Четверг, 18.07.2019
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Июль 2019  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 122
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 117
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

    Күренекле якташыбыз  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, үзешчән композитор, баянчы-башкаручы 
    Сәмигулла Хөснулла улы Рәхмәтуллин белән очрашу кичәсе.
    Балачактан – киләчәккә.
         1955 нче елның 1 нче октябрендә Нурлат районы (элекеге Октябрь районы) Яңа Әлмәт авылында  Рәисә һәм Хөснулла Рәхмәтуллиннар гаиләсендә  дүртенче бала булып ир бала дөньяга аваз сала. Сабыйга Сәмигулла дип исем бирәләр. Ходай Тәгалә аңа шул вакытта ук җыр – моңга гашыйк күңел язып куйган булгандыр, күрәсең. Егет бәләкәйдән үк моңлы, кешелекле, кыю булып үсә. Гаҗәпләнәсе дә юк, Сәмигулланың әтисе Хөснулла абый да тирәк-як авылларда  дан тоткан авылның иң оста гармунчысы була бит. Аны хәтта "Сәйдәш” дип тә йөрткәннәр, ләкин аңа нәни Сәмигулласының гармунчы, баянчы булуын күрергә насыйп булмый. Сугыштан алып кайткан яраларыннан вакытсыз җәй айларында, нәни улын да күрә алмыйча үлеп китә.  Дүрт баланы үстерү һәм кеше итү әнисе Рәисә апаның җилкәсенә төшә.  Әнисе Рәисә апа да – авылның иң оста җырчысы була.
         Сәмигулланың җыр –моңга тартылуы 5 яшьтән үк күренә башлый. Ул башта әнисе ярдәмендә әтисенең тальянкасында уйнарга өйрәнә. 2 нче сыйныфта укыганда әнисе аңа кредитка баян алып бирә. "Быел кулга баян алуыма кырык алты ел булды. Аңа кадәр өйдә тальян бар иде, аңарда әти уйнаган. Әтинең әтисе дә оста гармунчы булган, аның уйнавы кичләрен биш чакрымдагы күрше авылга ишетелә торган булган. Гармун – безнең атадан балага күчкән мирас. Нәселебездә барыбыз да җырлыйбыз. Нәселдән килгән бу эшемне яратып башкарам.”, - дип искә ала ул.
        Баян кайда – Сәмигулла шунда. Юлда да, сәхнәдә дә үзеннән алда ышанычлы итеп ул баянын хәстәрли, уч төбендә генә йөртә. Ә сәгате суккач, баян да, хуҗасының ышанычын аклап, йөзгә телгәләнә. 
         Мәктәптә уку елларында да авыл, мәктәп, район күләмендә үткәрелгән мәдәни чараларның гел үзәгендә кайный егет. Мәктәпне тәмамлагач, башлангыч музыкаль белем алу максатыннан, Әлмәт музыка училищесының дирижёрлык бүлегенә  укырга керә. 
         1973 – 1975 нче елларда  Армия сафларында хезмәт итә. Солдат хезмәтен үтәгәндә дә үзенең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә сержант дәрәҗәсе ала. Армия сафларыннан кайтканнан соң да ул училищеда укуын дәвам иттерә, ләкин аны тәмамларга насыйп булмый аңа.
         Тормыш дулкыннары аны әле бер, әле икенче ярга кага. "Ир-егеткә җитмеш төрле һөнәр белү  дә аз”, - ди бит татар халык мәкале. Ул үзен җитмеш төрле һөнәрдә сынап карый. Хәтта язмыш җилләре аны ерак Ирак илләренә кадәр илтә. Һәрвакыт җаны – тәне белән сәхнәгә тартылучы егет Ирак сәхнәләрендә дә сынатмый, Багдад тамашачысын да үзенә карата.  Сәхнә аның өчен сихри дөньядыр, ул һәрвакыт музыка белән тыгыз элемтәдә тора.
         2000 нче елда Илдар Шәйхелисламов белән бергәләп "Нур” төркеме оештыралар. Шул елда якташыбыз шагыйрә Ф.Мөхәммәтова сүзләренә язылган "Бер карауда гашыйк бул да”  исемле беренче җыры туа. Әйе, туа. Җыр композиторның йөрәгендә туа. 
           Дүрт ел эшләү дәверендә "Нур” төркеме белән кайларда гына чыгыш ясамый ул:  Казанда”Сәлам юллыйм” тапшыруында, Ленинградта, кабат Казанда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында ... Кайда гына чыгыш ясамасыннар, аларны алкышлап каршы алалар.
           Армый – талмый эшли торгач, аның җитмеш җиде җыры дөнья күрә. Шуларның җидесе Нурлат Халык театры спектакльләре өчен языла, балалар өчен язылганнары да бар. Сәмигулла Хөснулла улы Рәхмәтуллинның җырларын күренекле җырчыларыбыз: Г.Хәйруллина, И.Минвәлиев, Р.Сәлихов, "Зүзәй утлары” төркеме да бик теләп башкара. Хәтта И.Минвәлиев үзенең концерт программасын Ф.Мөхәммәтова сүзләренә язылган  "Изгелек кылып яшә” дигән җыр исеме белән атый. Ул якташ шагыйрьләребез И.Диндаров, Ф.Мөхәммәтова белән тыгыз элемтәдә торып иҗат итә.
            Аның тырыш хезмәте югары бәяләнә. Сәмигулла Хөснулла улы Рәхмәтуллин Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә  лаек була.
          2005 нче елның 3 нче октябрендә тантаналы рәвештә районыбызны гөрләтеп 50 яшьлек юбилей иҗат кичәсен үткәрде.
          Ул  бабасы, әтисе калдырган җыр – моң мирасына хыянәт итмичә, ике кыз баласына үрнәк, кадерле әти, оныгына- юмарт бабай,  җәмәгатенә гомер буе  хөрмәтле ир булып бүген дә туры юлда.
        2008 нче елда  Кормыш авылы Мәдәният йортында "Халык уен кораллары” төркеме оештырган. Бүгенге көндә  яңа көйләр язу белән мәш килә. 


    Тема. Җыр - моңга   гашыйк күңел
    Экранда 1 нче слайд.
    1а.б.Кояш та иртәрәк
    Чыкканга бу якта,
    Хезмәтне җыр итеп 
    Яшиләр Нурлатта.
    Кырларда игеннәр
    Гәрәбә көшелле,
    Кояшның үзеннән
    Нур иңгән шикелле...
    2а.б.Бәйгедә бил бирмәс
    Гайрәтле ирләре,
    Табигать бүләге-
    Хәзинә җирләре.
    Кызлары - гүзәлләр,
    Егетләр - баһадир.
    Нур иңгән туган җир
    Нур иңгән туган җир... 
    (Җыр. Ф. Мөхәммәтова сүзләре, С.Рәхмәтуллин көе)
    1а.б.Исәнмесез, мөхтәрәм кунаклар, укытучылар, тәрбиячеләр, балалар! Әйе, туган як, туган туфрак, туган төбәк, нур иңгән туган җир. Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел, һәр сабый бала өчен дә газиз һәм  кадерле булырга тиеш. 
    2а.б. Туган якның табигате, аның тарихы, халыкның көнкүреше, милли йолалары, шул төбәкнең шифалы туфрагында туып – үскән күренекле, хөрмәткә лаек  шәхесләр  тормышы белән кызыксыну - яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү  белем һәм тәрбия бирүнең төп эчтәлегенә әверелде.
    1а.б.  Безнең  мәктәбебездә  дә бик матур бер традиция бар. Без Нурлат җирендә иҗат итүче шагыйрьләр, композиторлар, җырчылар белән һәрдаим очрашулар үткәреп торабыз. Алар белән очрашканнан соң, иҗатлары белән якыннанрак танышабыз. Экранда сез истәлеккә генә калган очрашу мизгелләрен күрәсез.
       (Экранда 2, 3, 4, 5, 6 нчы слайдлар)
    2а.б.              (Экранда 7 слайд) Ә, бүген бездә кунакта туган төбәгебезнең тагын бер хөрмәткә лаек шәхесе - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, үзешчән композитор, баянчы- башкаручы һәм безнең мәктәбебездә дә күп еллар эшләп, балалар күңелендә музыка сәнгатенә мәхәббәт уятучы Сәмигулла Хөснулла улы Рәхмәтуллин. Бүгенге кичәбезне без аңа багышлыйбыз.
    1а.б. Әй, гармун, гармун! Сине яшьлегендә кулына алып уйнап карамаган, яисә сыздырып – сыздырып уйнаучыга карап моңланмаган кеше бар микән?!
          Безнең халыкның гармунга аерым мөнәсәбәте бар. Элек – электән ашарга ипие, кияргә киеме булмаган авыр заманнарда да гармунсыз авыл булмаган. Яшьләрнең аулак өйләре, кичке уеннары бер дә уен – җырсыз, гармунсыз үтмәгән.
    2а.б. Гармун – татар җанына көйләнгән уен коралы ул. Андагы мөлдерәмә тулы моңнар барыбызга да җитәрлек: олыбызга да, кечебезгә дә.  Әйе, менә шушы гармун моңнары кечкенәдән Сәмигулла Хөснулла улына да тәэсир итми калмагандыр. Әйдәгез  әле, аның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннанрак танышып үтик.
    1а.б. 1955 нче елның 1 нче октябрендә Нурлат районы (элекеге Октябрь районы) Яңа Әлмәт авылында  Рәисә һәм Хөснулла Рәхмәтуллиннар гаиләсендә  дүртенче бала булып ир бала дөньяга аваз сала. Сабыйга Сәмигулла дип исем бирәләр. 
           Ходай Тәгалә аңа шул вакытта ук җыр – моңга гашыйк күңел язып куйган булгандыр, күрәсең. Егет бәләкәйдән үк моңлы, кешелекле, кыю булып үсә. Гаҗәпләнәсе дә юк,  Сәмигулланың әтисе Хөснулла абый да тирәк-як авылларда  дан тоткан авылның иң оста гармунчысы була бит. Аны хәтта "Сәйдәш” дип тә йөрткәннәр, ләкин аңа нәни Сәмигулласының гармунчы, баянчы булуын күрергә насыйп булмый. Сугыштан алып кайткан яраларыннан вакытсыз җәй айларында, нәни улын да күрә алмыйча   үлеп китә.  Дүрт баланы үстерү һәм кеше итү әнисе Рәисә апаның җилкәсенә төшә.  Әнисе Рәисә апа да – авылның иң оста җырчысы була.
    2 а.б.  (Экранда 8 слайд) Сәмигулла абыйның җыр –моңга тартылуы 5 яшьтән үк күренә башлый. Ул башта әнисе ярдәмендә әтисенең тальянкасында уйнарга өйрәнә. 2 нче сыйныфта укыганда әнисе аңа кредитка баян алып бирә. " Быел кулга баян алуыма кырык алты ел булды. Аңа кадәр өйдә тальян бар иде, аңарда әти уйнаган. Әтинең әтисе дә оста гармунчы булган, аның уйнавы кичләрен биш чакрымдагы күрше авылга ишетелә торган булган. Гармун – безнең атадан балага күчкән мирас. Нәселебездә барыбыз да җырлыйбыз. Нәселдән килгән бу эшемне яратып башкарам.”, - дип искә ала ул.
    1 а.б. Баян кайда – Сәмигулла шунда. Юлда да, сәхнәдә дә үзеннән алда ышанычлы итеп ул баянын хәстәрли, уч төбендә генә йөртә. Ә сәгате суккач, баян да, хуҗасының ышанычын аклап, йөзгә телгәләнә. 
