Була кайчак...
Була кайчак шундый авыр миңа,
Чыгар сыман яшем атылып. -
Тешем кысам... әле тешләр таза-
Чатнаса да очмый ватылып.
Ярый әле ачы кайгы яшен
Йотып җибәрерлек күзләр бар.
Маңгаемнан
каен бүрәнәдә
Уелып-уелып калган эзләр бар...
Кайгыларым
нур үтмәслек итеп
Як-ягыма койма коялар,-
Ярый әле шушы каберлектән
Коткарырлык якты хыял бар...
Була кайчак шундый авыр миңа,
Күкрәгемә сыймый йөрәгем.
Нигә тудың, нигә яшисең?-дим,-
Бу дөньяда бармы кирәгең?
Керәсез дә...
Кагыласыз утлы яраларга:
Авыртмыймы, кыен түгелме?..
Мин –юк димен,
аңлый микән мине
Берегезнең сизгер күңеле?!
Авырта шул,
бик нык авырта шул,
Ник башыңны бәреп
ватмыйсың! –
Минем дә бит, дуслар,
сезнең кебек
Тормыш буйлап килә
атлыйсым.
Елгаларны йөгәнлисем килә,
Иярлисем килә тауларын,
Их, тыңлыйсым килә
давылларда
Тайга урманнары шаулавын;
Адашасым килә бураннарда
Һәм атлыйсым килә юл табып,
Йортлар төзеп
шатланасым килә,
Болытларга җиткәч тукталып;
Арып-талгач ял итәсем килә,
Сыпыргалап эшләр тузанын;
Бер булса да ишетәсем килә
Иң ягымлы сүзен кызларның...
Була кайчак шундый авыр миңа,
Ярдәм итми дуслар сүзе дә,
Яшәү үзе – кирәксез бер нәрсә,
Мәгънәсезлек булып күренә.
Нигә кирәк яшәү
чүп-чар булып
Тормыш чүплегендә аунасаң,
Җирдә әгәр
кешеләргә кирәк
Кеше булып яши алмасаң?
Шагыйрь күп шигырьләрен Бикколга һәм аның халкына багышлап язган.
(Әлеге шигырь дә кулъязмада гына сакланган)
Агач солдат
Болытларга тияр-тимәс
Озын колга очында
Агач солдат сакта тора
Көндезен дә, кичен дә.
Җил аз гына бәрелде исә
Яфракларны кузгатып,
Бөтерелә агач солдат
Пар кылычын уйнатып.
Башында яшел фуражка,
Аягында күн итек, -
Гайса бабай аны шулай
Ясаган матур итеп.
Батыр кавалерист булган
Гайса бабай сугышта;
солдаты да үзе кебек
Курку белми сугыша.
Баш ими җилгә-давылга,
Күрмисең тыныч чагын;
яши ул яшеннәр белән
Чәкәшеп кылычларын.
Узган-барган күзен алмый,
башларын чөеп артка,
Кызыгып карап үтәләр
Шушы агач солдатка.
Ә солдат, кинәт ярсынып,
Кылычын селтәп куя,
әйтерсең лә, каршы килгән
Дошманның башын кыя.
Башында яшел фуражка,
Аягында күн итек, -
Гайса бабай аны шулай
Ясаган батыр итеп.
Ясаган, куйган бастырып,
Ачык җиргә - биеккә, -
кызык булсын диеп безгә,
Үзенә - истәлеккә.
1970 ел.