Среда, 15.08.2018
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Август 2018  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 122
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 117
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

    Җирле шагыйрә Мөнәвәрә Шаһит кызы Усманованың тормыш юлы һәм иҗаты

     

    Авыл  талантларга бай була. Һәр авылның оста миччесе, алтын куллы итек басучысы, агачка җан өрүче балта остасы, уңган пешекчесе, моңлы җырчысы була.

    Әмма  сүзләрен, кичерешләрен шигъри тәлгәшләр итеп укучыларга җиткерергә сәләтле иҗат кешеләрен бик сирәк авылларда гына очратырга мөмкин. Бу яктан безнең Чулпан авылы бик бәхетле. Авылыбызның үз шагыйрәсе -  тынгысыз җанлы, тирән хисле, гаҗәеп киң күңелле  Мөнәвәрә апабыз Усманова бар.

    "Шигърият " шигыре:

    Шигырьләрем җисемемдәй бик гадиләр,

    Шигъриятем чишмә башы Кол Галиләр.

    Укытучым - Тукай, Такташ, ХәсәнТуфан,

    Чор җиле олуг җаннарны каккан, суккан.

    Милли, моңлы шигырьләрен ятлап үстем,

    Рухланып ярты гасыр гомер кичтем.

    Тиргә батып эшләдем, эш төрләнмәдем,

    Вөҗданым саф калды, күңелем керләнмәде.

    Кысса да мине хәсрәтләр вә михнәтләр,

    Тырыш хезмәт белән таптым зур бәхетләр.

    Я, Тәкъдирем!

    Аермачы Туган җирдән,

    Илһам биргән галибәнә гүзәллектән.

     

    Усманова Мөнәвәрә Шахит кызы Татарстан Республикасының Норлат районы Чулпан авылында 1932 елның 8 февралендә эшче крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе ШаҺит белән әнисе Кафия колхозда төрле эшләрдә эшләп көн күрәләр, 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Әти-әниләре тигез тормышта озын гомер кичерәләр, шуңа күрә балаларга ятимлек газабы кичерергә туры килми. Ләкин рәхимсез сугыш гаиләгә кара кайгы алып килә: олы уллары Гакыйль  Бөек  Ватан сугышында һәлак була.

    Мөнәвәрә апаның мәктәп еллары авыр сугыш чорына туры килә.  Укырга дигән хыялы 7 еллык белем белән төгәлләнә. Сугыш арты еллары тагын да авыр була. Кечкенәдән ачлы-туклы килеш төрле авыр эшләрдә эшләргә туры килә. Ләкин ул бер авырлык каршында да бөгелеп төшми: олылар белән бер рәттән урманын да кисә, чәчүен дә чәчә... Ярдәм итүчесе булмый, үзлегеннән укырга тырыша. Бик күп әдәби китаплар укый, газета-журналлар  алдыра. Туган колхозында, игенче хезмәтенә тап төшермичә, 40 елдан артык хезмәт юлы уза. Сугыштан соң ир-атлар аз калганлыктан, Мөнәвәрә апага озак еллар бригадир вазифасы йөкләнә.

    Мөнәвәрә Усманова 55 елдан артык Норлат районының "Дуслык” газетасы белән даими элемтәдә тора. Язмаларының төп геройлары – гомер-гомергә хезмәт сөйгән якташлары. Изге нияте – аларның сокландыргыч яшәү рәвешен пропагандалау, хезмәткә рухландырып, дан җырлау. Еллар үтү белән күңеле поэзиягә тартыла, чәчмә әсәрләр, миниатюралар, нәсерләр яза. Күңелендә туган хисләрне шигырьгә сала.

    Мөнәвәрә апа ялгызы 4 бала тәрбияләп, укытып, олы тормыш юлына озата. Балаларының барысының да һөнәре, гаиләсе бар. Иң зур шатлыгы – 8 оныгы, 3 оныкчыгы бар.

    Бүгене көндә Мөнәвәрә апа туган авылында улы Инсаф һәм килене Дания тәрбиясендә, авылдашларының ихтирамын тоеп яши. Сәламәтлеге какшау сәбәпле хәрәкәтләнүе авыр булса да,  шагыйрәнең  рухы көчле, акылы камил, зиһене үткен.  Ул үзенең тирән эчтәлекле шигырьләре белән безне рухландыруын дәвам итә. Мөнәвәрә апаның һәркемгә ишеге ачык. Киң күңелле, ачык йөзле апабыз үзенең акыллы сүзе, төпле киңәше белән авылыбызның олысын да, кечесен дә үзенә тартып тора.

    Күп еллар Мөнәвәрә Усманованың  рәсеме "Дуслык”  редакциясенең       Почет тактасыннан төшми. Күп мәртәбәләр Мактау грамотасы, истәлекле бүләкләргә лаек була, иҗатта да, хезмәттә дә...

     

    Мөнәвәрә апаның поэзиясендә төп урынны "Туган як” темасы алып тора. Шагыйрәбез йөрәгеннән ташып чыккан тирән хисләр, туган җиргә мәдхия, дан җырлау укучыларының күңелләренә тирән тәэсир итә.

    Чулпан сандугачы туган як талларына кунып, туган як таңнарына куанып, хезмәт сөючән кешеләренә сокланып тагын да сайрар әле, сайрарга тиеш!

     

    Моңлы иттең мине,

    Җырлы иттең

    Туган җирем – хезмәт кырларым.

    Табыннарга муллык артсын өчен

    Яшьли сөялләнде кулларым.

     

    Хезмәт сукмагымның башларында

    Ялан тәпи баскан эзләр бар,

    Намус белән эшләп шул сукмактан

    Күтәрелгән бөек үрләр бар.

     

    Күңелемә сүнмәс илһам тула

    Тук башаклар шавын тыңласам,

    Кайдан алыр идем яшәү көчен

    Туган җирем синнән аерылсам.

     

    Мәңге синдә калам туган җирем

    Хезмәт белән узсын гомерем,

    Теләгем шул:

    Хәтта соңгы чиктә

    Калсам иде синдә күмелеп.

     

    Мөнәвәрә апа поэзиясенең риясыз, дулкынландыргыч юллары бер кешенең эчке хәләте һәм кичерешләре  генә түгел, ә киңәш һәм юату, акыл һәм намус өлгесе, күңел көзгесе булып чагыла. Ул шигырьләрендә язган иң матур, иң затлы сүзләр белән кеше күңеленә үтеп керерлек киңәшләр бирә, әңгәмә кора белә. Аның җанын тормыштагы бәгырьсезлек, әдәпсезлек тетрәтә...

     

    Ашыкма авыр сүз әйтергә,

    Тоз салма әрнегән ярага.

    Әйтелгән саксыз сүз – атылган утлы ук

    Шикелле йөрәккә кадала.

     

    Әйтелгән авыр сүз гүя ул – киек кош,

    Үкенеп эзләрсең – тапмассың.

    Авыр сүз әйтүдән бер ходай сакласын,

    Рәнҗүе үзеңә кайтмасын.

     

    Мәхәббәт! Бу хиснең ни дәрәҗәдә саф һәм самими икәнен бары тик үзе татып караган кеше генә аңлый аладыр. Күздән яшләр бәреп чыгардай , күңелне көйдереп, йөрәкне пешереп алырдай  шигъри юллар язган шагыйрәгә бу хисне тату бәхетен ходай мулдан биргән күрәсең.

     

    Күңелемдә күпме сөю хисе,

    Йөрәгемдә күпме назларым.

    Гомер буе шушы олы хисне

    Синең өчен генә сакладым.

     

    Вакланмаган һәм дә тапталмаган

    Мәхәббәтем бөтен, өр-яңа.

    Еллар үткән саен ялкынлана,

    Сихри ямьнәр өсти дөньяма.

     

    Күзләреңнең җылы карашыннан

    Яшәү көче арта җанымда.

