Вторник, 19.03.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы


    Габдулла Кариев
    1 нче а.б.
     Халыкка гыйбрәтле дәрестер театр,
    Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
    Театр яктылыкка, нурга илтә,
    Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
    2 нче а. б. 
    Тигез күрә бөтен җанны театр:
    Кирәк кол бул, кирәксә император.
    Мөкаддәс ул, бөек ул, олы зат ул,
    Тәмам хөр ул һәм бик киң ул, азат ул.
    1 а .б. 
    Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, балалар!
    2 а.б.
    Исәнмесез, кадерле тамашачылар! 
    Сезне театр сәхнәсеннән сәламләвебезгә без бик шат! Әйе. Мин ялгышмадым. Бүген бу залда барачак бөтен хәлләр театр тормышы белән бәйле булачак.
    1 а .б. 
    Туган як тарихы, районыбызның үткәне турында сөйләгәндә, без шушы якта туып – үскән, шушы районның тарихын "ясауда» тирән эз калдырган кешеләрне искә алмыйча булдыра алмыйбыз. Ул кешеләр арасында төрле hөнәр ияләре очрый: язучы да, табиб та, җырчы да, биюче дә, әдәбият белгече дә, шагыйрь дә, композитор да, артист та, режисссер да.
     2 а.б.   
    Әйе. Туган як ул гүзәл табигате белән генә түгел , ә якты күңелле кешеләре, кабатланмас талантлары белән дә матур. Ул талант ияләре  - туган якның горурлыгы. Шул төбәкнең шифалы
    туфрагында туып–үскән күренекле, хөрмәткә лаек шәхесләр тормышы белән кызыксыну - яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү  белем һәм тәрбия бирүнең төп эчтәлегенә әверелде.
    1а.б.
    Безнең  мәктәбебездә  дә бик матур бер традиция бар. Без Нурлат җирендә иҗат итүче шагыйрьләр, композиторлар, җырчылар белән һәрдаим очрашулар үткәреп торабыз. Алар белән очрашканнан соң, иҗатлары белән якыннанрак танышабыз.Экранда сез истәлеккә генә калган очрашу мизгелләрен күрәсез.(2,3,4,5,6, 7 слайдлар))
    2 а.б.
    Бүгенге бәйрәмебез дә күренекле якташларыбыз - Нурлат халык театрының кайнар йөрәкле артистлары белән очрашуга багышлана. 
    1 а.б. 
    Бүген бездә кунакта театр  үсешенең аерым чорларын җитәкләүчеләр, иҗади яңалыклар кертүчеләр, Нурлат халык  театрына нигез салучылар һәм бүгенге көндә армый – талмый театр дигән тылсымлы дөньяның серләрен ачарга ярдәм итүчеләр: 
     Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, үзешчән сәнгать лауреаты, хезмәт ветераны, үзешчән артист Вәлиҗан  Мөхәммәтҗан улы  Измаелов ,
    2 а.б
    Үзешчән артист  Идрис абый Литфуллин,
    1а.б.
     Үзешчән артист  Камил Минәхмәт улы Хәсәнҗанов, 
    2 а.б.
    Үзешчән артист, Нурлат татар халык театрының бүгенге җитәкчесе – режиссеры  Зәйнуллина Исламия Таһир кызы Зәйнуллина,
    1 а.б.
    Үзешчән артист   Иршат ______ улы Зәйнуллин,  
    2а.б.
    Үзешчән артист, мәктәбебезнең балаларга  физик тәрбия бирү  укытучысы   Илнур Минталип улы Мусин, 
    1а.б.
    Үзешчән артист  Алсу ____ кызы  Сабирова.
    2 а.б.
    Театр  - ул искиткеч могҗиза. Сәхнәдә кечкенә генә булса да роль уйнарга хыялланмаган кеше юктыр, мөгаен. Уйлап карасак, тормышта да без билгесез режиссер язган  пьесада үзебезнең      рольләребезне башкарабыз бит.
    1 а.б.
    Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
    Тагын үткән гомерне уйлатадыр.
    Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең –
    Көләрлек булса, булмаса еларсың.
    2 а.б. 
    Бүген  татарлар арасында театр сәнгате бик популяр. Авылларда, шәhәрләрдә театрлар оеша, халык анда йөри. Бигрәк тә Галиәсгар  Камал театры бик популяр.  Менә шул театрның тарихы, чишмә башы безнең районга килеп тоташа. Безнең якташыбыз Габдулла  Кариевк . Әйе , шушы театрга нигез салучы кеше - безнең якташыбыз . Ул - Колбай Мораса авылы егете –Миңлебай Хәйруллин . Г.Кариев – сәхнә исеме . Кыскача гына биографиясе белән танышып китик .
    1 а.б.
     Г.Кариев 1886 елның 8 маенда элекке Чистай өязе Колбай Мораса авылында туа. 12 яшенә кадәр туган авылы мәдрәсәсендә белем ала, 1899 елда Такталы мәдрәсәсендә укый башлый, Коръәнне яттан белә - коръән–хафиз була. 1902 елда Җаекка китә. 1907 елда Түбән Новгородта "Сәйяр " артистлары белән очраша. Шушы очрашу аның язмышын хәл итә: ул татар профессиональ театрына нигез салучы, аның беренче артисты, режиссеры булып тарихка кереп кала. Татар театрының тарихы Кариев белән башлана. 
    2 а.б.
          Г. Кариев 1920 елның 28 гыйнварында 34 яшендә үлә , аны Казан халкы бик хөрмәтләп, соңгы юлга озата. 
    "Син кояш идең, ләкин вакытсыз сүндең ...” – дип язалар татар яшьләре "Эш "газетасында (1920 ел , 2 февраль). Г. Кариев 13 ел гомерен сәхнәгә, халыкка хезмәт итүгә багышлый. Аның энергияле яшьлеге юлдагы кыенлыкларны  җиңеп, татар профессиональ театрын аякка бастыру, аны вакытлы  күренеш түгел, ә озын гомерле чын сәнгать коллективы итеп үстерүгә сарыф ителә. Бу хезмәтнең нәтиҗәсе күз алдында. Аның шәкертләре остазлары кыйбласына тугры калып, аның эшен дәвам итәләр. Кариев нигез иткән төп принциплар бүген дә татар театр сәнгатенең кыйбласын билгели. "Сәйяр”дән башланган театр инде 2006 нчы елда 100 еллыгын билгеләп үтте. Шулай ук 2006 нчы елда   Габдулла Кариевның  120 еллыгы уңаеннан туган җирендә бөек якташыбызны  искә алу кичәсе оештырылды. Кичәдә  кунаклар Кариев турында истәлекләрне кадерләп саклаган якташларына рәхмәтле булуларын кат – кат ассызыкладылар. Быел бөек якташыбызның 125 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкбез.
    1 а.б.
      Г.Кариевның исеме мәңгеләштерелде. Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрына профессиональ татар театр сәнгатенә нигез салучы, режиссер, артист Г. Кариев исеме бирелде. Казандагы Париж Коммунасы урамын Г. Кариев урамы итеп үзгәрттеләр. Шәhәребезнең киң, яңа урамына Г. Кариев исеме бирелде. Колбай Мораса авылында Г.Кариев музее ачылды. Ул 1986 елда төзелде, ә 1992 елдан Татарстан Милли музееның филиалы буларак яши башлады. Без талантлы якташыбыз белән горурланабыз, аның алдында баш иябез. Бүгенге көндә дә Кариев исемен мәңгеләштерү буенча эшләр дәвам иттерелә.
    2 а.б.
    Ничә ел инде Татар дәүләт академия театрында бик матур традиция яши: һәр елны бер төркем татар эшлеклеләре Колбай Морасада булып, остазлары Кариев сукмакларыннан үтәләр, авыл музеенда булалар, халык белән очрашалар. 
    1 а.б. 
    Ә хәзер сүзне укучыларга бирәбез. Алар С.Хәйруллинаның Габдулла Кариевка багышлап язган шигырен укыйлар.
    2 а.б.
    "Без шундый театр төзербез, аның исеме алтын хәрефләр белән язылыр ",- дип язып калдырган Г. Кариевның сүзләре чынга ашты. Чыннан да, исемен алтын хәрефләр белән язарлык татар театры төзелде. Ул – Галиәсгәр Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры. Бүгенге Г. Камал театры артистларының чыгышын бөтен илдә яратып карыйлар. Талантлы артистлар эшли бу коллективта.
    1 а.б.
    Габдулла Кариевның "Татарның үз театр бинасын күреп үлсәм, иң бәхетле үлем белән үлгән булыр идем”, - дигән сүзләре мәгълүм. Андый бәхеткә ирешә алмаган артист... Бүген татар театрының уңышлары, үз бинасында эшләвен – яшәвен, үзенең туган ягында да ул башлаган эшне дәвам иттереп Нурлат татар халык театры исемен йөртүче иҗат төркемен,   аның бинасын   күрсә, ни әйтер иде икән?
    2 а.б. 
    Нурлат татар  халык театрының тарихы 1950 елларда башланып китә. Һәр иҗат төркеменең башында кайнар йөрәкле шәхесләр тора. Нурлат халык театрында алар – Хаҗиморатов Вазыйх, Сөнгатуллин Әнвәр, Туктаров Вазыйх, Литфуллин Идрис, Измаелов Вәлиҗан, Сафин Нургата, Забиров Камил, Забирова Наилә, Таҗиев Гаяз;
        Забиров Камил ага 25 елдан артык гомерен сәхнәгә, халыкка хезмәт итүгә багышлаган үзешчән артист – режиссер – җитәкче. Таҗиев Гаяз Мингаз улы театрны 1981 – 1983 елда җитәкли.
    1 а.б.
    Шулай ук Шәяхмәтов Солтан, Сәгыйрова Рәмилә, Низаметдинов Солтан, Гыйззатуллин Шакир, Мортазин Зөхәр, Шәйхетдинов Мөҗәхит, Таһиров Ислам, Алкина Роза, Сәгыйров Вәзир, Газизуллин Адлер һәм башкалар. Болар да театрның "халык” исемен йөртүенә зур көч куйган шәхесләр.
    2 а.б. 
    Әйе, 1961 нче елда үзешчән театр "халык” исеменә лаек була. Һәр театр үзенең көчен классикада сыный. Нурлат халык театры коллективы да - Галиәсгар Камалның "Беренче театр"ын (1953),  Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл"ен, Таҗи Гыйззәтнең "Чаткылар"ын, Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану"ын уйнап шомарган коллектив. 
    Экранда шул спектакльләрдән истәлеккә генә калган  фото сурәтләрне күрәсез.
    1 а.б. 
    Әйдәгез әле хәзер сүзне театрыбызның аксакалларына бирик.
    Идрис абый, сез  өлкән яштә булуыгызга карамастан очрашуга килүегез өчен бик зур рәхмәт. Сез бик күп еллар театрда эшләгән, районыбызда театр тарихын башлап җибәрүчеләрнең берсе. Идрис абый, сез театрда ничә ел иҗат иттегез, әйе, мин ялгышмыйм, иҗат иттегез, чөнки сәхнәдә артист образлар иҗат итә һәм нинди образлар иҗат иттегез? 
     Нинди спектакльләрдә катнаштыгыз?
     Сезнең яшь коллективка киңәшләрегез.
    2а.б.
    Ә хәзер сүзне театрыбызның тагын бер аксакалы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, үзешчән сәнгать лауреаты, хезмәт ветераны, үзешчән артист Вәлиҗан абыйга бирәбез. Вәлиҗан абый да гомерен сәхнәгә, халыкка хезмәт итүгә биргән кеше. Сез - Нурлат татар халык театрына нигез салучыларның берсе. 
     Вәлиҗан абый, Нурлат үзешчән театрына югары бәя бирелеп "халык” исемен алу тарихын сөйләгез әле? 
    -Яшь коллективка киңәшләрегез?
    1а.б.
    Театрыбыз бүген дә иҗади үсештә. Бүген Нурлат татар халык театрын Зәйнуллина Исламия ханым җитәкли. Аның бу театрдагы хезмәт юлы моннан 8 ел элек 2002 нче елда башланып китә. Һәм шул елдан алып бөтен йөрәге белән үзенең көчен  театрны яктыртуга багышлый. Режиссерга иң җаваплы миссия йөкләнгән. Ул аңа кадәр яшәп килгән традицияләрне сакларга һәм яңалыклар да кертә белергә тиеш бит әле.
    Әйтегез әле, Исламия ханым, сез театрга нинди яңалыклар алып килдегез?  

    2а.б.
    Режиссер өчен  зур бәхет нәрсә ул?
    2 а.б. 
    Исламия апа, сез гаиләгез белән иҗатка чумган кешеләр. Тормыш иптәшегез Иршат абый да сәхнәдә уйный. Икегез дә бер казанда кайнап яшисез. Иршат абый сезнең уң кулыгыз, беренче ярдәмчегез, киңәшчегез.
    Бүген бездә кунакта Иршат абый да бар.
     Иршат абый, тормышыгызны театр белән бәйләргә ниләр этәрде?
    1а.б.
    Бүгенге көндә коллективта өч буын артистлары хезмәт итә. Алар – Хәсәнҗанов Камил абый, Зәйнуллин Иршат,  Зиганшина Сания, Сөнгатуллина Нәкыя, Мотыйгуллина Лилия, Кәлимуллина Ләйсән, Мусин Илнур, Шакирова Альбина, Закирова Алсу.
    2 а.б.
    Шуларның иң олысына 75 яшь булса, иң кечесенә 18 яшь. Октябрь аенда олы юбилеен билгеләп үткән театр сәнгатенә чын күңеленнән бирелгән "халык” исемен саклап калуга зур өлеш керткән үзешчән артистыбыз  - Хәсәнҗанов Камил ага. Камил ага, без дә сезне олы юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә исәнлек – саулык, безне шатландырып  тагын да яңадан-яңа рольләр уйнавыгызны телибез.
    1 а.б. 
    Камил абый , сез инде 25 ел сәхнәдә армый – талмый халыкка хезмәт итеп,  бик күп рольләр уйнаган, төрле образлар тудырган кеше, чын мәгънәсендә артист.    
    Экранда сез Камил абый уйнаган спектакльләрдән фотосурәтләр  һәм үзешчән театр сәнгатен үстерүдә керткән иҗат хезмәте, югары башкару осталыгы   өчен бирелгән грамоталарын, дипломнарын,  рәхмәт хатларын күрәсез.
    Сезнең яратып, теләп уйнаган, иң уңышлы  ролегез нинди булды, кайсы спектакльдән?
    2 а.б.
    Ә хәзер Камил аганың75 яшьлек юбилее уңаеннан Нурлат телевидениесе төшергән видеоязмадан өзек  карап китик.
    2 а.б.
    Бүенге көндә театрда тәҗрибәле, остарып беткән артистлар белән бер рәттән теартны яратучы яшьләр уйнавы коллективны өметле итә. Шундый яшь артистларның берсе безнең мәктәбебездә укытучы булып эшли. Ул –  Илнур Минталип улы Мусин.
     Илнур , син театр сәнгатендә дә көчеңне сынап карарга булгансың, уңышлы гына образлар иҗат итәсең. Сиңа иҗади үсешләр,  уңышлар телибез. 
    1 а.б.
     Коллективның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә  бер–бер артлы 4 әсәр сәхнәгә куела. Алар – Данил Сәлиховның "Кодаң булса генерал” комедиясе , Мәдинә Маликованың "Ач, Сәкинә, Әмрикәне” комедиясе, Риза Ишморатның "Кайту” драмасы, Абдулла Каһһарның "Әниләрем,  бәгырь кисәкләрем” комедиясе. Шулай ук театр колллективы башка бик күп бәйрәмнәрне оештыруга да көч куя.
     Экранда сез спектакльләрдән, бәйрәмнәрдән күренешләрне күрәсез.
    2а.б.
    Абдулла Каһһарның "Әниләрем,  бәгырь кисәкләрем” спектакле белән Әлмәт татар дәүләт драма театрында 2009 нчы елның 30 мартында үткәрелгән Халык театрларының 10 нчы республика "Идел – Йорт” фестиваленең зона турында катнашып, татар театры сәнгатен актив пропагандалаганнары өчен, Нурлат районы мәдәният йорты халык театры Рәхмәт хаты белән бүләкләнә һәм 104 халык театрлары арасыннан  16 халык театры арасына кереп 30 октябрьдә Казан шәһәрендә узачак фестивалдә катнашырга лаек була. 29 нчы ноябрьдә Г.Камал исемендәге  Татар дәүләт академия театрында үткәрелгән фестивальне йомгаклау кичәсендә катнашып, диплом белән бүләкләнәләр. 
    1 а.б. Экранда сез аларның хезмәтләрен югары бәяләп бирелгән Мактау хатларын, Грамоталарын, Дипломнарын күрәсез. Без аларны бу уңышлары белән котлыйбыз.
    Бүген безгә хөрмәтле кунакларыбыз бушлай килмәгәннәр. Алар безгә Данил Сәлиховның "Кодаң булса генерал” комедиясеннән өзек алып килгәннәр. Рәхим итегез.
    Артистларыбыз әзерләнгән арада Абдулла Каһһарның "Әниләрем,  бәгырь кисәкләрем” спектакленнән өзек, видеоязма карарга тәкъдим итәбез.
    2 а.б.
    Безнең халык китаплы һәм театрлы халык бит ул. Һәр  кешенең канында һәм җанында театрга карата булган мәхәббәт яши.
    1 а.б. 
    Шуңа күрә халкыбызның йөзе булып яшәп килгән театрыбыз киләчәктә дә чәчәк атар. Иҗади уңышлар сезгә.

    2 а.б. Яңадан яңа әсәрләр сәхнәләштерүегезне теләп калабыз. Сау булыгыз.
             Килүегез өчен рәхмәт. 

    Авторлар: Шарапова Н. Т. - Нурлат шәһәре   VIII нче төр махсус (коррекцияле) гомуми белем бирү интернат- мәктәбенең  югары категорияле директор урынбасары һәм югары категорияле татар теле
    һәм әдәбияты укытучысы һәм Сәлахова Э.С. - Нурлат шәһәре   VIII нче төр махсус (коррекцияле) гомуми белем бирү  интернат- мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы




    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz