Биредәге җырларның көй авторы - Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Гакыйль Шакуров. Җырларны автор үзе башкара. ""Кышкы төндә", "Ирләр булгач Норлатта" якташыбыз Фәүзия Мөхәммәтова сүзләренә язылган, калган әсәрләр Гакыйль Сәгыйровныкы..
"Дусларым бар минем"
Дусларым бар минем, дусларым бар!
1.Йөрәгемдә якты өмет булып,
Ышанычым бетми сүрелеп.
Яшәү җитми, һич ышанмый кеше
Үлеме торса да күренеп.
КУШЫМТА Дусларым бар минем, дусларым бар
Хәсрәтемне шатлык итәрлек.
Мин көч алып яшим дусларымнан,
Сүнгән йолдыз кабынып китәрлек.
2.Җир өстенә җылы нурлар иңде,
Кар астыннан чыкты чишмәләр.
Күңелемә килеп кушылалар,
Йөрәк тибешемне ишетәләр. КУШЫМТА
3. Мине сагынып килгән дусларым да
Май кояшы кебек балкыйлар.
Яшәү саен гел яшисе килә.
Бу дөньядан, белмим, кем туяр?! КУШЫМТА
"Гузәлкәем"
"Рәхмәт, әти"
"Җырым сиңа, Исәнтимерем"
"Кышкы төндә"
"Гөлнурым"
"Сириннәр"
"Ирләр булгач Норлатта"
"Ике Солдат"
"Кошлар-аккошлар"