Пятница, 19.04.2024
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 124
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 118
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

           Без туган җиребезне бик яратабыз. 
    Бу бүлектә Бикколыбызга багышланган шигырьләрне урнаштыра барырбыз.
    ("Сәләт" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Әһлиуллина Гөлүсә Дамировна)

    Яхшылык җыйган җирем

    Туган җирем – ямьле Биккол,

    Кадерле бар нәрсәсе.

    Килә минем аны мактап

    Бик җылы сүз әйтәсе.

    Беркайда юк бездәгедәй

    Яшел үзән, каенлык.

    Мул җиләкле аланнарга

    Һәркем хәйран калырлык.

    Бездә туганнар гынадыр

    Нечкә күңелле була,

    Йөрәге дөньяга сизгер,

    Җаны барсын да тоя.

                                  Әһлиуллина Гөлназ

          Мин – бикколлы
    Авылымның халкы уңган,
    Уңдырышлы җирләре.
    Саф һавасы көч-дәрт өсти,
    Назлый мине җилләре.
    Шундый җирдә туганыма,
    Яшәвемә сөенәм:
    Биккол халкы әллә кайдан,
    Хезмәтеннән беленә.
            Мортазин Айдар

    Кадерле туган ягым!

    Авылымның исеме – Биккол,

    Мин аны бик яратам.

    Кошларның сайрауларын

    Моңланып тыңлап ятам.

    Болынында күп чәчәкләр

    Хуш ис бөркеп утыра.

    Чит җирләргә китәм икән,

    Авылым сагындыра.

    Яруллина Ландыш

    Биккол – җәннәт

    Биккол авылында яшибез,

    Бик яратабыз аны.

    Эшчән, тырыш булып үссәк,

    Якты булыр һәр таңы.

    Ямъле болыннарын бизәп

    Үсә чәчәк-гөлләре.

    Җәннәтне күрәсең килсә,

    Бикколга бер кил әле.

    Билданова Гөлия         
     

    Көт мине, туган ягым!

    Онытмам мин туган җирне,

    Авылым урамнарын,

    Җәен көн дә терлек эзләп,

    Кырларны урауларым.

    Мәңге истән чыкмас анда

    Шаярган, көлгән чагым.

    Диплом алгач, сиңа кайтам.

    Көт мине, туган ягым!

              Вилданов Илдар

    Нурлат һәрчак алдынгы

    Туган ягым бигрәк матур,

    Суларга, кырларга бай.

    Хезмәт сөя якташларым,

    Алдынгы уңганнар бар.

    Иген игә минем халкым,

    Көч, вакытын кызганмый.

    Нурлатта уңыш һәрчак мул,

    Безне беркем узалмый!

                                                                                                                Миңлеголов Алмаз


    Яз

    Авылыбызга яз килгәч,

    Бар табигать шатлана.

    Кошлар кайта, кояш көлә,

    Түбәдән тамчы тама.

    Бездәге яз матуррак,

    Күңеллерәк, җылырак.

    Авылым тугайларында

    Уйнавы да җайлырак.

    Пешә тәмле бәрәңгеләр

    Дуслар яккан учакта.

    Көймә йөздерә малайлар

    Суга батып кайчакта.

    Язгы ташу җырын тыңлап,

    Футбол уйный балалар.

    Алар шулай көч-дәрт, куәт

    Җир-Анадан алалар.

    Әһлиуллина Гөлназ

    Сагындыра туган як

    Чит җирләрдә торган идем,

    Сагындырды туган як.

    Төшемдә күреп уянсам,

    Ул көнне мин бик тә шат.

    Җәннәттә яшәсәм дә,

    Туган якны онытмам.

    Изге, газиз туган ягым,

    Мин сиңа кайтмый калмам.

               Вилданова Энҗе

    Газиз җирем

    Кинолардан карасаң,

    Әй матур урыннар бар.

    Куе урман эчләрендә

    Чәчәкле болыннар бар.

    Зур зәңгәр диңгезләр дә бар,

    Ярында биек таулар.

    Безгә ял итәргә кил дип,

    Чакырып тора алар.

    Матур җирләр күп инде,

    Барын күреп йөр генә.

    Сагынып кайтыр газиз җир

    Бары туган ил генә!

    Хәлиуллин Таһир

    Яратам

    Безнең авыл бик матур,

    Андый җирдә юктадыр.

    Монда минем туган өй,

    Бик матур ул шуңадыр.

    Монда минем әнием –

    Иң газиз, якын кешем.

    Үзенең гомерен дә ул

    Кызганмый минем өчен.

    Мин яратам өемне,

    Яратам урамымны.

    Бергә йөргән дусларны –

    Яратам бар дөньяны!

    Зиатдинов Фәнил

    Кайтыгыз туган авылга
    Җәйләр җитә башлауга ук -
    Җылы якларга таба
    Шәһәрлеләр ял итәргә
    Диңгез ярына "чаба".
    Чит җирләрдән матуррак
    Туган авылның барын
    Аңламый. Кулай күрәләр
    Кара диңгез буйларын.
    Кайтыгыз туган авылга,
    Әйбәтләп ял итәргә.
    Ашыкмагыз сез, дусларым,
    Ерак җиргә китәргә.
    Ата - ана, туганнарны
    Күреп китәргә кирәк.
    Җаныгыз ял итеп китәр,
    Көч - дәртен алыр йөрәк.
    Бик еракта торсагыз да,
    Авылга тартыр күңел,
    Чөнки авылны сагынмый
    Яшәве мөмкин түгел!!!
          Ралия Әһлиуллина

    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz