсыннар иде, - дидем әниемә.
Шәкүрова Алсу, 7 нче сыйныф