Четверг, 18.07.2019
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Июль 2019  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 122
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 117
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы


    Чулпан авылы тарихы

    Савин (хәзерге Чулпан) авылы - XVIII гасырның беренче яртысында барлыкка килгән авылларның берсе. Беренче тапкыр ул 1745 нче елгы ир-ат санын алу документларында (ул русча Перепесная книга дип атала) теркәлә. Бу хакта Русиянең Борынгы актлар дәүләт архивында сакланучы документ (фонд 350, 2 нче тасвирлама, 3351 нче саклау берәмлеге, 677-678 нче битләр) сөйли.

    Авыл бу вакытта Оренбург губернасы Ставрополь өязенә керә. Аңа нигез салучылар 1722-1745 нче еллар арасында Сембер өязенең Идел арьягында урнашкан Уренбаш авылыннан күчеп утырганнар. XIX гасырда яшәгән һәм иҗат иткән тарихчы Г.И.Перетятковичның китабында Уренбаш авылының XVII гасырның 90 нчы еллар башында, Сембер һәм Темниковски өязләреннән күчеп утыручылар исәбенә барлыкка килүе хакында әйтелә.

    Савин (Чулпан) авылы бу вакытта кечкенә була, анда нибары 33 ир-ат исәпләнә. Алар барысы да йомышлы ("служилый”) татарлар була. Күршедәге Чулпан авылында исә йомышлы чувашлар (91 ир-ат) яши. 1745 нче елдан соң алар, озак та үтми, чукындырыла.

    1782 нче елда Савинда 34 ир-ат йомышлы татарлар яши. Күршедәге Чулпан авылында 104 ир-ат чукындырылган чувашлар күрсәтелә. Алар Казан губернасы Чистай өязенә керә.

    1850 нче елның 27 нче сентябрендә Савинда 118 ир-ат һәм 107 хатын-кыз исәпләнә. X ревизия чорында халык саны тагын да арта.

    ТР Нурлат районы Чулпан урта гомуми белем мәктәбенең  I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мингалимова Фидалия Исхак кызы

     

    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2019
    Сделать бесплатный сайт с uCoz