БИККОЛ (БИКУЛОВО)
География
Нурлат шәһәреннән 18 км көнбатыштарак, Самара өлкәсе чигендә.
Тарихы
18 йөздә Зирекле һәм Төрнәс авылларыннан күчеп утыручылар нигез сала. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, игенчелек, терлек үрчетү белән шөгыльләнә. 1778 дә - беренче, 1883-86 да - икенче, 1905-06 да өченче мәчет (хәзерге көнгәчә сакланган; архитектура истәлеге) төзелә. Мәчетләр каршында мәдрәсәләр эшли. 20 йөз башында җил һәм ярма ярдыру тегермәне, мануфактура, вак-төякләр кибете була. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1707 дисәтинә тәшкил итә. 1920 елга кадәр Казан губернасының Чистай өязе Иске Максимка волостена керә. 1920 елдан - ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан - Октябрь (1997 нең 10 декабреннән - Нурлат) районында.
Халкы
2010 елда 491 кеше (татарлар) яши. Халык саны: 1859 да - 548, 1897 дә - 1086, 1920 дә - 1538, 1926 да - 1177, 1938 дә - 831, 1949 да - 702, 1958 дә - 698, 1970 тә - 819, 1979 да - 656, 1989 да - 410, 2002 дә - 468 кеше.
Икътисад
Халкының төп шөгыле - кырчылык, мөгезле эре терлек асрау.
Мәдәният
Клуб. Китапханә.
Дин
Мәчет.
Мәгълүматны бирүче: ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
Чыганак: Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.