Четверг, 18.07.2019
Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы
Төп бүлекләр
Аралашу
50
Календарь
«  Июль 2019  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Тыңлап укыгыз
Һава торышы
Cайт буенча эзләү
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 122
------------------------
Сезгә ничә яшь?

Всего ответов: 117
Файдалы сылтамалар
  • Единый Портал- Республика Татарстан
  • Электронное образование
  • Официальный сайт города Нурлат
  • Поисковая система Google
  • Яндекс
  • Мәгълүмат


    Онлайн кулланучылар: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Сайтка кергән:
    Керү формасы

    Нурлатка нигез салыну турында чын әкият

           Борын-борын заманда ук түгел, нәкъ 100 ел элек кенә булган бер вакыйга турында сөйләүдән башлыйм әле сүземне.

          Рәсәйдә патша хакимлек иткән чорда шәһәрдән-шәһәргә йөрү транспорты булып атлар хезмәт иткән. Илдәге сәүдә эшен үстерү өчен, юл транспортын тизләтү кирәк дигән фикергә киләләр... Һәм Рәсәй патшасы фәрман чыгара:

    -          Тимер юллар төзергә кирәк!

          Бу эшкә ил белән алыналар. Бөгелмә-Сембер арасында да тимер юл төзү кирәк була. Тимерьюлчы булып эшләүче 2 кеше әйберләрен ат арбасына төйиләр дә, гаиләләрен алып, патша әмере буенча юлга кузгалалар. Озак кына барганнан соң, Түбән Нурлат дигән авылдан бик ерак булмаган җиргә тукталалар. Шул урынга семафор бастырып куялар. Аннан иң беренче итеп алачык (будка) төзиләр. Боларның бик елдам, көчле атлары була. Шул ат ярдәмендә тимерьюлчылар үзләренә кирәкле материалларны – рельс һәм шпаллар ташый башлыйлар.

          Тирә-якта утлап йөргән башка атлар эшче атны күрәләр дә, ирексездән аның янына тартылалар. Бер килгәч, инде аннан тиз генә аерыла алмыйлар. Чөнки ул аттан җылылык, яктылык, нур бөркелеп торганны хайваннар да сизә. Башка атлар да эшче ат артыннан иярә. Ул кузгалса атлыйлар, туктаса ял итәләр. Өйләренә кайтмаган малларын эзләп килеп чыккан кешеләр дә сокланалар атка. Шулкадәр күңелле барган хезмәткә кызыгып, алар да ярдәм итәргә алына. Тимер юлны җыйнаулашып төзи башлыйлар. Төп эш кораллары гап-гади көрәк, ә транспортлары атлар гына булуга карамастан, 2 ел эчендә яңа тимер юл әзер була. 1911 нче елның 28 августында ул юлдан беренче поезд уза. Бу тимер юлны төзүдә төп роль уйнаган нурлы ат хөрмәтенә станцияне Нурлат дип атыйлар. Тимер юл станциясе буенда йортлар калкып чыга башлый, сусаклагыч (водокачка), беренче депо бинасы төзелә. 

                                                                              Нурлат шәһәре язмышында Биккол халкының роле

    Нигез салынуына 100 ел тулган вакытка Нурлатыбыз, чыннан да, нурлы шәһәр булып үсеп җитте. Аның шундый шәһәргә әйләнүенә ярдәм итүчеләр арасында Биккол халкы да бар. Безнең якта беренчеләрдән булып Ленин орденына ия булган Биккол кешесе Котбетдин Гыйләҗев озак еллар Нурлат тимерьюлында хезмәт иткән. Галимов Минехан Мингалимович эшчеләр поселкысы статусына ия Нурлатның рәисе булып эшләгән. Лотфуллин Сәетгәрәй Гарифулла улы продуктлар әзерләү министрлыгының уполномоченные (уполминзаг) булган. Аның улы Идрис  баштан статистика, соңрак авыл хуҗалыгы идарәсенең планлаштыру бүлеге мөдире вазифаларын башкарган. Тагын бер авылдашыбыз Бәхтегәрәй Вафин спорт һәм физкультура  бүлеге мөдире булып эшләгән, район мәгариф бүлеген җитәкләгән. Аның кул сәгате һәм Котбетдин Фәхретдиновның Нурлат МТС ы баш механигы булып эшләгәндә социалистик ярышта җиңгәне өчен бирелгән мотоциклы район музеенда саклана.

          Нурлатның кайсы гына өлкәсен алсак та, шунда Биккол кешесе. Ә бикколлылар булган җирдә эш гөрләп бара. Чөнки без – көчле рухлы, нык, хезмәт сөючән халык! Гаҗәп хәл: күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп яза алучы әдипләр, акыллы сәясәтчеләр, оста җитәкчеләр күп очракта авылда туа. Ни өчендер, нәкъ менә авыл баласы хисчәнрәк, уңган, тырыш, мөстәкыйль була. Табигать белән кешенең бербөтен булып яшәвеннәндер ул, мөгаен. Үз һөнәрләренең остасы – атказанган укытучы (Фатих Галимов), табиблар (Мансур Галимов, Васил Әбделманов), орденлы алдынгы механизаторларыбыз (Дамир Вафин, Һади Фәхретдинов) бар безнең. Биккол халкы элек-электән белемгә омтылган. Тирә-як авыллар белән чагыштырганда, бездә югары белем алучыларның саны да күбрәк.

          Районның мәгариф системасында озак еллар хезмәт иткән Әлфия Гобәйдуллина, Разия Садретдинова, Нурлат шәһәре мәктәпләрендә нәтиҗәле эшләүче укытучылар Гүзәлия Закирова, Нәкыя Гайфуллина, Рузилә Сәйфуллина, Әлфинә Гайфуллина, Лизия Бикеева, Гөлия Садретдинова районның күпме баласына аң-белем һәм тәрбия бирә.

          Район шифаханәсендә эшләүче хирург Васил Әбделманов, баш врачның урынбасарлары булып эшләүче Мансур Галимов, Мөнир Әхмәтшиннар никадәр кешене үлемнән коткарган, шәфкать туташлары Лилия Залалтдинова, Роза Шәйдуллина, Зәйнәп Минниханова бик күп райондашларга беренче ярдәм күрсәткән.

          Райондашларыбызга заман белән бергә барырга ярдәм итүче, яңалыклар белән вакытында таныштыручы, хезмәтләренә дөрес бәя бирүче журналистларыбыз да бар безнең. "Дуслык” редакциясендә эшләүче Илназ һәм Лилия Мөбарәкшиннарның, Илдус Диндаровның көн кадагына сугучы искиткеч әйбәт мәкаләләрен укып сөенәбез. Элек редакциядә эшләгән  язучы Ирек Диндаров кына, кызганычка каршы, арабыздан вакытсыз китеп барды. Бүген аны сагынып, китапларын укыйбыз.

          Озак еллар нефть сәнәгате хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү, яңа кадрлар әзерләүне кайгырткан  Минвәзир Сираев, бүген дә "Кондырчанефть”тә баш механик булып эшләүче Рамил Вәлиәхмәтовлар - районның нефть сәнәгатен үстерүче төп көч.

          Нурлатның нурлары булган авылдашларыбыз белән чиксез горурланабыз. Хәзерге буын бикколлылар, өлкәннәрдән үрнәк алып, тагын да зур уңышларга ирешерләр дигән өметтә яшибез. Яшисе килеп яшәгәндә, эшлисе килеп эшләгәндә, хыяллар тормышка ашар, иншалла!

                              "Дуслык”та басылды.

    Сайтның авторы Аглиуллина Гульназ © 2019
    Сделать бесплатный сайт с uCoz