                              Кем гармун алган да сиңа,
    Кем өйрәткән уйнарга.
    Җилкендерүең җитмәгән
    Бәйрәмнәрдә, туйларда.
    Бармакларың гармун телләрендә
    Шашып бии, чаба, йөгерә.
    Һәрбер көйнең бармаларында
    Моң чишмәсен табып өлгерә.
    2 а.б. Әйдәгез әле, хәзер балалар өчен Нурсинә Минекаева сүзләренә  язылган " Чирмешән ” җырын тыңлап китик.  Башкара мәктәп хоры.
    2а.б.              (Экранда 9 слайд)  Мәктәптә уку елларында да авыл, мәктәп, район күләмендә үткәрелгән мәдәни чараларның гел үзәгендә кайный егет. Мәктәпне тәмамлагач, башлангыч музыкаль белем алу максатыннан, Әлмәт музыка училищесының дирижёрлык бүлегенә  укырга керә. 
    1 а.б. (Экранда 10 слайд) 1973 – 1975 нче елларда  Армия сафларында хезмәт итә. Солдат хезмәтен үтәгәндә дә үзенең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә сержант дәрәҗәсе ала. Армия сафларыннан кайтканнан соң да ул училищеда укуын дәвам иттерә, ләкин аны тәмамларга насыйп булмый аңа...
         Тормыш дулкыннары аны әле бер, ә икече ярга кага. "Ир егеткә җитмеш төрле һөнәр белү  дә аз”, - дип бит татар халык мәкале. Ул үзен җитмеш төрле һөнәрдә сынап карый. 
    2 а.б. Ә бармаклар шашып –шашып бии,
    Уйнавында сихри нечкәлек.
    Түгел хикмәт бармакларда гына,
    Моң үзәктән чыга, эчтән үк.,
    Һәр йөрәкнең кабатланмас моңы
    Мәңгелекнең чиксезлегендә.
    Бу дөньяның барлык сагышлары
    Сыя кебек гармун теленә.
    1 а.б. Җыр.  "Соңгы шәфәкъ” Илдус Диндаров сүзләренә Сәмигулла Рәхмәтуллин көе. Аны районыбызның  үзешчән җырчысы кичәбезнең кунагы Фәүзия ханым Кәлимуллина башкара. 
       2 а.б.            (Экранда 11 слайд)  Хәтта язмыш җилләре аны ерак Гыйрак илләренә кадәр илтә. Һәрвакыт җаны – тәне белән сәхнәгә тартылучы егет Гыйрак сәхнәләрендә дә сынатмый, Багдад тамашачысын да үзенә карата.  Сәхнә аның өчен сихри дөньядыр, ул һәрвакыт музыка белән тыгыз элемтәдә тора.
      1 а.б. (Экранда 12 слайд)
       2000 нче елда Илдар Шәйхелисламов белән бергәләп "Нур” төркеме оештыралар. Шул елда якташыбыз шагыйрә Фәүзия Мөхәммәтова сүзләренә язылган "Бер карауда гашыйк бул да”  исемле беренче җыры туа. Әйе, туа. Җыр композиторның йөрәгендә туа. 
           Дүрт ел эшләү дәверендә "Нур” төркеме белән кайларда гына чыгыш ясамый ул:  Казанда "Сәлам юллыйм” тапшыруында, Ленинградта, кабат Казанда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында һәм башка бик күп район һәм республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда... Кайда гына чыгыш ясамасыннар аларны алкышлап каршы алалар.
    2 а.б. (Экранда 13, 14, 15, 16 нчы слайдлар) Иҗат эшчәнлеге гөрләп алга бара.  Армый – талмый эшли торгач, аның өч җыентыктан торган җитмеш җиде җыры дөнья күрә. Шуларның җидесе Нурлат Халык театры спектакле өчен языла, балалар өчен язылганнары да бар. Ул якташ шагыйрь – шагыйрәләребез Илдус Диндаров, Фәүзия Мөхәммәтова белән тыгыз элемтәдә торып иҗат итә.Аның җырларын күренекле җырчыларыбыз: Гөлдәния Хәйруллина, Илназ Минвәлиев, Рәсүл Сәлихов, "Зүзәй утлары” төркеме да бик теләп башкара. Хәтта Илназ Минвәлиев үзенең концерт программасын Фәүзия Мөхәммәтова сүзләренә язылган  "Изгелек кылып яшә” дигән җыр исеме белән атый.
         Хәзер шушы җырны тыңлап китик. Аны районыбызның  үзешчән җырчысы Фәүзия ханым Кәлимуллина башкара. 
    1 а.б. (Экранда 17  слайд) Аның  тырыш хезмәте югары бәяләнә. Сәмигулла Хөснулла улы Рәхмәтуллин Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә  лаек була. Хәзер сүзне композиторның үзенә бирәбез.
    Берәр җырыгызның  язылу тарихын сөйләгез әле.(сораулар)
    Җырларыгыз ничек туа?
    2 а.б.  (Экранда 18 слайд) Сәмигулла абый, үзегез  язган берничә җырыгызны башкарып китмәссезме?( җырлар башкарыла) 
    Рәхмәт сезгә...
    1 а.б. (Экранда 19 слайд)Сүз укучыларга бирелә.
     Җан сусавын басар моң – чишмә
    Тула да күңелдә ургылып.
    Илаһи тылсымга әйләнә
    Тагын бер өр –яңа җыр булып.
    Җыр туа җиһанда – яңа җыр,
    Сихри көч сеңдереп җиһанга.
    Һәр йөрәк тиеш дип мәңгелек
    Мәхәббәт утында янарга.
    Мең тапкыр өзелеп ялгана
    Күңелнең бер моңлы кыллары.
    Моң белән сугарып яралган
    Тәңренең яраткан коллары.
    Ул  Шопен да, Бетховен да түгел,
    Нурлы якның моңлы җырчысы.
    Туган якның җир – табигать биргән
    Җырга, моңга гашыйк баянчысы.
    Туган якның табигатен таныйм
    Бу көйләрдән, аның моңыннан.
    Кыйгачлатып әнә киек кошлар
    Күтәрелә Чирмешән буеннан.
    Бу көйләрдә бөтен тулылыгы,
    Матурлыгы туган якларның...
    Бу Шопен да, Бетховен да түгел,
    Бу – Сәйдәше безнең якларның.
        2 а.б. (Экранда 20 слайд)Ул  бабасы, әтисе калдырган җыр – моң мирасына хыянәт итмичә, ике кыз баласына үрнәк, кадерле әти, оныгына - юмарт бабай,  җәмәгатенә гомер буе  хөрмәтле ир булып, бүген дә туры юлда.
           Киләчәктә дә сезгә иҗади уңышлар телибез. Җыр чишмәгез беркайчан да саекмасын. Иҗат утыгыз торган саен ныграк дөрләсен!
    1а.б. (Экранда 21 слайд) Җыр туа, җыр яши, җырлаучы булганда – җыр мәңге үлми. Сәмигулла Хөснулла улының җырлары яшәячәк, чөнки аларны җырлыйлар һәм җырлаячаклар.
    Очрашу кичәбезне  "Син яздың язмышымны” җыры белән тәмамлыйбыз. Җырның сүзләрен  Равил Шәфигуллин, көен С.Рәхмәтуллин язган. Башкара Фәүзия Кәлимуллина.
    Экранда 22 нче слайд.
    Авторлар: Шарапова Н. Т., Нурлат шәһәре   VIII нче төр махсус (коррекцияле) гомуми белем бирү интернат- мәктәбенең  югары категорияле директор урынбасары һәм югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
                     Сәлахова Э.С. Нурлат шәһәре   VIII нче төр махсус (коррекцияле) гомуми белем бирү  интернат- мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2019
    Сделать бесплатный сайт с uCoz