    Үлемне дә җиңәр мәхәббәтем

    Син елмаеп торсаң янымда.

     

    Кеше канатлы кош кебек рухи көч белән бөеклеккә талпына, үрләр яуларга омтыла. Ләкин рухы сүнеп канаты каерылмасын, күңеле сүрелмәсен өчен аны аңлау, сәләтен таный белү бик мөһим.

    2006 нчы ел безгә бер зур шатлык бүләк итте. 55 елдан артык армый-талмый иҗат итүче, тормышының һәр мизгелен каләм очына алып, тирән мәгънәле шигырьләре белән халкыбызны рухландырып яшәүче шагыйрәбезнең "Гомерем агышлары”дип исемләнгән җыентыгы дөнья күрде. Аның ярты гасыр  күңелендә йөрткән уй хыяллары, дөньяга әйтәсе сүзе, бүлешәсе уйланулары, яшерен хисләре – барысы да шунда сыйган. Китапта урын алган 150дән артык шигыренең һәрберсе аның олы тормыш юлында татыган кичерешләре, шатлык-сөенечләре, борчулары нәтиҗәсе булып туган бит.

    Китапның дөньяга тууына да нәкъ әнә шул шигырьләрнең самими эчкерсезлеге, күп хатын-кыз һәм аналарның уртак тойгыларын чагылдырган хислелеге сәбәпче булгандыр. Автор һәм аның шигырьләре белән очраклы гына танышу Татарстан Республикасы президенты каршындагы мәдәниятны үстерүгә ярдәм фонды җитәкчесе Нурия Минәхмәт кызы Хашимованың да күңелен кузгата һәм өлкән яшьтәге шагыйрәгә ярдәм итү теләге уятты.

    Ничә еллар буе бу изге гамәлне тормышка ашыру өчен кайгыртып, җан атып йөрүче игелекле җан иясе исә безнең арабызда. Ул - Чулпан хастаханәсенең баш табибәсе Шаяхмәтова Дилбәр Фәрит кызы. Кабатланмас моңлы тавышы белән Мөнәвәрә апаның "Сагыш” дип аталган җырын Татарстан радиосы аша бөтен Республикага яңгыраткан кеше дә шул ук Дилбәр Фәритовна.

     

    <!--Тормыш диңгезенең чоңгыллары

    Бөтереп алып төпкә тартса да,

    Усал дулкыннары бәреп-сугып

    Ярларына илтеп атса да.

     

    Сабырлыгым белән җиңеп килдем

    Давылларын, каршы җилләрен,

    Кайгыларым өскә ишелгәндә

    Күтәрә алды минем иңнәрем.

     

    Авырлыклар убылып килгән чакта

    Көчсез булып артка чүкмәдем.

    Вакчыл җаннар мине кимсеткәндә

    Мескен булып яшем түкмәдем.

     

    Ваклыклардан рухым бөек булды,

    Чын дөреслек булды иманым,

    Хакыйкатен һәрчак яклап чыктым

    Хөсетлекләр тулы дөньяның.

     

    Ялагайлык, мәкер, гайбәт белән

    Пычратмыйча күңел сафлыгын,

    Кеше булып калыйм

    Ахыргача,

    Теләмимен шуннан артыгын.

     

    "Ваклыклардан рухым бөек булды,

    Чын дөреслек булды иманым,” – дигән ике генә юлга да бар яшәү рәвеше, тоткан кыйбласы сыя сыман аның.

    Ә гомер юлын яза калсаң, ул кичергәннәрне сурәтли башласаң,  әллә ничә томлык романнар сырлап булыр иде. Дүрт баласын ялгыз күтәрү авырлыгын да, тоташ хезмәттән торган гайрәтле чагын да, башыннан узган башка кыенлыкларны да күңелен катырмыйча җиңәргә көч таба алуы белән авылдашлары арасында ихтирам яулый да ул. Мөгаен, җаны өзгәләнгәндә кулына каләм алып, хисләрен шигырь юлларына төшерә алуы аңа көч өстәгәндер, хезмәт сөючән, асыл йөрәкле авылдашлары турындагы ихлас язмалары иңенә канат куйгандыр.  Алар аша аның характерындагы яңадан-яңа сыйфатлар ачыла торды: менә ул тормышта үз юлын үзе салып баручы көчле рухлы хатын-кыз,  менә ул – горур, бәхетле әби, табигать белән аваздаш нечкә күңелле шагыйрә... Менә аның җанын тормыштагы бәгырьсезлек, әдәпсезлек тетрәтә, толлар хәсрәте борчый, үткән гомер уйландыра... Барометр төсле сизгер, сак күңел боларның һәммәсенә шигъри мөнәсәбәтен тудыра. Тирән сабырлык артында нинди тынгысыз җан ятуын шулар аша аңлыйсың... Кара күзле, ак күңелле  апабызның былбыл теле белән язылган шигырьләре, гыйбрәтле язмаларының күпсанлы укучыларыбызга рухи сафлык, әхлакый мәгънә бүләк итә.  Аның сабыр холкы, пакь күңеле, гаделлеге, ярдәмчеллеге, ана һәм хатын-кыз күркәмлеге янәшәсендә шагыйранә күңеле, үзенчәлекле иҗаты, картаймас рухы сокланып телгә алына. Яратып, ихластан үз итеп сөйлиләр аның турында. Авылда шундый дәрәҗәле булу бик сирәк кешегә генә эләгә торган бәхеттер ул! Икенче яктан, үз төбәгенең йөз аклыгы, үз якларын җырга кертеп калдыручы акыны булу белән Чулпан икеләтә бәхетлерәктер!

    55 елдан артык район газетасы белән элемтәдә торган хәбәрче апабыз гел яхшылыкны күргән, игелеккә сокланган, уңганлыкны олылаган, матурлыкка омтылган  бит. Ә шигырьләрендә үз хезмәтен ярату, якташлары адресына әйтелгән күпме җылылык, күпме горурлык... Район газетасы бик бәхетле. Тагын кайсы басманың безнеке кебек  55 ел дәвамында һәр сулышын тоеп, тугрылык саклаган тынгысыз хәбәрчесе һәм табигый талантка ия шагыйрәсе бар?! Тагын кайсы газетаның һәр сүзен йотлыгып укучы һәм аның намусын яклап гадел бәхәскә чыгарга әзер фидакаре бар?! Һәм, ниһаять, кайсы район газетасының акылы һәм зыялылыгы белән теләсә кемне әсир һәм гашыйк итәрлек сөйкемле апасы, күркәм Ак әбисе бар?! Урта белем алырга да насыйп булмаган гади колхозчы апабыздагы зыялылык, тирән фикерләү сәләте, фәлсәфилек әле дә аралашкан һәркемне таңга калдырырлык.  Без аны шундый итеп белдек һәм шуның өчен яраттык та шул!

    Гомере буе  авылдашларына мәдхия җырлаган, игелек һәм гаделлектә хезмәт иткән мәшһүр хәбәрчебез турында әле тагын бик күп сүзләр әйтеп булыр иде. Мөнәвәрә апаның күңел җылысын тоярга теләгән һәркем өчен аның ишеге ачык, йөзе якты, киңәше төпле һәм дәвалы. Аны татар халкының Ак әбисе, Чулпан авылының халык шагыйрәсе дип атыйлар, аңа багышлап җырлар җырлыйлар, шигырьләр укыйлар.

    Апабызның бусагадан – бусагага йөреп хак даулый торган гадәте юк, яше дә башка. Ә акылы зирәк, шигырьләре хисле, сүзләре канатлы. Ничәмә-ничә буынны тәрбияләрлек, ничәмә-ничә укучының күңелен биләрлек  алар.

     ТР Нурлат районы Чулпан урта гомуми белем мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мингалимова Фидалия Исхак кызы

     

     

    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2018
    Сделать бесплатный сайт с uCoz