Четверг, 25.04.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

    Бу шигырьне мин сәхнәдән 4 яшьлек чагымда сөйләдем. Әни аны беренче тапкыр  укыгач: "Миңа "Гөлназ" дип аталган шигырьне өйрәт!" - дип таләп иттем, чөнки туганым Диләрә белән гел бергә уйныйбыз. "Аның шигырен" өйрәнеп, үземнекен белмәгәч дөрес булмас дип уйлаганмындыр инде. Шуннан әнием хәйләләп: "Әйдә, алайса "Гөлназ" шигырен ятлыйк!" - дип барыбер шул әсәрне өйрәткән икән.
              Диләрә
    Казларны күлгә төшерәм,
    Җим бирәм чебешләргә.
    Күлдән су китереп сибәм
    Гөлләргә-җимешләргә.
    Уташам чыгып әбигә
    Суганын-кыярларын;
    Фермага барам, әнигә
    Савышам сыерларын.
    Ачкычларын әтиемнең
    Бик тиз табып бирәм мин,
    Кайда ни генә куймасын -
    Куйган урынын беләм мин.
    "Ярдәмчебез", - дип сөяләр,-
    Уңган кызыбыз, - диләр,
    Әле дә ярый үзебезгә
    Булган кызыбыз!" - диләр.
    "Безгә бул!" - диеп килсәләр,
    Һичкемгә бармас идем.
    Мин бүтән әти-әнине
    Үземә алмас идем.

                      Бераз соңрак шагыйрь миңа һәм энемә атап шигырь язды. (Әһлиуллина Гөлназ)

            Гөлназ апа
    Биш яшьлек нәни Гөлназның
    Апа буласы килә.
    Сеңелле күрше кызыннан
    Көнләшеп өйгә керә:
    "Әнием, больниска барып
    Бәби алып кайт инде.
    Кайтам-кайтам дип әйтәсең
    Миңа былтырдан бирле.
    Күрше Радик сеңелесен
    Уйнаттырмый бит бер дә,
    Миңа алып кайт икене,
    Акчасын үзем бирәм”.
    Больниска барып әнисе
    Бер малай алып кайтты.
    Караватка чишеп салгач,
    Гөлназ карап шаккатты.
    Кеп-кечкенә, үзе елак,
    Үзе тешсез дә булгач,
    Миңа мондый кирәкми”,- дип
    Елап җибәрде Гөлназ.
    Әнисе юата кызын:
    "Тукта, кызым, елама,
    Үсә бит ул, кеп-кечкенә
    Калыр диеп уйлама.
    Үскәч әле чәчегездән
    Тартып-тартып елатыр.
    Сабантуйда көрәшерлек
    Булыр көчле бер батыр”.
    Ике ай үттеме, юкмы
    Аязны карый-карый.
    Хәзер инде ул әнисен,
    Тәти апасын таный.
    Янына бассалар килеп
    Елмая, әй шатлана.
    Кулларын бутый,
    Гүяки кошчыктай канатлана.
    Елап яткан энекәшен
    Гөлназ өркеткән була.
    Чегәнгә биреп җибәрәм, -
    Дип юри әйткән була.
    Кая инде аны бирү,
    Минут янда калдырмый.
    Бик ярата ул энесен,
    Беркемнән кагылдырмый.
                            июль, 2002
           Әйтегез әле куянга
    Алмагачлы бакчабызга
    Бер куян килеп йөри.
    Килә дә ак кар өстендә
    Төн буе биеп йөри.
    Кырдан туп-туры бакчага
    Үзенә сукмак салган...
    Көн дә карыйм –
    килеп киткән,
    Эзләре генә калган..
    Әйтегез әле куянга,
    Кырда туңып йөрмәсен,
    Безгә килсен,
    Өйгә керсен,
    Бикләмичә калдырам мин
    Капкабызның келәсен.

           Шатлыклы иртә
    Кыш килгән, әй, кыш килгән!
    Морҗа ак бүрек кигән.
    Кисмәктәге су туңган,
    Ватып алырлык булган.
    Итекләр киеп, бар да
    Йөриләр йомшак карда.
    Күл өстендәге бозда
    Малайлар шуа, кызлар...
    _ Кермәгез, - дип, уртага, -
    Бер әби тәрәз кага.
    Аргамак кебек дулап,
    Йөгереп чыкты Булат.
    Сөйрәп чыккан чанасын -
    Тимерлесен, яңасын.
    Җәмилгә әйтте Булат:
    - Әйдә, абый, син ат бул.
    Чана да бар, ат та бар,
    Чаптырып китте болар...
    Нәҗипне кочты Рәшит:
    - Әйдәле, дус, көрәшик.
    Мәйданда китте көрәш -
    Мәйданда ике яшьтәш:
    Кем көчле?..
    Кызды көрәш,
    Салкын кар...
    Йөзләр көләч.
    Тик, дәрескә чакырып,
    Кыңгырау шалтырады.
    Кар бабай гына ялгыз
    Урамда басып калды.
           Җәйне сагынганда
    Төшемдә бүген уйнадым
    Ап-ак күбәләк куып;
    Эсселәгәч, күлгә кердем,
    Коендым чумып-чумып.
    Болыт килде, яңгыр төште:
    Тып та тып, сирәк кенә;
    Уянсам - тәрәзә чиртә,
    Җим сорап, песнәк кенә.
    Шыгырдый-шыгырдый, юлдан
    Атлы чаналар уза;
    Карлы юл һаман шул бер үк
    Күңелсез җырын суза.
    Турыбыздагы багана
    Суыктан гүләп куя.
    Калтырый тимерчыбыклар,
    Бәсләрен коя-коя.
    Кыш бабай тәрәзәбезгә
    Чәчәкләр ясап киткән;
    Әллә ул да, минем кебек,
    Җәйне сагынды микән?
        Ике әшнә
    Ике әшнә
    Кайтып бара
    Юл буйлап,
    Төрткәләшеп,
    Тарткалашып,
    Гел уйнап.
    Берсен берсе
    Чалып ега,
    Бәйләнеп.
    Икесе дә
    Барып төшә әйләнеп.
    Җырлап алсаң,
    Билгеле,
    Юл кыскара.
    Ике әшнә
    Җырлап атлый
    Бер ара.
    Күренми дә,
    Ерак әле
    Авылга.
    Җил дә исми,
    Тургай гына
    Кагына.
    Тургай кунган
    Күге зәңгәр
    Пыяла...
    Ике әшнә
    Кереп чумды
    Хыялга:
    - Каршыбызга
    Бүре килеп 
    Чыкса әгәр?..
    - Курыкмыймын
    Мин аңардан
    Тузан кадәр!..
    - Аю булса,
    Син нишләрсең?..
    - Минме, минме?..
    Атланам да
    Китеп барам
    Ташлап сине... -
    Берсен берсе
    Бүлеп, кызып
    Сөйлиләр,
    Артларыннан 
    Кем килгәнне
    Сизмиләр.
    Ап-ак үзе,
    Зур койрыгын
    Сыртка салган,
    Йөгерә бит,
    Йөгерә бит
    Монда табан.
    Ике әшнә
    Күрделәр дә
    Шул җанны,
    Атылдылар
    Пыр туздырып
    Тузанны.
    Икесе дә
    Бер үк төрле
    Уй уйлап,
    Янып-пешеп
    Йөгерәләр
    Юл буйлап.
    Берсе әйтә:
    - Тизрәк өйгә 
    Кайтып җитик.
    Икенчесе
    Гайрәт чәчә:
    - Туктыйк, көтик.
    Берсе әйтә:
    - Котырган эт
    Булса әгәр?
    Икенчесе 
    Кулын селкә:
    - иллә мәгәр,
    Без бит икәү -
    Җиңә алабыз
    Аны гына.
    ташлар белән
    Кундырабыз
    Танавына.
    Туктыйк инде,
    Әнә тирмән
    Күренә бит...
    (Ә эт арттан
    Йөгерә дә йөгерә бит.)
    Әллә инде
    Шул әнчектән
    Куркып тора?! -


    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz